Фәүзия Бәйрәмова


Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмова — язучы, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе.

1950 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасының Саба районы Сабай авылында туып үсә. Әтисе – Ватан сугышы инвалиды, әнисе яшьтән авыру булганлыктан, сугыштан соңгы михнәтле елларда Фәүзиягә кечкенәдән үк төрле эшләрдә эшләргә, хәтта әтисенең ярдәмчесе булып көтү көтеп йөрергә дә туры килә. Туган авылындагы башлангыч, күрше Олы Шыңар авылындагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, бик яшьли каләм тибрәтә башлаган Фәүзияне Саба районында чыга торган «Җиңү байрагы» газетасына әдәби хезмәткәр итеп эшкә чакыралар. Ул шунда ике ел хезмәт итә, бер үк вакытта Сабаның кичке мәктәбендә укып, урта белем ала.

Аң-белемгә, сәнгатькә, иҗат эшенә омтылыш 1968 елда Фәүзияне Казан театр училищесына алып килә; өч елдан училищеның режиссерлык бүлеген тәмамлагач, 1973–1975 елларда ул Казан телевидение студиясендә режиссер ярдәмчесе булып эшли.

1976 елның гыйнварыннан 1978 елның ахырларына кадәр гаиләсе белән Монголия Халык Республикасында яши, андагы авыр шартларда төзелештә эшләп, үзенең һөнәри белемнәрен киңәйтә. Төрле милләт кешеләре арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне күзәтүдән аңарда тарих белән, бигрәк тә төрки халыклар тарихы белән кызыксыну уяна, соңыннан бу кызыксыну аның иҗат эшчәнлегендә гамәли нәтиҗәләр биргән мөһим бер тармакка әверелә.

Монголиядән Казанга әйләнеп кайткач, 1979–1984 елларда ул «Казан утлары» журналында эшли, аннары «Татарстан яшьләре» (1985–1986) һәм «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында хәбәрче вазифаларын башкара. Бу елларда газета битләрендә аның республика тормышына, милләт язмышына кагылышлы беренче публицистик мәкаләләре, язмалары басыла. 1987–1990 елларда Ф.Бәйрәмова – Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә әдәби мөхәррир хезмәтендә. 1989 елда ул читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

Ф.Бәйрәмованың матур әдәбият өлкәсендәге беренче күләмле әсәре – «Болын» повесте – 1983 елда «Казан утлары» журналында (№ 9) басылып чыга һәм әдәби җәмәгатьчелекнең зур игътибарын җәлеп итә, бәхәсләр дә тудыра. Әсәрдә әдәби образлар аша торгынлык, икейөзлелек, гаделсезлек хөкем сөргән тоталитар режим шартларында кеше шәхесе белән исәпләшмәү, халыкның яшәү нигезе булган тере табигатьне бозу – болыннарны сөрдерү, урманнарны кыру-кисү темасы яктыртыла. Әсәр күпләрне үзенең ихласлыгы, теленең моңы, байлыгы белән җәлеп итә. Өлкән язучылар (Ә.Еники, Г.Ахунов, А.Гыйләҗев һ.б.) әдәбият мәйданына үзенчәлекле яшь автор килүен әйтеп, матбугатта уңай фикерләрен язып чыгалар. «Болын» повестеннан соң язылган «Чакрым баганалары» (1983), «Битлек» (1983), «Кем?» (1984), «Күл балыгы» (1984), «Кыңгырау» (1987), «Канатсыз акчарлаклар» (1988) исемле повесть-хикәяләрендә дә әдибәнең эзләнүчән, кайнар хисле, тынгысыз каләме халык, милләт язмышына төшкән фаҗигале хәлләрне, кеше шәхесенең үз-үзен, үз иреген, намусын саклап калыр өчен чынбарлыкта нинди авыр сынауларга дучар булуын символ кимәлендәге сәнгатьчә гомумиләштерүләр белән сурәтләп бирергә омтыла.

Асылда иҗат эшчәнлегенең беренче дәверен тәшкил иткән сиксәненче елларда Ф.Бәйрәмова драматургия өлкәсендә дә үзенчәлекле иҗади уңышларга ирешә. Фәлсәфи-әхлакый эчтәлектәге «Аллалар ялгышы, яки Яңа матриархат» пьесасы (1981), «Һәркемгә бер кояш» трагедиясе (1982), Һади Такташның шәхес һәм әдип буларак тормыш фаҗигасен, аның кичерешләрен, ул яшәгән чорның каршылыклы мохитен гәүдәләндергән «Атылган йолдыз» (1985), Әфганстандагы гаделсез сугышта һәлак булган татар егетләре истәлегенә багышланган «Сандугачның балалары» (1988), репрессия афәтләрен башларыннан кичергән хатын-кызларның аянычлы язмышын сурәтләгән «Безне онытмагыз» (1988) драмалары шул иҗади уңышлар исәбенә карый. Болардан «Һәркемгә бер кояш» трагедиясе 1988 елда Минзәлә татар дәүләт драма театрында, «Атылган йолдыз» драмасы 1991 елда Казан татар яшьләр театры сәхнәсендә куела, «Безне онытмагыз» драмасы исә, Халык театры сәхнәсендә куелып, 1990 елда берничә мәртәбә Казан телевидениесе экраныннан күрсәтелә. Бу пьесаларның күпчелеге язучының 1998 елда басылып чыккан «Безне онытмагыз» исемле җыентыгында урын алган. «Атылган йолдыз» драмасы шулай ук авторның Һ.Такташ иҗаты буенча архивларда казынып җыйган материаллары нигезендә язган «Үтерелгән пәйгамбәр», «Талант фаҗигасе» исемле тарихи-публицистик мәкаләләре белән берлектә «Мишәрнең бөек улы» (2001) җыентыгына керә.

Узган гасырның сиксәненче еллар азагында илдә милли хәрәкәт көчәю, аннан соң беркайчан да җимерелмәс кебек тоелган СССРның таркалуы, империя хәрабәләре өстендә бәйсез-мөстәкыйль дәүләтләр барлыкка килү милләтпәрвәр йөрәкле Фәүзия Бәйрәмованың иҗат һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен киң мәйдан ача.

Ф.Бәйрәмова бу елларда күбрәк публицистика өлкәсендә эшли, аның милләт, дәүләт бәйсезлеге, кеше хокуклары, демократия шартларында мәгариф, тәрбия, туган тел, дин мәсьәләләренә багышланган дистәләрчә мәкаләләре, интервьюлары республика һәм чит илләр матбугаты битләрендә дөнья күрә, аерым җыентыклар булып басылып чыга. Әдибәнең 1993 елда нәшер ителгән «Мәйдан татарларны көтә» һәм 1998 елда басылып чыккан «Дәверләр күчешендә» исемле китапларына аның әнә шундый эчтәлектәге публицистик язмалары тупланган.

Туксанынчы елларның урталарыннан Ф.Бәйрәмова прозаның зуррак, катлаулырак жанрларында да көчен сынап карый. 1994–1995 еллар аралыгында «Аргамак» журналы битләрендә авторның «Кара урман» романы басылып чыга. Заман темасына язылып, авыл тормышындагы гаделсезлек, әхлаксызлыкларны фаш иткән бу әсәр, шулай ук милләт тормышының иң фаҗигале якларын – иман белән имансызлык, хәрам дөнья белән намазга баскан халык арасында барган аяусыз көрәш күренешләрен реаль тарихи-документаль җирлектә тасвирлаган «Соңгы намаз» романы (2000) язучының әдәби иҗатында яңа бер казаныш итеп бәяләнергә хаклы. Шушы ике романы өчен Ф.Бәйрәмова 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Ф.Бәйрәмова – хәзерге татар публицистикасында дини-рухани әдәбият жанрын кабат тергезүчеләрнең берсе. Аның төрле газета-журнал битләрендә дөнья күргән «Гасырларга тиң фаҗига», «Гасыр һәм кеше», «Сайлаган юлың дөресме?» кебек мәкаләләрендә, «Хаҗ көндәлеге» сәяхәтнамәсендә (1999), «Заман. Милләт. Кеше» (2000) исемле күләмле җыентыгына кергән башка дини-фәлсәфи язмаларында татар халкының тарихи үткәне, бүгенге хәле һәм киләчәк язмышы ислам дине тәгълиматы күзлегеннән торып карала, кеше шәхесенең рухи дөньясы, чынбарлык белән даими бәйләнеше Коръән, шәригать кануннарына таянып аңлатыла. Бу темага авторның махсус балаларга атап язган хезмәтләре дә бар. Мәктәп укучыларына ислам дине нигезләрен аңлаткан «Бәхет ачкычы» (2002) китабы, балаларны иманга, әхлакый сафлыкка чакырган «Алыплар илендә» (2002) исемле маҗаралы повесть әнә шундыйлардан. Ул шулай ук балаларны борынгы болгар-татар рухи һәм матди ядкәрләре белән таныштырган «Сәнгать дөньясына сәяхәт» (1989) исемле фәнни-популяр китап авторы буларак та билгеле.

Фәүзия Бәйрәмова, үз халкының гамьле бер вәкиле буларак, татарлар күпләп яши торган төбәкләргә еш сәяхәт кыла, андагы милләттәшләребезнең яшәү рәвешләрен, рухи тормыш хәлләрен, киләчәккә булган өмет-ышанычларын тирәнтен өйрәнеп, алар турында үзенең борчылулы уй-фикерләрен матбугат аша әледән-әле җәмәгатьчелеккә белдерә килә. «Уралтау татарлары», «Ырынбур татарлары», «Атом тамгалы татарлар», «Дала-Тау татарлары» кебек күләмле публицистик язмалар – әнә шундыйлардан. Әдибәнең бу төр мәкаләләре аның 2003 елда «Аяз» нәшрияты бастырып чыгарган «Таралып яткан Татар Иле» исемле җыентыгында урын алган. Милләт язмышындагы моңарчы кузгатылмый яткан тарихи-иҗтимагый темалар әдибәнең соңгы елларда иҗат иткән әсәрләренең – «Караболак», «Кырык сырт», «Нух пәйгамбәр көймәсе» романнарының да төп идея-эчтәлеген тәшкил итә.

Хәзерге вакытта ул Чаллы шәһәрендә яши.

Ф.Бәйрәмова – 1986 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Казан утларында Фәүзия Бәйрәмова иҗаты