Шигърият

27.09.2016 №9(сентябрь),2016

СИН ТАТАРНЫҢ КҮҢЕЛ ТҮРЕНДӘ


297

Татарстанның халык,
Россиянең атказанган
артисткасы Дания Нуруллинага

Каян килгән сиңа бу сыйфатлар,
Өлге итеп һәркем алырлык, –
Коръәннәрдән күчкән асыл сыйфат –
Алтыннардан кыйммәт «сабырлык»?
Каян килгән сиңа илаһилык, –
«Алиһә» дип зурлап әйтерлек…
Күңелеңдә, юкса, ачы язмыш,
Унөч яшьтән бирле ятимлек.
Каян килгән сиңа иман, кыйбла, –
Сынаганда сынмый түзәрлек?
Саклагандыр сине безнең өчен
Ходай үзе – Рухи гүзәллек!
Каян килгән сиңа миһербанлык? –
Дус кайгысын бүлдең иң элек…
Бар бәладән саклый кебек сине
Кешеләргә кылган игелек.
Каян килгән сиңа нурлы караш? –
Күзләреңдә бәхет күренә…
Син – татарның биек сәхнәсендә,
Син – татарның күңел түрендә.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *