Юбилейлар

13.10.2016 №10(октябрь),2016

«МИН ДӨНЬЯНЫ ҮЗЕМ ИҖАТ ИТӘМ…»


Әнвәр Шәриповка  75 яшь

Холкым шундый: тормыш юлымда очраган кешеләрнең бик сирәген генә шунда ук үз итә алам. Аларга ияләшкәнче, уңай сыйфатларын күрә башлаганчы, миңа күпмедер вакыт кирәк. Яшьрәк чакта, кемнәрнедер тота-каба гына үз итеп, соңыннан шактый кыен хәлләрдә калгаларга да туры килгәне бар. Авызың бер пешкәч, өреп кабарсың, диләр бит. Шулай да, күрәсең, һәр нәрсәдән чыгарылмалар да була ала. 1975 елда мине, Әнвәр Шәрипов белән бергәләп, Кукмара районының Мәчкәрә якларына студентларның фольклор-диалектология экспедициясенә җитәкчелек итәргә җибәрделәр. Бу коллегамны әле беренче генә күрүем иде. Ул инде бу вакытта фән кандидаты булырга да өлгергән. Гәрчә икебез дә сугыш башланган 1941 елда туган булсак та, белем эстәү, фән юлына кереп китү аңа шактый иртәрәк насыйп булган. Мин исә өч елдан артык армиядә хезмәт итү һәм кайбер башка сәбәпләр белән, бу мәсьәләдә арткарак калышкан идем. Кешене әйбәтләбрәк таныйм дисәң, аның белән юлга чык, диләр бит. Без дә әле яңа гына беренче курсны тәмамлап килүче утыз-кырык егет-кыз белән минем туган якларыма юнәлдек. Менә шунда, яңа кеше буларак, мин аны да күзәтәм: пөхтә киемле, тыйнак-җыйнак, ачык йөзле Әнвәр яшьләр белән дә җайлы гына итеп сөйләшә, кирәк нәрсәләрне бөртекләп аңлата. Аларның күңелләрен аңларга омтыла. Болары инде укытучыларга хас һөнәри сыйфатлар. Аралашканда еш кына йөзендә елмаю билгеләре чагыла. Нәрсәдән дә булса кызык тапса, тыенкы гына түгел, тезелеп торган ап-ак тешләрен күрсәтеп рәхәтләнеп көлә. Минем белән дә мөнәсәбәте тигез. Баргач, авыл халкы белән дә итагатьле итеп сөйләшеп, күңелләрен яулады. Кыскасы, менә дигән кеше, студентлар өчен үрнәк булырдай остаз.

Мәчкәрә – гади генә авыл түгел. Инкыйлабка кадәр монда бөтен татар галәменә билгеле мәдрәсә булган. Күренекле дин галиме, атаклы фәлсәфәче Габденнасыйр Курсави да шушы мәдрәсә шәкерте. Бу үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Шуңа күрә авыл кешеләре кулында борынгы кулъязмалар, китаплар булу мөмкинлеге дә табигый иде. Әле Казанда ук сәфәргә кайсы якка чыгу турында мәслихәтләшкәндә, Мәчкәрә төбәгенә җыенуыбызны белгәч, аның бу юнәлешне яратып хуплавына ук игътибар иткән идем. Дөресен әйткәндә, авыл халкы андый кадерле ядкарьләрне теләсә кем кулына тоттырырга бер дә атлыгып тормый. Әнвәр әби-бабайлар белән сөйләшүнең, уртак тел табуның остасы инде. Шул рәвешле, байтак кыйммәтле табышларга юлыкты ул.

Бүген инде бу сәяхәткә кырык елдан артык вакыт узган. Менә шушы дүрт дистә ел буена безнең бер-беребезгә булган уңай мөнәсәбәтебез үзгәрми, аны хәтта дуслык дигән олы сүз белән дә атап буладыр. Ни өчен дигәндә, сирәк кенә очрашкан чакларда сөйләшеп сүзләребез бетми, аралашудан күңелләр ялыкмый. Бу инде әдәбиятка, фәнгә, педагогик эшчәнлеккә бердәй караш, мөнәсәбәт булудан да киләдер.

Гөманымча, мондый үз итешүнең тагын бер җитди нигезе бар: ул да булса, язмышларыбызның охшашлыгы. Без – сугыш аркасында ятимнәр. Мин әтидән өч айлык булып калсам, Әнвәр исә әтисе сугышка киткәннән соң өч ай үткәч кенә туган. Мине, төпчек малаен, әти әле кулына алып тирбәткән, тартып йөрер өчен, үз кулы белән бик матур итеп бала арбасы ясаган (тимерче бит!). Әнвәрне исә әтисе бер тапкыр да күрмәгән. Минем әнием – өч ир бала, ә Маһипәрваз апа дүрт бала белән тол калган. Боларны искә алу тикмәгә генә түгел: атадан калган балалар белән әти тәрбиясен күреп үскән малайлар арасында күңел дөньясы ягыннан дисеңме, холык-фигыль җәһәтеннәнме, барыбер, күпмедер аерма була. Аталы баланы кыерсытырга җөрьәт итмиләр. Атасыз балага ни әйтсәң дә, аңа нинди мөнәсәбәт күрсәтсәң дә ярый дип уйлаучылар табыла тора. Шуңа күрә ул басынкы, сабыр, әмма, хәлнең ниндилегенә карап, үзен-үзе якларлык көрәшче сыйфатына да ия булып үсә. Чөнки таянычың – үзең генә.

Әнвәр Мәгъдәнур улы туган Кәрәкәшле авылы Ютазы төбәгендә яхшы мәгълүм. Бу авыл талантлы шагыйрь, Һ.Такташларның каләмдәше Сирин Хәниф улы Батыршинны, төрки дөньяга мәгълүм тел галимнәре Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевне һәм Фәһимә Миргалим кызы Хисамованы биргән. Кәрәкәшле музеенда булып, андагы бай экспонатлар белән танышканнан соң, биредә элек-электән затлы, белемгә омтылган, талантлы халык яшәгәнлегенә ышанасың. Әле хәзер дә ул тирә-якта мәгърифәтлелеге белән үрнәк булып тора. Әнвәр дә Кылы инеше буенда урнашкан шушы зур авылда беренче авазын биргән. Әмма әнисе, ире сугыштан кайтмагач, яшәү җиңелрәк булмасмы дип, балаларын алып, үзе туып-үскән авылы Зәй-Каратайга күченеп кайткан. Әнвәргә бу вакытта ун яшь була. Ул биредә дүртенче сыйныфтан укып китә. Илленче елларның икенче яртысында Ш.Бикчурин район үзәге булган Лениногорскида иҗат берләшмәсе оештыра. Төбәк гәзитенә мәкаләләр, шигырьләр җибәрә башлаган Әнвәр дә, моны ишетеп, өлкән сыйныфларда укыганда, аның утырышларына йөри башлый, әдәби иҗат белән шөгыльләнүнең хасиятләрен белергә омтыла. Нәкъ менә шушы кызыксыну 1960 елда аны Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә дә. Мондагы иҗади мохит тә каләм тибрәтүгә бер этәргеч була. Һәр яшь каләм әһеле кебек, ул да үзен дөньяның үзәге итеп сизә, аңа да бөтенесен үзе теләгәнчә матур итеп үзгәртеп корып булыр кебек тоела. Шагыйрь Разил Вәлиев әйтмешли, «йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса  үзем үзгәрәм» дип, каләмен эшкә җигә.

Мин дөньяны үзем иҗат итәм:

Һәркөн – иртән,

Көндез, кичләрен…

Иҗат иткән саен камилләшә,

Тулылана бара

Рухи дөньям, фикер-хисләрем.

Бу шигъри юлларда Ә.Шәриповның яшәү мәгънәсе аермачык булып билгеләнә – яшәүне матурлау, үзе өчен генә түгел, гомум кешелек өчен. Шул ук вакытта егет тагын бер нәрсәгә төшенә: ул, хис кешесе булу белән бергә, акыл белән эш итүгә өстенлек бирүче дә икән бит.

Берәү әйтә миңа: «Уйлан, кеше,

Бер минутка гына туктал да:

Чынлап уйласаң бит,

Тормышыңның

Бар мәгънәсе – акыл туплауда!»

Бу «берәү» кемдер түгел, иң әүвәл Әнвәр үзе. Иң отышлысы – кешенең үз-үзенә акыл бирүе. Табигать аңа әнә шул акыл туплауның барыннан да мөһим икәнлеген аңлауны бала чагыннан ук искәрткән. Тик акыл җыю аның өчен ахыргы нәтиҗә, үзмаксат кына түгел, акыл Әнвәргә халыкның бик ераклардан килә торган фикер хәзинәсен замандашларына ачып бирү, шуның белән килер буыннарны да коралландыру. Яшәү мәгънәсенең шушы юнәлеше үз вакытында билгеләнүе аңа бөтен гомере буена түгелмичә-чәчелмичә бер юнәлештә – затлы элгәрләребезнең күңел байлыгын туплап, аларга үз күңеленнән, фикер-хисләр хәзинәсеннән бар булганын өстәп, фәндә яңадан-яңа казанышларга ирешеп яшәүне тәэмин итә. Яшәү беренче карашка гына гади кебек, таң ата да кич була, дигәндәй. Аның һәр көне шуны күрә, бәяли белгән кеше өчен бөек дәрес. Кайберәүләр уйлый: кеше яшь чагында гына өйрәнчек була, аннан соң инде ул үзен теләсә кемгә дәрес биреп яшәргә хаклы дип саный, масаеп, дөньяга сыймыйча йөри башлый.

Икенчеләр алай һаваланмый,

Тыныч кына туплый тәҗрибә.

Ялгыша да, җиңелә дә кайчак,

Акыл туплый әмма һәр җирдә.

Бу инде чын галимнәргә хас сыйфат. Әнвәр Мәгъдәнур улы бу юлларда үзенең эчке тоемын, кешеләр арасында үз-үзен тотышының бар булганын бәян иткән. Ялгышуы да, кайчак җиңелеп чигенүе дә – үзенеке. Моның шулай икәнен аңлау өчен, аның «Үзем турында үзем» дигән автобиографик эссесын гына укып карау да җитә. Анда сурәтләнгән тормыш сәхифәләре белән мәгълүматлы булгач, бу шәхесебезгә, аның гамәлләренә, җәмгыятьтә үз-үзен тотышындагы үзенчәлекләрнең асылына ачкыч табасың, ул синең өчен дә аңлаешлы зат булып әверелә.

Аның моңа кадәр яшәлгән гомере шигърият белән юлдаш булды, дисәк, һич тә хата булмас. Н.Юзиев җитәкчелегендә язган диплом эшенең шигърияткә кагылышлы темасы юкка гына барлыкка килмәгәндер, ул «Хәсән Туфан иҗат процессының кайбер мәсьәләләре» дип атала. Кырык еллык иҗат гомерендә ХХ йөзнең «ак шагыйре» үткән тормыш һәм иҗат юлы шигърият галиме белән студентны әсәрләрнең эчтәлеге белән генә түгел, форма катлаулылыгы белән дә җәлеп иткәндер. Хәзерге вакыт булса, «кайбер мәсьәләләр»не ачыктан-ачык билгеләп булыр иде. Әле тоткынлыктан котылуына нибары тугыз гына ел булган шагыйрьнең иҗатын гомумирәк планда гына булса да тикшерергә алыну заманы өчен билгеле дәрәҗәдә кыюлык та сорый иде. Әйе, фән белән шөгыльләнү өчен иң кирәкле сыйфатларның берсе – кыюлык. Әмма университетны тәмамлаганда егерме дүрт яшьтә булган Әнвәрдә исә бу сыйфат артык тыйнаклылыгы күләгәсендә калгандыр дип уйларга урын бар. Югыйсә, аңа, ике дә уйламыйча, аспирантурада калырга да мөмкин булган бит. Ә ул дүрт ел буена район күләмендә радиотапшырулар алып бару, газеталарда эшләү, балалар укыту кебек эшләрнең берсеннән икенчесенә күчә-күчә, алтын кебек вакытын уздыра, армиядә дә бер елы үтә. Ниһаять, егерме сигез яшендә КДУда профессор Хатыйп Госман җитәкчелегендә аспирантурада укый башлый. Бу да очраклы түгел. Х.Госман дидекме, үзеннән-үзе күз алдына борынгы әдәбият сәхифәләре, гарәп графикасы белән кулдан язылган серле булып тоелган әсәрләр, язмалар шәйләнә башлый. Ул Әнвәрләр күңеленә дә шул әсәрләрнең затлы хасиятләрен әле студент чакларында ук сеңдерергә, күңелләрен шулар белән нурландырырга өлгергән. Менә шулар алга таба фәнни тикшеренүләремнең юнәлеше булыр дип, Әнвәр ул вакытларда башына китереп карадымы икән? Алар әле студент чагында ук гарәп язуын өйрәнгәннәр иде. Ә менә хәзер, фән яшәү мәгънәсе булып әверелгәч, аны гомуми планда гына белү җитми икән. Кулъязмалар бер-берләреннән аларның авторларының яки күчереп язучыларының шәхси язу алымнары белән шактый нык аерылалар, шул ук вакытта алар гарәп графикасының бертөрле генә үрнәкләреннән файдаланмаганнар. Әйтик, күфи, сөле, нәсх, рокъгә, дийвани кебек гарәп графикасы белән язу алымнары бар, аларның тагын әле үзләрендә дә бүленеш күзәтелә. Димәк, шушы язу үрнәкләренең кулъзмаларын ялгышмыйча укырга, аңларга өйрәнү үзе бер зур гыйлемлелек тәшкил итә. Өйрәнә Әнвәр, остазының булдыклы дәвамчысы булып әверелә. Менә шундый ныклы әзерлек белән генә ХVIII-ХIХ йөз шагыйребез Габдерәхим Утыз Имәнинең иҗатын өйрәнүгә керешергә мөмкин иде. Ул калдырган әдәби һәм фәнни мирасны тулысынча барлыйм дисәң, тикшеренүче гарәп, фарсы телләрен дә үзләштерергә тиеш, чөнки аның хезмәтләре һәм әсәрләре арасында бу телләрдә язылганнары да байтак. Татар телендә булганнарында да гарәп, фарсы алынмалары мул файдаланылган, төрек теле тәэсире дә шактый көчле. Ике теллелекнең бер үк әсәрләрдә очраганнары да бар. Әйтик, «Тәнзиһ әл-әфкяр фи нәсаих әл-әхйар», «Әл-карзы микъраз әл-мәхәббәт» поэмалары татарча, фарсыча аралаштырып язылган» (Казан утлары. – 1984. – №11. – Б.116.). Димәк, Әнвәргә әлеге көнчыгыш телләрен өйрәнүдән башка юл юк иде.

Бу кадәр хәзерлек таләп ителү дә аны юлыннан тайпылдырмады, өркетеп калдырмады. Ул, теше-тырнагы белән дигәндәй, шушы гыйлем дөньясына торган саен тирәнрәк кенә керә барды.

Сүз дә юк, Г.Утыз Имәни шәхесе һәм иҗаты Ә.Шәриповка кадәр үк күпмедер мәгълүм иде. Әмма бу белү шактый чикле иде әле. Мисал өчен Г.Утыз Имәни хакында 1963 елда чыккан «Борынгы татар әдәбияты» җыентыгында бирелгән бүлекне (авторы Ү.М.Беляева) Ә.Шәриповның 1986 елда әзерләп бастырган «Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари» дигән китап белән чагыштырып карасаң, шушы ике дистә елда бу мәсьәләдә никадәр алга китешне күреп була. Болар – Ә.М.Шәрипов тикшеренүләре нәтиҗәсе. Бу юлда галимнәр эшчәнлегендәге бер-берләрен дәвам иттерүдә хезмәттәшлекнең матур нәтиҗәләр бирүен дә искәртү соралып тора. Шул ук Ү.Беляева, шагыйрь Әхмәт Исхак белән бергә, яшь коллегасы Ә.М.Шәрипов хезмәтен бәяләүдә дә катнашкан. Дәвамчысының эшенә бик сөенеп фатиха биргән. Шул ук җыентыкта мәгълүм галим Миркасыйм Госмановның «Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари: чор, иҗат һәм мирас» дигән зур күләмле мәкаләсе дә урын алган. Әлеге әтрафлы тикшеренүдә Ә.Шәриповка карата бернинди бәя булмаса да (шактый сәер, әлбәттә), аның ул төзегән җыентыкта урын алуы барыбер яшь коллегасын тануы дип уйларга нигез була ала.

Күз алдына китерәм: никадәр зур хезмәт куелган. Кайсысы кайда таралып яткан кулъзмаларны барлау, эзләп табу, алардагы һәр тәгъбирнең нинди мәгънә бирүен ачыклау, ниһаять, аларның сүзлеген төзү, шәрехләмәләр язу өчен никадәр армый-талмый эшләү, үҗәтлек һәм фидакарьлек кирәклеген аңлау Ә.М.Шәриповка карата хөрмәт уята. Менә шулар нигезендә кандидатлык диссертациясе язу – дүрт, ә әлеге җыентыкны әзерләп чыгару унҗиде елга сузыла. Аның каравы Г.Утыз Имәни шәхесе һәм иҗаты хәзерге фән дөньясына нык тикшерелгән хәлдә тәкъдим ителә алды. Шигырьләр һәм поэмаларның оригиналларын транскрипцияләү, аларның хәзерге телебезгә юлга-юл күчермәләрен урнаштыру һәм Ә.Исхак эшкәртүендә кайберләрен хәзерге әдәби телебездә поэтик яңгырашта бирү текстларны аңлау, аларның сәнгатьчә камиллекләрен күрсәтү өчен бик әһәмиятле иде. Бу кадәр катлаулы эшне менә дигән итеп башкарып чыга алуы яшь галимнең зур казанышы буларак бәяләнде дә.

Ә.М.Шәриповның бу өлкәдәге табышларын калку итеп күрсәтердәй бер генә мисал китерик. Ул үзе яза: «Алтмыш елга якын сузылган иҗат дәверендә Г.Утыз Имәни, бүгенге мәгълүматлар буенча, туксан тугыз хезмәт язып калдырган. Алар Утыз Имәнинең үз чорының олы шагыйре генә түгел, бәлки күпкырлы галим дә булганлыгын күрсәтеп торалар. Шушыларның алтмыш җидесенең тексты табылган. Егерме бере әле соңгы вакытта гына, ягъни алтмышынчы-җитмешенче елларда шушы юлларның авторы тарафыннан табылды һәм фәнни кулланылышка кертелде» (Шәрипов Ә. Гыйлем-нурдыр… // Казан утлары. – 1984. – №12. – Б.110.). Мондый олы шагыйрь һәм галимнең бер генә язмасына юлыгып, аны гомуми әдәби-фәнни хәзинәбезгә әверелдерү дә зур эш саналыр иде. Биредә исә ике дистәдән артык язма турында сүз бара. Әлбәттә, мәгълүм текстларның һәммәсен дә бер җыентыкка урнаштыру мөмкин булмагандыр, шуңа күрә төзүче бу басмага кермәгәннәренең исемлеген генә булса да бирә. Алар – 10 шигырь, 3 поэма, 15 проза, 6 гыйльми һәм тәрҗемә китаплар. Аларның тасвирламаларын бирү дә җитди фәнни хезмәт буларак кабул ителә. Шулай ук Г.Утыз Имәнинең басылган китапларын һәм аның иҗатына караган әдәбият исемлеген бирү дә җыентыкның фәнни тулылыгын тәэмин итә.

Әйе, Ә.М.Шәрипов, фән белән мавыккан шәхес буларак, үз кызыксынуы өлкәсенә караган бер генә нәрсәне дә игътибарыннан читтә калдырмаска тырыша. Бу очракта ул Г.Утыз Имәнигә кагылышлы басманы, нинди дә булса чыганакны, эреме, вакмы – һәммәсен тиешле урында теркәп куя. Л.Җәләй – 1937 елда, Б.Яфаров 1950 елда Г.Утыз.Имәни турындагы мәгълүматларны 8 нче сыйныф дәреслекләренә керткән булганнар. Галим аларны да чагылдыру җаен тапкан. Ү.М.Беляева исә 1949 елда ук «Утыз Имәни иҗаты» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаган булган. Яшь галим, киң күңеллелек күрсәтеп, моны да әйләнеп үтми. Ү.Беляева  аның 1986 елда чыккан җыентыгына бәяләмә язган. Әйе, фәнни эшнең уңышы, алга китүе, үстерелүе бары тик әнә шундый төрле буыннарның намуслы вәкилләре хезмәте белән генә тәэмин ителә.

Чын галим, никадәр мавыкмасын, бер тема, проблема белән генә чикләнә алмый. Бер нәрсә белән кызыксынып тикшеренүләр алып барганда, үзеннән-үзе үтә кызыклы башка шәхесләр, аларның эшләре дә күзгә ташлана, аларга кагылышлы көтелмәгән чыганаклар килеп чыга. Әйтик, җитмешенче еллар башында Ә.Шәрипов ул чагындагы Ленинградның Көнчыгышны өйрәнү институтында, кулъязмаларны берәм-берәм күз алдыннан үткәреп утырганда, бер шигъри текстка юлыга. Әле студент чагында ук исеме колакка чалынган Кол Шәриф дигән шагыйрьнең «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» исемле әсәренең өзекләре хәтерендә эленеп калган икән. Кулъязманы укып карагач, анда язылганнарның әлеге поэмага кагылышлы икәне ачыклана. Әлегә кадәр Ә.Ясәвинеке дип йөртелгән шушы кулъязмадагы әсәрнең, шул рәвешле, беренчедән, чын авторы ачыклана, икенчедән, поэманың моңарчы билгеле булган кадәргесенә шушы текстта бәян ителгән киңәйтелгән эчтәлеге өстәлә. Кол Шәрифнең «Бакырган китабы»ннан да дүрт әсәрен туплап, Ә.Шәрипов «И күңел, бу дөньядыр…» китабын әзерләп бастыра (1994). Бу да халкыбызның рухи байлыгын барлаудагы матур бер казаныш буларак бәяләнде. Аның дөньядагы төрле илләрдән килгән татар конгрессы делегатларына таратылуы да мәгънәле булды. Бу елларда, дин әһеле һәм шагыйрь буларак кына түгел, халкыбызның азатлыгы өчен көрәштә һәлак булган әлеге тарихи шәхесебезнең исеме кабат телләргә кергән иде. Шуңа күрә затлы китап һәркем өчен кадерле бүләк иде.

Шушындый саллы хезмәтләрне эшләгәндә, телиме-теләмиме, галим үзенең таррак булган тикшерү юнәлешендә генә кала алмый. Ул мәсьәләгә ераграк һәм киңрәк карый башлый. Мәсәлән, Кол Шәриф, Г.Утыз Имәниләр дәвам иттергән традицияләрнең элеккерәк дәверләренә мөрәҗәгать итә, ягъни аларның элгәрләре иҗатларын барлый башлый, татар авторлары язганнарны төрки һәм шәрыкның гомуми яссылыгында күзалларга омтыла. Шулай итеп, якындагы вакытта максат итеп куйган бурычны үтәүгә юнәлдерелгән эзләнү барышында, параллель рәвештә, билгеле бер вакыт җиткәч, кирәк булыр дип, кулына эләккән, күзе күргән һәр мәгълүматны туплап бара. Алар, кәгазьдә генә түгел, галимнең күңелендә дә урнашып, аңа тынгылык бирми, уйлана торгач, ул бихисап мәгълүматлар билгеле бер системага салуны сорый башлый. Әнә шулай фәндә тагын бер зур адым ясалырлык хезмәт барлыкка килә. Ә.Шәриповка килгәндә, аның шундый хезмәте «Борынгы төрки һәм урта гасырлар төрки-татар әдәбиятында шигъри жанрлар системасы» дип атала. Әлеге хезмәт аңа 2001 елда филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә китерде, шул ук елда монография буларак та дөнья күрде. Ул ике зур бүлектән тора. «Сөйләмә һәм борынгы язма төрки шигырьнең килеп чыгышын өйрәнү мәсьәләләре» дигән беренче кисәк үзе өч аспектны иңли: төрки-татар теоретик поэтикасының барлыкка килүе һәм үсеше; төрки-татар шигъри жанрлар системасы теориясенең үсешендә һәм камилләшүендә гарәп-фарсы-таҗик классик сәнгатьчәлегенең урыны; ХI-ХV гасырлар төрки-татар авторларының хезмәтләрендә шигъри жанрлар системасы теориясе мәсьәләләре. Икенче кисәктә исә шигъри әсәрләр жанрларга бүлеп карала, аларның һәм фольклор, һәм язма әсәр буларак барлыкка килүләре, халыкта яшәешләренең эволюциясе үзәк проблема итеп куела. Тарихи чорларның ике төрле системага бүленеп каралуын да билгеләү мөһим. Беренчесе ислам диненә кадәр һәм ислам дине дәверләренә бәйле рәвештә булса, икенчесе – дәүләтчелегебез яшәешенең төрле чорларына мөнәсәбәттә. Хезмәттә, шул рәвешле, вакыт, җәмгыяви үсеш җәһәтеннән гаять киң даирә алынган кебек, шигъри системалар жанрларының барлыкка килү һәм яшәеш үзенчәлекләре уннарча гасырларны үз эченә алган вакыт дәвамлылыгында карала. Мондый киң колачлы хезмәтне бер галимнең генә башкарып чыгуы үзе бер могҗиза булса, андагы мантыйк төзеклеге, кулланылышка кертелгән нәзари һәм гамәли нигезләмәләрнең, әйтергә яраса, очсыз-кырыйсыз күп булуы, аларның төзек теоретик системада каралуы тагын бер искитмәле күренеш. Галимлеген рәсми рәвештә югары дәрәҗәдә тануга китергән хезмәте белән Ә.М.Шәрипов, чыннан да, үзенең моңа лаек булуын раслады. Әгәр дә бездә Ә.Шәриповка кадәр шигъри жанрларның генезисы һәм яшәешенә кагылышлы бер төзек системаны тәшкил иткән хезмәт булмаганлыгын искә алсак, әлеге тикшеренү нәтиҗәләренең фәндәге зур яңалык буларак кабул ителүенә гаҗәпләнергә кирәкми. Проблеманың һәм нәзари, һәм гамәли якларын аерым-аерым өйрәнү, ахыр чиктә икесен бербөтен итеп, үзара бәйләнештә карау – аның әһәмиятенең төп күрсәткече. Хезмәттә үзеннән-үзе эволюцияне тарихилык принцибыннан тайпылмыйча тикшерү сорала иде. Галим нәкъ шулай эшли дә: пратотөркиләр, фольклордан язма әдәбиятка килү, ахыр чиктә шигъри жанрлар системасының язма әдәбиятта җитлегүе. Шулай итеп, йолалар һәм мифлар синтезында башлангыч алган бу хәрәкәттә төрки элгәрләребезнең сәнгатьчә фикерләвенең, ислам динен кабул итүләре сәбәпле, тагын да ачыграк рәвеш ала баруы эзлекле күрсәтелеп барыла. Гарәп-фарсы-таҗик әдәбиятларының гамәли генә түгел, нәзари үсештә дә төрки әдәбиятларга да йогынтысы булуы бәхәссез иде, әмма шуны бөтен бер системада күрсәтеп бирү Ә.Шәрипов өлешенә төште.

Тагын шунысы мөһим: Ә.Шәрипов төрки әдәбиятның кулъязма мирасындагы әсәрләрне җентекләү нәтиҗәсендә дә кызыклы күзәтүләр бирә. Әйтик, М.Кашгариның «Диване лөгатет-төрек» хезмәте белән Й.Баласагуниның «Котадгу белек» поэмасы иҗат ителүләре ягыннан бер үк заманга карый. Әмма М.Кашгари китергән үрнәкләрдәге һәм Й.Баласагуни кулланган сәнгатьчә чаралар бердәй түгел дигән нәтиҗә ясала. «Котадгу белек»тә, сүз дә юк, ХI гасырның җитмешенче елларындагы сәнгатьчә фикерләвебезнең торышы чагыла. М.Кашгари хезмәтендә тупланган эстетик күзаллауның географиясе дә, вакыт киңлеге дә күпкә баерак. Шуңа күрә аның хасиятләрен язылган елларына гына нисбәт итеп булмый. Без әлеге хезмәттәге тагын күп кенә кызыклы мисаллар турында сүз алып бара алыр идек. Ләкин юбилей мәкаләсе жанры мөмкинлекләре артык җәелүне өнәми. Шулай да аның фәнгә керткән өлеше турында башка коллегаларыбызның фикерләрен дә китерү урынлы булыр. 2001 елның 25 октябрендә диссертация советы утырышында күренекле галим Н.Хисамов болай дигән иде: «Бу хезмәт аңа филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә бирергә лаек. Аның диссертациясе татар әдәбият белемендә генә түгел, ә бөтен төрки телле әдәбиятлар белеменә дә зур өлеш булып керә» (Л.Шәрипова. Әнвәр Шәриповның фәнни-тәнкыйди һәм әдәби эшчәнлеге. – Казан: «Сүз» нәшр., 2011. – Б.146.). Шунда ук профессор М.Бакиров биргән бәя дә хәтердә калган: «Ул татар әдәбияты белемендә беренче буларак шигъри жанрларның функциональ үзенчәлекләрен дә, аларның синкретик табигатен һәм иерархиясен дә җентекләп анализлый. Болар барысы да бары тик хуплауга гына лаек эшләр» (Шунда ук, Б.145.).

Мондый олы бәяләнгән хезмәтләр язу тәҗрибәсе булу Ә.Шәриповка югары уку йортларында укытуны уңышлы алып барырга да ярдәм итә. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында берничә ел эшләгәнлеген исәпкә алмаганда, ул гомере буе студентларга белем бирде. Алабуга, Чаллы педагогия институтларында, Чаллының өзлексез белем бирү институтында йөзләгән-йөзләгән белгечләр әзерләде, декан, проректор, кафедра мөдире вазифаларын башкарып, укыту-тәрбия эшләренең үзәгендә торды. Чаллы педагогия институтында декан вазифасын ике ел дәвамында хәтта җәмәгатьчелек эше тәртибендә башкарды, ягъни хезмәт хакын алмыйча эшләде. Мин үзем дә шактый еллар факультетка җитәкчелек иткән кеше буларак, моның җилкәгә никадәр өстәмә мәшәкатьләр һәм җаваплылык өстәвен бик яхшы беләм. Мондый фидакарьлеккә бары тик халкына, аның туган теленә һәм әдәбиятына чын мәгънәсендә бирелгән һәм киләчәккә өмет белән караган кеше генә барырга мөмкин.

Үзенең тормыш юлына багышланган бер язмасында Ә.Шәрипов татар галиме өчен Казаннан читтәрәк яшәүнең өстәмә кыенлыклар тудыруы турында әйтә. Уйлап карасаң, дөрес тә бит. Башкалада бай китапханәләрдән, чыганаклардан файдалану өчен мөмкинлекләр күп. Ә.Шәрипов үзенең төп хезмәтләрен әле интернет дигән могҗиза яшәешебезгә үтеп кергәнче башкарды. Шуңа күрә һәр мәгълүматны каядыр барып, эзләп- табып кына укырга кирәк иде. Казандагы галим-голәмәләр мохите үзе генә дә кешегә уңай йогынты ясый, аның фикерен генә түгел, хисләрен-күңелен дә күпкә бай итәргә мөмкин. Әйтик, быелның 25 августында, Кремль янында булган җәлилчеләрне искә алу мәрәсименнән кайткач, мин Чаллыга шалтыратып, аңа бу хәтер җыенының ничек үткәнлеге турында сөйләдем. Чулпан ханымның бер төркем язучыларга әтисенең 110 еллыгы уңае белән чыгарылган истәлек медальләрен тапшыруын әйттем. Зыялыларыбызның һәм башка милләттәшләребезнең татарның шушындый каһарманнары белән ихлас горурлык кичергәннәрен бәян иттем. Әнвәр Мәгъдәнур улы әлеге җыенның шулай мәгънәле үтүенә сөенгәнлеген белдерде, шул ук вакытта башкаладагы андый урыннарда үзенә бик сирәк булырга туры килүенә уфтанганлыгы да сизелеп калды. Әйе, Ә.Шәрипов 1978 елдан алып бүгенге көнгә кадәр (кырык елга якын) Алабуга, Чаллы шәһәрләрендә яшәгән хәлдә тикшеренүләр алып бара. Шуңа күрә үзен читкәрәк тибәрелгәнрәк тоюы бер дә гаҗәп түгел. Әмма җае туры килгән чакларда җөмһүриятебез күләмендәге әдәби хәрәкәттә дә катнаша килә. Казанның әдәби-фәнни даирәсе аны һәрвакыт үз сафында дип саный, мөмкин кадәр шушы чолганышта тотарга тырыша. Мин моны аңа карата үзем күрсәткән игътибарлылык мисалында да әйтә алам. Казан дәүләт педагогия университетында телләр буенча докторлык диссертациясе советы дистә еллар дәвамында эшләп килде. Тора-бара аңа тагын бер белгечлек – әдәбият буенча да яклау оештыру вазифасы бирелде. Советның рәисе Р.А.Юсупов белән без советка әгъза итеп әдәбиятчы галимнәрдән кемнәрне кертү турында киңәштек. Мин иң беренче булып Ә.М.Шәрипов исемен атадым. Ул елларда Әнвәр кордашыбыз Чаллыда татар әдәбияты буенча бердәнбер фән докторы иде. Аның советта булырга тиешлеге шул ягы белән дә мөһим булгандыр. Тубыл педагогия институтында да татар филологиясе буенча диссертацияләр яклау мөмкинлеге булган совет оештырдылар. Бу эштә безнең элеккеге студентыбыз, аннары Себердәге шундый ук югары уку йортында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшләүче Флёра Сәгыйт кызы Сәйфулина башлап йөрде. Миннән дә шул советка керергә рөхсәт сорадылар. Әмма мин болай да ике диссертация советында эшли идем инде. Шуңа күрә бу тәкъдимне Ә.М.Шәриповка ясауларын үтенеп мөрәҗәгать иттем. Һәм безнең Әнвәр Мәгъдәнур улы ничә еллар Чаллы-Тубыл арасында шушы вазифаны бик теләп һәм зур җаваплылык тоеп башкарып йөрде. Минемчә, аның «Юл чатында очрашу» дигән хикәясендә нәкъ менә шушы Төмән якларына сәфәрендәге хәлләр сурәтләнә.

Әйе, ул бер үк вакытта үзе дә әдәби әсәрләр иҗат итә. Аның каләменнән бигрәк тә шигъри әсәрләр еш төшә. Аның мондый иҗат җимешләренә хас булган сыйфатларны тотып алу кыен түгел, ул – ихласлылык. Үзенең кабатланмас яшьлек мәхәббәтен искә төшереп язамы, әти-әнисенә, туган-үскән авылына, халкына, үзенә илһам биргән бөек шәхесләргә мөнәсәбәтен белдерәме, яки үзенең укытучылык вазифасы белән горурланамы – ул һәрчак ихлас күңелле шагыйрь булып кала белә. Ул катлаулы образлар белән эш итми, бары тик үзе кичергән уй-фикерләрне һәм хис-кичерешләрне укучыга түкми-чәчми җиткерергә омтыла.

Әнвәр Шәрипов – бөтен күңел дөньясы белән укытучы. Ул бу эшкә барлык белемен, эрудициясен, күңел байлыгын бирә, әлеге хезмәтнең романтикасын тоя. Шуның белән горурланып, «Мин – укытучы!» дигән поэмада менә ниләр әйтә:

Мин яратам бу һөнәрне…

У-кы-ту-чы!

Нинди горурлык!

Минем алда киң, зур дөнья  ачык.

Бу бит – бәхет!

Бу бит – бик зурлык!

…У-кы-ту-чы!

Ул – зур җаваплылык

Бөтен халык, милләт алдында!

Халкыбызның кыз һәм улларын

Олы шәхес итеп тәрбияләү

Безнең бурыч, безнең кулларда!

Автор тормышны җыр һәм музыкадан башка күз алдына китерә алмый. Шуңа күрә ул җыр текстлары да иҗат итә. Композиторларыбыз һәм һәвәскәр көйчеләребез аның шигырьләренә байтак җырлар да иҗат иткәннәр.

Әйе, Әнвәр Шәриповны замандашларыбыз кабатланмас шәхес, бер үк вакытта олуг галим, менә дигән укытучы-остаз да, шагыйрь дә, гомумән алганда, әйбәт кеше буларак беләләр һәм бәялиләр. Олыгайган көннәрендә дә аның шушы кыйблага тугры булып калачагына ышаналар.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *