Рәшит Әхмәтҗанов


Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗанов  ((1941–1995)- күренекле татар шагыйре, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты.

1941 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасының Баулы районы Татар Кандызы авылында туа. Авыл мәктәбендә җиде класс белем алганнан соң, 1957–1958 елларда Бөгелмә шәһәрендә төзүчеләр әзерләү училищесында укый, аны тәмамлагач, нефть районнарында һәм Әлмәт шәһәрендәге төзү оешмаларында ташчы булып эшли. 1961–1964 елларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кереп, 1969 елда аны тәмамлап чыга. Башта Татарстан АССР Мәдәният министрлыгында сәнгать эшләре буенча инспектор (1969–1974), аннары «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») һәм «Татарстан яшьләре» газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1980 елдан хезмәт биографиясе озак еллар буена «Казан утлары» журналында дәвам итә.

Рәшит Әхмәтҗановның исеме әдәбият мәйданында илленче елларның ахырларында ук күренә башлый. 1959–1961 елларда «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналларында басылган шигырьләре белән әдәби җәмәгатьчелектә ул кызыксыну уята. Х.Туфан, С.Хәким, Г.Хуҗиев кебек тәҗрибәле шагыйрьләр яшь каләмнең поэтик фикерләүдәге мөстәкыйльлеген, табигый сәләтен һәм шигырьләренең тормышчанлыгын билгеләп үтәләр. Авторның 1965 елда басылып чыккан «Хыялларым үзем белән» исемле беренче шигъри җыентыгы да укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан җылы каршы алына, ул поэзиягә хезмәт кешеләре образларын, чынбарлыкны кабул итүдә нечкә милли кичерешләр дулкынын алып килә.

Р.Әхмәтҗанов – бөтен рухы, табигате белән лирик шагыйрь. Аның шигырьләренә тыйнак моң-сагыш, халык җырларына хас җыйнаклык, садәлек хас. Аның лирик герое әхлакый сафлыгы, характерының бөтенлеге белән истә кала. Р.Әхмәтҗанов үзенең шигырьләрендә халык теле бизәкләреннән оста файдалана, фольклордагы традицион образларга, төшенчәләргә яңача яңгыраш төсмерләре бирә белә.

Шагыйрьнең моннан соң бер-бер артлы басылып чыккан «Адымнар» (1969), «Ак канатлар» (1972), «Гомер чишмәсе» (1976), «Алмалы җәй» (1979), «Җан яктысы» (1980) һ.б. җыентыклары әдипнең үзе тоткан юлдан эзлекле рәвештә алга атлавын, дөньяны шигъри образларда сурәтләү чараларының камилләшә, төрләнә баруын күрсәтә.

Шагыйрь поэма жанрында да кыю иҗат тәҗрибәләре ясый. 1980 елда аның «Исәннәр моңы» дип исемләнгән беренче поэмасы дөнья күрә. Сугыш, тынычлык, заман, хәтер, мәхәббәт, нәфрәт кебек мөһим мәсьәләләрне күтәргән әлеге әсәрдән соң аның «Биш таш» (1987), «Аучылар кибетендә» (1988), «Карачкы» (1989), «Язлар быел соңга калды» (1991), «Карга каргышы» (2001) поэмалары басыла.

1990 елларда Р.Әхмәтҗановның тематик эзләнүләрендә милләт азатлыгы темасы аеруча калку чагылыш таба. Бу омтылыш бигрәк тә аның «Ачлык мәйданы» поэмасында тирән яктыртыла. Әсәрдә авторның милләтпәрвәр көрәштәшләре белән 14 көн буена Ирек мәйданында ачлыкта утырулары, монда аның үз башыннан кичкән вакыйгалар, кичергән уй-тойгылары сурәтләнә.

Р.Әхмәтҗанов иҗаты – татар милләте, тел язмышы, дин язмышы өчен борчылган, милләтнең үткәне һәм киләчәген йөрәге аша уздырып, халыкның үзаңын уяту омтылышы белән сугарылган көрәш поэзиясе. Халыкның азатлыгы, бәйсезлегенә илтүче юллар аның да төп иҗат юлына әверелгән була.

Рәшит Әхмәтҗановка 1991 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. 1995 елның 7 гыйнварында шагыйрь бакый дөньяга күчә.

Р.Әхмәтҗанов – 1970 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.