Равил Вәли


Язучы һәм публицист Равил Вәли (Равил Вәли улы Вәлиев) 1942 елның 20 августында Татарстанның Арча районы Яңа Кенәр авылында туа. Әтисе сугыш кырында ятып калганлыктан, Равилнең бала чагы бабалары туфрагында – күршедәге Иске Өҗем авылында уза.

1960 елда Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлап, Арча педагогия училищесында белем алгач, берникадәр вакыт Иске Өҗем җидееллык мәктәбендә балалар укыта. 1961–1964 елларда хәрби хезмәттә булып кайткач, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый.

Равил университеттан диплом алып чыккан 1969 елның көзендә Татарстан җирендә зур төзелеш – Кама автомобильләр заводын салу эшләре башланып китә. Яшьлек хыяллары белән рухланып, Равил дә Чаллы якларына китеп бара. Хезмәт киеренкелеге белән кайнап торган Чаллыда ул чын мәгънәсендә тормыш сынавын уза: шәһәрнең төзелеш оешмаларында ташчы, күптиражлы газетада баш мөхәррир урынбасары, ремонтлау-инструментлар заводында матбугат үзәге җитәкчесе, кою һәм прессрам заводында бетончы һәм монтажчы, шәһәр радиотапшырулар үзәгендә әдәби хезмәткәр, КамАЗның баш конвейерында инженер-диспетчер булып эшли. Бер үк вакытта бу төбәктә «Кама таңнары», «Якты юл», «Таң йолдызы», «Чулман–Идел» (хәзерге «Шәһри Чаллы»ның элгәрге исеме) кебек яңа милли басмаларны ачу, аякка бастыру юлында башлап йөри.

Әдәби иҗат эшенә дә яңа дәрт белән алына. Чаллыдагы «Ләйсән» әдәбият-сәнгать берләшмәсенең беренче җитәкчеләреннән була. 1973 елда аның Татарстан китап нәшриятында беренче китабы – «Шәһәр булсын бүләгем» исемле документаль повесте басылып чыга, аннан соң очерклары, повестьлары, хикәяләре тупланган «Таяну ноктасы» (1978), «Көчле агым» (1983), «Мәңгелек ут җылысы» (1986) дигән китаплары дөнья күрә. Чаллыда яшәгән елларда Р.Вәли яшь язучыларның Мәскәүдә уздырылган Бөтенсоюз һәм Бөтенроссия семинарларында катнаша. Язучының КамАЗ һәм Чаллы шәһәре төзелешендәге хезмәт энтузиазмын чагылдырган, лирик-романтик хис белән өртелгән, реаль тормыш чынлыгы бөркелеп торган очеркларын, документаль хикәя һәм повестьларын Георгий Радов, Аркадий Сахнин, Анатолий Приставкин кебек танылган рус язучылары уңай бәяли.

Беренче иҗат уңышларын һәм Чаллы каласының җәмәгать эшләрендә актив катнашуын искә алып, 1978 елда Равил Вәли «КамАЗ төзелеше ударнигы» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Чаллы төбәгендә егерме елдан артык яшәп, бай тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе туплаган Равил Вәли узган гасырның туксанынчы еллары башында Казанга күченеп кайта һәм әлерәк кенә чыга башлаган, инде укучыларның мәхәббәтен казанып өлгергән «Шәһри Казан» газетасына эшкә урнаша. Анда баштарак редакциянең сәясәт, аннары әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли, 2003–2004 елларда исә ул бу газетаның баш мөхәррире хезмәтендә.

Равил Вәлинең Казан чоры әдәби иҗат багажын нәфис әдәбият өлкәсендәге әсәрләр һәм шактый зур өлешен публицистика, әдәбият-сәнгать әһелләре турында иҗат портретлары, тарихи вакыйгаларга һәм тарихи шәхесләргә багышланган күләмле мәкалә-эсселар тәшкил итә. Матур әдәбиятта ул, үз сүзләре белән әйткәндә, «әтиләрсез әти булган буыннар язмышы» темасына төп игътибарын юнәлтә. 2002 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Җөй» исемле җыентыгындагы «Мәк чәчәге», «Түр басу тургайлары», «Аланда үскән балан» повестьларында автор нәкъ шул сугыш афәте китергән чор вакыйгаларын үзәккә алып тасвирлый.

Әдипнең рәссамнардан Б.Урманче, К.Нәфыйков, Р.Шәмсетдинов, җырчы Ш.Әхмәтҗанов, баянчы-композитор Р.Курамшин, язучылардан Э.Касыймов, Г.Шәрәфи, З.Мәҗитов, К.Латыйп, В.Юныс һ.б. бик күпләрнең тормыш һәм иҗат эшчәнлекләре турында язган мәкаләләре, иҗат портретлары, бай мәгълүмат бирүдән тыш, лирик тел-эслүбе, сәнгатьчә нәфислеге белән дә җәлеп итәләр. 2005 елда язучының әдәби-публицистик әсәрләрен, эссе һәм тарихи повестьларын, шул җөмләдән Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәд хан заманы вакыйгаларына багышланган повестен эченә алган «Олуг хан ярлыгы» дигән күләмле китабы басылып чыга.

Ул 2000 елдан «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемен йөртә.

Р.Вәли – 1978 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.