Азалия Бадюгина


Азалия Исмәгыйль кызы Бадюгина 1933 елның 29 маенда Алма-Ата шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. Бала чагы һәм мәктәп еллары Казан шәһәрендә уза, шунда урта мәктәпне тәмамлап, 1952–1957 елларда Казан дәүләт университетының рус филологиясе факультетында югары белем ала. 1957–1958 елларда Әлмәт шәһәрендә «Знамя труда» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, 1962–1964 елларда Ленинград (хәзерге С.-Петербург) шәһәре мәктәпләренең берсендә педагог-тәрбияче, ә 1964 елның ноябреннән 1988 елның җәенә кадәр, ягъни пенсия яшенә җиткәнче, Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә мөхәррир булып эшли.

Азалия Бадюгина – тәрҗемәче, татар язучыларының проза әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүче. Беренче тәрҗемәләре (Ә.Еники, Г.Гали, Л.Ихсанова һ.б. татар прозаикларының әсәрләре) 1963 елдан башлап Казанда һәм Мәскәүдә чыккан күмәк җыентыкларда урын ала. А.Бадюгинаның күләмлерәк тәрҗемәләреннән Г.Гобәйнең «Без үскәндә» («Когда мы росли», 1964) повестен, Х.Мөҗәйнең «Сугыш язмалары»н («Летопись войны», 1978), Ә.Еникинең повесть һәм хикәяләрен, «Соңгы китабы»н («Повести и рассказы», 1982; «Страницы прошлого», 1999), Ш.Камалның «Таң атканда» («На заре», 1983) романын, татар язучыларының әкият жанрында иҗат иткән әсәрләре тупланмасын («Фируза», 1992) аерым күрсәтеп үтәргә мөмкин. А.Бадюгина тәрҗемәләре арасында шулай ук К.Насыйри, Ф.Әмирхан, Г.Бәширов, Р.Төхфәтуллин, Г.Минский, Ф.Яруллин кебек төрле буын татар прозаикларының аерым әсәрләре һәм татар халык әкиятләре дә бар.

А.Бадюгина – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.