Хикәя

29.04.2016 №4(апрель),2016

Зәйтүнәкәй туташ


373

Чистай шәһәрендә яшәүче ишан хәзрәтнең кызы Зәйтүнә туташ үзенең ахирәт кызы Фатыйма белән Чистай каласыннан Казанга чыгып китте. Алар су юлы белән Казан каласына барып җитеп, кунакханәгә урнашып, татар зыялылары белән танышып, театрларга йөрүне максат итә иде. Фатыйма Зәйтүнә туташның ерак кардәше булып, аннан бер-ике яшькә олырак, акыл утырткан, сабыр холыклы, кияүгә чыкмаган бер кыз иде. Зәйтүнәкәй туташ өчен ул ахирәт дус та, анасы кебек киңәш-табыш итүче апа да иде. Зәйтүнә туташ тыштан басынкы булып күренсә дә, эчендә белемгә омтылучы, китаплар укып, илаһи мәхәббәт эзләүче, калебендә гыйшык уты дөрләп янган тынгысыз бер кыз иде.

***

Борынборын заманнарда, әүвәләүвәл дәверләрдә яшәгән ди бер гүзәл кыз. Яше тулып җитүенә карамастан, кыз кияүгә чыкмаган. Яучылар да килгән, затлы егетләр дә кодалаган, ләкин ул гүзәлкәй берсен дә ошатмаган. «Бар, алайса, үзең эзләп тап сөйгәнеңне!» — дигән атасы. Үзенең яраннары белән кыз сәфәр чыгып киткән ди ерак илләргә. Күпме генә эзләсә дә, җаны тарткан кешене табалмаган. Һәм аның юлында сукыр картны җитәкләп баручы бер фәкыйрь егет очраган. Кыз сукыр атасын ташламаган егеткә гашыйк булган. Һәм алар никахлашып, сукыр атаны бергәләп тәрбияли башлаганнар. Әҗәле җиткәч, сукыр бабаны хөрмәтләп җир куенына тапшырганнар. Аллаһы Тәгалә аларга күп бала биргән, алар бик бәхетле булганнар ди.

***

Шушы риваятькә охшаш иде Зәйтүнәкәй туташның алгысавы. Ул да, ишан кызы була торып, ахирәте белән үз мәхәббәтен эзли чыккан кыю кыз иде.

***

Дөньяда биш төрле мәхәббәт бардыр, кем. Беренчесе — Аллаһка мәхәббәт — илаһи мәхәббәт, дим. Икенчесе — сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу гиләйһи вә сәлламга мәхәббәт. Өченчесе — ата-анага мәхәббәт — изге мәхәббәт, ди Коръән. Дүртенчесе — сөйгәнеңә, хәләлеңә мәхәббәт. Бишенчесе — балаларга-сабыйларга мәхәббәт!

***

Бу ике затлы кыз тәрәзә төбендә чигү чигеп утырудан узган, сәке йөзлегендә яучылар килгәнен көтеп, көтек булудан бизгән, ачык күзле, максатчан туташлар иде.

Зәйтүнәкәй туташ Фатыйма ахирәтенә бөтен серен дә сөйләп бетерми иде, аның күңеле түрендә инде мәхәббәт яралган һәм ул мәхәббәтнең кемгә икәне дә ачыкланган, ләкин туташның мәхәббәт чыганагының кем икәнен ул Фатыйма туташка гына түгел, үзенә дә әйтергә шүрли, ул аның исемен әйтә калса, мәхәббәтне өркетермен, мәхәббәт аннан качар дип курка. Ләкин Зәйтүнә туташның ара-тирә көрсенеп куюлары, йотлыгып укый торган китабыннан вакыт-вакыт аерылып, бер ноктага текәлеп, уйланып утырулары, соңра эчтән генә җыр көйләп, моңаюлары Фатыйма ахирәтенең дикъкатеннән читтә кала алмый иде. Фатыйма туташ Зәйтүнәкәй туташның күңелендә олуг гыйшык уты яралганын бик яхшы сизенә иде.

***

Казанга килеп җитеп, «Амур» кунакханәсенә урынлашкач, ике туташ кием алыштырып, чәйләп алдылар да туп-туры «Әл-ислах» редакциясе урынлашкан урамга киттеләр. Редакция урнашкан йортны алар тиз тапты: Екатеринская, 63. Йомышлары булса-булмаса да алар көн саен «Әл-ислах»ка йөри башлады, редакциядән соң алар «Болгар» кунакханәсенең китапханәсендә утыра торган булып китте. Чөнки бу китапханәгә татарның затлылары еш килә, алар белән мөсәхабә кылу, әдәбият-сәнгать турында сөйләшүләр туташлар өчен үзе бер гомер иде.

Күрешү-сөйләшүләрдән хәйран арып, алар янә кунакханәгә кайтып егылды. Фатыйма туташ, битен-кулын салкын су белән сөннәтләп алгач, сүз башлады:

— Менә без дә синең белән әкияттәге сукыр картны, фәкыйрь егетне эзләп, Казан тикле Казанга килдек, — диде.

Алҗыган булса да, Зәйтүнәкәй туташның кәефе бик һәйбәт иде, ул шат тавыш илә кинәт әйтеп салды:

— Ә мин, чыннан да, мәхәббәтемне таптым, Фатыйма ахирәт.

Фатыйма, шуны гына көтеп торгандай:

— Вафа Бәхтияров шәп егет! — диде. — Мәһабәт буйлы, горур, белемле, гәзитнең баш мөхәррире! Искиткеч ир! Сүз иярә сүз чыккач, әйтәем: Вафа әфәнде әле өйләнмәгән! Вә дәхи күз тоткан кызы да юк диләр.

Фатыйма Зәйтүнәкәй туташны юри алгысыта, ачык сөйләшүгә чакыра, үзе астыртын гына туташны күзәтә.

— Һым, Вафа әфәнде, — диде Зәйтүнәкәй. — Вафа әфәнде дөрестән дә хилафсыз кеше. Әмма…

Фатыйма ахирәт сүзен дәвам итә:

— Вафа Бәхтияров «һым» булса, Кәбир Бәкер — сөлек кебек егет, — диде ул. — Буй! Кара чәч! Матур мыек! Итагать һәм серле күз карашы.

— Һым, — диде ризасыз туташ. — Кәбир әфәнде мәһабәт егет, әмма аның сөйгәннәре күп, диләр.

— Барыгызга да җитәр! — диде дә Фатыйма туташ үз сүзеннән үзе көлә башлады.

— Юк, ахирәтем! — диде Зәйтүнәкәй. — Вафа әфәнде миңа насыйп яр түгел.

— Вафа әфәнде булмаса, шагыйрь Сәгыйть Рәмине кара! Дулкын-дулкын чәч! Гаҗәеп мәһабәт, сөйләмле шәхес. Аңарда кызларның төнге йокысын алган чибәрлек! Аһ, Сәгыйть әфәнденең сөйләшүе! Гаҗәеп матур телле, матур тавышлы, дан тоткан шагыйрь Сәгыйть Рәми ни тора!

Фатыйма, декламаторларча бер позага басып, артык кыланып, шигырь сөйли башлады. Бу Сәгыйть Рәмиевнең яңа гына гәзиттә чыккан шигыре иде.

Янасың ут дик төтенсез,

Яндырасың бәгъремне,

Әйтсәнә, син чын кешеме?

Әллә юк, җен-пәриме?

Зәйтүнәкәй шигырьне яттан дәвам итте:

Синең өчен укыйм, язамын,

Синең өчен сөенәм, кайгырам:

Синең өчен бик күп вакытта

Хисләремнән дә аерылам.

— Һай, ахирәтем! — дип кычкырды Фатыйма туташ. — Димәк, син Рәмине сөясең.

— Нигә алай дисең, ахирәтем? — дип гаҗәпләнде Зәйтүнә.

— Шигырьләрен яттан бикләгәнсең, йа! Димәк, Сәгыйть Рәми?

Зәйтүнә туташ кинәт сүлпәнләнде, уйга калды, башын чайкап әйтте:

— Һым, Рәмигә кияүгә чыккан хатынның йокысыз төннәре башланачак.

Шундый мәһабәт ир-егет бер хатынын гына саклап ятмас бит!

— Бер Тукай кала! — диде Фатыйма туташ, хәйләкәр елмаеп.

Зәйтүнәкәй туташ ике учы белән битен каплады. Ул кытыклана, сөенә. Аның яңакларында алсулык балкый иде:

— Тукай! — диде аның кайнар сулышы. — Тукайны башкалар белән рәттән куеп буламыни! Ахирәтем, мин аны төшләремдә күрәм. Мин аның шигырьләрен яттан беләм. Мин Габдулла әфәндедән башка сулый да алмыйм.

Ниһаять, сер ачылды. Хәер, бу турыда Фатыйма туташ сизенә иде инде.

— Сеңлем, багалмам! — диде Фатыйма туташ, — син ялгышмыйсыңмы? Әти-әниең каршы булмаса да, риза да булмас шикелле.

— Ялгышмыйм, апакаем, — диде Зәйтүнәкәй. — Гарәфә кичләрендә күргән төшләрем дә моны раслый. Әле күптән түгел генә төшемдә мин ап-ак ат күрдем. Болын буйлап ыргып чаба. Тота гына алмыйм бит тегене. Шуннан болын түрендә бер егет пәйда булды. Шул егет атны тотып минем янга алып килде дә мине атка атландырды, үзе минем артка урнашты. Ак ат безне күккә алып менеп китте… Бу егет Тукай иде… Фатыймакай ахирәтем, мин аны сөям.

— Сөю ул хәтәр хис, кызкай. Сөю ул яндыра да, көйдерә дә. Сөюдән көлләр генә кала тузып.

— Мин янарга да, көл булырга, тузан булырга да әзер, ахирәтем. Фатыйма туташның күзендәге хәйләкәрлек чаткылары юкка чыкты, ул бик җитди төс алды һәм ипле-тыныч тавыш белән әйтте:

— Аның бер күзе чагыр, ахирәтем. Габдулла әфәнденең бер күзенә ак төшкән.

— Аның каруы Тукайның күңел күзләре ачык! — диде Зәйтүнәкәй туташ кискен тавыш илә.

Фатыйма туташ авыр көрсенде, ул инде ахирәт кыз гына түгел, ул Зәйтүнәкәй туташка апа да, хәтта ана да кебек иде, ул ике кулын да ахирәтенең иңенә салды һәм, Зәйтүнәнең күзләренә туры карап, туташны ялгыш адымнан тыярга теләгәндәй әйтте:

— Аның китмәс авыруы бар, диләр…

— Бар!.. — диде Зәйтүнә, мәгърур рәвештә башын чөеп. — Булсын! — Мин әнә шул чагыр күзле, китмәс чирле Габдулла Тукайны сөям.

Һәм ни өчендер Зәйтүнә туташ ахирәтенең ике кулын да кискен хәрәкәт белән читкә атты, ул аягүрә басты, тиз-тиз атлап, Фатыйма туташтан аерылып, тәрәзә янына килде дә урамга караган килеш сүзен дәвам итте:

— Мин саташам бугай, ахирәтем. Тагын аның яңа шигырен укыдым. Нинди куәт, нинди җирсү!

Зәйтүнә, карашын урамнан алып, ахирәтенә таба борылды, ул кинәт җирсеп, Фатыйманы кочаклады:

— Тукай алдына тезләнеп: «Мин сезне сөям, мин сезне яратам, кире какмагыз минем сөюемне, зинһар, инкарь итмәгез минем гыйшкымны!» — дип әйтергә җыенам. Зинһар, син миңа ярдәм ит, ахирәтем!

Фатыйма туташ барысын да аңлаган иде инде: Зәйтүнәкәй туташ беркайчан да аның сүзенә колак салмаячак, Тукайның ярамаган, килешмәгән якларын сөйләгән саен, Зәйтүнә Тукайга ныграк тартыла барачак. Фатыйма ахирәтенең аркасыннан сыйпады һәм ике кулы белән ахирәтенең ике яңагыннан тотып, наз илә аңа бакты:

— Шулай ялкынлы сөюеңне күреп, мин куанам, сеңлем. Шул ук вакытта мин шөбһәдә, шомлы бер мохиттә калам. Кая илтер сине бу мәхәббәт? Һәлакәткәме илтәчәк? Белмим!

***

Нәкъ шушы вакытта Габдулла Тукай «Болгар» кунакханәсенең кырыгынчы бүлмәсендә ялгызы гына хыялый бер халәттә үз-үзе белән сөйләшә иде. Ул көпә-көндез төш күрә иде булса кирәк.

— Йосыф Зөләйхасын күргән кебек, мин дә аны күрдем төшемдә… Юк-юк, төш түгел иде ул… Өн иде, аягүрә төш күргәннәр юкмыни? Хыяллана торгач, ул хыяллар, ул өметләр матдиләшә, синең күзеңә күренә башлый. Мин анны күрдем, мин аның белән сөхбәт кылдым, сөйләштем.

Аһ, нинди гүзәллек, аһ, нинди самимилек, нинди ихласлык ул күзләрдә. Мин саташам бугай аңа гашыйк булып. Мин хаталы юлдан киттем, ахры, Зәйтүнәне сөеп. Хакы бармы китмәс чире булган бәндәнең сәламәт җанны сөяргә, хакы бармы аның кулын тотарга?.. Нишлим? Мин бу хисләрне инкарь итә алмыйм, мин, буар җылан авызына керә барган куян кеби, олуг сөю тозагына килеп эләктем. Шунысы сәер ки: мин сөю хисләремне аңа әйтә алмыйм, телем бармый. Ул хисләрем сызылып шигыремә төшә бара.

Әгәр җәннәттә күрсәм мин йөзеңне,

И хур кызы!

Күрермен ай йөзендә үз йөземне.

Телең зикер-тәсбих өчен, мактау өчен.

Таушың сандугач тавышыннан матуррак,

Кем дә булса синнән аерылырга теләрме соң?

Син үзең һәрвакыт изге вә хөрмәтле,

Без — гөнаһлыларга тотарга да әрәм.

Гүзәлсең син, матурсын син, матурсың;

Матурларның матурыннан матурсың;

Гүзәлсең син, зөбәрҗәтсең, якутсың;

Ләкин җир кызы төсле түгелсең.

Синең күркәмлегең, дөрес, һәр мактауны күтәрә,

Һәй, хур кызы!

Шулай да җир кызы

Зәйтүнәкәй туташ синнән сөекле.

Шулай да Зәйтүнәкәй туташ синнән сөйкемле!..

Мин мәҗнүн булдым! Мин мәхәббәт тозагына килеп каптым!

Һәм мин бу тозактан котылырга теләмим дә!

***

Көннәрдән бер көнне театрларга, бакчаларда йөреп арыгач, ике ахирәт кул эшенә тотынды. Зәйтүнәкәй туташ кем өчендер кулъяулык чигә, Фатыймакай энеләренә оекбаш бәйли иде. Фатыйма ахирәтенең эшенә күз ташлады.

— Карале, син, кызый, дөрес чикмисең бит, — диде Фатыйма.

Зәйтүнәкәй ахирәте тавышына сискәнеп киткәндәй булды, ул үз уйлары белән мәшгуль иде.

— Ә, ни дидең, Фатыйма тәтәм! — диде Зәйтүнә.

— Шулай дидем, бу дөньяга кире кайт та чигүеңне рәтлә, дидем.

Зәйтүнә бу дөньяга кайтты:

— Әй, нәгъләт, тагын чуалган инде, аты коргыры.

— Беләм мин сине, җебең чуалмады синең, зиһенең чуалды, — диде Фатыйма.

— Ни сөйлисең син, ахирәт?

— Шуны сөйлим: синең күңелең буш түгел. Таһир-Зөһрәләр, Ләйлә-Мәҗнүннәр, Йосыф-Зөләйхалар ягында.

— Укы әле тагын шул шигырьне, — диде Зәйтүнә.

Фатыйма кул эшен бер кырга куеп, Тукайның яңа чыккан китабын алды һәм бер кулына китапны тотып, икенче кулын өскә күтәреп, мәгънәлерәк укырга тырышып, сөйли башлады:

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас, төшми яңгыр тамчысы,

Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.

Үзе дә сизмәстән Зәйтүнә туташ Фатыйма артыннан кабатлый иде.

— Гөл ачылмас, төшми яңгыр тамчысы. Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.

Фатыйма, укуыннан туктап, үзалдына әйтеп куйды:

— Габдулла әфәнде Тукаевның олы гаме бу, Зәйтүнә, — диде. — Бөек шагыйрьнең бөек юксыллыгы. Тукайның фөрьяды бу. Ачынып кычкыруы. Хәтта ялваруы.

— Кемгә ялваруы? — дип сорады Зәйтүнә.

Фатыйма әйтте:

— Ул мәхәббәтен эзли, — диде.

— Тукай иҗатына гашыйк кызлар, дистәләгән кызлар бар. Ул хатын-кызга мохтаҗ түгел.

— Димәк, мохтаҗ, — диде Фатыйма. — Ул үз илһамчысын эзли.

— Илкүләм атаклы шагыйрьнең кеме дә булса бардыр бит инде? — диде Зәйтүнә.

Фатыйма елмайды:

— Ләкин ул матбугатта бөтен дөньяга: минем сөеклем юк, мине яратучы хатын-кыз юк, миңа мәхәббәт кирәк, мине яратучы, мине сөюче, мин сөярлек, мин яратырлык хатын-кыз кирәк, дип ялвара.

Зәйтүнә дә чигешен бер янга куйды, ул хыялый рәвештә әйтте:

— Нинди гүзәл шигърият! — диде. — Тирән яшерелгән мәгънә ята бу шигырьдә!

— Шул гүзәллекне тудыручы шагыйрь бәхетсез, — диде Фатыйма.

— Әстәгъфирулла, ахирәт! — диде Зәйтүнә. — Ул нинди имәнгеч сүз — «шагыйрь бәхетсез», дидеңме?

— Шагыйрь буларак, иҗатчы буларак Тукай бәхетле, сеңлем, ә тормышта, хиссияттә, назик тойгылар мохитендә ул ялгыз. Ком чүлендә адашкан ялгыз юлчының ярдәм сорап илерүе бу шигырь. Кем аны ишетер, кем аңар ярдәм итәр?..

Зәйтүнә кинәт сулкылдап куйды.

— Чү! — диде Фатыйма. — Син җылыйсың?

Зәйтүнә кыенсынып елмайды да ике күзеннән чыккан ике бөртек яшен яулыгы белән сөртеп, тагын кулына чигешен алды:

— Болай гына, апам, — диде ул.

Фатыйма соклануын яшерә алмыйча әйтте:

— Сөбханалла, сеңлем, — диде. — Син аның илһамчысы?

— Мин аның илһамчысы булыр идем.

— Аңлыйм, Зәйтүнә, син аңа күптән гашыйк. Ләкин…

— Ләкин ул буй җитмәс биеклектә, ул — даһи шагыйрь.

— Шул даһи шагыйрь, шул бөек шагыйрь боек йөри. Аңа илһамчы кирәк. Табигый ки, Адәм — Һавасыз, Һава Адәмсез яши алмас.

Зәйтүнәкәй туташ үзалдына сөйләнгәндәй шигырь әйтә башлады.

Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну!

Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?

Фатыйма көләргә тотынды:

— Сез икегез бер сүз сөйлисез, бер хис кичерәсез, сезнең калебләрегез синхрон тибә ләбаса. Тукай сине яшерен сөя, син аны яшерен сөясең. Романтика!

— Ахирәтем, мин Тукайны, чыннан да, өзелеп сөям.

— Машалла! Сөбханалла! — диде Фатыйма.

— Сөю генә түгелдер ул, мин саташам бугай. Сәбәпсезгә җылыйм, сәбәпсезгә җырлыйм. Кулымнан эшем төшә. Укырга утырсам, хәрефләр җуела. Чигәргә утырсам, җебем чуала. Уйлый башласам, зиһенем бутала. Яки мин тилерәм, яки үләм.

— Яки сөйгәнең белән кавышасың!

Бүлмәдә тынлык урнашты. Зәйтүнәкәй туташ чак ишетелерлек итеп җыр башлады.

Дөнья тулган сөю, гыйшык белән,

Аккош, күгәрчен дә эзли парын,

Һәм табалар алар бер-берләрен,

Һәм татырлар мәхәббәтнең барын,

Мин сызланам сызып-сызып, янам.

Сөйгәнемне һаман табалмыймын.

Тән ярасы сызласа да туктый,

Җан ярасы һич тә җөйләнмидер.

Сызлануны басар өчен кирәк

Сөйгән кешең, бәгырь кисәгең,

Шунсыз тормыш һич тә көйләнми.

Җыр гаҗәеп моңлы иде. Фатыйма ахирәтен кысып кочаклады:

— Котлыйм сине, сеңлем. Синең гыйшкың дастани мәхәббәткә әверелсен! — диде. — Фатыйма кинәт үзгәрде, ул бүлмә уртасына чыгып, болгана-бөтерелә-чәбәләнә, ярым шаяру, ярым җитди тавыш белән Зәйтүнәне битәрләгәндәй сөйли башлады:

— Иблис! — дип кычкырды ул. — Котыртма баланы!.. Кит, ләгыйнь, Зәйтүнә яныннан!.. Баядан бирле тыңлап утырам, син тилертәсең икән кызны. Тыңлама син Иблисне, Зәйтүнә балакай. Сазаган калып, син үзең тилерә башлагансың.

Гыйшык-мыйшык, мәхәббәт-сөю дөньяда юк нәрсәләр алар, балам. Габдулла әфәнденең кичмәс хастасы бар.

— Кеше сүзе! — диде Зәйтүнә, аның кәефе киткән иде.

— Түгел! Үзем күрдем! — дип кычкырды Фатыйма. — Гел әптиктә дару ала, кушучлап дару ашаган кеше сәламәт булмый.

— Тукай кебек олы шагыйрьне дәвасыз калдырмаслар, иншалла!

— Ташла бу тилерүеңне, Зәйтүнәкәй! Тап син үзеңә тиңне, гади генә, эшчән егетне. Аннан соң Тукай синнән күпкә олы. Арагызда җиде ел ята.

Шулчак ишек шакыдылар.

— Керегез! — дип кычкырды Фатыйма.

Кызлар төзәтенделәр, Зәйтүнә көзгегә күз ташлады, алар кунакны каршы алырга әзер иде.

Ишек ачыклыгында Кадыйр исемле бер ир-егет күренде, бу Кадыйр Зәйтүнәгә гашыйк егет иде, укымышлы булуына карамастан, ул гади генә киенгән татар егете.

— Керергә ярыйдыр бит, туташлар? — диде кунак.

— Уз әйдә, уз, Кадыйр әфәнде… — диде Фатыйма.

Фатыйма Зәйтүнәгә генә ишетелерлек итеп пышылдады:

— Әнә, килде гади генә, эшчән генә бер егет! — дип, көлүен Кадыйрга күрсәтмәскә тырышып, ике учы белән авызын каплады, ләкин пырхылдавын тыя алмады.

Кадыйр үзе турында пышылдашканнарын аңлады, ләкин аңлаганын сиздермәскә тырышты.

Зәйтүнә, бәйләвен куеп, аягүрә басты.

— Ахирәтем, чәй ясап керт кунакка, — диде Зәйтүнә. — Чәй янында сөйләшүе җиңелрәк булыр.

Фатыйма туташ челтерәп көлде.

— Кадыйрга аңа чәй түгел, Зәй-тү-нә кирәк… — дип кухнясымак кумырыкка кереп китте, үзе шаярудан һаман туктамый, җырлаган була:

— Зәйтүнгөл чәчәге кебек саргаям салмак кына…

— Утырыгыз, Кадыйр әфәнде! — диде Зәйтүнә.

Кадыйр, читеге өстеннән кигән кәлүшләрен ишек катында калдырып, олы якка узды:

— Әссәламегаләйкем, Зәйтүнә туташ.

— Вәгаләйкем әссәлам, Кадыйр әфәнде, — дип Зәйтүнә кунакның сәламен алды һәм Кадыйрга урын күрсәтте, ләкин Кадыйр урындыкка утырмады:

— Кичерегез мине, туташ, — диде Кадыйр.

— Алдымда сезнең гаебегез юк, Кайдыр әфәнде, — диде кыз.

— Фатыйма туташ дөрес әйтә, чыннан да, мин «сез» дип саргаям.

Зәйтүнә, кунакка карамыйча, тәрәзә тарафына китте, тәрәзәгә җитәрәк туктады, борылмыйча гына, иңөсте аша әйтте:

— Кадыйрҗан, әфәнде, — диде. — Без бу хакта сөйләштек бит инде. Мин сезнең тәкъдимегезне кабул итә алмыйм, кабул итә алмыйм. Мин башканы сөям.

Зәйтүнә сүзгә урын калдырмаслык итеп әйтте һәм тәрәзәгә якын ук килеп, максатсыз гына урам якка карады. Бу аның Кадыйрны инкарь итүе, араны өзеп куюы иде.

Бүлмәдә читен тынлык урнашты. Кадыйр уңайсыз елмаеп, урындыкка утырды да, ни әйтергә белми, талгын гына җыр шыңшый башлады.

— Башларым әйләнеп китте, җаный, башканы сөям дигән сүзеңнән, башканы сөям дигән сүзеңнән.

Зәйтүнә дә җырдан тәэсирләнгән иде. Ул, карашын тәрәзәдән алып, Кадыйр тарафына борылды. Кадыйр ике терсәген ике тез башына куеп, йөзен каплаган.

Зәйтүнә аны кызганып куйды. Кискен сүзе өчен гафу үтенгәндәй, киеренкелекне йомашартырга тырышып әйтте:

— Искиткеч моңлы җыру, — диде.

Кадыйр авыр көрсенде, ул һаман туташ ихтыярында, җиңелгән бичара кыяфәттә иде.

— Гаме авыр кеше җырлаганга шулай ул, туташ, — диде кунак. — Мин сездән башка яши алмыйм, Зәйтүнә туташ. Кулымнан эшем төшә, туганнарым мине битәрли, атна саен эш урыны алыштырасың, диләр. Нишлим соң, күңелем эштә түгел, күңелем сездә. Мин яки саташам, яки үз-үземә кул салам.

— Әстәгъфирулла, Кадыйр бәй. Авызыңнан җил алсын! Сез бит мулла буласы кеше, сезгә андый сүзләр килешми, — диде Зәйтүнә.

— Килешмәгәнен дә беләм, нишлим соң?

Туташ Кадыйрга якынрак килде. Ул аны кочаклап юатмакчы иде, ахрысы, ләкин тыйлыгып калды, сабый баланы юаткандай, салмак тавыш белән әйтте:

— Кадыйрҗан, сезнең миңа булган хисләрегезне мин бик хөрмәт итәм, нишлим соң, миндә сезгә карата җавап хисләре яралмаган. Кичерегез. Беләм, сез яман кеше түгел. Сезнең күңелегез саф. Сез — сөелергә лаек адәм. Әмма минем хисләрем бүтәндә.

— Аны хастаханәгә салалар дип ишеттем, — диде Кадыйр.

— Беләм, аның авыру икәнен дә беләм, бәлки безгә кавышу да насыйп булмас, әмма мин үз кальбемә каршы бара алмыйм, Кадыйрҗан. Бәлки, мин аны хаста булганы, ярдәмсез калганы өчен яратамдыр.

Чәй дә өлгерде, ләкин ике туташ белән Кадыйр бәйнең әңгәмәсе ни урталай, ни пурталай булып калды. Кадыйр әфәнде шулай нәүмиз булып, туташлар белән саубуллашып чыгып китте.

— Бичаракай, — диде Фатыйма, Кадыйр артыннан ишек ябылгач.

— Бичара! — дип кабатлады Зәйтүнә туташ. — Нишлим соң, ахирәтем…

***

«Болгар» китапханәсенең уку залында Тукай белән Зәйтүнәкәй туташның

бергә-бер икенче тапкыр очрашуы иде бу.

— Исән-сау йөрисезме, туташ? — диде Тукай.

— Аллага шөкер, Габдуллаҗан, үзегез нихәлләрдә?

— Мин дә шөкер, — диде Тукай.

— Кәефегез юк күренә, әфәндем.

— Әй, җүләр балык кебек йөрим шунда.

— Ни булды?

— Фатихлар белән әхтәри суккан идек, карта уйнаган идек тә, гел мин оттырам. Фатихка гел яхшы карталар гына чыга. Беләсезме, туташ, бу дөньяда мин өч өлкәдә бәхетсез кеше.

— Кызык, нинди өлкәләр икән ул?

— Мин отышлы уен уйнасам, гел оттырам. Как говорится: не везёт в картах.

— Аның каруы сезгә мәхәббәттә везёттыр!

Тукай зарлануын дәвам иттерде:

— Кармак салсам, күршемдәгеләргә балык гел кабып тора, минем калкавыч селкенеп тә карамый… Җүләр балыклары да мине инкарь итә, каһәр.

Зәйтүнә челтерәп көлде.

— Ә өченчесе? — дип сорады туташ.

— Мин мәхәббәттә дә чарасыз.

— Отышлы уеннар уйнамассыз. Балыкка бармассыз, балыкны кибеттән яки балыкчылардан сатып алырсыз. Ике авыр мәсьәлә хәл ителде, Габдулла әфәнде. Өченчесе дә хәл ителмәслек түгелдер, шәт…

Сүзләр төкәнде, кыен тынлык урнашты. Бу кыен тынлыктан аларны Фатыйма килеп коткарды.

— Хуш калыгыз, Габдулла әфәнде! — дип, Зәйтүнәкәй туташ Тукайга кулын сузды, Тукай кыяр-кыймас кына аның кулын кысты. Зәйтүнә туташның кулы кайнар, Тукайның кулы дымлы вә салкын иде. Кызлар китеп барды, Тукай, әле генә туташ тоткан кулының кайнарлыгын читкә җибәрмәс өчен, сул кулы белән уң учын каплады: бу җылылык Тукай күңеленнән мизгел эчендә шигырь булып чыкты.

Чын бәхетледер кулың тоткан колың,

Бер фәрештә күңеледәй пакьтер кулың.

Яшь күңелне тотса, ычкындырмый һич,

Бер сихерле, серле кармактыр кулың.

***

Туташлар Эрмитаж бакчасына китте, аулак-җайлы урын сайлап, алар шунда утырды. Зәйтүнә дә, Фатыйма да ни өчендер кәефсез иде кебек.

— Мин аны кызгандым, — диде Зәйтүнәкәй туташ. — Шигырендә ул баһадир, иҗатында ул каһарман, Алып батыр… Ә тормышта бичара… Аның чәчен сыйпыйсым килде, кочаклап күкрәгемә кысасым килде, юатасым, иркәлисем, сөясем, тәрбиялисем килде. Мин сизәм, ахирәтем, аңа мин кирәк, башка берәү дә түгел, фәкать мин кирәк…

***

Хикәянең дәвамын “КУ”ның ПДФ форматын сатып алып укырга мөмкин:

«Казан утлары», №4, 2016

 


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *