Бәян

28.09.2016 №9(сентябрь),2016

ТАШЛЫ ТУФРАК (АХЫРЫ)


Бу ялда комсомол яшьләр җыелышып «Бәллүр тау» карьерына бардылар. Кварц, гранит катламнары белән дан тоткан бу тау ерактан ук төрле төсләргә кереп ялтырап тора. Кызгылт, зәңгәр, аксыл, сары төсләр чиратлашып чагыла. Урал тау байлыклары турында күпме легендалар, әкиятләр чыгарганнар, чынбарлыкка туры килгәннәре дә күп икән. – Комсомол секретаре шулай сөйли: элек малахитны император сараена җибәргәннәр, эрмитаҗда да малахит зал бар икән. Күпме байлыкны, асылташларны чит илләргә озатканнар, алар белән француз корольләренең резиденциясен, Версаль сарайларын бизәгәннәр. Ә хәзер алар халыкныкы, үзебезнең эшче-крестьяннар байлыгы, ди секретарь. Элек бакыр рудасын мичләрдә яндырып эреткәннәр, акча сугу өчен 480 тонна бакыр җитештергәннәр. Алтын рудасы да башта Уралда табылган! Корыч коюны әйтәсе дә юк.
Әгъләм бу сөйләшүдән соң зур горурлык хисләре кичерде. Үз эшенең мөһимлеген аңлап, дәүләт өчен файдалы кеше булуына шатлана ул. Борчыла да үзе, теге вакытта әткәсенә тагыла язган кара мөһер – кулак исемен һичкемгә белдерми, искә аласы да килми. Илдә репрессия көчәйде, кешегә ышаныч бетте. Халык дошманнары да йоклап ятмый, күрәсең. Ачылып китеп сөйләшергә куркыныч. Һәркөн шундый яңалык: кемнедер алып киткәннәр. Партиянең күренекле вәкилләрен дә, түрәләрне дә аямыйлар, төнлә дә кулга алалар, гаеп табалар. «Халык дошманы» дигән ярлык тагып, үзләрен генә түгел, гаиләләрен, балаларын төрмәгә утырталар. Шушындый шомлы заманда кулга алынган Иван Петрович урынына Әгъләмне смена начальнигы итеп куйдылар. Башы белән эшкә чумды егет.
Политинформациядә бөек юлбашчыбыз Сталинның яңа карарларын, илнең хәрби көч-куәтен ныгыту максатында эшләнергә тиеш эшләр турында сөйлиләр. Златоуст заводларында туп снарядлары кою өчен чимал кирәклеге, СССРда яңа төр техника үзләштерү, ашыгып корал җитештерү – болар барысы да сугыш чыгу куркынычын искәртә, күңелгә шомлы уйлар килә башлый.

Дусты Дима белән «Ворошиловча төз ату» значогын алганнан соң, Әгъләм спорт нормативларын тапшырырга ялгызы йөрде. Дима тиздән өйләнергә җыенуын сәбәп итеп, спортзалга килә алмады. «Аня белән безнең мәшәкатьле чагыбыз, дустым», диде ул.
Уйга калды Әгъләм. Ул да кайчан да булса өйләнер, тик кая алып кайтыр ул сөйгәнен? Бик бәхетле яшәрләр иде алар. Дима белән Аня да бәхетле булсын…
– Абый, Германия белән дуслык килешүе төзелгән, – диде сеңлесе Әдибә, абыйсы кайтып керүгә. – Бүген радиодан сөйләделәр.
Эштә дә, өйдә дә гел шул турыда сөйләштеләр.
– Герман белән дуслашкач, сугыш чыгар дип куркасы юк инде, улым, сине әрмиягә алсалар да, әйбәт кенә хезмәт итеп кайтырсың, Алла бирсә, – ди әнкәсе.
Әткәләре генә бу хәбәргә бик ышанып бетми.
– Борчылма, әткәй, безнең Кызыл Армия көчле ул, сугыш башласалар, любой дошманны юк итәргә әзер!

– Менә бит хәзер солдатка да унсигездән ала башларга дигән карар чыккан, юкка түгел ул, улым. Сине дә озак тотмаслар, ичмасам бәләкәй генә булса да бер йорт төзеп керергә кирәк ие. Илләр тыныч торса.
– Үзебезнең өй белән мунча булсамы, картым!
Тәлига бу хәбәргә ышаныргамы-юкмы дигәндәй, әле иренә, әле улына карады.
– Безнең бригатта сүләп тордылар, бура сатучылар бар икән монда, әткәсе! Өчебез дә эшләп торганда, дим.
– Беләм, мин карап йөрдем, хакын да сөйләштем инде. Акчасын гына ничек җиткерәсе…Түбә тактасын белешәсе калды.
Уйлаштылар, сөйләштеләр дә яңгырлар башланганчы землянка казырга, бура алып, күтәреп куярга дигән фикергә килделәр. Көнне төнгә ялгап эшкә тотындылар: урын алып, барын әзерләделәр. Бурычка бата-бата, дус-ишләр, танышлар белән өмә ясап, бураны өеп куйдылар. Кызлар җил-яңгырга карамый йомычка җыйды, йорт тирәсен чистартты. Эштән туктаган арада апасына карап:
– Кайда бакча, кайда түтәлләр булыр икән, апа? – диде Фәһимә. Аның күз алдында шаулап торган җимеш бакчалы үз өйләре пәйда булгандай тоелды.
Ноябрь аенда җир идәнле җыйнак кына өй калкып чыкты. Тәрәзәләргә такта кактылар. Шатлыгы эченә сыймады Тәлиганың. Авылларындагы зур, биек йортлары түгел дә соң, тик үзләренеке бит! Язга бетереп тә куярлар әле. Идән-түшәмен, морҗасын җиткерсәләр, җәйгә күчәрләр дә, Алла бирсә!
Бүген Әгъләм эштән борчылып кайтты.
– Нәрсә булды, улым? Эшеңдә ул-бу булмагандыр бит?
– Юк, әнкәй, фин сугышы башланган, – диде Әгъләм. – Миннән яшьрәк егетләрне дә военкоматка чакыралар. Ә миңа повестка һаман юк!
– Син эшеңдә кирәгрәктер, улым! Синдәйләргә бронь бирәләр бит. – Әткәсе малаена карап торды да өстәп куйды: – Иртәгә мин Яңа соцгородка барам, вербовщик итеп эшкә чакырдылар.
– Ярый ла ахыры хәерле булса, – диде Тәлига, кызлары янына барып басты да өстәл әзерли башлады. Өстәлгә кабыклы бәрәңге янына катык, аннары арыш ипие куйды.
Өстәл тирәсенә, җиделе лампа яктысына җыелдылар. Сугыш турындагы хәбәр барысын да борчуга салса да, табын артына утырдылар…
Бисмилла әйтеп ашый гына башлаганнар иде, урамда кемнәрнеңдер шаулашып кычкырышканы ишетелде. Бар да сикерешеп торды. Кинәт шунда барак тәрәзәсенә каты итеп суктылар.
– Пожа-ар! Йортыгыз яна!
Котлары алынып, бөтенесе урамга йөгерде. Бар халык чиләкләр, багорлар күтәреп ярдәмгә ашыга. Түбәндә, тау астында биек ут көлтәләрен салкын җил уйната, гүелдәп аларның яңа йорты яна иде! Ут яктысында кешеләр кайнаша, якындагы йортларны очкыннан, ялкыннан саклыйлар, күрәсең. Ах, нишләргә, өйләре инде янып бетеп килә!
Тәлига, нишләргә белмичә, әле чиләккә, әле багорга ябышты, аннары хәле китеп җиргә утырды да кычкырып елый башлады. Күрше марҗасы килеп юаткандай итте:
– Вставай, Тайя, мокро и холодно, заболеешь! – Ул җирдән торырга булышты. Шул арада корымга буялган Әдибә белән куркынган Фәһимә килеп әнкәләрен кочакладылар, алар да кушылып еларга тотынды. Күршеләре җитәкләп диярлек кайтыр юлга борды:

– Монда инде берни эшләп булмый! Әйдәгез, янып бетте бит, җиле дә нинди көчле!
Кар катыш яңгыр ява башлады. Ике сәгатьләп вакыт үтүгә, киемнәре юешләнгән, корымга баткан Әгъзам белән Әгъләм кайтып керде. Мөкәррәмә белән Зәки күренде.
– Ут төрткәннәр булса кирәк, кем этлеге булыр бу?
– Бер явыз бәндә бар монда, шул булмагае, тик тотылмаган бур түгел…
Якты хыяллар белән шатланып төзегән бу өйләре дә үзләренә язмаган икән бит!
– Ярый әле үзегез, балалар исән-сау, ул тиклем елама, Тәлига! – дип тынычландырды Мөкәррәмә.
Кышкы салкыннар башланды. Кияргә җылы кием, ягарга утын алырга акча юк иде. Тормыш ничектер тагын да авырлаша барды. Ипи алырга барганда Әдибәнең кулыннан талон кенәгәсен талап ала яздылар. Ярый җитезлеге коткарды кызны.
– Азык-төлекне норма белән генә бирүләре СССР белән Финляндия арасындагы сугыш аркасындадыр инде. – Шулай дип гөманлады Әгъзам. – Ай-һай, тормышлар аруланыр микән соң?
Язгы кояш җиргә турырак карауга, Әгъләмгә хәрби комиссариаттан повестка китерделәр. Эшләгән эшен тапшырып, медкомиссиядә каралып, әти-әни, туганнар, дуслар белән саубуллашып, вакыт тиз узды. Мәйсәрәсе белән кулга кул тотынышып кич буе урамда йөрделәр алар, сөйләшеп сүзләре бетмәде.
– Көтәрсеңме мине, зәңгәр чәчәгем, – диде егет, кызны кочагына алып, – өч ел бит, аз гомер түгел!
– Биш түгел лә, тик кайткач карт кыз димәссеңме соң? – дигән булды кыз, иркәләнеп.
– Әйтәмме соң, мин бит сине би-и-ик нык яратам!
– Мин дә. Менә сиңа бүләккә кулъяулык чиктем. Мине онытма, хатларыңны ешрак яз, җаным! – Мәйсәрә Әгъләмнең күкрәгенә капланды, аның күзләре яшьләнгән иде.
Иртән вокзалга җиткәндә, Тәлигага нидер булды: әйтерсең лә аның йөрәген суырып, җанын өзеп алдылар. Бердәнбер улы – ныклы терәге китә бит, исән-сау әйләнеп кайтыр микән?
– Борчылма, әнкәй, СССР зур һәм көчле ил, ак финнарны җиңдек, мин тынычта хезмәт итеп кайтырмын. Исән-сау гына яшәгез! Мин кайткач, зур итеп өй бетерербез! Әткәй, синең белән дә бар да яхшы булыр дип уйлыйм. Кызлар, әткәй-әнкәйне борчымагыз, тырышып укыгыз! – Башта Фәһимәне күтәреп алып үпте дә: – Кара аны, тагын чегәннәр урлап китмәсен! – дип шаяртты. Аннары әнкәсенең күз яшьләрен сөртте, озак кына кочагыннан чыгармый торды. Зур сеңлесе һәм әткәсе белән хушлашуга, «По вагонам!» дигән фәрман ишетелде. Башкалар белән бергә Әгъләм дә вагонга таба атлады, борылып, «сау булыгыз», дип кычкырды да вагон ишегеннән кереп юк булды.
…Әгъләмнән хатлар килүен түземсезләнеп көтәләр: Әдибә белән Фәһимә, почтальон килмәсә, почтага ук баралар. Мәйсәрә кызларны күрүгә, вакыт табып, яннарына чыгып урый. Соңгы хатында абыйлары үзен Түбән Новгород дигән шәһәргә танкистлыкка укырга җибәрәчәкләрен әйтеп язган иде. Озак кына хаты булмый торды. Менә бүген зур шатлык – көтелгән хат килде! Тәлига кулларын алъяпкычына сөртеп, ашыгып сәке читенә утырды.
– Әйдә, укы тизрәк, кызым!


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *