Рәшит Бәшәр


Балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәр (Рәшит Гаффар улы Бәшәров) 1949 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасының Кукмара районы Яңил авылында крәстиян гаиләсендә туа.

Урта белемне туган авылында алганнан соң, 1967–1972 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый, аны тәмамлагач, өч ел Лениногорск районы Куакбаш авылы сигезьеллык мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы һәм укыту бүлеге мөдире булып эшли, аннары Лениногорск шәһәрендә 32 нче номерлы һөнәри-техника училищесеның директор урынбасары һәм 1977–1979 елларда тимер-бетон җиһазлары заводында мастер хезмәтләрен башкара. 1979 елда Чаллы шәһәренә күчеп, 1987 елга кадәр КамАЗның пресс-рам һәм запас частьлар заводларында инженер-диспетчер, автомат линияләр операторы булып эшли.

1987–1989 елларда Р.Бәшәр Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. Укуын тәмамлап кайткач, Чаллы шәһәрендәге «Таң йолдызы» газетасында бүлек мөдире, җаваплы сәркәтип, 1996 елдан «Аргамак» журналы идарәсендә җаваплы сәркәтип һәм 2001 елдан «Аргамак»ның дәвамы булган «Мәйдан» (Чаллы) журналында әдәбият бүлеге мөхәррире булып эшли.

Рәшит Бәшәр укучыларга, нигездә, балалар язучысы буларак билгеле. Аның балалар өчен язган шигырьләре һәм хикәяләре республика матбугатында узган гасырның алтмышынчы еллар ахырларында күренә башлый, һәм шул вакытларда ук ул «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы, «Ялкын» журналы оештырган шигырь конкурсларында җиңүче булып таныла.

Шагыйрь буларак, Р.Бәшәр бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен яратып яза. Аның 1975.2003 еллар арасында басылып чыккан унлап китабының күпчелеге нәниләргә багышланган. Шигърияте тулысынча сурәтлелеккә нигезләнгән. Нәниләр өчен язган шигырьләрендә ул заманча тормыш күренешләрен, вакыйгаларны балалар күңеленә, аңына җиңел барып җитәрлек, аларда хыялый кызыксыну уятырлык шигъри образлар, маҗаралы детальләр аша бирергә омтыла, шул рәвешчә, турыдан-туры үгет-нәсихәтсез генә, баланың аң-белем, әхлакый тәрбиясенә педагогларча уңай йогынты ясый. Кечкенә генә шигырьдә дә хәрәкәт, вакыйгалар агышы өстенлек итә, бу исә укучыны фикер йөртергә, уйланырга этәрә.

Р.Бәшәрнең татар балалар әдәбиятындагы шигъри иҗаты укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде: «Сандугачлы бишек» китабы өчен ул 2000 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Р.Бәшәр проза жанрында да уңышлы гына эшли. Аның эшче яшьләр, укучы балалар, яшүсмерләр тормышына, заманның төрле фаҗигале, гыйбрәтле вакыйгаларына багышланган, кеше шәхесенең рухи дөньясын социаль-әхлакый, тәрбия, табигатьне саклау мәсьәләләре белән тыгыз бәйләнештә гәүдәләндергән, күләмнәре ягыннан җыйнак-кыска повестьлары да бар («Акбалык», «Ачык капка», «Яшел поезд», «Иртәгә дә яшисе бар», «Миләш», «Бер өйдә җиде кеше», «Минем әтиемне сугышта үтерделәр», «Җилдә тирбәлүче бишекләр»). Алар әдипнең аерым җыентыкларында һәм, барысы бергә тупланып, «Мәйдан» журналының махсус Р.Бәшәр иҗатына багышлап чыгарылган 2002 елгы 4 нче санында урын алган.

Р.Бәшәр – 1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.