Юбилейлар

08.11.2018 11 (ноябрь), 2018

КЫЗГАН КҮМЕР (ХӘБИР ИБРАҺИМГА 60 ЯШЬ)


Еллар үткән саен, шагыйрьләр төрле әверелешләргә дучар була. Әлбәттә, шигърият кысаларында калып та шәкел һәм эчтәлек җәһәтеннән төрле нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Ләкин еш кына шагыйрь үз иҗатының офыкларын жанрлар хисабына тагын да киңәйтергә омтыла, үзен әдәбиятның төрле өлкәләрендә сынап карый, чәчмә әсәрләр язуга күчә, драма әсәрләре тудыра. Мондый мисалларны күпләп искә төшерергә була. Шунысы кызыклы: әдәбиятның кайсы өлкәсендә казганса да, авторның шагыйрьлеге барыбер күзгә бәрелеп торучан. Әдәбият фәнендә «шагыйрь прозасы» дигән гыйбарә дә бар. Мондый чәчмә әсәрләр, гадәттә, шагыйранә сурәтле тел белән язылган була, алар гаять дәрәҗәдә метафораларга бай. «Шагыйрь прозасы»нда, фабулага өстенлек бирүдән бигрәк, кеше кичерешләре, табигать күренешләре мул тасвирлана.

Әмма шагыйрьләр төрле булган кебек, аларның прозасы да төрле. Арада кызыклы сюжетка корылган, эпик киңлеккә дәгъва иткән әсәрләр дә еш очрый. Аларда шигърият күзгә бәрелеп тормый, ләкин ул бар, ул каядыр төптә, аның көчле агышын боз аша да тоясың.

Хәбир Ибраһимның прозасында бу юнәлешләрнең барысы да күзәтелә.

Әйе, ул, күпләребез кебек, иҗат юлын шигырь язудан башлаган иде. Әле дә ара-тирә шигырьләре матбугатта күренә килә. Шул ук вакытта Хәбир оста прозаик, танылган драматург буларак та татар әдәбиятында үзен таныта алды.

Шунысы гыйбрәтле: шигърияттә ул, кайберләребез кебек, яшьлек юләрлеге, яшьлек гайрәте белән чәчрәп чыкмады. Мәйданга шактый соңарып, утыздан узгач кына аяк басты. Билгеле, ул балачактан ук тезмә язып мавыккандыр. Әдәбият, язу-сызу белән матавыклану, гадәттә, балачак илендә үк пәйда була. Бу, Туфан әйтмешли, «гүзәл гамь», мәдәният институтында укыганда, тагын да тирәнәя төшә, егетнең асылда җенси мәхәббәткә өртелгән уй-хисләре сәтырлар булып куен дәфтәренә бер-бер артлы тезелә тора. Бераздан әлеге интим лириканы укучы хөкеменә тапшыру нияте дә барлыкка килә. Бу – сиксәненче еллар ахыры. Бар шагыйрь-шөгарә, милли азатлык турында хыялланып, ә кайсысы, чүлмәкчедән күрмәкче, нәгърә орган еллар. Кемгә кирәк синең күңелеңнән чәчрәгән саф, илаһи мәхәббәт чаткылары? Актуаль түгел. «Һәр ишектән борды мәхәббәт сакчысы», дигәндәй, Хәбирнең шигырьләре дә газета- журнал битләренә үтеп керә алмый. Алга китеп булса да, шуны әйтергә кирәк: Хәбир Ибраһим беркайчан да конъюнктурага, көндәлек таләпләргә буйсынмады, үзенең күңеле кушканны гына язды. Ул җил искән уңайга авышучылардан түгел. Мөгаен, бу – шагыйрь өчен иң кирәкле сыйфаттыр.

Ләкин бит дөньяга чыгасы да килә! Күңел түрендәге ихлас хисләр белән уртаклашасы килә. Гомере дәвамында һәр шагыйрь үзенә фикердәшләр, хистәшләр эзли.

1990 елда, «Идел» журналы редакциясендә кәгазьгә күмелеп утырганда, бүлмәмә студент еллардагы танышым килеп керде. Хәл-әхвәл сораштык. Эшчеләрнең тулай торагында яшәп ятуы икән.

– Яшь шагыйрьләр күп киләдер монда? – дип сорады танышым, Саба якларында гына туып үскәннәргә хас мәгънәле елмаеп.

– Шагыйрәләр күбрәк, – дидем мин.

– Безнең тулай торакта бер егет тәрбияче булып эшли, шигырьләр яза. – Танышым елмаеп куйды. – Менә шул сиңа күчтәнәч күндерде. – Һәм ул минем алга бераз саргая төшкән «Социалистик Татарстан» газетасына төрелгән кипкән балыклар чыгарып куйды.

– Шул гынамы? – дип сорадым мин, аның үзе сыман елмаерга тырышып.

– Менә шигырьләре…

Кулъязмаларга күз төшердем. Хәрефләре шулкадәр бөтеренке, юллары гаҗәеп тигез – архивлардагы хаттатлар каләменнән төшкән иске язу үрнәкләремени!

Төнгә чыксам,

Төннәр мине яклый,

Сердәшләрем алар, кунагым.

Үз-үземә бәхет даулый-даулый,

Каләм алам кулга.

Уйларым,

Талгын гына җирдән күтәрә дә,

Алып китә мине еракка.

Шигырьләр миңа ошады. Аларның көчәнеп язылмавы күренеп тора иде. «Уйлары шундый канатлы икән, инде тагын да ераккарак алып китсен», – дип уйладым мин. Күпмедер вакыт узгач, алар журналда дөнья күрде. Ә ул заманда «Идел» 120 мең нөсхәдә укучылар хозурына тарала иде.

Шуннан Хәбир Ибраһим журналыбызның даими авторына әверелде. Шигырьләре генә түгел, «Төштән соң күзгә күренү», «Аһәң» поэмалары да «Идел» сәхифәләрендә укучыларга барып иреште. Чәчмә әсәрләр авторы буларак та ул биредә ачылды. Безне бер-бер артлы хикәяләре, бәяннары белән сөендерде.

Әйткәнемчә, прозада аның диапозоны гаҗәеп киң. «Арыш арасыннан йөгерүче бала» кебек лирик хикәясе искиткеч җылы тоннарда язылган картина сыман тәэсир итсә, «Тояклы җен», «Мохтар һәм Туктар» сатирик бәяннары нечкә каһкаһә, авторның көндәлек тормыштагы һәртөрле тискәре күренешләргә битараф булмавы белән үзләренә җәлеп итә. Хәбир беркайчан да күнегелгән кысалар эчендә бәргәләнми, аның тыелгысыз хыял куәсенә хәйран калмый мөмкин түгел. Ул безнең шактый язучылар кебек «бисәпид» уйлап табу белән дә мавыкмый, аның дөнья әдәбиятын яхшы аңлавы сизелеп тора, әлеге казанышларны безнең әдәбиятта татар холкына яраклаштырып үзенчә файдалана белә.

«Бәхетсез җаннар» романы, «Кәбисә елы» бәяны кебек әсәрләрендә ул халкыбызның хәзерге тормыш итү рәвешен тасвирлап, татар җәмәгатьчелегенең киләчәккә бару юлларын чамаласа, «Стефания» кебек әсәрендә җенси мәхәббәтнең олылыгына, сафлыгына дан җырлый, ләкин бу хиснең, күңелләрне яулап алуына карамастан, кайчагында милләтара чикләрне вата алмавына да ишарә ясый. Үкенечле мәхәббәт турындагы бу якты әсәр миңа Иван Бунинның «Караңгы аллеялар» шәлкемендәге кайбер хикәяләрен дә хәтерләтә. Әмма Хәбир һич тә Бунинны кабатламый, ир-егет белән хатын-кыз арасындагы җенси мөнәсәбәтләр нәкъ татарча, тыенкы сөенеч катыш сагыш белән сурәтләнә.

Үзенә хас лиризм, эпиклыкка дәгъва, каһкаһәгә маһирлыгы турында телгә алгач, аның кайбер әсәрләрендә җиңел юмор хакимлек итүен дә әйтми калу дөрес булмас. «Җиденче кияү» (пьеса варианты да бар), «Бәхетле килен», «Язмыш бәрәне» кебек «көләч» бәяннарында Хәбир бөтенләй башка яктан ачыла. Гүя ул – үзенең персонажларына читтән генә карап, мыек астыннан елмаеп торучы Хуҗа Насретдин холыклы авыл агае. Ул беркемне дә гаепләми, һөҗү укларын атмый, чөнки аңлый: кешенең без тискәре дип атаган сыйфатлары да табигый, әлмисактан килгән, монда инде бернишли алмыйсың. Көләргә генә мөмкин. Һәм бу көлү күп очракта үз-үзеңнән…

Биредә Хәбир Ибраһимның драматургия өлкәсендәге уңышларын да телгә алырга кирәк. Ни генә дисәләр дә (янәсе, безнең халык китапта гына басылган килеш тә пьесалар укырга ярата; андый заманнар да булды, тик хәзер болай өздереп әйтеп була микән?), драма әсәре, асылда, сәхнәгә кую максаты белән языла. Автор театрга ни кирәген, халыкның бүген ни көткәнен сиземләргә тиеш. «Мәңгелеккә» өмет итеп язылган пьесалар, гадәттә, авторның архивында кала. Яхшырак тәкъдирдә, җыентыкта нәшер ителеп, киләчәктә дан-шөһрәткә төренүне көтәргә мөмкин. Хәбирне көндәлек темаларга язучы драматург, дип тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Янәсе, күктән йолдыз чүпләми. Югыйсә аның егермедән артык драма әсәре сәхнәдә куелган! Төрле профессиональ театрларда. Әле халык театрларында уйналганнары күпме. Ә бит режиссёрлар тамашачы каршында азмы-күпме уңыш казанырдай әсәрләрне генә сәхнәгә менгерергә тырыша.

Проза әсәрләрендә дә Хәбирнең драматург булуын искәрми мөмкин түгел. Аның күп хикәя-бәяннарында фабула анык, конфликтлар кискен, төенләнеш, чишелешләр үз урынында, текстта артык сүз юк.

Хәбир – авыл малае, буразнадан күтәрелгән – орлыкны кибәктән аера белә. Шуңа күрә дә ул нәкъ менә бүгенге көн язучысы, бүгенге укучы өчен яза, әсәрләрендә заман проблемалары күтәрелә. Киләчәктә ни булыр – анысы Тәңре хөкемендә.

Хәбир Ибраһим иҗатының төп хасиятен бер җөмлә белән әйтүне сорасалар, мин: «Әтисе белән бәхәс, әтисе белән әңгәмә», – дип җавап бирер идем. Аның әтисе Кәбир агай Тау ягында атаклы кеше иде. Дистәләп еллар авылда колхоз рәисе булып эшләгән, совет заманының иң югары тамгасы – Ленин ордены белән бүләкләнгән шәхес. Кырку холыклы, үзенчәлекле фикерләүгә ия кеше иде, мәрхүм. Мин Хәбирнең туган авылы Борнашка кайтканда (шагыйрьнең кем икәнен белергә теләсәң, аның туган ягын барып кара!), ул инде сиксәнне узган бер карт иде. Әмма әле нык, көр күңелле, гәпләшкәндә, гел киная белән сөйли. Мине, машинасына утыртып, элек үзе идарә иткән биләмәләрне күрсәтеп йөрде. Авылдан ерак түгел ул казыткан күлне дә барып күрдек. Бик тәфсилләп үзенең ерактан – Һолландиядән үк түгелме әле! – яхшы токымлы сыерлар кайтартуын сөйләде. Яхшы ук аралашкач, аның тел төбеннән төпчек улының шигырь белән матавыклануына шикләнеп каравын аңладым.

– Рәт чыгарлыкмы соң? – дип сорады ул, миңа сынаулы караш ташлап.

– Хәбир әйбәт яза, – дидем мин, катгый итеп.

– Белмим, белмим, – диде ул, уфтанып. – Мин гомерем буе «Социалистик Татарстан» гәҗитен укыйм. Анда синең статьялар да чыга. Менә моны мин аңлыйм. Ә бу – минем малай – һаман шул кызлар белән кети-кети уйнаганын яза.

– «Социалистик Татарстан» инде шактый еллар «Ватаным Татарстан» исеме белән чыга иде бу вакытта… – Лирика андый статьялардан югарырак бәяләнә. – Мин инде, әлбәттә, үзем кебек үк «тайгак» юлга кереп киткән каләмдәшемне атасы алдында якларга мәҗбүр идем.

– Җитди нәрсәләр белән шөгыльләнергә кирәк, – диде ул, канәгатьсез төстә. – Сез бит инде малай-шалай яшеннән чыккан.

Аны да аңлап була иде. Әлбәттә, ул безнең өлешкә тигән каләм сырлауны чын эшкә санамый, бу аның башына сыймый. Ул бит безнең Тукай түгеллегебезне күрә! Ә инде күз алдында үскән төпчек улы исә кеше куян куа дип, җил куып йөрсә? Ул бит монда, җирдә калырга тиеш иде. Әнә абыйсы Таһир… Инде үзе калхуз персидәтеле булды! Кәбир агай өчен эш ул бүген нәтиҗә бирә торган, умырып башкарыласы хезмәт иде, билгеле. Ә әдәби иҗатны бәяләве дә, үлчәве дә кыен. Әле үлгәнче үз-үзеңне алдап, буш сүзләр сазлыгына батып калуың да бар.

– Балачактан ук ялкау иде, – диде ул, каядыр еракка, офык ягына карап.

– Әткәй сүгә мине ялкау, дип.

– Кеше бар, дип тормый, җитмәсә: «Бер дә юкка эшкә тотынмас ул, / Эш үзенә килеп тимәсә!»

– «Сүзең дөрес, әткәй, өйрәнмәдем / Уйламыйча бәхет отарга. / – Мин өйрәнгән, эчкә сагыш җыеп, / – Кулда кызган күмер тотарга».

Безнең барыбызның да эчтәге сагышы тора-бара кулдагы кызган күмергә әверелә.

Хәбирнең «И туган йорт!» дигән нәсерендә туган йортка, мәрхүм әти-әнисенә, туган авылына, үз ыруына булган мөнәсәбәте күздән яшь китерерлек сагышка төреп бирелгән ки, Кәбир агай, исән булса, күзен канәгать кысып, ерак офыкка таба карашын ташлар иде. Төпчегенә мактау сүзе әйтергә саран иде шул ул. Андый җылы сүз әйтүне ир-атка хас сыйфат дип санамый иде.

Ике кыз, ике ул үстергән ата кайчандыр өй каршына ике нарат, ике каен утырткан. Каеннарның берсе нигәдер бераз читкәрәк каерылып үскән, ботакларының авырлыгыннан бераз иелеп, бөкрәеп тә тора сыман.

Агачларның да үз язмышы.

«Бу якларны мин бик яратам. Зөя суы, Бола елгасы, Кыз тавы, Яксаз күле, Әдел кизләүләре борын-борыннан килгән изге урыннар. Изге атамалар», – дип язган иде Мөдәррис Әгъләм, Хәбирнең туган авылын, әти-әнисен кайтып күргәч.

Теге вакытта Хәбирнең шигырьләренә өстәп күндергән кипкән балыкларын Мөдәррис әкәгә биреп җибәрдем мин. Ул инде аларның койрыгын да әрәм итми торган кеше иде, бакыйлыкта нишләп ятадыр… Мин үзем исә кипкән балык яратмыйм.