Бәян

24.09.2018 №9(сентябрь),2016

Ташлы туфрак


Якыннарымның якты истәлегенә
багышлыйм…

Поезд килеп туктауга, халыкны аралап, алар вагонга таба ашыктылар. Иң алдан Әгъзам абзый, аның артыннан зур фанер чемоданнар тоткан уллары – унбиш яшьлек Әгъләм атлый.Әйбер авырлыгыннан бер якка янтайган йөкле Тәлига апа кече кызын – Фәһимәсен җитәкләгән, олырагын – Әдибәсен янәшәсеннән иярткән. Һәркемнең кулында, аркасында әйберләр, төенчекләр, юл капчыклары.

Ленинградка алып китмәкче иде Әгъзам үз гаиләсен. Ләкин ул дигәнчә барып чыкмады. Уйлаштылар да Чиләбегә барып, шуннан Ташкентка китәргә булдылар. Менә бүген китәрләр, Аллаһы боерса! Авылда үзенә көн бетәчәген, рәтләп яшәргә ирек бирмәячәкләрен күптән аңлады Әгъзам.
Яңавылда поездга утыруга, ир белән хатын тамбурга чыктылар, туган яклары белән саубуллашып, тәрәзәгә текәлеп озак кына карап тордылар. Паровоз пар болытлары пошкыра-пошкыра әкрен генә кузгалып киткәндә, күңелләр тулды.
Күзләренә килеп төелгән яшьләрен күрсәтмәс өчен, ире башын иде, Тәлига исә түзмәде, елап ук җибәрде. Исән-сау әйләнеп кайтулар насыйп булыр микән газиз туган якка? Ниләр күрер бу башкайлар чит җирләрдә? Хуш, Яңавыл – Туган җир! Китәсе килеп китмибез, туган илдән кем туйган дип җырлаулары бигрәк дөрес икән лә… Дөньялар болганды шул. Тырыш хезмәт белән төн йокламый тапкан малларын пыран-заран китерсеннәр дә, ничек үзәгең өзелмәсен? Җыен хөрәсән әллә кем булды, бөтен ялкау хуҗа хәзер дөньясына! Күпме кеше «халык дошманы», «кулак» дигән исем тагылып юкка чыкты кырмыска оясыдай кайнаган илдә…
Ирнең аксыл йөзе сулып киткәндәй. Уртаклашмаган кайгы, эчкә бикләнгән хәсрәт бигрәк тә авыр, аеруча газаплы була икән. Ул хатынын беләгеннән тотып вагон эченә әйдәде. Алар бер-берсен тынычландырып, балалары янына барып утырдылар. Ә балаларга иң кызыгы – поездга утыру, каядыр китү иде. Бу серле яңалык алар тормышына ниндидер шатлык өсти. Таныш түгел юллар буйлап алга ыргылучы поезд тәрәзәсеннән дә аларга әле өр-яңа дөнья ачыласы бар! Ир белән хатын вагондагы күңелле шау-шуны ишетмәделәр, шомлы тынлыкка чумдылар. Поезд тәгәрмәчләре бер көйгә текелдәп, аерылышу көен сузды.
Чиләбегә килеп төшүгә, аларны Әгъзамның дусты Нури каршы алды. Ул авылдан күптән чыгып киткән, монда төпләнеп яши, сату-алу эше белән мәшгуль иде. Туган якка кайткан саен очрашалар алар. Әгъзам китә алмады, туган авылы Салихта өйләнеп торып калды. Якташлар вокзал буендагы буш эскәмиядә бераз сөйләшеп утырдылар, киңәшләштеләр дә каядыр барып килергә ниятләделәр.
– Әйберләргә, апаеңнарга күз-колак бул, яме! – диде Әгъзам улына, хатынына да нидер пышылдады һәм алар биек йортларга таба киттеләр.
Биш яшьлек Фәһимә әткәсенең тротуар буйлап каядыр китеп баруын абайлап алды. Шул арада, ай күрде – кояш алды дигәндәй, кызчыкның аларны куып җитмәкче булып артларыннан йөгерүен һичкем күрми калды.
Тротуар тулы халык каядыр ашыга, кеше арасыннан әткәсе белән теге абыйның аркалары гына күренгәләп ала. Юл буендагы зур кибетләрнең ялтырап торган тәрәзәләренә карый-карый, абына-сөртенә йөгерә торгач, кечкенә кыз әткәсен күздән югалтты. Ул адымнарын кызулатты, бөтен көчен җыеп алга йөгерде. Арыгач, ниндидер зур йорт янына җитеп, туктап калды ул. Тирә-ягында кешеләр күп, ләкин әткәсе беркайда да күренми! Кире борылырга, әнкәсе янына кайтырга кирәк! Кызчык борылып, берничә адым атлауга, аптырап туктап калды… Юл чаты дүртәү, кайсына борылырга соң? Кая барырга белмичә, ул елап ук җибәрде. Янына тукталып, үзенә нидер әйткән кешеләрне дә аңламады Фәһимә.
Як-ягына карап, елап торган бала янына килеп баскан озын итәкле, кара чәчле хатын, аның саргылт бөдрә чәчләреннән сыйпап, ягымлы тавыш белән:
– Не плачь, девочка, а где твои родители, где твои мама, папа? – дип аңа текәлде. Бала русча берни аңламаса да, бераз тынычлангандай булды. Ул кулы белән алга күрсәтеп сөйләнде:
– Әнкәйләр пуез буенда, шунда барасым килә!
– Красивая девочка, хорошая!
Кызны җитәкләп, хатын аны каядыр алып китте. Кызыл тасмасын салдырып, кулына тоттырды, итәк кесәсеннән катып беткән түгәрәк кәнфит алып бирде. Фәһимә елавыннан туктады. Озак кына ашыгып атладылар алар, чегән хатыны юл уңаенда кешеләрдән акча сорады, кемнәрнеңдер кулларын тотып нидер карады. Тирә-якта ыгы-зыгы артты, кайберәүләр кызга карап нидер әйтте, тик Фәһимә русча аңламады. Ниндидер татар хатыннары туктады:
– Кара әле, чегәннәр бу баланы урлаганнар ахры, аларга охшамаган бу кыз!
– Милиция чакырырга кирәк!
Шау-шу көчәйде. Халык күбәйгәннән-күбәя иде, алар атлы арбалар тезелгән базар янына килеп җиттеләр. Бер кырыйда аллы-гөлле озын итәкләрдән, матур төймәләр, алкалар таккан чегән кызлары бии. Кызчык аптырап тирә-якка карады. Шулвакыт, йә Хода! – кинәт кенә Фәһимәнең каршысына әтисе килеп чыкты. Кызчык хатыннан кулын тартып алды да, каты итеп:
– Ә-әткәй! – дип кычкырып җибәрде һәм аңа ташланды.

Әткәсе, аптырап, син монда каян килеп чыктың, дип, баланы кулына алуга, теге чегән хатыны кеше арасына кереп югалды.
– Йә Ходай, кызымны чегәннәр урлап китә язган бит! Рәхмәт, Раббым, баламны каршыма чыгардың! – Әгъзам баланы кысып-кысып кочаклый, үбә иде.
Ерактан ук күрде Фәһимә: әнкәсе, абыйсы һәм апасы елашып беткәннәр, бик борчулы кыяфәттә як-якка караналар, һаман аны эзлиләр иде.
– Кая китеп югалдың, балакаем, нигә киттең? – дип, әнкәсе кызарган күзләрен тутырып карады да аны кочагына алды. Ташкент поезды китәргә сәгатьтән артыграк кына вакыт калган иде.

* * *

Поезд тәгәрмәчләре текелди дә текелди. Тәрәзәдән күренгән куе урманнар, яшел болыннар, текә таулар, түгәрәк күлләр инде артта калды, аларны саргайган үләнле көйгән җирләр, комлы сәхрәләр, шәрә зәнгәрсу таулар алыштырды. Яшеллек аз, үсемлек юк диярлек җирләр дә бар икән… Кәкре-бөкре булып үсә алмый утырган вак кәрлә каен, саксаул агачлары, сәмәннән эшләнгән тәбәнәк өйле кышлаклар, икешәр өркәчле дөяләрне күргән балаларның күзләре гел тәрәзәдә.
– Әткәй, монда елгалар юк микән әллә? – дип, Әгъләм әткәсенә текәлде. Әткәсе җир йөзендәге унике зур елганың җидесе Азиядә булуын әйткәч, ул шатланып куйды. Үзләренең Урал авылы янындагы төлке фермасында булышуларын, тегермән буасында ничек балык тотканнарын сөйләп баручы улының йөзенә сокланып карап торды Тәлига. Кече кызы сыман, шулкадәр дә әткәсенә охшар икән бу бала! Хатын тагын уйлар йомгагын тәгәрәтә башлады…
Ул Башкортстанның гүзәл почмагында урнашкан авылын, үзләренең иркен йортын, биек ат абзарларын, мал-туарын күз алдына китерде. Нык иде шул тормышлары, шуңа көнләшүчеләр дә күп булды. Ире тырыш, эшчән, булдыклы, укымышлы иде, яңача гәҗитләрне дә авылда беренче булып ул алдырды. Барын да укып, алдан белеп торды.
Абруйлы иде ул авылда. «Кулак» диеп кулга алгач та, төрмәгә утыртмадылар аны, ул үз-үзен аклап кире кайтты. Чөнки бар малын – ике сыерын, өч атын яңа төзелгән колхозга илтеп тапшырган иде инде. Тырма-сукалар, ат эшлияләре, хуҗалык кирәк-яраклары, олавы белән ташылып, күмәк хуҗалык милкенә әйләнде. Хуҗалык рәисе булып алган яшьлек дусты Габделхәй белән дә кистереп, каты сөйләште Әгъзам. Тагын кулга алып, төрмәгә тыгулары да бар иде. Ә өйләрен колхозга алырга, избач итәргә дип карар чыгаргач, ул бик хурланды, Тәлиганың да җаны өзгәләнде. Алар тиз генә җыенып, авылдан китәргә булдылар.
– Илдә чыпчык үлми, баш исән булсын, эшләрбез дә яңадан корырбыз дөньяны, – диде ире. Тик хатынының йөкле булуы, сигез баладан өчесе генә исән калуы бераз шөбһәләндерә иде аны.
Китәр алдыннан Ленинградтагы туганнарын, Ташкенттагы танышларын, Сәмәркандтагы якташларын искә төшерделәр. Кайларга гына таралмаган инде бу татар халкы?.. Хәзер илдәге давылда таралышкан, төрмәләрдә юкка чыкканнар күпме тагын! Әгъзамның Иж-Бубый мәдрәсәсен бетергән укымышлы абыйсын – авыл мулласын бер ай элек төнлә килеп ГПУга алып киттеләр, һаман бер хәбәре дә юк бит! Исән-сау гына булсын инде, Алла сакласын үзен! Төрмәләрдә иза чигә микән, ни хәлләрдә икән Имаммөхәммәт абзыйлары, күпме йөреп, сорашып та берни белә алмадылар.

Күрше вагонда Төркестан фронтына баручы ГПУ кешеләрен күрү дә төрле уйларга этәрә. Ә Әгъләм тукталышларда гел шулар тирәсендә бөтерелә, сугышчыларның киемнәренә сокланып карый малай. Лангар, Бассаган якларына, басмачларның соңгы зур төркемнәрен тар-мар итәргә баралар икән ди алар.

* * *

Инде өч-дүрт тәүлек буена көне-төне тыкылдаган тәгәрмәчләр тавышы гына түгел, ашау җитмәү дә, билгесезлек тә хәлсезләндерә. Керүче-чыгучылар – капчык, төен, сумка күтәргән кешеләр күренмәсенгә, шүрлек башларына чыпта сыман пәрдә элеп куйдылар. Балалар бертөрлелектән арып, үзләренә уен таптылар. Әгъләм сеңелләренә кызык-кызык сораулар бирә:
– Күзеңне йомгач, нәмә күрәсең? – ди ул Әдибәгә.
– Үзебезнең ишегалдын күрәм, – ди кызкай.
– Мин бернәмә дә күрмәем, – ди Фәһимә.
Абыйлары тагын:
– Эт ния өрә? – дип сорый. Кызлар уйланып торганда, үзе үк:
– Сүләшә белмәгәнгә! – ди. Алар өчәүләп көлешәләр. Әдибәнең чая кара тут йөзе, авыл кызларына гына хас тыйнак елмаюы мут шаянлык сирпеп торса да, бармагыңны авызына куйма, тешләп өзәр!
– Уты юк – яна, канаты юк – оча, аягы юк – йөгерә, ул нәрсә? – дип табышмак әйтә абыйлары. Кызлар уйга калалар. Үзе Фәһимәгә карап, тәрәзәгә, кояшка күрсәтә.
– Кояш, – ди бәләкәче.
– Болыт, – дип өсти икенчесе.
– Су, – дип тәмамлый егет үзе.
– Ягез, балалар, тамак ялгап алыйк! – дип әнкәләре бүлдермәсә, уйныйлар иде әле. Улына титаннан кайнар су алып килергә кушып, әчмуха чәен ача башлады.
Тышта, комлы чүл өстендә җил чәнечкеле дөя үләнен тәгәрәтә… Ә ир белән хатын кайгы касәсеннән авыз итә-итә, балаларын билгесезлеккә таба алып баралар.
Менә поезд тизлеген әкренәйтә башлады да ниндидер станциягә килеп туктады. Су, ризык алырга, хәл җыярга чыгучылар ком бураны туздырып чабып килүче җайдаклар төркемен күрделәр. Иң алдагы җайдак кулындагы кара байракны күрүгә, кемнәрдер:
– Чума! Чума! Кара үлем! – дип кычкырыша башладылар. Халык тиз генә кире тынчу, эссе вагоннарга кереп тулды. Коточкыч авыру һәркем өчен куркыныч иде. Озак та тормады, паровоз пошкыра-пошкыра кузгалып та китте. Әгъләмгә монда бар да кызык, ят, яңа. Ул өстәге шүрлектә, тәрәзәдән күзен алмыйча, каршысында яткан сеңлесен дә ишетмичә, тирә-юньне карый, күз күрмәгән җирләр белән таныша иде.
Поезд Чимкент дигән зур гына шәһәргә килеп җитте. Юлаучылар вагоннан төште. Монда да гаҗәп хәлләр күп икән…
Менә өсләренә иске чапан кигән, чалма ураган, кулларына таяклар тоткан бертөркем сәләмә генә киемле кешеләр, беравыздан: «Йә, Алла! Йә Алла!» – дип кабатлап, учак тирәли әйләнәләр. Арадан берсе:
– Бүгүн ислам галәме үлкән мүсибәтга, огур җудоликкә учради… Шәйх Содик Мүхәммәт Йосуф хәзрәтләри уафат! – дигәч, берничәсе бергә:
– Аллох өз рәхмәтига олсин! – дип кабатлый иде.
Тар гына урамнан ишәккә атланган каратут йөзле, сакал-мыеклы ир килә, аның артыннан ук кара кием белән капланган, баш түбәсенә юка гына ипигә охшаган көлчәләр өеп тоткан хатын-кыз атлый.
Шундагы бер апа кычкырып сорап куйды:
– Минга нимә алыб килдиңез?
– Сут, катик, коймок келди…
Әгъләм, Әдибә һәм Фәһимә, исләре китеп, шуларга карап тордылар. Яннарыннан ялтырап, керләнеп беткән малахай бүрекле, ишәк җитәкләгән карт, чигелгән түбәтәйле, буйлы матур халатын чуклы билбау белән ураган егет, яулыгын чөеп бәйләгән, киң йөзле, кысык күзле хатын, аллы-гөлле күлмәк, шундый ук чалбар кигән, озын кара чәчләрен әллә ничә чатка үреп салган чибәр кызлар үтеп китте.
– Әнә дүрт аяклы печән чүмәләләре килә! – дип кычкырып җибәрде Әгъләм, алга таба күрсәтеп. Кечкенә ишәкләргә бик биек итеп зур йөк – печән төягән ирләр узды. Әгъзам тагын балаларын кисәтте:
– Карагыз аны, монда балаларны урлап китәләр, бер-берегезнең кулын җибәрмәгез, җитәкләшеп кенә барыгыз, – дип, аларны базар мәйданына алып китте.
Чинар агачының җәенке ботаклары астында утыручы, башына бәрән бүрек кигән карт аларга:
– Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһ! – дип эндәшкәч, әткәләре дә сәлам бирде. Мөселман кешесе бит!
Тирә-яктагы чүп-чар арасыннан китеп, уң якка борылуга, бик матур, чынаяктан ясалган төсле ялтырап торган зур, бизәкле таш мәчет, аның каршында шундый ук зәңгәрсу киң һәм биек капка күренде. Әдибә, әнкәсенекедәй елтыр кара күзләрен зур ачып:
– Хөррият капкасыдыр инде бу, әйеме, әткәй! – дигәч, Әгъзам көлеп җибәрде.
Хөррият дигәннәре кайда, кайсы җирләргә китеп югалды икән соң? Кайчан да булса күреп булыр микән аны? Гаепсез килеш илеңнән качып диярлек китеп бар инде… Әле ярый, эзләп табып яңадан берәр гаеп такмасалар. Менә ничек болгана ил… Шулай уйланды ир. Алар базардан ят ризыклар – кавын, карбыз, ләвәшләр алдылар да вагонда әйберләрен саклап калган әнкәләре янына ашыктылар.
Тәгәрмәчләр текелдәвенә тәмам ияләшеп беткән балаларга Ташкент шәһәренә якынлашып килүләрен ишетү зур сөенеч иде. Әйберләр барланды, төенчекләр төйнәлде, догалар укылды… Алда юлчыларны шомлы билгесезлек көтә иде.

* * *

Ташкент янындагы кышлакка килеп урнашуларына бүген ике ай булды. Торыр почмак алырга җыелган акча сизелеп кими иде. Гаиләсенә торыр куыш, үзенә эш эзләп йөреп, Әгъзам вакытның үткәнен сизмәде дә. Бер таҗик картының иске генә өен сөйләштеләр. Җиденче сыйныфны тәмамлаган улына да эш эзли әткәләре. Ерак түгел җирдә, горноспасательная станция дигән урында яшь егетләрне эшкә җыялар икән, дип ишеттеләр алар. Бүген шунда бардылар, шөкер, юллары уңды! Өйрәнчек итеп алырга булдылар Әгъләмне. Әдибәне үзбәк мәктәбенә укырга бирделәр, төпчекләре әнкәсе янында, өйдә. Өй дигәне кечкенә алачык. Тәлига өйнең түшәмнәрен юды, стеналарын агартты, чистартты, үзенчә матурлады. Юкны бар итте, гаилә учагын тергезер өчен көченнән килгәнне эшләде ул. Эшнең рәтен белеп, тырышып дөнья көтте. Алачык янындагы кечкенә бакчаны бик яраттылар, кичләрен, һава җиләсләнә төшкәч, бергәләп шунда чыктылар, ташлы туфрагында казындылар, чистарттылар. Тик туган авыл истән чыкмады, сагындырды, андагы зур йортлары, бакчалары күз алдыннан китмәде. Тәлига моңланып әкрен генә җыр сузды:

Һаваларда ике аккош,
Агыйделдә кышлавы.
Бигрәкләр дә авыр икән
Туган илне ташлавы…

Тирә-юньдә йөзем куаклары, тут агачлары үсә, гөлчәчәкләр хуш ис бөрки. Бу комлы-ташлы туфракта ничек үсә икән алар? Әгәр җире безнең авылдагы кебек булсамы? Һәр якның үз туфрагы, үз үсемлекләре, читтән китереп утыртсаң, тернәкләнеп китәр идеме икән алар? Кешеләр дә шулай: яңа җиргә күченеп утыруны авыр кичерәләр, тик нишлисең, тәкъдирдә шулай язылгандыр… Шулай фикер йөртте хатын.
Әйе, яңа җирдә тормыш корып җибәрү җиңел түгел икән. Кышлакта күбрәк гади дихканнар яши. Төрле милләт кешеләре – үзбәкләр, таҗиклар гына түгел, татарлар, руслар да бар. Җир эшкәртеп, мамык үстерүчеләрдән тыш, шахтёрлар да, терлекчеләр дә очрый. Ярый әле халык тыныч, күршеләр әйбәт булып чыкты. Әле бер әйбер кирәк, әле икенчесе юк – күршеләр белән тиз танышып, аралашып киттеләр. Бары – бергә, югы – уртак, дигәндәй, әкренләп мондагы тормышка ияләшә башладылар.
Үзбәкстанның эссе һавасына күнегү генә Тәлига өчен аеруча кыен булды: көндез өйдән чыгарлык түгел, эссе һава тыннарны куыра, карынындагы баласы тынычсыз булыр, ахры. Кичке якта бакчадагы агачлардан җиргә коелып калган җимешләрне – алыча, өрек, чикләвекләр җыеп йөргән кызларына карап, зур өметләр баглый, күңелен тынычландыра, алар өчен шатлана ул. Биредә ачтан үлмәсләр, ризык табарга була икән! Ире танышларын эзләп тапты, район кулланучылар җәмгыятендә яхшы гына эшләп китте.
1934 елның көзге аяз бер көнендә Тәлига бәбәйгә чирләде. Якын-тирәдә бүлнис юк, кендек әбисен чакырыйк, диделәр дә бер үзбәк карчыгын алып килделәр. Төнгә кадәр тулгаклап җәфаланды ул, хәлдән тайды. Тик бала туарга ашыкмады. Әгъзам бер кереп, бер чыгып йөрде, хатынының кулларын тотты, маңгай тирләрен сөртте. Ниһаять, иртәнге якта муенына кендеге уралган, зәңгәрләнеп беткән бала дөньяга аваз салды. Кичергән борчылулары эзсез калмаган, күрәсең, малай бик хәлсез, зәгыйфь иде. Бераздан кечкенә Мәгъдәнне әнкәсенең күкрәгенә куйдылар.
– Әй сабыем, мә, имәргә тырыш, улым!
Икенче көнне генә авызына ими алды бала. «Балык тәнле» булып туды сабый, тән тиресе кытыршы иде.
– Тернәкләнеп китәр микән балакаем! – дип өзгәләнде ана.
Авыру баланы ничек кенә дәваламадылар, ниләр генә сөртмәделәр, нинди генә үлән суларында юмадылар, тик файдасы булмады. Табиблар климат ярамавын сәбәп итте. Йокысыз төннәр борчулы көннәрне алыштыра торды. Язмыш сынаулары бетмәгән икән әле, дүрт кенә ай яшәде сабый якты дөньяда, Үзбәкстанның ташлы туфрагына салып куйдылар бу оҗмах кошын…
Җиргә ямьле яз кояшы карауга, Тәлига мамык үстерү бригадасына эшкә чыкты. Беркөнне улы эштән кайтып, өйрәнү өчен бер айга базага җибәрәчәкләрен әйтте. База дигәннәре еракта, Тянь-Шань таулары буенда, Чимган дигән җирдә икән. Унбиш яшьлек баланы ничек шул тикле ерак җиргә җибәрмәк кирәк инде. Борчуга калды ана. Тик ире аңа:
– Кайгырма, карчык, мин үзем озата барырмын, мин эш белән Наманганга барам, шул якка, – дигәч, тынычлана төште.
Әгъләм ярыйсы гына үзбәкчә өйрәнде, яңа җиргә, эшенә тиз ияләште. Озын буйлы какча гәүдәсе тазарып, матурланып китте. Шәһәрдә кайнап торган тормыш, яңа дуслар кызыксынучан егетне моңарчы күрелмәгән башка дөньяга алып кереп китте.
Шәһәрдә әледән-әле яңа завод-фабрикалар, уку йортлары ачыла торды, үзбәкчә, русча гәҗит-журналлар чыга, төрле концертлар куела иде. Абдулла Кадыйри исемле дусты аны мәдәният яңалыклары белән таныштырып кына тора. Искелекнең җиңелүе, илнең үсеше, индустрияләштерү, хатын-кыз иреге, җирле халык тормышы турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер ул. Хикәяләр яза үзе, язучы. Сәмәркандта «Кызыл каләм» исемле әдәби берләшмә ачуларын, анда катнашкан яшь язучылар Хәмзә, Фитрат, драматург Зәфәри, шагыйрь Гафур Голәм, тагын әллә кемнәр турында сөйли. (Тик бу егетләрнең утыз җиденче елда репрессия корбаннары булып юкка чыгачагын әле берсе дә белми иде шул.) Әгъләм дә рабфакта укыр, аннары, бәлки, Төркестан дәүләт университетына да керер, Алла боерса! Ташкентта утызлап югары уку йорты, йөзләп техникум бар, анда кырык дүрт мең студент укый, ди бит дусты. Шундук өстәп тә куя: «Һәр мөселманның бурычы – белемгә омтылу! Беләсеңме, моны Мөхәммәд пәйгамбәр әйткән!» – ди ул.
Үзбәкстанның Россия составына кушылуына ун ел тулуны бәйрәм иткән көннәрдә егетләр Язучылар союзы ачылу тантанасына бардылар. Рәссамнар берлегендә булып, күргәзмә карадылар, Әгъләмгә Урал Таксынбаев дигән яшь рәссамның яңа гына язылган «Хатыннарны азат итү» картинасы бик ошады. Бәлки әле ул үзе нәрсә дә булса иҗат итеп карар, кызык бит! Рәсем төшерү өчен дә укырга кирәк икән шул.
Шундый уйлар белән канатланып йөргәндә, Чимганга китәр көн дә килеп җитте. Кирәк-яракларны җыеп, юл биштәрен әзерләп, алар юлга чыкты.
Йөз чакрымлап юл үткәч, өч юлчы, поезддан төшеп, көнчыгышка борылды. Барасы юл кыскара, алда, тау буендагы зур таш янында учак яна, тирәсендә кешеләр кайнаша иде. Өчаякка эленгән казаннан тирә-юньгә хуш ис бөркеп шулпа исе, яңа суелган куй ите исе тарала. Тау буена тирмәләр корылган. Күптән түгел агып төшкән ерганаклар эзе тау битен чуарлаган. Юлчылар якынаюга, тирмә тирәсендә кешеләр күренде.
– Әссәламегаләйкем! – дип эндәшүгә, хуҗалар аларны учак янына чакырды. Хәл-әхвәлләр сорашып, танышып, кая баруларын белештеләр, сөйләшеп киттеләр. Кунакчыл халык яши икән бу якларда, туганын күргәндәй ягымлы, әдәплеләр. Якындагы тирмәдән чыккан Әлимхан белән Гыйлемхан исемле ике чабан ипле генә әңгәмә корып җибәрүгә, Корбан исемлесе коштабакка салып майлы калҗалар китереп куйды да:
– Утырыңыз, Әгъзам әкә! – дип, аларны дастархан янына чакырды. Сүз иярә сүз китте, Әгъзам аларга үзенең туган ягы, ничек бу якларга килеп чыгулары турында бәян итте. Дөнья хәлләрен сөйләшеп алдылар. Егетләр тау ягына күрсәтеп, андагы яшерен сукмаклардан атлы төркем килеп чыгу мөмкинлеген әйтеп кисәттеләр. Куркыныч хәлләр дә күп була икән монда.


Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: weheartit.com

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *