Драма

20.09.2016 №9(сентябрь),2016

ЛЯ БЕМОЛЬ (2 пәрдә, 1-2 нче кисәкләр)


ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
1

Шул ук күренеш. Ә с ә д белән Р ә ү ф ә чәй эчәргә утыралар.

Р ә ү ф ә . Сафия студиягә дә йөрми башлады, Бәхтияр белән дә аралары әллә ничек, аңлап булмый.
Ә с ә д . Үзләре аңлашырлар.
Р ә ү ф ә . Бәхтияр күпме акча түгә, бүләкләр ташый, Сафиягә болай ук киреләнергә ярамый.
Ә с ә д . Акча түгә, бүләк ташый дип Сафия аның янында йөгереп йөрергә тиеш түгелдер бит. Сатып алып кына яраттыра алсаң иде икән ул.
Р ә ү ф ә . Бәтияр белән аның киләчәге якты, кайгысыз булачак.
Ә с ә д . Киләчәк ул байга да, ярлыга да бер битен, бер артын күрсәтә.
Р ә ү ф ә . Син Бәхтиярга ягымлы түгел, бәлки, шул да роль уйныйдыр.
Ә с ә д . Кызымны сәхнәгә чыгарыр өчен акча түгә дип, бүләк ташый, күлмәк тектерә дип, мин ул молокососка авызымны гел ерып торырга тиешме?
Р ә ү ф ә . Менә бит тагын ни дип утырасың. Нәрсәсе белән күңелеңә хуш түгел соң ул, ә?
Ә с ә д . Бәхтияр безнең предприятиене үз кулларына алган маңкортларның берсен хәтерләтә. Бөтен кыланмышлары, сөйләшүе, кыяфәте умырыр өчен, башкаларны алдар өчен, баер өчен, башкалар өстеннән хакимлек итәргә йөрүче икәнен күрсәтә. Алар белән мин үз заводымда көрәшеп туйдым инде.
Р ә ү ф ә . Яңа буынны барыбер җиңә алмыйсың.
Ә с ә д . Бәлки шулайдыр. Мине шунысы гаҗәпләндерә: нишләп акчалы кеше аңламаган нәрсәне дә аңлыйм дип уйлый икән? Нишләп акчалы кеше бөтен җиргә тыгылып фикер әйтергә маташа икән? Нишләп акчалы кеше белмәсә дә беләм дип уйлый икән? Нишләп кешеләр өстеннән хакимлек итә алам дип уйлыйлар икән?

Ишек кыңгыравы зеңгелди. Әсәд барып ишекне ача. Н а д и р керә.

Н а д и р . Исәнмесез.
Ә с ә д . Исәнме, Надир. Шелтәләп каршы алмакчы идем, үзеңне күргәч, авыр сүз әйтергә тел әйләнми.
Н а д и р (елмаеп). Нинди гаебем бар?
Р ә ү ф ә . Пианиноның кылы өзелде.
Н а д и р (клавишларга басып). Дүртенче октавада мин бер кылны да тарттырмаган идем.
Р ә ү ф ә (кырыс). Ник өзелде соң ул?
Н а д и р . Сузып тарттырылган нәрсә кайчан да бер өзелә инде ул. (Пианиноның капкачын ачып карый.) Чабып бара торган нәрсәнең кайчан да бер бәрелүе ихтимал. Суда агып барган нәрсә бата ала. Очып барган нәрсә җиргә барып төшәргә мөмкин.
Р ә ү ф ә (читкә карап). Өебездәге философтан да туйган.
Ә с ә д (Надирның эшен күзәтеп). Нишләп өзелде икән бу кыл?
Н а д и р . Материал арыган. Кыллар арасында иң беренче булып менә монысының чыдамлыгы беткән. (Өзелгән кылны күрсәтә.)
Ә с ә д . Миңа охшаган икән бу кыл. Хәер, мин өзелмәдем, сынмадым. (Кинәт кайнарланып.) Мине кистеләр, тартып өзделәр, йолкыдылар, кубардылар. Кырт иттереп кистеләр мине! Юк, миңа охшаган дип әйтеп булмый…
Н а д и р . Сезгә охшаган, сезгә. Сезне кискәннәр. (Кылны яктыда карый.) Бу кылны да кемдер кисеп өзгән. Менә, күрәсезме, келәшчә белән кискәннәр, ахрысы.
Ә с ә д (күзләрен чекерәйтеп). Чыннан да… Кем эше икән бу?
Н а д и р . Кем эшедер, анысы миңа кагылмый, мин яңа кыл алып килдем, хәзер шуны тарттырып куярмын.
Ә с ә д . Сәер, бик сәер.
Н а д и р . Нәрсәсе сәер – кылның өзелүеме, әллә кылны өзүләреме?
Ә с ә д (пауза тотып). Шуны уйлап куйдым әле. Кеше ясаган әйбер ватылмыйча, киреләнмичә тормый, әйеме. Шуңа күрәдер инде дөньяда бөтен нәрсә структураланган, системаланган.
Н а д и р . Ләкин системадагы һәрнәрсә каршы тора, ычкынырга тели, шулай түгелме?
Ә с ә д . Коллективта да шулай бит. Абсолют аһәңлек була алмый. Шуңа коллективтагы мөнәсәбәтләрдә фальш күп.
Н а д и р . Ул фальшлар да системадан котылырга теләүдән түгел микән?! Ә гаделлеккә омтылу системалашырга теләүдән түгелме соң? Парадокслар өстенә парадокс, Әсәд абый, ә!
Ә с ә д (үз уйларында казынып). Система дип, астыртын гына шул системага каршы эшлиләр. Мин шуларга каршы көрәшәм.
Н а д и р . Бер акыл иясе әйтмешли, системага омтылу теләге намус аз булудан килә. Намуссызлар һәрвакыт системага омтылалар. «Воля к системе есть недостаток честности», – дигән ул.
Ә с ә д . Шәп әйттең! Ай шәп әйттең! Менә кем белән сөйләшәсем килә. Төгәл нотаны тотып булмаган кебек гаделлекне дә төгәл билгеләү мөмкин түгелдер, бәлки. Гаделлек тә кемдер өчен булса, шундук икенче берәү өчен гаделсезлек булырга мөмкин. Әллә, чынлап та, гомер буе казынып, юкка көчемне сарыф иткәнменме икән?
Н а д и р . Алай димәгез. Иң кечкенә масштабларга бүлеп, микрога үтәргә теләү – асылны аңларга тырышу.
Ә с ә д . Әмма аңлап булмый бит. Җиһан чиксез, микрокосмос та чиксез. Ләкин чиге бардыр дип ышанасы килә.
Н а д и р (эшеннән туктап). Булды бу. Көйлисе генә калды. (Куйган кылны тарттырып көйли. Клавишка баса, пианино яңгырый.)
Ә с ә д . Күпме түлисе?

Н а д и р . Тәмле чәегез бармы?
Ә с ә д . Бар.
Н а д и р . Бер чынаяк каты чәй сездән.
Ә с ә д . Рәүфә! Чәй әзерлә, зинһар.

Р ә ү ф ә чыгып чәй әзерли башлый. Күрше бүлмәдән С а ф и я чыга.

С а ф и я . Исәнмесез.
Н а д и р . Исәнмесез. (Елмая.) Минем әле моңарчы бер үк пианино белән болай озак маташканым юк иде.
Ә с ә д . Мин фикеремне әйтеп бетермәдем. Җиһанның да чиге бардыр дип ышанасы килә. Чөнки чикле нәрсә генә гүзәл була ала. Һәрнәрсәнең чиге бар, шуңа аның матурлыгын күреп, тәмен татып була. Картина чиксез зур булса, аның шедевр икәнен аңлап булмас иде. Чәчәк тәмамланган чикләр белән матур итеп яратылган, әгәр дә чәчәк күз карашы тоталмаслык зур булса, аның матурлыгын күреп булмас иде. Әсәрнең азагы булмаса, ул әсәр булмый. Йорт, бакча – алар да чикле булса гына ямьле. Ниһаять, кеше гомере… Әгәр кеше мәңге яшәсә, аның гомере гомер булмас иде, кызыгы да,
яшәвенең яме дә булмас иде.

Ә с ә д белән Н а д и р чәй өстәле янына утыралар. Сафия әнисенә чәй әзерләргә булыша, аннары өстәл янына килеп утыра.

Н а д и р . Килешмим. Күккә карагач, аның матур икәне күренә, гәрчә чиксез булса да. Мәңгелекнең дә чиге юк. Мин үзем үтеп барган, вакытлы, юкка чыга торган, мизгел эчендә генә яшәгән нәрсәләрне кабул итә алмыйм.
С а ф и я . Ә бит «проходящая нота»лар кайвакыт бик матур яңгырыйлар.
Н а д и р . Ә ул ноталар төгәл, конкрет ноталарны эзләп баручылар бит. (Чәй эчәләр.)
Ә с ә д . Син үзеңә үзең каршы килә торган кешегә охшагансың, Надир энем.
Н а д и р . Әйе. Шуңа күрә мин тормышымның бәхетле мизгелләрен тота алмыймдыр. Бәлки, тота алмаганга бәхетле түгелмендер. Мизгелне башка мизгел алыштыру мине куркуга сала. Миндә аңлатып булмаслык Вакыт чире бар. Мизгел белән хушлашуны авыр кичерәм. Кешеләр белән, әйберләр белән, төрле төбәкләр белән аерылышу, хушлашу миндә җан газабын тудыра. Мәңгелеккә сусау яши миндә. Мәңгелектән башка бернәрсәне дә ярату мөмкин түгел. Мәңгелек булмаса – берни булмый. Мизгел мәңгелеккә барып тоташса гына тулы була, мизгел вакыт өлеше түгел, мәңгелекнең өлеше булса гына мәгънәгә ия.

Б ә х т и я р керә, тыңлап тора.

Ә с ә д . Ахыр чиктән башка, тәмамлана торган формалар булмаса, бернәрсәнең дә яме булмас иде бит.
С а ф и я . Әйе, музыканың, җырның азагы булмаса, ул гүзәл җыр була алыр идеме? Аннары, сез яшәешнең күләгәле ягын гына күзәтүчегә охшагансыз.
Н а д и р . Бәлки, сез хаклыдыр, Сафия. Тормыш ул тирән трагизм белән сугарылган. Шуңа күрәдер мин классицизмны яратмыйм – камиллек чикләнгән нәрсәләрдә ята дигән иллюзиясе өчен. Камиллеккә чиксезлектә генә ирешергә мөмкин. Җырның гүзәллеген чиксез рәвештә арттырырга мөмкин. Камиллекнең чиге юк. Җырның көен үзгәртүнең чиге юк. Тоннарны чиксез рәвештә бүлергә мөмкин, аңа әле кеше ирешә генә алмый. Темпны чиксез арттырып, чиксез акрынайтып була.
С а ф и я . Ләкин кабул итәр өчен аның барыбер чиге кирәк бит.
Н а д и р . Чикләр куйгач, инде мәңгелек турында, абсолют камиллек турында да сөйләшмәскә кирәк.

Ә с ә д . Без төрле нәрсәләр турында сөйләшәбез шикелле…
Н а д и р . Чиксезлек һәм мәңгелеккә омтылышны тәмамланган камиллек иллюзиясе белән томаларга тырышалар. Ниндидер формага ирешү һәрвакыт чагыштырмача гына була ала. Формага керү ахыргача тәмамланган дигән сүз түгел. Бу дөньялыкта реальләшү фәкать мәңгелеккә һәм чиксезлеккә омтылуның символлары гына.

Рәүфә Бәхтиярны абайлап йөгереп килә.

Р ә ү ф ә (абаланып). Бәхтияр! Исәнме. Бәхтияр килгән бит. Күрмисезмени?
Б ә х т и я р . Ишек бикле түгел иде, шуңа күрә кыңгырауга басып тормадым, кердем. (Салкын елмаю белән.) Комачауламадыммы?
Р ә ү ф ә . Ничек инде син комачауларга мөмкин?! Кил, утыр. Монда кызып-кызып сөйләшәләр, сине күрми дә торабыз.
Б ә х т и я р . Исәнме, Сафия. (Табын янына килеп утыра.)
С а ф и я . Исәнме.
Б ә х т и я р . Әңгәмәгез бик катлаулы шул. Ә бит бернәрсә дә мәңгелек түгел.
Ә с ә д . Әмма кайберәүләр мәңгегә килдем дигән сыман кыланып яшиләр.
Н а д и р . Мәңгелек ул Рух өчен кирәк. Матдилек вакытлыча нәрсәләргә табына. Чын ирешү – мәңгелеккә ирешү.
Ә с ә д . Шулаен шулай да… Тормыш, чынбарлык җиргә тартып төшерә шул. Кемнәргәдер ярап, яраклашып яшәргә туры килә.
Б ә х т и я р . Кешеләр белән эшләгәндә, шунсыз булмый. (Әсәдкә көлемсерәп карый.) Син – шәхси амбицияләреңне яшерми торган кеше… Яшерен-батырын түгел, завод директоры вазифасыннан сине шуның өчен азат иттеләр бит. Шундый кеше инде син… Агымга каршы көрәшүче – обречён. (Чәй йотып куя.)
Н а д и р (Бәхтиярга усал караш ташлап). Әсәд абый, бу кемегез сезнең?
Ә с ә д . Сафиянең егете.
Н а д и р . Мин синең исемеңне онытам гел… Кем әле син?
Ә с ә д (Бәхтиярның катып калуын күреп, үзе җавап бирә). Бәхтияр.
Н а д и р (җикереп). Бәхтияр! Сафиянең егете булсаң да, синең олы кеше белән алай сөйләшергә хакың юк!
Б ә х т и я р (усалланып). Ә син кем әле мине өйрәтергә?
Ә с ә д . (Надир өчен җавап бирә). Бу минем кунагым, затлы кунагым – Надир. Бәхтияр, Надир, егетләр, зинһар, кызмагыз әле.
Б ә х т и я р . Мин бит авыр сүз әйтмәдем. Кешеләр ике төп төргә бүленә – беренче төр кешеләр дөньясы белән аһәңдәшлектә яши, икенче төре, музыкантлар термины белән әйткәндә, дисгармониядә яши. Есть два основоположных типа людей – тип, находящийся в гармоническом соотношении с мировой средой, и тип, находящийся в дисгармоническом соотношении.
Ә с ә д . Син хаклыдыр да бит… Ләкин нәҗес белән ничек гармониядә яшәргә мөмкин!
Б ә х т и я р (көлеп). Син борчылма. Эшемнән алдылар дип кайнарланма, өзгәләнмә. Мин бар бит. (Чырае кинәт җитдиләнә.) Поддержу – и морально, и материально. Ким-хур итмәм. Акчага кытлык кичермәссез.
Ә с ә д (Бәхтиярга ачулы караш белән карап). Ә мин синең ярдәмеңә мохтаҗ түгел. Мине цех нәчәлниге итеп куярга җыеналар. Мин анда эшләп тә яхшы хезмәт хакы алачакмын, директор кебек үк булмаса да.
Б ә х т и я р (чәй йотып). Берүзең көрәшеп бернишләп булмый. Ялгыз көрәшче нишли ала?
Н а д и р . Дөресен әйтә ала.
Б ә х т и я р . Ә каян беләсең син – нәрсә дөрес, нәрсә ялган?
Ә с ә д . Надир – башкалар ишетмәгәнне ишетүче кеше. Карап торуга гади генә кеше шикелле, әмма гаҗәпләнергә дә урын бар… Гомумән, башкалардан аермалы буларак, хакыйкатьне аңлаучылар да очрый дөньяда.
Б ә х т и я р . Үзең тудырмаган системада хакыйкать лозунгларын күтәрүдән ни мәгънә? Ирекле булам дип коллективыңа хилафлык килсә, әлбәттә, сине яратмаячаклар.
Ә с ә д . Ә бит тирәннән карасаң, ирекле булу – алдамаска, ялган сөйләмәскә хокуклы булу.
Б ә х т и я р . Ә кем әйтергә тиеш – кем хаклы, кем хаклы түгел? Менә бу настройщикның дөрес ишетүен кем билгели?
Ә с ә д . Аның дөрес ишетүе билгеләнгән инде.
Б ә х т и я р (әле Әсәдкә, әле Надирга карап). Сез бик дуслашкансыз, ахрысы.
Ә с ә д . Әйе, безнең уртаклыклар күп булып чыкты.
Б ә х т и я р . Төпченү, вакчыллану, иң кечкенә материяләрнең асылына төшенәм дип казынумы сезнең уртаклыгыгыз?
Н а д и р (кинәт кызып). Син Сафиянең әтисе белән аның йортында ник алай дорфа сөйләшәсең, агач тел?!
Б ә х т и я р (кыҗрап). Ә син миңа тавышыңны күтәрмә! Мин синең каян ничек чыкканыңны белештем. Синең анаңны урманда ташлап киткәннәр. Ул сукыр булган. Сине ул кемнән тапкандыр, билгеле түгел. Урманнан сезне авылга куганнар. Анаң үлгәч, сине асрамага алганнар… Ничек музыка өлкәсенә керә алгансыңдыр син…
Ә с ә д (өнсез калып торганнан соң, Бәхтиярга нәфрәт белән карап). Ә синең ни хакың бар кешенең язмышында казынырга?!
Б ә х т и я р (Рәүфәгә карап). Теләсә кемне йортыгызга кертмәсәгез, үзегезгә тынычрак булыр. Башкалар ишетмәгәнне ишетү, юк-барда казыну – бәлки, фаҗигале биография галәмәтедер?..
Ә с ә д . Миңа да төрттердең шикелле…
Б ә х т и я р . Юк, юк, сиңа түгел…
Ә с ә д (усал елмаеп). Бәхтияр, ә бит синең беҗеклегең имәнгечрәк.
Р ә ү ф ә (кычкырып диярлек). Әсәд!
Ә с ә д (хатынына йодрык күрсәтеп). Тыныңны чыгарма! (Бәхтиярга таба иеленкери.) Синең вакчыллыгың, Бәхтияр, сөйләп бетергесез. (Кычкырып көлеп куя.) Машинасына утыргач, җиде-сигез тапкыр замечание ясамый калмый. Вакчыл! Ботинкадагы карны, машинага утырганда, аякларны бер-берсенә кагып коярга кирәк икәнне миңа ярты сәгать аңлаттың син бер тапкыр. Машина ишеген каты япма дип теңкәгә тия. Утырмыйм мин синең машинага бүтән! Рәүфәнең исә күзе тонган – Бәхтияр кызымны кеше итәчәк, дөньяга танытачак, ди. (Бармагы белән Бәхтиярга төртеп.) Кызыңны моңа кияүгә бирсәң, бетте баш, ул синең кызыңның җелеген суырачак. Ул Сафияне берьюлы ике аягын бер-берсенә кактырып, шул ук вакытта ике кулын бер-берсенә чәбәкләттерәчәк!
С а ф и я (кычкырып). Әти!
Ә с ә д . Син дә тик кенә утыр, кызым! Арада иң нык казынучысы син, кызым! Тик кенә утыр! Синнән дә шикчел, мнительный кеше юк! Ә анаңның беҗеклеген сөйләргә сүз генә җитмәс.
Б ә х т и я р (каушап). Мин сиңа үпкәләмим. Чама белән вакчыллану ярый ул. Кешеләр һәрвакыт тәртипне тәртипсезлеккә караганда өстенрәк күрделәр. Кешенең табигатенә салынган инде ул…

Н а д и р . Сез – тәрипсезлектән файдаланып баючылар, хәзер инде, баегач, тәртип кирәк була башладымы?!
Б ә х т и я р (теш араларыннан сытып). Син – «без роду и племени»! Монда кеше рәтендә утырган буласың!
Ә с ә д (әкрен генә урыныннан күтәрелеп). Не смей Надирга андый сүз әйтергә! Мокыт!
Б ә х т и я р (сикереп тора). Син нәрсә…
Ә с ә д (ярсып). Пошёл вон!
Б ә х т и я р (күзләрен акайтып). Нәрсә-ә-ә?!
Ә с ә д . Пошёл вон! Бәдбәхет! Спонсор, промоутор, бизнесмен! Калын кесәле маңкорт! Хайван!
Р ә ү ф ә (ачыргаланып). Ул – Сафиягә шулхәтле ярдәм иткән кеше.
Ә с ә д . Моның ярдәменә мохтаҗ булырга язмасын. Якты күңелле кешенең генә ярдәме фәтвалы була! Ярлы кешенең юмартлыгы гына ихлас күңелдән булырга мөмкин! Пошёл вон! Зараза!

Бәхтияр чыгып китә.

Н а д и р (торып). Минем гаебем булса, гафу итегез. Сау булыгыз. (Чыгып китә. Рәүфә диванга капланып елый, Сафия йокы бүлмәсенә кереп кача. Әсәд, бар ишеген ачып, коньяк шешәсен ала, зур фужерга яртылаш салып, эчеп куя.)

2

Надир яши торган йорт. Иске шкаф, кыршылган өстәл, чалыш аяклы карават, берничә урындык – өйдә башка җиһаз күренми. Н а д и р кемнеңдер кереп килгәнен сизеп сагая, тыңлап тора. С а ф и я керә.

С а ф и я . Исәнме.
Н а д и р . Исәнме.
С а ф и я . Телефоның җавап бирми.
Н а д и р . Ә адресымны каян белдең?
С а ф и я . Әти тапкан. Үз йортың белән яшисең икән.
Н а д и р . Бу йортка йөз ел.
С а ф и я . Миңа менә шушындый иске йортлар ошый.
Н а д и р . Тиздән сүтәчәкләр инде. Бу җирләрне кемдер сатып алырга йөри.
С а ф и я . Бик борчылдык синең өчен.
Н а д и р . Ник?
С а ф и я . Әллә тагы… Менә… сине күрәсем килде.
Н а д и р . Мин бик шат сине күрүемә. Өем генә шыксыз… Бу вакытлыча… Бу тирәдәге агачлар, куаклар аз булса да мин туып-үскән мохитне хәтерләтә.
С а ф и я . Син чынлап та ятим үстеңме?
Н а д и р . Бу дөньяда ятим булу мөмкин түгел, хәтта теләсәң дә. Кызыл Чишмә районында сал агызу әртиленең урман хуҗалыгы бар иде. Шунда аш пешерүче апа пристаньнан тугыз айлык ташландык кыз бала алып кайта. Ире урман кискәндә өстенә агач авып харап булган, ике улы да сугыштан кайтмаганнар. Ана күңеле балага мохтаҗ булгандыр инде. Тора-бара кызның тумыштан сукыр икәне аңлашыла. Дөньяны авазлар аша гына таный, аңлый. Сукыр булса да, әнкәсенең олы ярдәмчесе булып үсә, ятьмә үрү эшен оста башкара. Әнкәсе чирли башлый һәм озакламый вафат була. Урманга агач алырга килгән егет белән бу сукыр кыз арасында мәхәббәт кабына. Аларның мәхәббәтеннән мин туганмын. Такта ярдырганда, әтиемнең күкрәгенә такта бәреп, ул бүлнистә үлә. Әнкәй аш пешерүчеләрнең ярдәмчесе булып, ятьмәләр үреп мине үстерде. Перестройка башлангач, урман хуҗалыгы таркалды. Миңа җиде яшь тулганда, без әнкәй белән Кайнар Чишмәдәге ташландык йортка барып урнаштык. Әнкәемне күңеле гел урманга тартты. Мин аны җитәкләп урманга алып бара идем. Аның иртә вафат булуы да урманны сагынудан. Мин ун яшьтә идем ул вакытта. Җәен көтү көттем. Авыл кешеләре булдыра алганча ярдәм иттеләр, ач-ялангач булмадым. Мәктәптә укыдым. Гармунда, курайда уйнарга өйрәндем. Урта мәктәпкә каладан килеп йөрүче музыка укытучысын пианинода уйнап шаккатырдым. Мәктәптәге иске пианинода үземнең уйнарга өйрәнүем аны таң калдырды. Ул миңа ноталар буенча башлангыч белем бирде. Белемем шуның белән тәмам.
С а ф и я . Синең нечкә слух әнкәңнең авазлар ярдәмендә дөнья белән аралашуыннандыр да.
Н а д и р . Бәлки. Ул бит миңа үземне белә-белгәннән бирле урман авазларының һәр төсмерен төшендереп, авазның нәрсә тавышы икәнен, ник алай яңгыраганын аңлата иде. Үзе ул хәтта аяк астындагы коры ботаклар сынуыннан да кем адымнары икәнен аңлый иде.
С а ф и я . Ни өчен барлык кешеләргә алай тирән ишетү язмаган икән?
Н а д и р . Ходай барлык кешеләрнең газаплануын теләмидер.
С а ф и я . Яхшы ишетү бәхетсез итәмени кешене?
Н а д и р . Башка төрлерәк булсам, яшәү ямен башкачарак татыр идем шикелле. Мин шунысы белән үземне бәхетсез түгел дип әйтә алам: үзем булып калырга вакытым бар минем. Бит хәзерге заманда кешеләрнең бәхетле булырга гына вакытлары бар, үз-үзләре булырга вакытлары җитенкерәми.
С а ф и я . Шулай да дөньяны артык тирән аңлау чынлап бәхетсез итәдер кешене.
Н а д и р . Дөньяны аңлау – аңа лаеклы булу дигән сүз. Бу дөньяга лаеклы булу бәхетме, юкмы, кем белгән. Мин күп уйлыйм бу нәрсәләр хакында. Парадокс өстенә парадокс килеп ята. Дөньяга лаеклы булыр өчен, аны аңларга тырышырга кирәк. Ә дөньяны башка кешеләр арасында, җәмгыятьтә генә аңларга мөмкиндер. Кешеләр белән аралашкач, котылгысыз рәвештә индивидуализм баш күтәрә һәм кеше – үзенә үзе максат икәне аңлашыла башлый. Миллионнарны бәхетле итәргә маташып карадылар бит инде – әнә, нәрсә килеп чыга.
С а ф и я . Синең психологияң әтиемнекенә охшаган. Үз-үзеңдә казыну, вак-төякне артыгыннан күп күрү кешене адаштыра, хаталанырга мәҗбүр итә түгелме?
Н а д и р . Син, бәлки, хаклыдыр. Әмма үз-үзеңне аңлар өчен дә, тормышта урыныңны барлар өчен дә казынмыйча булмый. Кеше, кирәкме-юкмы, гомере буе казына, төпченә, әмма барыбер ни дөньяның, ни үзенең асылына төшенә алмый. Ахырына кадәр үзеңне аңлау – үлү дигән сүз. Әллә кайларга кереп киттек. Син мине гафу ит инде… Бәхтиярга каты бәрелдем… Әсәд абыйдан да эләкте аңа… Минем аркада килеп чыкты.
С а ф и я . Юк, юк, синең бер гаебең дә юк. Мин Бәхтиярны яратам дип ялгышканмын. Укуымдагы уңышлар, аның затлы бүләкләре, алда нинди алкышлар, балкышлар буласы башымны әйләндерде. Ә кеше буларак… Безнең арада кичеп чыккысыз ара бар иде инде. Сине күрү белән минем күзләрем ачылды.
Н а д и р . Ә мин теге көнне сиңа юри әйттем…
С а ф и я . Нәрсәне юри әйттең?
Н а д и р . Романсны җырлаганда берничә нотаны төгәл алмадың, фальш җибәрдең дип.
С а ф и я . Ник?

Н а д и р . Сезнең өйдә бәйрәм иде. Минем күңелемдә бәйрәмнәргә каршы хисләр яши. (Уйга калып.) Әнкәйне күмгәндә, 8 март бәйрәме иде, шуңадыр. Шулай да Бәхтиярдан яхшы түгел…
С а ф и я . Син – нечкә, йомшак күңелле кеше, шуңа аны кызганасың. Ә ул кызганырлык кеше түгел. Синең кызгануыңа мохтаҗ түгел дип әйтмәкче булам. Калын тиреле кеше ул, күңеле җәрәхәтләнгәндер дип уйламыйм.
Н а д и р . Ә син каты бәгырьле кеше икән. Ялгышасың. Бәхтиярның да күңелендә йомшак урыннар бар. Аңа да җан газабы хас. Әмма башкача, мәсәлән, минекечә түгел, синекечә дә түгел, башка хисләр, башка сәбәпләр буенча. Бәхтияр бу дөньяның тетрәндергеч авазларын ишетми дисеңме әллә? Ишетә. Әмма мин ишеткән авазлар түгел ул. Син ишеткән авазлар да түгел. Башка төрле авазлардан тирбәлә аның күңеле.
С а ф и я . Ә сине иң нык тетрәндергән тавыш нинди?
Н а д и р . Ерактан ишетелгән балалар тавышында шулхәтле көчле фаҗига яңгырый. Бер игътибар белән тыңла әле. Ерактан яңгыраган бала-чага тавышында булачак кайгылар төсмере бар. Бәлки, алар анда бик кызык, көлкеле уен уйныйлардыр, ә шулай да ерактан килеп иңгәндә, бала-чага тавышында киләчәктә көткән һәлакәт, ярдәмгә, коткаруга мохтаҗлык авазлары яңгырый.
С а ф и я . Сиңа ничә яшь?
Н а д и р . Утыз.
С а ф и я . Гаиләң…
Н а д и р . Мин өйләнгән идем дияргә дә була. Дүрт елга якын язылышмыйча гына тордык.
С а ф и я . Балаларыгыз бармы?
Н а д и р . Юк. Миннән бала табарга теләмәде. Ул миңа ачыктан-ачык әйтте: сиңа охшаса, балабыз мәңге бәхетсез булачак, диде. Үзенең дә минем белән интегәсе килмәде.
С а ф и я . Син ярата идеңме аны?
Н а д и р . Әйе. Ул да мине башта ярата иде. Сәбәп минем тышка чыккан сәерлекләремдә дә түгел. Ул мине монда, Җирдә яратты, ә мин исә без аның белән Мәңгелек кочагында очрашырбыз дигән инану белән яраттым. Минем сөю белән аның сөюен бер үк үлчәү белән үлчәргә мөмкин түгел.
С а ф и я . Берсекөнгә әнкәйнең туган көне. Кил безгә. Тәмле әйберләр пешерәбез.

Ахырын сайтта алдагы көннәрдә укырга мөмкин.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *