Азат Әхмәдуллин


Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллин — әдәбият галиме, театр белгече һәм тәнкыйтьчесе.

1932 елның 13 октябрендә Татарстанның Саба районы Байлар Сабасы авылында журналист гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, бер ел күрше Шекше авылы җидееллык мәктәбендә физика һәм математика укыта. 1951–1956 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны кызыл дипломга тәмамлагач, берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятының фән-техника әдәбияты редакциясендә мөхәррир, аннары ике ел Төмән өлкәсенең Тобол педагогия институтында ассистент һәм өлкән укытучы булып эшли.

1958–1961 елларда Азат Әхмәдуллин СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында аспирантурада укый. Аспирантураны тәмамлагач, ике елга якын Татарстан радиокомитетында әдәбият-сәнгать тапшырулары бүлегенең баш мөхәррире булып эшли.

1963 елдан А.Әхмәдуллин – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни эштә: башта кече гыйльми хезмәткәр, 1964 елда «Фәтхи Бурнаш драматургиясе» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли. 1965 елдан ул – институтның гыйльми сәркәтибе, 1972 елдан – институт директорының фәнни эшләр буенча урынбасары.

Республиканың директив органнары карары белән А.Әхмәдуллин 1981 елда Казан дәүләт университетына эшкә күчерелә һәм татар әдәбияты кафедрасы мөдире итеп сайлана. Бу урында ул 1998–1999 уку елы тәмамланганчы эшли. 1987 елда Алма-Ата шәһәрендә татар драматургиясе тарихы буенча докторлык диссертациясе яклый, 1988 елда профессор дәрәҗәсе ала. 1994 елда А.Әхмәдуллин Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы итеп сайлана. 2000 елдан бүгенге көнгәчә ул Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы профессоры вазифасын башкара. Шулай ук 2000–2004 елларда төп эшеннән аерылмыйча Казан дәүләт педагогика университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире булып тора.

Әдәби тәнкыйть өлкәсендә А.Әхмәдуллин студент елларында каләм тибрәтә башлый. Аның беренче мәкалә-рецензиясе 1953 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының 9 нчы санында басылып чыга. Хәзерге көндә галим – татар әдәбияты һәм театры тарихына, аларның бүгенге торышына караган барлыгы егермеләп монографик хезмәт һәм тематик җыентыклар, утыздан артык дәреслек һәм уку әсбаплары, өч йөз илледән артык башка төр мәкаләләр һәм рецензияләр авторы. Хезмәтләренең күпчелеге татар драматургиясенә багышлана. Алар арасында бу жанр тарихына нисбәтле рус телендә «Татарская драматургия» (1983), «Фәтхи Бурнаш» (1967, 1988), уртак хезмәтләрдән «Татар совет театры» (1975), «Әдәбият баскычлары» (1976), алты томлык «Татар әдәбияты тарихы» (1984–2001), сәхнә әдәбиятының агымдагы җанлы үсеш процессын чагылдырган «Ничек сурәтләргә сине, замандаш?» (1976), «Сәхнә әдәбияты һәм тормыш» (1980), рус телендә «Горизонты татарской драмы» (1983), «Дөреслеккә ирешү юлында» (1993), «Офыклар киңәйгәндә» (2002), «Күңелләрне уятыр» (2007) кебек күләмле хезмәтләр бар. Галимнең Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтев, Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Фатих Сәйфи-Казанлы, Шамил Усманов, Нәкый Исәнбәт, Таҗи Гыйззәт, Риза Ишморатларның драматургик мирасына багышланган хезмәтләре сәхнә әдәбиятының үткән тарихы турында бай мәгълүмат бирсә, Хәй Вахит, Юныс Әминев, Аяз Гыйләҗев, Шәриф Хөсәенов, Илдар Юзеев турындагы һәм бүген актив иҗат итүче Туфан Миңнуллин, Ризван Хәмид, Рөстәм Мингалим, Юныс Сафиуллин, Рабит Батулла, Фоат Садриев, Зөлфәт Хәким, Данил Салихов, Мансур Гыйләҗев кебек драматурглар хакындагы хезмәтләре, мәкаләләре, рецензияләре агымдагы иҗат процессын иңли һәм аның үзенчәлекләрен чагылдыра. Әдәби тәнкыйть өлкәсендәге казанышлары өчен А.Әхмәдуллинга 2007 елда Татарстан Язучылар берлегенең Җ.Вәлиди исемендәге премиясе бирелә.

Азат Әхмәдуллин узган гасырның җитмешенче елларыннан бирле урта мәктәпләр өчен татар әдәбиятыннан дәреслекләр язу, уку-укыту әсбаплары төзү өлкәсендә дә актив эшли. Җәмгыятьтә үзгәртеп корулар чоры башлангач, ул урта мәктәпнең бишенче-унберенче сыйныфлары өчен әдәбияттан яңа уку программалары төзи, дәреслекләр язу өчен авторлар коллективы туплап, алар белән җитәкчелек итә, үзе дә кайбер дәреслекләрнең һәм уку китапларының автордашы була. Бу өлкәдәге тырыш хезмәте өчен аңа 1999 елда Татарстан Мәгариф министрлыгының К.Насыйри исемендәге премиясе, татар драматургиясе буенча басылып чыккан хезмәт-ләре өчен 2004 елда Кол Гали исемендәге халыкара премия бирелә.

Азат Әхмәдуллин Татарстан Язучылар берлеге тормышында даими катнашып килә. 1974 елдан 1999 елга кадәр Язучылар берлеге идарәсе һәм аның президиумы әгъзасы, уналты ел буена Әдәбият фондының Татарстан бүлеге идарәсе рәисе булып эшли.

Хезмәтендә һәм әдәби-гыйльми иҗатында ирешкән уңышлары өчен Азат Әхмәдуллин Татарстан хөкүмәтенең мактау грамоталары белән бүләкләнә, 1982 елдан ул «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» һәм 2002 елдан «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» дигән шәрәфле исемнәрне йөртә, 2004 елдан – Россия Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы.

А.Әхмәдуллин – 1974 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.