Видео

09.11.2018

Дөнья — куласа


Фирүзә Җамалетдинова сүзләре, Флюра Кулахметова-Талипова көе

Җир читенә китсәм — ерак булыр,
Дошманнардан булыр тынасы,
Дип ялгыштым. Һәр почмагы — үзәк,
Түгәрәк лә икән дөньясы!

 

Җир читенә китсәм, мөмкиндер, шәт,
Гайбәтләрсез бер төн кунасы…
Танышларны җилләр сипкәнмени —
Ах, тар икән ласа дөньясы!

 

Җир читенә китсәм, михнәт күрмәм,
Дигән идем, ниләр кыласы?
Әйләнә дә, ах, бер баса икән,
Ах, куласа икән, дөньясы!