Хикәя

08.11.2016 №11(ноябрь),2016

Берәү генә калды…


82

Моннан нәкъ 95 ел элек Идел буенда һәм Уралда җәй бик коры килә. Яздан ук бер тамчы да яңгыр яумый. Чәчкән ашлыклар гына түгел, чирәме дә корый, кибә. Крестьянны бит үз кишәрлегеннән алынган икмәге туйдыра, мал-туарын да, нигездә, чапкан печәне, саламы белән асрый. Аның башка төрле кереме юк. Шуңа күрә, табигать шартларына гел бәйле булганга, авыл агае запас белән яшәргә, алынган уңышның бер өлешен «кара көнгә» дип калдырырга тырыша…

1921 елгы ачлык, аның сәбәпләре турында соңгы елларда байтак яздылар. Табигатьтән килгән бәла – корылык кына түгел, ә җирле түрәләрнең совет власте исеменнән авылны талавы, крестьянның соңгы ризык запасын, хәтта чәчүлек орлыгын да бөртегенә кадәр җыеп алуы халыкның күпләп кырылуына китерә.

Безнең Нәсибаш авылында (Башкортстанның Салават районына керә), бик күп гомерләр узгач та, ачлык еллары турында искә төшергәндә: «Коточкыч булды ул ачлык, халык гаиләләре белән кырылды. Хәтта Заһир Гайнанының кече улы да ачтан үлде», – дип сөйләгәннәр. Ни өчен «хәтта»мы? Эш шунда: безнең Гайнан картәтиебез һәрвакыт ике-өч еллык икмәк запасы белән яши торган булган. Язын чәчүлек орлыгы булмаган авылдашларына да өләшкән. Картәти уңганлыгы белән дан тоткан. Продразвёрстка дигән нәрсә чыгып, Нәсибашка талаучылар десанты төшкәндә, картәтинең амбары тулы ашлык булган. Бөртеген дә калдырмыйча, кычкыртып тартып алганнар. Олау-олау алып чыкканнар. Картәтинең: «Балаларга ашатырга калдырыгыз!» – дип ялваруына каршы: «Яшереп калдырганын ашатырсың, аннары яңасы өлгерер», – дип җавап бирәләр.

Картәтинең яшергән икмәге булмый, яңасы өлгерми – корылык килә. …Төпчек уллары, әткәебезнең унҗиде яшьлек энесе Габделәхәт хәлсезләнеп сәкедә ята. «Җиңги, тыңла әле! – дип, ул әнкәйне чакырып китерә. – Менә сиңа шигыремне сөйлим әле», – дип, кояш, чәчәкләр турында язган шигырен укый. Әнкәй каенэнесенә: «Син шигырьне бик матур язасың. Менә тамагыбыз туяр да, син тагын мәктәпкә китәрсең, зур шагыйрь булырсың, китаплар язарсың», – ди. Шагыйрь булырга хыялланган мәдрәсә шәкерте Габделәхәт абзый, тамак туясы көннәрне көтеп алалмыйча, үлеп китә…

Картәтинең бер-берсенә терәп салган өч өе була. Бай кеше өе диптер инде, авылдан авылга теләнеп йөргән ач саилчеләр бик еш капка шакыйлар. Төпчекләрен югалту хәсрәте белән яшәгән гаилә, аларны өйләренә кертеп, коры чәй булса да
эчереп чыгара. Ә беркөнне бик арык, бала кыяфәтле бер хатын кечкенә улын җитәкләп килеп керә. Картәни бу мескеннәрне күргәч, елап җибәрә. Көрпәдән пешерелгән күмәч белән чәй эчерә. Ягылган мунчага җибәрә. Юынып чыккач, урын җәеп, кунарга калдыра. Хатын үз башыннан үткәннәрне сөйли. «Бу малай килендәшем баласы, башка беркемебез юк, авылдан авылга йөреп тамак туйдырабыз. Бала бик кызганыч. Күпмегә чыдарбыз инде», – ди.

***

Бер елны, без мәктәптә укыганда, әткәй бер иптәше белән Уфага бара. Кайтканда, ни сәбәпледер (бәлки, юлдашының якыннары шунда яшәгәндер), Иглино дигән станциядә тукталалар. Шунысы хәтердә: әткәй бик тыгыз итеп үрелгән берничә суган «толымы» алып кайткан иде. Суганны үзебез дә үстерәбез. Ә бу суганнар бик эре иде. Әткәй: «Иглино суган үстерә торган җир икән», – дигән иде, очсызлыгына кызыгып, күп итеп алган, күрәсең.

Безнең урам буена салынган өйләрнең икесе сүтелеп, «ак өй«гә ялгап, йорт ягына таба «яңа өй» салынган иде. Бераз вакыт ул өйдә мич чыгарылмады. Уртада тимер мич торды. Без, балалар, шул тимер мич өстенә суганнарны тезеп салабыз. Шундый да тәмле, сусыл булып пешә иде алар (суда пешкән суганда тәм калмый бит). Туган якка кайтып-китеп йөргәндә, Иглино станциясенә җиткәч, гел шул тәмле булып пешкән Иглино суганы искә төшә…

Байтак вакытлар узгач, очраклы рәвештә генә, әллә элекке ачлык елларын искә төшереп утыргандамы, әткәй әлеге Иглино сәфәренә бәйләнешле бер истәлек сөйләгән иде… Иртән торып, юлдашы белән станциягә китә торган атка әйберләрен төяп, хуҗа белән саубуллашканда, шул тирәдә басып торган хатыннарның өлкәнрәк яшьтәгесе: «Сез каян?» – дип сорый. «Нәсибаш дигән авылдан. Салават районыннан», – дигән җавапны ишеткәч, хатын: «Ә мин Нәсибаш авылын беләм, анда яхшы кешеләр яши», – дип куя. «Әллә безнең авылдашмы, нәселең кем?» – дип сорый әткәй. «Юк, нәселебез юк анда. Ачлык елында без улым белән авылдан авылга теләнеп йөргән идек. Кем кертә, кем капкасын да ачмый. Барысы да ач бит инде. Ә Нәсибашта берәүләрдә без кунып та чыктык, мунча да керттеләр. Солы көрпәсеннән күмәч белән чәй дә эчерделәр. Шул кылчыклы күмәчне улым саламнан пешерелгән бик тәмле күмәч иде дип сөйли. Чыгып киткәндә, үлгән улларының бишмәтен дә бирделәр. Һич онытасым юк», – ди хатын. «Улың исәнме соң?» – дигән сорауга ул: «Аллага шөкер, сугыштан исән кайтты. Хәрби кеше ул, Мәскәүдә зур урында эшли. Ә мин монда, Иглинода төпләнеп калдым. Бер-беребезгә кунакка йөрешәбез», – дип җавап бирә.

Шул чакларда әткәй сөйләгән хәбәрне 21нче елда безнең өйдә булган вакыйга белән бәйләп фикер йөртергә беребезнең дә башына килмәгән. Һәркемнең үз хәсрәте үзенә җиткән иде шул. Без үскәндә дә тормыш җиңел булмады бит. Өй тулы
бала, төрле-төрле салымнар, заемнар буа иде крестьянны. Әти-әниләр, колхозда хезмәт көне дигән «таякка» эшләп, унбер баланы ничек итеп ач үлемнән саклап кала алдылар икән? Ничек чыдадылар икән?..
Биредә укучыларга тәкъдим ителә торган бәян ачлык елында саилче хатынның безнең өйдә сөйләгәннәренә, ә әнкәйнең хәтерләгәннәренә нигезләнеп язылды.

***

Ишекне урам ягыннан кар көрте терәгән иде. Хатын, бик авырлык белән генә этәреп, ишектә үзе сыярлык кына ярык ясый алды. Менә ул тышкы якка чыкты. Кояш яктысында җемелдәгән иксез-чиксез кар диңгезе. Хатын, күзе чагылудан, беравык кулы белән йөзен каплап торды. Аннан соң, башын күтәреп, яртылаш карга күмелгән күрше өйнең түбәсенә карады. Морҗадан төтен чыкмый иде инде. Димәк, беткәннәр… Шул уйдан аның күңеле өшеп китте, күз аллары караңгыланды.

Хәлсез хатын карга утырды. Өйдә калган таягы исенә төшсә дә, кире керәсе килмәде. Ул тагын карга бер чумып, бер калкып, күрше йортка таба юнәлде.
Кичә генә күршедә яшәүче килендәшендә, яккан мич алдында бераз җылынып утырган иде. Икесенең дә ирләре – бертуган ага белән эне – эш эзләп, әзрәк ризык табып булмасмы дип, шәһәр ягына чыгып киткәннәр иде. Инде ике атна үтте. Нишләделәр икән мескеннәр? Шәһәргә барып җиттеләрме, әллә юлда катып үлеп калдылармы?

Хатынга нибары егерме яшь. Ире белән бер генә ел яшәп калдылар. Ә килендәше аннан өлкәнрәк. Өч баласы әнә сәләмәләргә төренеп сәкедә ята. Ничәнче көн инде әниләре аларга «аш пешерә». Казанда вак таш кайный. «Аш»ның богыр-богыр килүен балалар ишетеп ята.
– Әни, пештеме?

Хәлсез тавыш ишетеп, әниләре җавап бирергә ашыга:

– Хәзер пешә, балам, сез йоклагыз, аш пешкәч, уятырмын. Балалар тынычланып кала. Алар әллә йоклый, әллә аңнарын җуеп ята…
Кичә яшь килендәше кергәндә, апа, сүз бик гади нәрсә турында барган кебек, тыныч кына:

– Берәү генә калды, – диде.

Ул балаларының үләсен белә, ләкин аларның соңгы минутларын өмет белән яшәтәсе килә иде…

Дәвамы «Казан утлары» журналының 11нче (ноябрь) санында.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *