Сәрвәр Әдһәмова


(1901–1978)

Язучы һәм тәрҗемәче Сәрвәр Сабир кызы Әдһәмова 1901 елның 5 апрелендә Оренбург губернасының (хәзерге Чиләбе өлкәсе) Троицк шәһәрендә мөгаллим гаиләсендә дөньяга килә. Алты-җиде яшендә әнисеннән татарча укырга-язарга өйрәнә. 1911–1914 елларда Троицкидагы Александр училищесы дигән өч сыйныфлы кызлар мәктәбендә укый, аны мактау кәгазе белән тәмамлагач, ике ел дәвамында татар мөгаллимәләре әзерли торган хосусый мәктәптә (дарелмөгаллиматта), соңра Троицк кызлар гимназиясендә белем ала. 1920–1923 елларда Томск шәһәре университетының медицина факультетында укый, бер үк вакытта 1921 елгы ачлык чорында Идел буе авылларыннан җыеп китерелгән ятим балалар йортында тәрбияче һәм мөгаллимә булып эшли. Шунда эшләгәндә балалардан сәнгать-театр түгәрәге оештырып, алар өчен «Авыл тормышыннан бер күренеш» исемле кечкенә генә сәхнә әсәре яза. Язучының беренче иҗат тәҗрибәсе булган бу пьеса соңыннан, 1924 елда, Казанда аерым китап булып басылып чыга.

1923 елның көзендә С.Әдһәмовага йөздән артык баланы туган якларына озата бару бурычы йөкләнә. Шул рәвешчә ул Казанга килеп чыга һәм бөтенләйгә шунда төпләнеп кала. Берьеллык юридик курсларны тәмамлаганнан соң, җиде-сигез ел дәвамында (1924–1932) әүвәл Татарстан Мәркәз крәстиян йорты каршындагы юридик бүлекнең мөдире булып эшли, аннары «Крәстиян гәзите» идарәсенең газета укучыларына консультация бирү бүлеген җитәкли.

Казанга күчеп килү, әдәбият-сәнгать кешеләре, язучылар, шагыйрьләр белән якыннан аралашу, ниһаять, 1924 елда күренекле татар язучысы Кави Нәҗми белән гаилә тормышы башлап җибәрү С.Әдһәмованың әдәби иҗат эшенә тартылуына хәлиткеч йогынты ясый. 1924 елда ул «Хәзер бул!» дигән икенче пьесасын иҗат итә, соңга таба балалар өчен шигъри һәм чәчмә әсәрләр язарга керешә. Шул елларда аның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге дә башлана. Рус әдипләреннән М.Горькийның барлык төп әсәрләре, Л.Толстойның хикәя-повестьлары, А.Чеховның хикәяләре, А.Пушкинның прозасы, чит ил классик әдәбиятыннан Д.Дефоның «Робинзон Крузо»сы, Д.Свифтның «Гулливер лилипутлар илендә»се, бертуган Гриммнарның мәшһүр «Әкиятләр»е татар укучысына нәкъ менә С.Әдһәмованың оста башкарылган тәрҗемәләре аша барып ирешәләр. Илленче еллар ахырында әдибә зур иҗади дәрт һәм тырышлык белән казакъ язучысы Мохтар Ауэзовның зур күләмле «Абай» роман-эпопеясын турыдан-туры казакъчадан тәрҗемә итү өстендә эшли. 1957 елда әсәрнең Казанда басылып чыгуы татар әдәби тәрҗемә өлкәсендәге зур бер казаныш итеп бәяләнә.

Сәрвәр Әдһәмова – утызынчы еллардагы репрессияләр чорында совет режимы тарафыннан бер гаепсезгә рәнҗетелгән шәхес тә. 1938 елның 4 гыйнварында аны «халык дошманының хатыны» буларак кулга алалар (ире Кави Нәҗми ярты ел алданрак кулга алынган була). Шул ук елның 11 августында махсус киңәшмә әдибәне, Җинаятьләр кодексының 58 нче маддәсенә таянып, ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм тагын биш елга гражданлык хокукларын чикләргә дигән хөкем карары чыгара. Язучы Себернең төньяк төбәкләренә тоткын итеп озатылып, ике елдан артык урман кисү кебек авыр эшләрдә эшли, кышкы салкыннарда аяк-кулларын өшетеп җәфалана. 1940 елның 16 октябрендә кассация тәртибендә аның «эше» янәдән каралып, ул гаепсез табыла һәм иреккә чыгарыла.

Казанга кайткач, С.Әдһәмова, алда әйтелгәнчә, тәрҗемә эшләрен дәвам иттерә, дистәләрчә рус һәм дөнья әдәбияты классикларының әсәрләрен татар укучысына җиткерә. Гомеренең соңгы елларында ул замандашлары турында истәлекләр, мемуар характерындагы документаль әсәрләр дә яза.

Сәрвәр Әдһәмова 1978 елның 10 ноябрендә Казанда вафат була.

С.Әдһәмова – 1945 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.