Мөнир Вафин


Мөнир Мәхмүт улы Вафин 1961 елның 16 гыйнварында Башкортстан Республикасының Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туа. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, ул 1982–1984 елларда хәрби хезмәттә була. 1985–1990 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультетында – татар-рус бүлегендә укый. Студент елларында университеттагы татар иҗади көчләрен берләштергән «Акчарлаклар» түгәрәге белән җитәкчелек итә. Иҗат түгәрәгенең иң актив эшләгән еллары ул җитәкчелек иткән чорга туры килә. «Акчарлаклар» Казан дәүләт университетының «Әллүки», Дагстан һәм башка өлкә, республика автоном округларындагы югары уку йортларының әдәби-иҗат берләшмәләре, түгәрәкләре белән багланыш урнаштыра.

М.Вафинның барлык хезмәт юлы Башкортстан матбугаты белән бәйле.

Ул республика яшьләренең «Өмет» һәм «Тулпар» журналларын оештыруда башлап катнашучы. «Азатлык» радиосының Башкортстан буенча иң тәүге хәбәрчеләренең берсе. 1994 елдан бирле ул «Азатлык»ның үз хәбәрчесе. Бер үк вакытта «Тулпар» журналының шигърият, сәнгать һәм сатира-юмор бүлеге мөхәррире булып эшли. Башкортстанда узган шигърият фестивальләре җиңүчесе.

М.Вафин әдәби иҗат белән бала чагыннан ук шөгыльләнә. Беренче шигырьләрен дүртенче сыйныфта укыганда якташы Фатих Кәримнең «Сугыш уены» шигыре тәэсирендә яза, ләкин матбугатта студент елларында гына күренә башлый.

М.Вафин шигырьләре Башкортстан һәм Татарстан вакытлы матбугатында даими чыгып килсәләр дә, иҗади таләпчәнлеге сәбәпле, ул китапларын бастырырга ашыкмый. Аның «Сүзләр чәчтем» исемле беренче җыентыгы Башкортстан китап нәшриятында 2001 елда гына басыла. 2004 елда Татарстан китап нәшриятында «Дөнья – куласа» исемле китабы дөнья күрә. Бу китапка кереш сүзне Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев язган. Ул Мөнир Вафинның «Сак һәм Сок» шигыренә тукталып, аны Башкортстандагы Сак, үзен Татарстандагы Сок дип атый. 2007 елда шагыйрь Уфада «Йөрәгем парәләре» исемле өченче җыентыгын чыгара.

Ул – Башкортстанда тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият белгечләре игътибары үзәгендә булган шагыйрьләрнең берсе. Аның иҗаты турында бик күп монографияләр, рецензияләр басыла. Мөнир Вафин әдәбиятка шагыйрь буларак килсә дә, шигъри пародияләр, юмореска һәм монологлар, балалар өчен шигырьләр дә иҗат итә. Соңгысы эчкерсез, самими, дуамал булуы белән аерыла. Ул тәрбияви геройлар эзләнүдән бигрәк, җор, шук, баш бирмәс малай һәм кызларны сурәтли.

М.Вафин – 2005 елдан Россия (Башкортстан) Язучылар берлеге әгъзасы.