«Казан утларына» - 95 ел

17.10.2016 №10(октябрь),2016

ҺАДИ ТАКТАШ КЫЗЫЛ АРМИЯДӘ


1920 елда миңа – Ташкенттагы мөселман пехота командирлары әзерләү курсларының укытучысына (мин курсантларны атта йөрү осталыгына өйрәтә идем) Төркестан фронтының штабы Төркестан Үзәк Башкарма Комитетына турыдан-туры буйсынган аерым эскадрон оештыру бурычын тапшырды. Эскадрон төрле милләт вәкилләреннән төзелде. Анда руслар да, үзбәкләр дә, казакълар да, төрекмәннәр дә, кыргызлар да, каракалпаклар да, башкортлар да, татарлар да, кытайлар да бар иде. Эскадронга чит ил вәкилләрен каршылау, дәүләт өчен аеруча зур әһәмияткә ия булган аерым йортларны һәм объектларны саклау кебек эшләрдән тыш, сугышчан бурычлар да йөкләтелә иде. Эскадрон, тиз хәрәкәт итә торган удар группа буларак, басмачыларның төрле районнарда очраган бандаларына, хәтта сирәк-мирәк Ташкент тирәләренә кадәр килеп чыккан аерым төркемнәренә һөҗүм ясап, аларны тар-мар итәргә, коралсызландырырга тиеш иде.

Эскадронны бик ашыгыч рәвештә оештырып яткан көннәрнең берсендә безнең военком иптәш Наумов мине бер яшь егет белән таныштырды. Әлегедәй ачык хәтеремдә калган: бу егет яланбаштан, шуңа да артка ятып торган озын чәчләре аеруча күзгә ташлана иде. Аягында шактый дөнья күрергә өлгергән ботинка. Үзен кыюсыз, оялчан тота, ап-ак тигез тешләрен күрсәтеп, үзен гаепле тойган кешесыманрак елмаеп карый. Наумов миңа бу егетнең эскадрондагы җирле халык сугышчыларын укыту, аларның белемнәрен күтәрү өчен җибәрелүен, фамилиясе Такташ икәнлеген әйтте. Мин Оренбург газетларында Һ.Такташ имзасы куелган берничә шигырь укыган идем. Шуңа күрә Наумов алып килгән егеттән:

– Сез Һади Такташ түгелдерсез бит? – дип сорадым.

Егетнең күзләренә шаян чаткылар йөгерде, ул бөтен йөзе белән мөлаем елмаеп, үзенең ара-тирә шигырьләр язу белән дә шөгыльләнүен, ләкин әле бу өлкәдә уңышка ирешә алмавын белдерде. Кулыма төшеп укыган шигырьләре үземә ошаганга күрә минем сүзләремә каршы аның үзен шулай тотуын артык гадилек дип атадым. Ул тагын елмайды, ләкин бу турыда сүзне артык озайтмады:

– Монда эшләячәк эш миңа бик кызыклы тоела, ошый, – дип, безнең сөйләшүнең темасын икенче якка борып җибәрде.

Без Такташ белән дусларча кул кысышып аерылыштык. Мин аңа эшендә һәм иҗатында уңышлар теләдем.

Һади Такташка Наумовның рөхсәте белән хәрби кием бирделәр. Шул көннән Такташ безнең эскадронның алдынгы бер сугышчысы, солдаты булып китте.

Такташ эскадронда бик тырышып, бөтен көчен, энергиясен салып, зур дәрт белән эшләде. Үзенең төп эшеннән тыш ул стена газетлары чыгаруда, газет-журналларны сугышчылар алдында кычкырып укуны оештыруда да актив катнаша иде. Еш кына үзенең шигырьләрен дә укый иде.

Такташка сугышчылар аеруча зур хөрмәт белән карый иделәр. Аны үзе укыткан җирле халык сугышчылары гына түгел, руслар да, башкортлар да, дунганнар да, төрекмәннәр дә бик яраталар, зурлыйлар иде. Дунган һәм төрекмәннәр Такташны олылап «муллахан» дип атап йөртәләр иде.

Такташ һәрвакыт сугышчылар арасында булды, алар белән бергә ашады, еш кына алар белән бергә казармада йоклады.

Такташның эше аеруча күп иде. Шуңа күрә политбүлек аңа үзенә бер ярдәмче алырга рөхсәт итте. Такташ ярдәмчене бик тиз тапты. Эскадронда наданлыкны бетерү буенча шул көннән башлап Һади Такташ эшне киң җәелдереп җибәрде. Нәтиҗәдә эскадронда бөтенләй надан булган кешеләр калмады. Элек яза да, укый да белмәгән, культура ягыннан артта калган кешеләр, аеруча дунганнар һәм төрекмәннәр, укый-язарга өйрәнеп, өйләренә ана телләрендә хатлар яза башладылар. Бу – безнең өчен дә, Такташ өчен дә зур шатлык иде. Командование эскадронда шундый талантлы укытучы-өйрәтүчеләрнең булуы белән чын-чыннан горурлана иде.

Бервакытны мин Такташны очратып, аның укыту эшен ничек шулай оста итеп оештыра алуы турында сораштым:

– Һади, син бит җирле халыкларның телләрен белмисең, ничек алар белән эшли аласың?

Ул миңа аларны укыту, өйрәтү белән генә чикләнмичә, үзенең дә укуын, аларның телләрен, тормыш-көнкүрешләрен өйрәнүен сөйләп бирде.

– Төркестан халыкларының телләрен өйрәнү миңа киләчәктә ул халыкларның әдәбиятларын өйрәнергә ярдәм итәчәк, – диде ул.

Такташ, тәрбия-укыту эшенең уңышлы нәтиҗәләр бирүен күреп, үзе дә чын күңеленнән шатлана иде. Ул эшен яратып, сөеп башкара иде. Шуңа да курсантлар арасында аның авторитеты зур булды.

Безнең часть Фәрганә фронтына киткәндә, миңа Такташ белән аерылышырга туры килде. Без кочаклашып саубуллаштык. Армиядән кайтканнан соң, миңа инде аны күрергә туры килмәде. Күп еллар үтте һәм мин аерылышканда Такташка әйткән теләк тормышка ашты – ул чыннан да татар халкының сөекле һәм зур шагыйре булып танылды. Ләкин, кызганычка каршы, аның нәфис шигъри сазы күп уйнамады – иҗатының чәчәк аткан бер вакытында сүнде.

Шулай да күңелдә ул һаман да тере кебек… Аның шаян, үткен сүзләре, матур шигырьләре, сөйләп бирергә дә кыен булган гаҗәп көчле оптимизмы хәтергә төшә, үзенә нәрсәсе беләндер тартып торган нурлы йөзе күз алдына килә. Ул гаҗәп киң белемле, югары культуралы, интеллектуаль бер кеше иде.

Без, гражданнар сугышы ветераннары, шагыйрьне ул елларда якыннан күреп белгән сугышчылар, бу гади, күркәм һәм чын кешене, зур шагыйрьне һәрвакыт истә тотабыз.

«Совет әдәбияты».

1959, №12


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *