Кайтаваз

31.10.2016 №10(октябрь),2016

Үзем өчен яңа автор ачтым


466

«Казан утлары»ның 6нчы санында берничә хикәя басылды. Роберт Батулланың «Аклы-каралы хикәятләр»е һәм Фоат Садриевның «Тургай»ы укый башлау белән үзләренә җәлеп итте. Бу авторларны күптән беләбез, яратабыз. Ә менә хикәясе шул ук санда чыккан Илдус Диндаров дигән автор минем өчен яңалык булды. «Боз өстендә» дип аталган хикәяне баштарак, берәр балыкчы турындадыр инде бу, дип, теләмичәрәк кенә укый башлаган идем, мавыгып китеп, укып чыкканымны сизми дә калганмын! Бу хикәя белән мин үзем өчен яңа автор ачтым дип саныйм.

Әсәрнең башында җәй уртасы тасвирлана. Рәхәтләнеп йоклап яткан сабыйны ачы таңнан көтүгә кәҗә куарга уяталар. «Сынык мөгезле киребеткән, сумаладай чем-кара кәҗә» турында укыганда, әлеге кәҗә каршыңа килеп баскандай була.
«…Инсаф, җиңел сулап, «инде котылдым кәҗә тәресеннән», дип, кайту ягына борылды. Күпмедер барып, үрдән төшүгә, артына әйләнеп караса, ни күрсен, калкулыкның нәкъ түбәсендә, һәйкәл булып, Сынык мөгезнең кара сыны катып тора. Кичәге кебек үк, тагын яшь хуҗасының койрыгына тагылган бу…» Малай адымнарын ешайтса, тегесе дә җәтрәк кылана. Туктаса, гаепсез кыяфәт белән нидер чемченгәндәй итә. Кызык бит! Йорт хайваннарының да үз холыклары була һәм монда бу холык-фигыль бик тулы, тере, чын итеп тасвирланган.

Хисмәтулла – әсәрнең төп герое. Аның турында укыганда ашыгырга ярамый, һәр сүзне сеңдереп, игътибар белән укырга кирәк. Миңа аның күзләрен сурәтләү бигрәк тә нык тәэсир итте, күзләренең икесе ике төстә булуы гаҗәпләндерде һәм уйландырды. Мондый күзләр, мөгаен, бик үзенчәлекле кешеләрдә генә була торгандыр. Ник дигәндә, мин андый күзле кеше белән якыннан таныш идем. Нуриханның (язучы Нурихан Фәттах – Р.Ф.) күзләре турында төп-төгәл әйтә алам. Аның күзләре тиктормас, тере, очкынлы иде. Кайчакта ул күзләр ут чәчә, андый вакытта дәшмәвең хәерлерәк, шып буласың. Нык борчылганда яисә гадәттән тыш берәр хәбәр ишеткәндә, күзләренең берсе үз төсендә кала, ә икенчесе куе яшел төскә керә иде. Һәм, тынычлану белән, үзгәргән күз үз төсенә кайта торган иде. Нуриханның холкы үзенчәлекле булуын күпләр беләдер, бу хакта күп яздылар, ә менә күз төсенең үзгәрүчән булуын беренче тапкыр әйтәм.

«Боз өстендә» хикәясенә кире кайтыйк әле. Әсәрнең соңгы юллары, бер караганда, кеше ышанмаслык хәл кебек. Әмма бу өлешне укыгач, күптән булган бер хәлне искә төшердем. 1995 ел тирәсе иде бу. Минем Биектау районындагы, тәртипсез авырулары белән даны чыккан Каменка хастаханәсендә эшләгән чагым. Беркөнне урта яшьләрдәге бер авыруны кабул итеп, дәваланырга яткырдым. Чистай якларыннан иде бугай ул, милиционер. Икенче көнне эшкә килсәм, дежур табиб әлеге кешенең больницада кунмавын хәбәр итте. Икенче, өченче көнне дә килмәде бу. Шуннан, рәсми документ тутырып, диспансерга хәбәр иттек тә (кабул ителгән авыру дәвалану процессын өзеп, табибларга әйтми-нитми больницадан китеп барса, шулай эшләргә тиешбез) оныттык, дияр идем. Әмма дүртенче көнне килде бу. Моны ашыгыч рәвештә эшенә чакырганнар булып чыкты, районда ЧП булган икән. Бик зур комиссия килгән, тикшерүләр уздырылган. Ә ЧП менә мондый: кайсыдыр авылдамы, дачадамы бер исерек бәндә бакчасындагы алмагачка асылынган. Күршеләре, йөгерешеп килеп, тиз генә элмәктән төшергәннәр, коткарганнар һәм милициягә шалтыратканнар. Ә дежур милиционер, асылынган адәмнең исән булуын әллә аңлап җиткермәгән шунда: «Что вы наделали! Нельзя было его трогать, с вами прокурор разберётся!» – дип кычкыра ук башлаган. Һәм «прокурор» сүзеннән котлары очкан күршеләре бу адәмне тиз генә кире асып куйганнар!

Нәрсә бу? Наданлыкмы, әллә хакимият вәкилләреннән курку шул дәрәҗәдә канга сеңгәнме?.. Шуңа әсәрдәге соңгы абзац, трактор астына кысылып калган кешене коткармаулары да ышандыра мине. Чыннан да, авторның соңгы сүзләре дөп-дөрес.

Авторга рәхмәт әйтеп, исәнлек-саулык, иҗат уңышлары теләп калам.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *