Батулла Рабит


Язучы-прозаик, драматург Рабит Батул­ла (Роберт Мөхлис улы Батуллин) 1938 елның 26 мартында Татарстанның Зәй районы Түбән Олыҗы авылында укытучылар гаиләсендә туа. Ата-бабаларының төп нигез җире төбәктәге Шыкмай (Шәехмамай) авылы бу­лып, Рабитның бала һәм үсмер чаклары шул авылда уза. 1955 елда Биша-выл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, булачак язучы шул ук төбәкнең Кадер авылында җидееллык мәктәптә бер ел балалар укыта. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый, аны тәмам­лагач, Г.Камал исемендәге Татар академия театрына эшкә җибәрелеп, ике ел актер хезмәтендә була, бер үк вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә. 1963-1965 елларда Казан Курчак театрында һәм Казан теле­видениесендә балалар өчен тапшырулар режиссеры булып эшли. 1965 елның көзендә Татарстан Мәдәният министрлыгы аны Мәскәүгә Театр институты каршындагы берьеллык Югары режиссерлык курсларына укырга җибәрә. Аны тәмамлагач, Батулла ун елга якын Казанда Курчак театрында, соңрак Мәдәният институтында режиссер, режиссер-педагог һәм Курчак театрын­да баш режиссер булып эшли. 1977-1979 елларда ул янә Мәскәүдә: Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Курсларны тәмам­лап кайткач, театр училищесында укыта.

Язучы буларак Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Аның балалар өчен язган хикәяләре, маҗаралы әкиятләре, шулай ук юмор-сати­ра жанрындагы әсәрләре, бер пәрдәлек пьесалары, сценарийлары көндәлек матбугатта, телевидениедә, Курчак театры сәхнәләрендә узган гасырның алтмышынчы елларыннан күренә башлый. 1 966 елда аның беренче кита­бы — «Исемем минем Дүрткүз» дип аталган маҗаралы повесть-әкияте басылып чыга. Язучы туган җирне ярату, табигатьне саклау, кош-корт­ларга, хайваннарга миһербанлы булу кебек балалар тәрбиясенең мөһим мәсьәләләрен күтәрә һәм шундый сыйфатларны нәни укучылары күңе­ленә кызыклы әдәби персонажлар, маҗаралы вакыйгалар аша үтемле итеп сеңдерергә тырыша. «Үлемсез егет», «Йолдызлар һаман исән», «Куян ба­ласы Наян», «Тычкан баласы Чикыл», «Алтын куллы Гөлчәһрә», «Ташсу-ар патша», «Карачкы Каратай», шулай ук «Алып батыр маҗаралары», «Ак бүре» кебек әкияти хикәяләр әнә шундыйлардан. «Ак бүре» әкияте өчен 1988 елда аңа Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләге бирелә.

Батулла психологик пландагы реалистик хикәяләре, юмор-сатира әсәрләре һәм театраль миниатюралары белән дә укучыларга яхшы таныш. Бу төр әсәрләр аның «Уйларымны кеше белсен» (1969), «Ташламам, җан-кисәгем» (1980), «Чебен гөмбәсе» (1985) исемле җыентыкларына туплан­ган.

Әдип иҗат эшчәнлегенең бәрәкәтле тагын бер өлкәсе — драматур­гия. Иҗатының беренче чорларында ул күбрәк Курчак театры өчен яза («Төш вакытындагы могҗиза», «Курай уйный бер малай», «Тылсымчы белән Сихерче» һ.б.). Зурлар өчен исә әдипнең дистәдән артык драма һәм комедияләре бар. Аларның һәммәсе диярлек татар театры сәхнә­ләрендә уйнала («Туйлар узгач», «Өчәү юлга чыктык», «Кичер мине, ән­кәй!», «Ак күгәрченнәр», «Сөйгән ярым ятка кала», «Исәп-хисап», «Си­рат күпере» һ.б.). Гаиләдә әхлак, бала тәрбиясенә кагылышлы драматик һәм комик ситуацияләрне үз эченә алган һәм 1979 елда Татар дәүләт ака­демия театрында куела башлаган «Кичер мине, әнкәй!» пьесасы ун ел буе сәхнәдән төшмичә уйнала. Батулланың сәхнә әсәрләре бүген дә күп кенә театрларның репертуарында лаеклы урынны алып тора. 2004 елда узган «Яңа татар пьесасы» конкурсында драматургның «Җимерелгән бәхет» һәм «Ана каргышы» исемле пьесалары махсус бүләкләр белән бил­геләп үтелде.

Узган гасырның сиксәненче еллар урталарыннан Батулла прозаның эрерәк жанрларына да игътибарын арттыра. Сугыш чоры татар авылының драматик вакыйгаларын сурәтләгән «Юл буенда зәңгәр чәчәк» (1990) ро­маны, Казан ханлыгы чорына багышланган «Сөембикә» (1992), Тукай шәхесенең соңгы көннәрендәге катлаулы эчке кичерешләрен үзенчә фа­разлап гәүдәләндергән «Кылдан нечкә, кылычтан үткен» (1996) роман-кыйссалар әдипнең иҗади офыклары киңәя һәм тирәнәя баруы турында сөйлиләр. «Юл буенда зәңгәр чәчәк» романы өчен аңа 1991 елда Татар­стан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләге бирелә.

Р.Батулла — күренекле җәмәгать эшлеклесе, милләт хадиме, Татар­станның атказанган сәнгать эшлеклесе (1985); туксанынчы елларда Татар­станның дәүләтчелеге һәм мөстәкыйльлеге өчен көрәш көннәрендә мил­ли хәрәкәтнең алгы сафында атлап барган фидакарь шәхесләрнең берсе. Ул — хөр фикерле, туры сүзле, халык алдында сөйләү маһирлыгына ия кеше, оста оештыручы. Әле тоталитар режим шартларында ук ул Казан­ның Актерлар йорты каршында «Шаяннар, тапкырлар мәҗлесе» (ШТМ) дип аталган сатира театры оештырып, ике дистә еллар дәвамында аны җәмәгать тәртибендә яшәтеп килде; үзе язган сценарийлар белән бик күп артистларның, язучыларның, композиторларның һ.б. сәнгатькәрләрнең иҗат кичәләрен тамашага куйды; режиссер буларак театрларда утызга якын пьесаны сәхнәләштерде, меңнән артык телевизион тапшыруга актер, ре­жиссер, алып баручы, сценарий авторы сыйфатында катнашты. 1963 ел­дан алып хәзергәчә ул телевидение экраны аша балаларга әкиятләр сөйләвен дәвам иттерде, зурлар өчен «Батулла дәресләре» дигән исем ас­тында тарихи, әдәби-мәдәни темаларга тапшырулар циклы алып барды.

Батулла төрекчәдән тәрҗемә китаплары, сәяхәтнамәләр (Төркия, Аме­рика, Финляндия, Германия, Кытай, хаҗга барулары турында), күренекле шәхесләр тормышына бәйле фольклор һәм китаби мәзәкләр тупланмасы («Тузга язмаган хәлләр» җыентыгы, 1997), Коръән тәфсиренә кагылыш­лы хезмәтләр, татарның мәшһүр шәхесләре (Б.Урманче, Н.Исәнбәт, К.Тин-чурин, С.Хәким, Ә.Авзалова һ.б.) турында тарихи-әдәби документаль очерклар авторы буларак та киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм. Язучы Рабит Батулла «Сөембикә» һәм башка тарихи кыйссалары өчен 2006 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт пре­миясенә лаек була. 2008 елда аңа Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучы­сы» дигән исем бирелә.

Р.Батулла — 1968 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

«Казан утларында» — Рабит Батулла иҗаты