Роберт Әхмәтҗанов


(1935–2008)

Күренекле шагыйрь Роберт Вәли улы Әхмәтҗанов 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы үзәгендә район партия оешмасы хезмәткәре гаиләсендә туа. 1942 елның салкын кышында әтисе фронтка киткәч (Вәли Әхмәтҗанов 1943 елның маенда сугышта һәлак була), җиде яшьлек Робертның әнисе, балаларын ияртеп, үзенең туган төбәгенә – шулай ук Балык Бистәсе районына кергән Иске Арыш авылына әйләнеп кайта. Робертның бала чагы һәм үсмер еллары шунда уза. Иске Арыштагы – башлангыч, күрше Балыклы Чүкәй авылындагы – җидееллык һәм Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул 1954–1959 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студентлык чорында җитди рәвештә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә – әдәбият түгәрәкләрендә актив катнаша, газета-журналларга языша, шигырьләрен бастыра, ә 1958 елда инде Татарстан китап нәшриятында студент егетнең «Беренче яз» исемле тәүге шигъри җыентыгы дөнья күрә.

1959–1960 уку елында Р.Әхмәтҗанов Әстерхан өлкәсенең Нариман районы Җәмәле (Три Протока) авылының сигезьеллык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Биредә шагыйрь Әстерхан (нугай) татарларының халык иҗатын, җирле фольклорны өйрәнә. Казанга кайткач, Татар дәүләт опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире (1961–1962) булып эшли. Актерлар белән аралашып, аларның иҗатын өйрәнеп, сәхнә йолдызлары турында очерклар иҗат итә. 1965–1998 еллар арасында Р.Әхмәтҗанов, кыска вакытлы яки озын тәнәфесләр ясый-ясый, көндәлек матбугат басмаларында – «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Яңа аваз», «Заман-Татарстан», «Шәһри Казан» газеталарында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.

Р.Әхмәтҗанов – татар поэзиясендә үзенә генә хас шигъри йөзе, язу манерасы булган талантлы шагыйрьләрнең берсе. Аның шигърияте беренче нәүбәттә гражданлык-публицистик пафосы, фикер-хисләренең киеренкелеге, романтик күтәренкелеге, форма һәм сурәтләү алымнарындагы яңача образлылык хасиятләре белән җәлеп итә. Шигъри форма өлкәсендәге тынгысыз эзләнүләре эзсез югалмый: татар поэзиясендә «Йолдызстан», «Таш аргамак», «Уйна, улым!», «Сәхипҗамал» кебек яңача нигезгә корылган, кыю метафоралар аша сынландырылган яңа поэмалар мәйданга килә. Шагыйрь үз иҗатында төрле метрик үлчәмнәрне кулланып, полифоник аһәң-яңгырашка омтыла. Бу яктан аның «Болгар фрагментлары», «Кар кеше», «Табигатькә җыр», «Сугышка экскурсия» әсәрләре аеруча игътибарга лаек. Иҗатының күтәрелеш еллары әсәрләре Роберт Әхмәтҗановның ярым мистик-фәлсәфи юнәлешле «жәяүле күбәләк» шигъри образы тирәсенә тупланалар. Табигать, туган ил, туган туфрак, бүгенге һәм мәңгелек мотивлар аның иҗатының төп нигезен тәшкил итә. Шагыйрь, татар поэзиясенең ерак гасырлардан килгән бай традицияләренә таянып, шигъри форма һәм сурәтләү чараларын баету юнәлешендә иҗат итә. Ул татар поэзиясендә баллада жанрын үстерүгә шактый өлеш кертә («Таш елады», «Гармун турында баллада», «Яралы арыслан» һ.б.). Шагыйрь ритм нечкәлеген оста тоя, әсәрнең музыкаль яңгырашына зур игътибар бирә. Бу сыйфатлар, күрәсең, композиторларга да илһам чыганагы булып хезмәт итәдер. Халыкка мәгълүм җырлардан «Саумы, Кояш!» (М.Мозаффаров музыкасы), «Солдатлар» (Ф.Әхмәдиев музыкасы), «Кояшларың белән кил син миңа» (А.Монасыйпов музыкасы), «Синең эзләр» (Р.Еникеев музыкасы), «Минутларны ник саныйсың» (З.Гыйбадуллин музыкасы) кебек җырлар татар музыка хәзинәсенең кыйммәтле бер өлешен тәшкил итәләр.

1958–2005 еллар арасында Р.Әхмәтҗановның лирик шигырьләре, поэма һәм балладалары тупланган ике дистәгә якын китабы дөнья күрә. Арада балаларга һәм яшь буын укучыларга багышланганнары да бар («Сабыйлар хоры», «Таң шәһәре» җыентыклары һ.б.). Татарстан китап нәшриятында басылган «Тургай тәрәзәсе» (1995) һәм «Мәгариф» нәшриятында нәшер ителгән «Кичке кошлар» (1999) исемле китаплары өчен Р.Әхмәтҗанов 2001 елны Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1995 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.

Шагыйрь 2008 елның 13 маенда Казанда вафат була.

Р.Әхмәтҗанов – 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.