Шәехзадә Бабич


(1895–1919)

ХХ гасыр башы татар шигъриятенең иң талантлы вәкилләреннән берсе Шәехзадә Мөхәммәтзакир улы Бабич 1895 елның 2 гыйнварында элекке Уфа губернасының Бөре өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы) Әсән авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Бала чагы һәм үсмер еллары мул-иркен тормышта, иркә-наз эчендә уза. Уку яшенә җиткәч, әтисе җитәкләгән авыл мәдрәсәсендә укый башлый. Тумыштан ук зирәк малай булгач, уку аңа бик җиңел бирелә. 1908 елда ул инде, абыйсы Фәтхелкадыйрга ияреп, күрше Кыйгазытамак авылы мәдрәсәсендә бер ел хәлфәлек итә, ә 1910 елның җәй айларында тагын да ераккарак – казакъ далаларына китеп, Кустанай төбәгендәге Дүсәнбай дигән кышлакта казакъ балаларына сабак укыта. Яшүсмер шәкертнең 1912–1913 елларның җәендә дә казакълар арасында хәлфә булып йөрүе мәгълүм. Бу сәяхәтләрендә ул казакъ акыннары иҗаты белән якыннан таныша, бигрәк тә аңа Абай Кунанбаев шигырьләре зур тәэсир ясый. «Мин Кунанбаевның үләнендә фәсахәт, матурлык вә ләззәт табып, аны татарның Тукае, гарәпнең Имрелкайсе дәрәҗәсенә мендердем», – дип искә ала ул соңрак.

1911 елда Шәехзадә, Уфа шәһәренә килеп, ул заманның иң алдынгы татар мәдрәсәләреннән берсе булган һәм күренекле мәгърифәтче-педагог, җәмәгать хадиме Зыя Камали мөдәррислек иткән «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. Шәкертләр арасында ул бик тиз таныла: мәдрәсәдә чыгып килгән «Парлакъ» исемле кулъязма әдәби журналны һәм «Милли көй, сәхнә вә әдәбият» дигән сәнгать түгәрәген җитәкли, әдәби кичәләр, концертлар оештыруда башлап йөри, соңга таба шәһәрнең Дворяннар сараенда һәм башка урыннарда уздырыла торган мәдәни чараларда актив катнаша. Бер үк вакытта 1912 елда ул, казакъта йөргәндә язган егермеләп үз шигырен бергә туплап, басмага шигъри җыентык әзерли, аңа «Әйтеп узыйм» дип исемләнгән махсус кереш сүз яза. Ләкин билгесез сәбәпләр аркасында җыентык матбугатка чыкмый кала (аның кулъязма варианты гына сакланган). Матбугатта исә яшь шагыйрьнең исеме беренче мәртәбә 1913 елда «Шура» (Оренбург) һәм «Акмулла» (Троицк) журналларында күренә, алга таба ул бик актив рәвештә тагын «Аң» (Казан), «Кармак» (Оренбург) журналларында, «Хөр милләт» (Троицк), «Сүз» (Мәскәү), «Тормыш» (Уфа), «Ирек» (Уфа) газеталарында языша.

«Галия» мәдрәсәсендә уку чорында (1911–1916) Ш.Бабич Уфа каласы зыялылары һәм Уфага вакытлыча килеп урнашкан күренекле әдәбият-сәнгать әһелләре белән (М.Гафури, С.Рәмиев, Г.Ибраһимов, Г.Кариев һ.б.) даими аралашып, фикерләр алышып яши. Иң мөһиме, аның иҗаты зур тизлек белән үсә бара, шул дүрт-биш ел эчендә ул үзенең күңел кичерешләрен үзенчәлекле шигъри осталык белән гәүдәләндергән, татар поэзиясенең гүзәл җәүһәрләренә әверелгән күпсанлы лирик шигырьләрен, үткен, җор сүзле сатирик поэмаларын («Кандала», «Газазил») иҗат итә.

1916 елда «Галия» мәдрәсәсен тәмамлап, берникадәр вакыт Уфада аерым кешеләрнең балаларына хосусый төстә дәресләр бирү белән шөгыльләнгәч, Ш.Бабич шул елның көзендә Троицк шәһәренә мөгаллим булып эшләргә китә. Патша төшерелү, Россиядә буржуаз-демократик революция булу, хакимиятнең Вакытлы хөкүмәт кулына тапшырылу турындагы хәбәрләрне ул шунда каршылый һәм бу вакыйгаларны «Яшәсен эшчеләр!», «Хөррият бүләге», «Тәмсил кисәге» кебек революцион рухлы шигырьләре белән алкышлый. 1917 елның мартында Троицк зыялысы – журналист һәм драматург Әхмәт Таҗетдин Рахманкулов (1889–1955) белән хезмәттәшлектә ул татар милли азатлык хәрәкәте идеяләрен алга сөргән «Хөр милләт» исемле газетага нигез салыша, аның 17 мартта чыккан беренче санына югарыда атап үтелгән шигырьләрен урнаштыра. Февраль революциясеннән соң яңа чыга башлаган татар көндәлек матбугаты басмаларыннан беренчесе булган «Хөр милләт» газетасы Ә.Т.Рахманкулов мөхәррирлегендә 1917 елның сентябренә кадәр дәвам итә (барлыгы – 35 сан).

1917 елның июнь ахырларында Ш.Бабич Уфага кайта. Ләкин ул анда озак тормый, «Кармак» журналы мөхәррире Мәхмүт Галәүнең чакыруы буенча Оренбургка күчеп, журналның җаваплы сәркәтибе булып эшли башлый. 1917 елның нәкъ шул җәй айларында Оренбургта аеруча көчәеп киткән башкорт милли азатлык хәрәкәтенә кушылып, бу хәрәкәтнең ул өлкә корылтайларында катнаша һәм аның идеологы Зәки Вәлиди җитәкчелегендә төзелгән «Башкорт мәркәз шурасы»ның сәркәтибе итеп сайлана, шураның матбугат органы булган «Башкорт» газетасы идарәсенә җитәкче итеп билгеләнә. Ш.Бабич башкорт халкында милли үзаң тәрбияләү, әдәби талантларны бергә туплау, башкорт телен гамәлгә кертүне максат итеп куйган «Тулкын» әдәби оешмасын төзүдә башлап йөри, үзе дә әсәрләрен башкорт телендә яза башлый. 1918 елгы сугыш хәрәкәтләре барышында шагыйрь башкорт гаскәрләре сафында хәрби корреспондент булып эшли. Соңрак, 1919 елның февраль аенда, уртак килешү һәм рәсми шартнамә нигезендә Башкорт хөкүмәте һәм кораллы гаскәрләре совет ягына чыккач, Ш.Бабич Башкорт республикасының Вакытлы хәрби-революцион комитеты каршындагы Матбугат бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкара. Шул чорда ул үзенең «Большевиклар белән килешү турында башкорт халкына көйле хитаб» дип исемләнгән мәшһүр шигырен яза. Ике йөз егерме дүрт юл тәшкил иткән бу озын шигырь-мөрәҗәгать, тиз арада типографиядә басылып, листовка рәвешендә халык арасында таратыла. Шагыйрь анда башкорт халкының күп гасырлар буена бәйсезлек өчен, ирек өчен көрәш алып баруы, хәзерге гражданнар сугышы шартларында башкорт милли азатлык хәрәкәтенең зур сынауларга, каршылыкларга дучар ителүе турында бәян итә, башкорт гаскәрләренең Дутов, Колчак ягында торып большевикларга каршы көрәш башлавының төп сәбәбен «Красная Гвардия дәһшәтеннән» Башкортстанның «канга батырылуы» белән аңлата. «Кызыл террор»ны шулай ачыктан-ачык фаш итү, күрәсең, кемнәргәдер ошап җитмәгән булса кирәк. Шигырь игълан ителүдән соң бер ай үтәр-үтмәс, 1919 елның 28 мартында, Темәстән Моракка Башревкомның типография җиһазларын күчереп алып барган вакытта, Зилаир авылы тирәсендә Шәехзадә Бабич берничә иптәше белән бергә кызыл гаскәриләр тарафыннан җәзалап үтерелә. Бу вакытта аңа әле нибары егерме дүрт яшь кенә була.

Шәехзадә Бабич – XX гасыр башы яңа татар әдәбияты үрнәкләре, бигрәк тә Тукай поэзиясе тәэсирендә яза башлап, үз иҗатының иҗтимагый-сәнгати мәгънәсен тулысынча халыкка хезмәт итүдә, аның милли мәнфәгатьләрен яклауда дип күргән һәм, аерым вакытлы фикри үзгәлекләр кичерсә дә, поэтик әсәрләрендә ике тугандаш халыкның – татар һәм башкорт милләтенең рухи хөрлеген, күңел матурлыгын, милли азатлыкка, мөстәкыйльлеккә омтылышларын илһамланып җырлаган сирәк талантларның берседер. Кыска гына гомерендә ул бай һәм үзенчәлекле әдәби мирас калдыра. Анда поэзиянең барлык жанрларыннан үрнәкләр табарга мөмкин: лирик шигырьләр, баллада, поэма, җыр, эпиграмма, юмор-сатира, кара-каршы шигъри әйтешләр, Шәрекъ классик әдәбияты төрләреннән газәл, касыйдә, мәрсия үрнәкләре… Ул шулай ук публицистик мәкаләләр, кыска хикәяләр, фельетоннар язган, гомере буе халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю белән шөгыльләнгән, халык җырлары туу тарихларын өйрәнгән. Аның лирик шигырьләре романтик яңгырашы, хис-тойгыларының ихласлыгы, табигыйлеге, ритмик төзеклеге – музыкальлеге, тел-сурәтләү чараларының байлыгы, төрлелеге белән сокландыра. Шагыйрьнең табигый таланты бигрәк тә юмор-сатира әсәрләрендә калку чагыла. «Газазил», «Кандала» поэмалары, замандашларыннан ике йөздән артык танылган шәхескә багышланган «Китабеннас фи хәккыльхаувас» («Күренекле кешеләр хакындагы китап») исемле эпиграммалар тупланмасы хаклы рәвештә татар юмор-сатира әдәбиятының классик үрнәкләре буларак тәкъдир ителәләр.

Бу төр әсәрләре белән шагыйрь татар әдәбиятындагы юмор-сатира жанрының Тукайдан соңгы үсешенә үзенчәлекле өлеш кертеп, аны эчтәлек һәм шәкли яктан яңача яңгырашлы сыйфат үзенчәлекләре белән баета.

Үзе исән чагында Ш.Бабичның аерым басма рәвешендә нибары бер китабы нәшер ителә («Яшь Башкортстан: Зәңгәр җырлар»). Күпчелек әсәрләре исә газета-журналларда басылганынча яки кулъязма хәлендә архивларда һәм кеше кулларында кала биреп, бары 1922 елда гына Г.Ибраһимов аларның бер өлешен җыеп китап итеп бастыра («Шигырьләр мәҗмугасы»). Аннан соң тагын бер кечкенә җыентыгы 1925 елда Мәскәүдә басыла («Бабич Шәехзадә шигырьләре»). Шуннан соң Ш.Бабичның исеменә һәм әдәби мирасына совет режимы тарафыннан табу салына, дистәләрчә еллар буена шагыйрьнең бер генә әсәре дә матбугатта чыкмый. Бары тик Хрущев «җепшеклеге» заманында гына, әдәби мираска идеологик мөнәсәбәт беркадәр йомшарып, шагыйрьнең әсәрләрен, идеологик күзлектән бик сайлап һәм кыскартулар белән генә булса да яңадан бастыру мөмкинлеге туа, 1956 елда Казан һәм Уфа нәшриятларында «Сайланма әсәрләр» исеме белән шагыйрьнең ике җыентыгы дөнья күрә. Шагыйрьнең бүгенге көндә билгеле булган барлык әсәрләрен диярлек үз эченә алган күләмле бертомлык («Зәңгәр җырлар») 1990 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Басма әдипнең авылдашы, язучы Галимҗан Гыйльманов тарафыннан әзерләнеп, әтрафлы сүз башы һәм фәнни-тарихи искәрмәләр, аңлатмалар белән тулыландырылган.