Ибраһим Биектаулы


Шагыйрь Ибраһим Биектаулы (Ибраһим Шәйдулла улы Нәфыйков) 1937 елның 28 февралендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Биектау авылында крәстиян гаиләсендә туа.

     Авылдагы җидееллык һәм күрше Котлы Бөкәш авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, берьеллык һөнәри мәктәптә укый һәм 5 нче разрядлы электрик-монтажчы дигән белемгә ия була. Аны рәсми юллама белән Омск шәһәрендә урнашкан Себер тимер юлын электрлаштыру оешмасына эшкә җибәрәләр. Ул бер ел чамасы Омск – Уфа тимер юлындагы берничә электр подстанцияләрен монтажлау эшләрендә катнаша. 1956–1959 елларда гаскәри хезмәттә: Ерак Көнчыгышта, Сахалин утрауларында урнашкан хәрби авиация берәмлекләрендә ИЛ–28 хәрби бомбардировщигы экипажының укчы-радисты булып хезмәт итә.

     1959 елның көзендә хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, И.Биектаулы берникадәр вакыт Чистай суднолар ремонтлау заводында, навигация ачылгач, теплоходта электрик һәм радист, аннары, туган якларына кайтып, Котлы Бөкәштәге колхозара төзү оешмасында бер ел балта остасы, ташчы булып эшли. Аннан өч ел Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылы мәктәбендә балаларга математика, сызым-рәсем, тарих, рус теле укыта, физкультура дәресләре дә алып бара.

      1954–1970 елларда И.Биектаулы – Казан авиация институты студенты. Институтның радио факультетын тәмамлагач, аны Ижевск шәһәрендәге «Радиоприбор» заводына эшкә билгелиләр. Космик системадагы электрон радиоаппаратуралар инженер-конструкторы сыйфатында гомеренең егерме җиде елын эшләп уздыра. 1997 елда лаеклы ялга чыккач та, ул шул ук заводта электрон аппаратуралар сынаучысы вазифасында хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә.

     Кечкенәдән, мәктәп елларыннан ук шигырь җене кагылган, үзе өчен генә булса да күңелендәге уй-хисләрен бер калыпка салып баруны гадәт итеп алган Ибраһим, узган гасырның туксанынчы елларында бар җирдә тернәкләнә башлаган татар милли хәрәкәтенә кушылып китеп, тиз арада шигъри-әдәби иҗаты белән дә, иҗтимагый тормыштагы актив эшчәнлеге белән дә Удмуртия җирендә яшәүче татарларның йогынтылы бер шәхесе булып таныла. Ул – 1989 елда Удмуртия Татар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе, аның президиумы әгъзасы. Ул шулай ук удмурт җирендә (Ижевскида) «Яңарыш» исемле татар газетасын оештыру, радио һәм телевидениедә татарча тапшырулар булдыру чараларында якыннан катнаша. 1991 елда чыга башлаган «Яңарыш» газетасы үзенең беренче санын И.Биектаулы шигыре белән ачып җибәрә. Соңга таба бу газета редакциясе каршында И.Биектаулы җитәкчелегендә әдәби түгәрәк тә эшли башлый. Гомумән, шагыйрьнең күпчелек шигырьләре, мәкалә-язмалары беренче башлап шушы газета битләрендә дөнья күрә. Иҗатыннан аерым шигъри үрнәкләр һәм проза әсәрләре исә Удмуртиядәге «Саф ислам», «Татар рухы», «Удмуртская правда», Татарстандагы «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Татар иле», «Казан утлары» кебек вакытлы матбугат битләрендә, журналда басылалар. Зур гына шәлкем шигырь һәм җыр тупланмалары туксанынчы еллар ахырында Ижевскида чыккан «Язмышлар авазы» һәм «Җырларыбыз сезгә бүләккә» исемле күмәк җыентыкларда урын ала. 2001 елда исә Ижевск шәһәрендә әдипнең сайланма шигырьләре тупланган «Җирдән җиде җиһанга» дигән күләмле китабы дөнья күрә.

     Ибраһим Биектаулының шигырьләре милләтпәрвәрлек һәм көрәш рухы белән сугарылган. Аларда милләт язмышы, туган тел өчен тирән борчылу үзәккә куела, шагыйрь үз укучысын битарафлыкка, маңкортлыкка, тарихи хәтерсезлеккә каршы көрәшкә чакыра, милли аңдагы коллык психологиясеннән арынырга, тарихи горурлыкны югалтмаска өнди.

     И.Биектаулы – 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.