Ренат ХАРИС


Татарстан Республикасының халык шагыйре, публицист, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклесе Ренат Харис (Ренат Мәгъсүм улы Харисов) 1941 елның 6 маенда Ульянов (элекке Сембер) өлкәсенең Цильна (Чынлы, элек Богдашкино) районы Кәшә (Зирекле Күл – Елховое Озеро) авылында туа. Әти-әнисе укытучылар булып, бер авылдан икенче авылга еш күчеп йөргәнлектән, Р.Харисның балалык һәм мәктәп еллары Татарстанның Буа төбәгендәге авылларда уза. 1958 елны Буа шәһәрендә А.Луначарский исемендәге урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, 2 нче Төзү-монтаж идарәсендә (СМУ-2) бер ел чамасы слесарь-сантехник булып эшли. 1959–1963 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында укый. Институтны тәмамлаганнан соң, Татарстанның Арча педагогия училищесында рус теле һәм әдәбияты укытучысы (1963–1964) булып эшли, ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында пропаганда буенча инструктор (1964–1965), аннары 1965–1971 еллар арасында «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр, «Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй») җаваплы секретарь һәм 1971–1973 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы секретаре вазифаларын башкара. 1973–1982 елларда ул – Татарстанның мәдәният министры урынбасары, ә 1982 елдан 1989 елга кадәр «Казан утлары» журналының баш редакторы, 1989–1991 елларда КПССның Татарстан рескомында идеология бүлеге мөдире булып эшли. 1991 елда Р.Харис Татарстан Югары Советының матбугат органы «Татарстан хәбәрләре» газетасын оештыруга турыдан-туры җитәкчелек итә һәм 1995 елга кадәр бу газетаның баш редакторы була (соңыннан бу газета җирлегендә «Мәдәни җомга» газетасы оеша).

Р.Харис – 1990 елдан башлап Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өч чакырылыш халык депутаты. 1995–1999 елларда ул Дәүләт Советы Рәисенең урынбасары вазифаларын башкара. Конституция комиссиясе әгъзасы буларак, Татарстанның дәүләт символлары буенча эшче төркемне җитәкли һәм Татарстанның Дәүләт флагын, гербын, гимнын кабул итүгә әзерли, шулай ук татар, рус, инглиз телләрендә «Татарстан символлары» дигән китап яза.

Ул – әдәбият мәйданына алтмышынчы еллар башында төркем булып килгән һәм беренче адымнарыннан ук шигърияттә үз тасвири алымнарын, үзләренчә язу стильләрен булдырырга омтылган шагыйрьләрдән берсе.

Республика көндәлек матбугатында аның исеме 1962–1963 елларда күренә башлый, 1968 елда «Беренче карлыгачлар» сериясендә тәүге җыентыгы («Җир һәм Кеше»), ә тагын бер елдан шагыйрь Сибгат Хәким кереш сүзе-фатихасы белән «Кайтаваз» исемле китабы басылып чыга. Хәзер ул – Казан, Мәскәү, Уфа, Чабаксар нәшриятларында татар, рус, башкорт, чуаш, инглиз телләренә тәрҗемә ителгән кырыктан артык шигъри тупланмалар авторы. Аларның һәммәсе диярлек үз вакытында әдәби тәнкыйтьтә бәхәс уяткан җыентыклар. Болардан тыш аның аерым әсәрләре егермедән артык БДБ халыклары һәм берничә чит ил телләренә тәрҗемә ителә, «Новый мир», «Огонек», «Дружба народов», «Юность», «Молодая Гвардия», «Москва», «Наш современник», «Советский Союз», «Крестьянка», берничә БДБ иле, Болгария, Венгрия, Төркия әдәби журналларында һәм альманахларында дөнья күрә.

Р.Харис – кырыктан артык поэма, дистәгә якын шигъри цикллар, йөз илледән артык җыр, романслар, кантаталар, ораторияләр авторы. Ул – композитор М.Яруллин белән берлектә татар милли сәнгатендә оратория жанрына нигез салучы. Аның поэмалары буенча опералар («Идегәй», Р.Гобәйдуллин; «Тукай мәхәббәте», Р.Ахиярова) языла, балет («Йосыф кыйссасы», Л.Любовский) куела, телефильмнар («Камил Якуб», «Сәйдәш яры», «Шашкын мәхәббәт») экранлаштырыла, эфирда радиоспектакльләр («Сабантуй», «Гармунчы», «Чехов базары», «Бүре күзе», «Худяков») яңгырый.

Шагыйрьнең «Серле алан» әсәре курчак театрлары өчен иң яхшы татар пьесалары антологиясендә урын ала. Р.Харис сценариесе буенча Г.Тукайга багышланган «Озари мне душу песней» исемле музыкаль кинофильмы куела, республика тормышына нисбәтле «Дорога на Сабантуй» дигән документаль фильм дөнья күрә. Р.Харис . Бөтендөнья татар конгрессы һәм Ф.Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале идеяләре авторы.

Шагыйрь үзенең шигырь, поэмаларында һәм күпсанлы әдәби тәнкыйть әсәрләрендә татар халкының тарихи яшәеше, кеше шәхесенең тормыштагы урыны, аның табигать, җәмгыять, хакимият белән мөнәсәбәте, буыннар дәвамлылыгы турында уйлана, заманның әхлакый, рухи, иҗтимагый күренешләренә үзенең фәлсәфи һәм гражданлык карашын белдерә. Шагыйрь әсәрләренең лирик каһарманы Җирнең иминлеге, халыкларның, милләтләрнең хөр яшәве турында кайгыртып уйлана, дөньяның, табигатьнең матурлыгын күреп соклана һәм ул матурлыкның мәңге дәвам итәчәгенә зур өмет баглый, аны сакларга, аның кадерен белергә чакыра. Татар халкының тарихи үткәне, бүгенгесе һәм өметле киләчәге, Кеше һәм Табигать, аларның үзара бердәмлеге . шагыйрь иҗат эшчәнлегенең төп темаларыннан берсе әнә шул. Инкыйлаб чоры каһарманнарыннан М.Вахитов, К.Якуб кебек тарихи шәхесләрнең тормыш һәм көрәш фаҗигаләрен фәлсәфи-тарихи яссылыкка куеп яктырткан «Мулланур», «Камил Якуб», сәнгать кешеләренең иҗат шатлыкларын һәм газапларын шигъри осталык белән ачып биргән «Рәссам», Ватан сугышы вакыйгаларына бәйле «Җәлилчеләр», «Ат иярләү», «Шөкер», «Җиңү», тарихи «Ант суы», чечен халкы фаҗигасен чагылдырган «Бүре күзе», бүгенге болгавыр заман чынбарлыгын мифик һәм символик образлар ярдәмендә сарказм белән тасвирлаган «Һарут белән Марут», «Чехов базары» поэмалары, Ф.Кәрим, Дәрдемәнд, Табигать, Вакыт, Җир, Мәхәббәт турындагы шигъри цикллар, «Кеше» ораториясе шагыйрьнең шушы олы темаларны яктырту юнәлешендәге җитди уңышлары булып тора. «Кеше» ораториясе өчен шагыйрь Р.Хариска һәм композитор М.Яруллинга 1972 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясе бирелә.

Шагыйрьгә 1972 елда – Татарстанның, 1980 елда «Каракалпакстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Узган гасырның сиксәненче елларының ахырларыннан башлап Р.Харис иҗатында мәхәббәт лирикасының көчәюе һәм шигъри теленең яңа тасвири сыйфатлар белән байый баруы күзәтелә. Моны бигрәк тә «Көзге мәхәббәт» (1991) җыентыгына кергән лирик шигырьләрендә һәм «Зөләйха», «Өч үбешү», «Гармунчы», «Тәүбәсез мәхәббәт» кебек поэмалар мисалында ачык күрергә мөмкин.

Шагыйрь әдәби тәрҗемә белән дә актив шөгыльләнә. Г.Державин, А.Пушкин, М.Лермонтов, А.Фет, Ф.Тютчев, Т.Шевченко, В.Маяковский, С.Есенин, А.Ахматова, Н.Хикмәт, Г.Лорка, Ю.Тувим, Р.Гамзатов, К.Кулиев, П.Хузангай, Я.Ухсай, О.Сөләйманов һ.б. шигырьләре аның тәрҗемәсендә татар телендә дөнья күрәләр.

Шагыйрь 1979 елда «Литературная Россия» атналык газетасының махсус премиясе һәм «Синең йөрәк тә тибә» дигән шигырьләр циклы өчен 1994 елда Башкортстан Язучылар берлегенең Ф.Кәрим исемендәге әдәби бүләге белән билгеләп үтелә.

1997 елда Ренат Харис лирик шигырьләре тупланган «Хисемнең җисеме» китабы өчен (1996) Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Татар әдәбиятын үстерү юлындагы зур казанышлары өчен Р.Хариска 2004 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән исем бирелә.

2002 елда шагыйрьгә «Чуашстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә, 2004 елда М.Шолохов медале белән бүләкләнә.

Мәдәниятләр диалогының замана шартларында милли эпос традицияләрен үстергәне өчен («Йосыф кыйссасы» балеты, либреттосы) Р.Харис Россия Федерациясенең Дәүләт премиясенә лаек була (2005).

Р.Харис – 1968 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кайтаваз: шигырьләр / кереш сүз авт. С.Хәким. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 71 б. – 1500 д.

Ак сөлге: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 104 б. – 3000 д.

Яңа көн: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 112 б. – 3500 д.

Бизәк: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 128 б. – 2000 д.

Баскычлар: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 112 б. – 3000 д.

Уйлы туйра: шигырьләр, җырлар һәм поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 144 б. – 3000 д.

Замана эзләре: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 256 б. – 5000 д.

Ант суы: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 128 б. – 1400 д.

Матур өй: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 18 б. – 50000 д.

Хәбәр: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 368 б. – 5000 д.

Көзге мәхәббәт: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 208 б. – 2000 д.

Лап-лап: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 16 б. – 75000 д.

Хисемнең җисеме: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 255 б. – 5000 д.

Лап-лап: шигырьләр – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 16 б. – 100000 д.

Тоткасыз ишек: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 192 б. – 2000 д.

Хәл-әхвәл: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 207 б. – 3000 д.

Әбәк: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2001. – 20 б. – 2000 д.

Исемсезләр: шигырь-роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 191 б. – 2000 д.

Сайланма әсәрләр: 7 томда / төз. һәм кереш сүз авт. Ф.Хәсәнова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 3000 д.

1 т.: шигырьләр (1960–1980). – 430 б.

2 т.: шигырьләр (1980–2000). – 463 б.

3 т.: шигырьләр (1995–2005). – 511 б.

4 т.: поэмалар. – 367 б.

5 т.: драматик поэмалар, шигырь-роман. – 287 б.

6 т.: балалар өчен әсәрләр, тәрҗемәләр, җырлар. – 351 б.

7 т.: мәкаләләр, чыгышлар. – 511 б.

* * *

Войди в дом мой: стихи и поэмы / пер. с татар. – М.: Мол. Гвардия, 1980. – 192 с. – 30000 экз.

Присядь к очагу моему: стихи и поэмы / пер. с татар. – М.: Современник, 1985. – 240 с. – 7000 экз.

Навстречу ветру: стихи и поэмы / пер. с татар. – М.: Сов. Россия, 1989. – 176 с. – 4000 экз.

Солнцепоклонник: стихи / пер. с татар. Вад. Кузнецова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. – 160 с. – 2000 экз.

Испивший молнию: стихи и поэма / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. – 191 с. – 2000 экз.

* * *

Юрату сукмаке: шигырьләр. – Чабаксар: Китап, 1995. – 128 б. – 1000 д. (Чуаш телендә.)

Шигырь язган каләм белән = Пером, пишущим стихи = The pen of a Poet. – Казан: Мәгариф, 1998. – 96 б. – 1000 д. (Татар, рус һәм инглиз телләрендә.)

Яктылык тәме: шигырьләр / тәрҗ. К.Аралбай. – Өфө: Китап, 1999. – 336 б. – 2000 д. (Башкорт телендә.)

Татарстан символлары. – Казан: Мәгариф, 2005. – 63 б. – 4100 д. (Татар, рус һәм инглиз телләрендә.)

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Д ә ү л и Н. Бизәк өчен түгел, кирәк өчен // Н.Дәүли. Ак янында кара. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 100–128 б.

Г а л и у л л и н Т. Дөньям кызыксындыра… // Т.Галиуллин. Еллар юлга чакыра. –

Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 101–114 б.

А х у н җ а н о в И. Шигърият юллары чатында // И.Ахунҗанов. Художник һәм аның сүзе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 62–72 б.

Ю з и е в Н. Уйлы туйра // Н.Юзиев. Шигърият дөньясы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 285–311 б.

А х у н о в Г. Тамырлар // Шәһри Казан. – 1991. – 12 июль.

Г а л и у л л и н Т. Фикер һәм хис бердәмлеге // Мәдәни җомга. – 1997. – 21 март.

К ә р и м М. Акыл да чөя, сүз дә уйната // Мәдәни җомга. – 1997. – 18 апр.

Ш а һ и е в а Р. «Рәсемле робагыйлар» // Мәдәни җомга. – 1997. – 9 май.

Х ә с ә н о в а Ф. Ренат Харис шигърияте // Казан утлары. – 2000. – № 5. – 155–170 б.

Ф ә й з у л л и н Р. Заманга иш иҗат // Казан утлары. – 2001. – № 5. – 87–91 б.

В ә л и -Б а р җ ы л ы М. Эзләгән – таба! // Ватаным Татарстан. – 2003. – 10 окт.

Х ә с ә н о в а Ф. Заманга исемне кем куяр? // Мәдәни җомга. – 2005. – 18 февр.

Х а р и с Р. «Миннән беркайчан да илһам китми.» // Татарстан. – 1998. – №5–6. – 45–46 б.

* * *

М у х а м м а д и е в Р. «Войди в дом мой» // Лит. газета. – 1981. – 2 сент.

Р а с с к а з о в а Т. «Пусть светит человеку человек» // Лит. газета. – 1985. – 1 мая.

К у з о в л е в а Т. «Присядь к очагу моему» // Новый мир. – 1986. – № 10. – С. 259–270.

Д е м е н т ь е в В. В середине судьбы своей // Лит. Россия. – 1989. – 7 апр.

А г е е в а Л. Поэт и политика // Восточный экспресс. – 2001. – 3–9 авг.

Р а х м а н Р. «Гореть так гореть!» // Татар. новости. – 2003. – № 10. – С. 12.

П е р е я с л о в Н. «Поэт – он равен ростом Богу» // Лит. газета. – 2007. – 24– 30 окт.