Зәйдулла Ркаил


Шагыйрь, прозаик, драматург һәм пуб­лицист Ркаил Зәйдулла (Ркаил Рафаил улы Зәйдуллин) 1962 елның 23 гыйнварында хәзерге Чуашстан Республикасының Комсо­мол районы Чичкан авылында укытучы гаи­ләсендә туа. Башлангыч мәктәпне — туган авылында, урта мәктәпне күршедәге Чурачык авылында тәмамлаганнан соң, 1979 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга килә. Университетның соңгы курсларында укыган чакта ук республика яшьләр газетасы («Татарстан яшьләре») белән хезмәт­тәшлек итә башлый. 1984-1985 елларда Аксубай районының Иске Татар Әдәм Суы авылы урта мәктәбендә башлангыч хәрби белем укытучысы булып эшли. 1985 елның октябреннән 1989 елның июленә кадәр әүвәл «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, аннары янәдән «Та­тарстан яшьләре» газетасы редакциясендә хезмәт юлын дәвам иттерә. Берара, тормышның көтелмәгән борылышларына буйсынып, Татарстан­ның Яшел Үзән районы «Бишнә» совхозында төзүчеләр бригадасы җитәк­чесе булып та эшләп ала. 1989 елда яшьләр өчен «Идел» журналы ачыл­гач, Р.Зәйдулла хәзергә кадәр шул журналның бүлек мөхәррире хезмә­тендә.

Мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлаган Ркаилнең беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре республика матбугатында 1977 елдан күренә башлый («Ялкын», № 11). Тора-бара ул «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабан­туй»), «Татарстан яшьләре» газеталарының, «Ялкын», «Казан утлары» жур­налларының даими авторларыннан берсе булып таныла, аерым шигырь цикллары, хикәяләре, юмористик язмалары «Идел» альманахы, «Чаян» журналы битләрендә дә дөнья күрә, ә 1984 елда яшь студент шагыйрьнең «Кояшлы күзләр» исемле беренче шигъри җыентыгы басыла. Китап әдәби җәмәгатьчелекнең дикъкатен җәлеп итә, татар шигъриятенең аксакалла­ры Хәсән Туфан һәм Сибгат Хәким әдәбиятка үзенчәлекле, зур өметләр баглаган шагыйрь килүен әйтеп чыгалар. Шагыйрьнең 1988 елда басыл­ган «Күрәзә», 1993 елда чыккан «Урыс кышын озату», 2005 елда дөнья күргән «Мәгарә» исемле шигъри җыентыкларын да әдәби тәнкыйть уңай каршылый, шагыйрь иҗаты егерменче гасырның соңгы унъеллыгында җәмгыять кичергән кискен үзгәреш шартларында барлыкка килгән хөр уй-фикер яңарышының татар поэзиясендәге уңышлы бер чагылышы итеп бәяләнә. «Күрәзә» китабы өчен Р.Зәйдулла 1990 елда яшь иҗатчыларның М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясенә лаек була.

Р.Зәйдулланың шигърияте — уйлы-фикерле, фәлсәфи-публицистик яңгырашлы шигърият. Шагыйрь тормыш үзгәрешләренә сизгер, бүгенге-не халыкның, милләтнең тарихи үткәне белән тыгыз бәйләнештә үзенең дөньяга карашын, уй-фикерләрен поэтик образларда риторикасыз, ихлас күңел кайнарлыгы белән гәүдәләндерергә омтыла.

Р.Зәйдулла — проза, драматургия, әдәби тәнкыйть һәм публицистика жанрларында да үзенең сәләтен күрсәткән әдип. Прозада ул үзен бигрәк тә тарихи-милли хикәяләр остасы итеп таныта. Драматургиядә әдип киң җәмәгатьчелеккә «Саташкан сандугач» исемле драмасы белән билгеле. Бүгенге җәмгыятьтә бара торган тискәре процессларның яшь буынга ни­чек начар тәэсир итүен, аларның тормыштагы идеаллары югала баруын психологик планда тасвирлаган бу пьеса 2001 елда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның мәхәббәтен казана. «Ил», «Татар таҗы» исемле проза китаплары өчен 2005 елда Татарстан Язучы­лар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Р.Зәйдулла — үткен каләмле, туры сүзле публицист. Татар милләте­нең тарихи язмышы һәм бүгенге хәле, дин, тел, мәдәният һәм милләт алдына килеп баскан башка бик күп төрле мәсьәләләр аның һәрвакыт игътибарын үзенә җәлеп итә, ул аларның берсенә дә битараф түгел, мөмкинлеге булган саен аларга матбугат аша үзенең мөнәсәбәтен бел­дерә бара. «Идел» журналында аның даими үзе алып бара торган махсус рубрикасы-сәхифәсе дә бар («Зәйдулла каланчасы»). Моның өстенә Зәйдулла үзенең укучыларына әдәбият мәсьәләләренә һәм сәнгать ке­шеләре иҗатына багышланган күпсанлы мәкаләләре һәм тәнкыйди яз­малары белән дә таныш.

Р.Зәйдулланың аерым әсәрләре инглиз, төрек, үзбәк, рус һәм чуаш тел­ләренә тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күрә. Шулай ук аның баш­ка телләрдән татарчага үз шигъри тәрҗемәләре дә байтак кына.

Ул — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2007).

Р.Зәйдулла — 1988 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъ­засы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кояшлы күзләр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 64 б. – 3500 д.

Урыс кышын озату: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 80 б. – 3600 д.

Күрәзә: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 151 б. – 1500 д.

Ил: хикәяләр, әдәби-публицистик мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 336 б. – 3000 д.

Татар таҗы: Х.ХVIII гасырларда яшәгән олуг кешеләр турында нәни хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 2004. – 103 б. – 3000 д.

Мәгарә: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 351 б. – 2000 д.

Ташка ордым башны: хикәяләр, эсселар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 383 б. – 3000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Миңнуллин Т. Шигырь язарга өйрәтәм // Казан утлары. – 1983. – № 5. – 173–175 б.

Г ы й л ь м а н о в Г. «Күрәзә» // Соц. Татарстан. – 1988. – 12 авг.

К о р б а н Р. Күрәзәче // Шәһри Казан. – 1990. – 26 окт.

Ш ә м с и С. Ил гаме // Идел. – 2000. – № 4. – 37 б.

З а һ и д у л л и н а Д. Тәңре кылычы кайчан иңә? // Мәдәни җомга. – 2000. – 18 июль.

С а ф и н а Н. Ил турында «Ил» китабы // Казан утлары. – 2000. – № 12. – 140–144 б.

Х у җ ә х м ә т Ф. Сандугачлар саташмасын // Мәдәни җомга. – 2001. – 22 июль.

С и р а җ и И. Киләчәгебезне үткәннәрдән эзлик // Татарстан яшьләре. – 2004. – 17 июль.

Н и з а м е т д и н о в а М. Узганыбыз – гүзәл дастан // Татар иле. – 2004. – №28 (июль).

А к м а л Н. Татар таҗын йөрткән шәхесләр // Мәдәни җомга. – 2004. – 13 авг.

Б а т у л л а Р. «Мәгарә»дә ниләр бар? // Р.Батулла. Әсәрләр. – 2 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 96–106 б.