Шигърият

10.11.2018

Һәр акыллы җанда чыңлыйдыр саз…


Игътибарыгызга Нурмөхәммәт Хисамов шигырьләре. Рәхим итеп, укыгыз.

Шәһри Болгар – минем Элладам
(Элегия)
Мин язмышка тирән рәнҗүләрне,
Үпкәләрне аннан юлладым.
Гүзәл илем, бөек дәүләтем – син,
Шәһри Болгар – минем Элладам.

Ник безләрне гаҗиз, ятим итеп,
Тарихларга китеп югалдың?
Милләтемнең изге бишеге – син,
Шәһри Болгар – минем Элладам!

Бабаларның даны, намы сеңгән
Ташларыңа ятып еладым,
Иделемнең газиз күз карасы –
Шәһри Болгар – минем Элладам.

Хәрабәләр ята шаһитыдай
Дәүләт эзен кырган елларның.
Манаралар саклый мәгърурлыгың,
Шәһри Болгар – минем Элладам.

Җаннарыңда йөртә синең сынны
Гүзәл кызлар, батыр улларың,
Син югала торган тарих түгел,
Бөек Болгар – минем Элладам!

Каенлы юлда

Иртә таңнан юлга ашкынам,
Урман буйлап чаба машинам.
Каршы яктан йөгерә каеннар,
Әйтерсең, гамь, бер-бер ваем бар.

Бәкәлләре гүя бөгелә, –
Кай арада күргән хәстәрен?
Тигез сафта гүя аларның
Алмачуар атлы гаскәре?

Игенчегә янап салада,
Һөнәрчегә янап калада,
Хәвеф салып ерак даладан,
Килгәндер яу Болгар иленә.

Яшел җилән элеп иңенә,
Булат кылыч тотып кулына,
Күзне текәп дала юлына,
Яу чыккандыр болгар ирләре,
Саклар өчен туган җирләрен…

Тасмаланып артта юл кала,
Үзем очам үрдән аскары.
Офыкларга кереп югала
Каеннарның бердәм гаскәре…

Үзебезгә тигән мизгел
Ай яктысы уйнар алсу йөзең
Былбыл моңы сеңгән гөлгә тиң.
Камышлы яр ышыгына сыенып,
Мөлдерәгән төнге күлгә тиң,
Керфекләрең күләгәсе төшеп,
Уйга талган серле күзләрең.

Язмышның бер юмарт бүләгедер
Бу карашлар, бу моң, бу ымнар.
Уй, гакыл да адашырлык хәтта
Төн карасы йоккан толымнар.

Ярсу ялкын, бетмәс сусау биргән
Миңа хазар, кыпчак бабамнар.
Кайнар канны, горур җанны биргән
Сиңа болгар – сармат – аланнар.

Күпме сулар аккан, җилләр искән,
Еллар кичкән, кичкән гасырлар,
Бер халыкта килеп кушылганчы,
Безнең хисләр, безнең гакыллар.

Бәхетсез, дип кем әйталыр безне –
Язмыш үзе бирде тезгенне.
Без табалдык чиксез мәңгелектән
Үзебезгә тигән мизгелне…

Сагышлы яз
Галим Шәйхи Садретдинов истәлегенә

Гөрләвекләр ага челтер-челтер,
Күз чагыла нурдан елтыр-елтыр,
Бала-чага чаба тыр-тыр, тыр-тыр,
Трамвайлар уза шалтыр-шолтыр.

Агачларда чут-чут кошлар таушы,
Урамнарда чыр-чу кызлар таушы,
Вокзалларда шау-гөр, яшьләр каушу,
Кая барма, анда язгы шау-шу.

Күкләр аяз, җирдә күләгә аз,
Сөендерә, нурлый, иркәли яз,
Табигатьтән бөрки күңелгә наз,
Һәр акыллы җанда чыңлыйдыр саз.

Тик галәмдә сүнде бер йолдызкай,
Бакыйлыкка күчте Шәйхи дускай…
Яз суынды миңа узмас кыштай,
Кояшы да гүя сагышлы ай.

Әнкәсенең җандай күреп сөйгән,
Һәр дәшкәндә: «Йөрәк кенәм», – дигән,
Кайтуларын көтеп янган-көйгән.
…Ә күзләре шундый зәңгәр, тирән…

Зур шагыйрьләр сызган якты эздән
Шигырьләрне энҗе кебек тезгән,
Гармун сузып, үзәкләрне өзгән
Шәйхи дустым китеп барды бездән…

Әйтелмәгән монолог

Икәү бергә дөнья гизәргә
Алып чыктым сине – улымны,
Олы мәгънә, олы гамь белән
Бизәр өчен ерак юлымны.

Бар дөньяңны онытып, тәрәздән
Күзәтәсең поезд барганын,
Син белмисең гашыйк әтиең
Нинди уйлар белән янганын…

Синең белән үткән чагында,
Күзләренең түгеп зәңгәрен,
Юл буенда калган «апа» да
Үзе генә белә хәлләрен.

Аңа бәхет биралмаганга,
Күпме айлар менә ут йотам.
Йөрәгемә капкан ялкындай,
Ул артымнан калмый бер тотам.

Сакласа да чиксез сабырлык,
Тәрәзәдә күзе һәр көнне.
Мәхәббәттән миңа син – бүләк!
Мәхәббәт үк даулый бәхетеңне…

Юк, юк, күңлем синсез бәхетне
Үзе өчен бәхет диалмас.
Күзләреңнең гамьсез чагына
Бармыни соң җирдә тиң алмаш?!

Синең кулың
          Мин кулыңны тоткачтын аштым күккә дә, –
          Бер дә чиксез гали чарлактыр кулың.
          Г.Тукай

Синең йомшак ак кулларың
Фәрештә кулы сыман.
Кулга-кул узган юлларым
Йолдызлар юлы сыман.

Мине өркетми һич, җаным,
Максатның ераклыгы.
Җанга кагылмый дөньяның
Керләре һәм ваклыгы.

Ничекләр генә сынамас
Язмышның дулкыннары.
Кулга-кул без! Сыгалмас һич
Җилләре, упкыннары.

Авыр йөктән курыкмый йөрәк,
Шифа-көч бар кулыңда.
Алар иң нык терәк миңа
Шушы гомер юлымда.

Саубуллашу

Юллар тагын мине Одиссейдай
Алып китә синнән еракка.
Сау бул, сау бул, минем Пенелопам,
Күзләреңне, зинһар, чылатма!

Юлларыммы? Беләм, җиңел булмас,
Кайда ташлар мине дулкыннар?!
Кайтмасамчы сиңа Пер Гюнт сыман,
Көймәләрем йоткач упкыннар…

Көзге уйлану

Тагын көз килә, чумып алтынга,
Бар да үзенчә ямьгә төренгән,
Табигать белән җир-әнкәгәме
Җыеналар күк хисап бирергә.
Миләшләр пешкән, ут-кызыл булып,
Алмагач сыгыла йөге авырга.
Чикләвек тулган – тып-тыгыз тәнле,
Баланнар комач алка тагынган.
Каршылап илнең шундый фасылын,
Һич тынгы бирми бер уй үземә:
Халкым каршына, тотып мул кәрзин,
Килсәмче мин дә гомер көземә.