Наилә Ахунова


Наилә Гарифҗан кызы Ахунова 1959 елның 12 июнендә Татарстанның Әлмәт шәһәрендә язучы Гариф Ахунов гаиләсендә туа.
Үзенең тәүге шигырьләрен һәм проза әсәрләрен ул 1970 еллар башында «Пионер» журналына җибәрә. Аннан уңай җавап алу аның күңелендә мәңге җуелмаслык эз калдыра.

1986 елда Н.Ахунова Казан дәүләт мәдәният институтының китапханәчеләр әзерли торган факультетын тәмамлый. 1985 елда яшь китапханәчеләр конкурсында җиңеп чыга.

1978–1980 елларда ул – рәссам-бизәүче; аннан соң Казан дәүләт медицина университетында һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясендә әйдәп баручы китапханәче булып эшли; 1985–1992 елларда сәүдә һәм медицина хезмәткәрләре мәдәният йортында китапханәчеләр профсоюзын җитәкли; Наилә соңрак «Татарские края» газетасы һәм «Казанская афиша» журналы корреспонденты, «Казанский медик» газетасының (1994–1997) баш мөхәррире.

Наилә Ахунова, 1970 еллар ахырында М.Горький музеенда оештырылган әдәби түгәрәккә, КДУда «АРС»ка, 80 нче еллар ахырында «Комсомолец Татарии» газетасында ЛИТОга йөрсә дә, үзенең рухи укытучылары итеп беренче чиратта әтисе Гариф Ахуновны һәм әнисе Шәһидә Максудованы исәпли.

Н.Ахунованың шигырьләре, әкиятләре республика һәм үзәк матбугатта 1979 елдан басыла башлый. «Роза и Подсолнух» дигән иң беренче әкияте 1979 елның маенда «Комсомолец Татарии» газетасында дөнья күрә. Шуннан соң әсәрләре «Библиотека», «Миша» (Мәскәү); «Казан», «Татарстан», «Идель», «Зонтик», «Сөембикә» журналларында, «Книжное обозрение», «Литературная Россия» газеталарында һәм башка җыентыкларда басыла.

1998 елдан Н.Ахунова ел саен «Галактика любви» дигән республика поэзия фестивале, 2000 елдан шагыйрь һәм автор башкаручылар арасында ачык шәһәр бәйгесе уздыра. Ул 1998–2004 елларда яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгының информацион үзәгендә һәм Казан дәүләт медицина университетында чыккан «Vivat Akademia» (1998), «Аlmа mаtеr» (2001), «Rara Avis» (2003), «Анамнез жизни» (2003), «Нomo ornitus» (2004) исемле биш альманах төзи һәм редакцияли.

Н.Ахунова (КДУның журналистика кафедрасы һәм Е.Боратынский музее белән берлектә) «Поэт шагает по Казани» (1998) публицистик җыентыгының, А.Әпсәләмованың «Осколки снов» (1997), «Я люблю писать курсивом» (2001) шигырь китапларының төзүче-мөхәррире.

Аның шигырьләре Н.Акмал, Н.Сафина, Ә.Гадел һ.б. тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителеп, «Казан», «Сөембикә», «Салават күпере» журналларында, «Мәдәни җомга», «Татар иле» газеталарында басыла. Ул үзе дә татар теленнән Н.Хәсәнов, В.Монасыйпов әсәрләрен, татар халык әкиятләрен һ.б. тәрҗемә итә.

Н.Ахунова – Беренче Бөтенроссия хокку шигыре бәйгесе лауреаты (1998).

2008 елда әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен А.Горький исемендәге премия белән бүләкләнә.

Н.Ахунова – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.