Камил Кәримов


Язучы прозаик Камил Әдһәм улы Кәримов 1950 елның 1 июлендә Питрәч районы Шәле авылында крәстиян гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1969 елның көзеннән «Татмелиоводстрой» тресты системасында бораулау станогы дизелисты булып эшли. Бер елдан аны Ростов-Дон өлкәсендәге Батайск шәһәренә бораулау мастерлары әзерли торган һөнәри-техника мәктәбенә белемен арттырырга җибәрәләр. 1972 елда укуын тәмамлап кайткач, К.Кәримов 1976 елның көзенә кадәр Казан шәһәрендә әүвәл су скважиналары бораулаучы, соңыннан сантехника җиһазларын ремонтлаучы слесарь булып эшли.

1976–1980 елларда К.Кәримов Казан дәүләт мәдәният институтында белем ала. Режиссер белгечлеге буенча укуын тәмамлаганнан соң, берни-кадәр вакыт республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») редакциясендә хәбәрче, аннары ике елга якын Татарстан Язучылар берлегенең Матур әдәбиятны пропагандалау бюросы хезмәткәре вазифаларын башкара. 1983–1988 елларда ул – татар яшьләренең «Идел» әдәби альманахында җаваплы мөхәррир, 1988–2000 еллар дәвамында «Чаян» журналының җаваплы сәркәтибе булып эшли, 2001 елдан «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире хезмәтендә.

К.Кәримовның беренче хикәяләре һәм юморескалары көндәлек матбугатта үткән гасырның җитмешенче елларында күренә башлый, 1981 елда тәүге җыентыгы («Ундүрт яшьтә») басылып чыга. Язучының бу чор әсәрләренең төп каһарманнары – авыл балалары, яшүсмерләр. Тора-бара әсәрләр эчтәлек-тематик һәм жанр ягыннан киңәя, язучы иҗатында хикәяләр белән беррәттән күләмлерәк әсәрләр – повестьлар пәйда була («Кыңгыр эш», «Бер арбада», «Алдавыч көз» һ.б.).

1999 елда «Казан утлары» журналы битләрендә (№ 8, 9) К.Кәримовның дилогия итеп уйланылган зур әсәренең беренче китабы – «Ком сәгате» романы басыла. Артезиан коелары бораулап, халыкны су белән тәэмин итүчеләрнең тормышларын, эш-гамәлләрен, уй-хисләрен, үзләренең дә кешечә яшәргә тырышу-омтылышларын сәнгатьчә тәэсирле, ышандырырлык итеп тасвирлаган бу әсәр әдәби тәнкыйтьтә авторның зур уңышы итеп бәяләнә. «Казан утлары»нда (2003, № 7, 8, 9) дилогиянең «Сакау күке» дип исемләнгән икенче әсәре дә дөнья күрә.

К.Кәримовның әдәби иҗаты эстрада белән тыгыз бәйле. Ул дистә еллар буе дәвам иткән «Шаян сәхнә», «Ачык сәхнә», «Каз өмәсе», «Көмеш кыңгырау» кебек популяр телевизион тапшырулар, тамашалар авторы һәм алып баручысы буларак та киң аудиториягә таныла. Аның көлке-шаян, юмор-сатира әсәрләре басмада тулы бер җыентык тәшкил итә («Үзеңне бел», 1997).

Ул – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2000), Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби бүләк иясе (2004), Г. Авзал исемендәге премия лауреаты(2015).

К.Кәримов – 1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.