Повесть

08.11.2018 11 (ноябрь), 2018

Ялгызак (Беренче бүлек )


КЫРГЫЙ АЛМАГАЧ

ПОВЕСТЬ

Әлеге вакыйгалардан хәбәрдар һәм аларга күпмедер шаһит булган туганым Нурулла абый Яруллинга багышлыйм. 

– Юк, мин сиңа кайтмыйм!

– Нишләп? – диде Сара.

Дивардагы күкеле сәгатьне дәү калын ачкыч белән борып маташкан Фатыйх, бер сүз дәшмичә, тынып калды.

– Көн саен килә алмыйм, ишетәсеңме?

– Аңладым… килмә…

Сәгать тиктомалдан гына каты итеп суга башлады. Урындыкка басып, диварга үрелгән, җылы оек кигән Фатыйх, ниһаять, сәгать эшен ташлап, идәнгә төште.

– Миндә яхшырак булыр сиңа, – диде Бибисара һәм шундук йөзен чытты. Үзенә күрә түгел: шактый ук үзсүзле һәм тәкәббер хатын. Кешегә ялынырга яратмый, ә бу очракта исә Фатыйхка ялынган кебегрәк килеп чыкты. Сара кайчак үз сүзеннән кире кайтып, бәхәсләшкән кешесе белән килешә алса да, һәрчак горур булып калырга тырыша иде.

– Кайда ничек буласын синнән башка да яхшы беләм…

Фатыйхның җавабы шактый тупас яңгырады. Аның җавабында әллә ни зур мәгънә ятмаса да, анда башка нәрсә – яшәү хикмәте ята иде. Колхозга кермичә гомер итә алган, хуҗалыгы зур булган, ике ат, ике сыер, бер көтү сарык, җитмеш-сиксән кош-корт тоткан, илле баш умартасы булган балта остасы өчен Сарага барып керү авылдан күченеп китү белән бер иде. Әйе, терлекне әкренләп Сара йортына күчерергә, артыгын суеп сатарга да була. Ләкин халык ни дияр? Олыгайган көнендә Фатыйх элеккеге хатынына йортка керде, диярме? Өйләнешкәндә, аларның икесенә дә нәкъ егерме җиде яшь иде. Фатыйхның тәүге мәртәбә өйләнүе, ә Бибисараның, Хәйбүштән соң, икенче мәртәбә кияүгә чыгуы иде. Алар өч кенә ел торып калдылар. Утыз яше тулгач, кешечә генә яшәп яткан җиреннән Фатыйх кайтты да китте. Үз йортына кайтты, атасыннан калган иске туган йортына. Аннан ул йортны, каралты-курасы белән бергә сүтеп атып, нарат бурадан яңа йорт салырга тотынды. Эш беравыкка тукталды, чөнки йорт күтәрергә акчасы җитмәде. Колхоздан ярдәм сорады. Бер көн дә колхоз эшендә эшләмәгән Фатыйхка кискен шарт куйдылар: йортыңны салып чыгабыз, ләкин аның бер ягына сугыштан соң авыр шартларда яшәгән сугыш ветеранын, Мәрфуга исемле бер ялгыз хатынны кертәсең, диделәр. Фатыйх әлеге тәкъдимгә сөенечле хисләр кичермәсә дә, җитәкчеләргә каршы килә алмады, ләкин акыллы эшләде: йортны ике яклы итеп салдырды…

– Шул өч елда ничек шәп яшәгән идек бит! – дип чәпчеде хатын, Фатыйхның уйларын аңлагандай. Әлеге сүзләрне ул Фатыйхка беренче генә түгел, ә йөз дә беренче мәртәбә кабатлый иде. – Корсаклы да идем…

– Табасың барые, – дип төрттерде ир.

– Кирәкми! Миннән табарга ярамый, дип, үзең үк төшерттердең ләбаса…

– Табарга теләгән хатын ир кешенең сүзен тыңлап тормый ул, тота да таба! Димәк, яратуың шулхәтле генә булган!

– Уф!

– Нәстә уф?!

– Нишләп син шундый булып тудың соң, ә?! – дип акырды хатын. – Ничә ел яшим шушы якты дөньяда, шултикле күп беләм сине! Тик һаман да төшенеп бетә алмыйм. Кем соң син? Нишләп шундый син, ә?!

– Аңлаттым бит инде, – дип, башын аска иде хуҗа. – Миең черек булганга, мин гаепле түгел…

Әйе, Сара белән озын-озак яшәргә, матур гаилә корырга кыюлыгы да, батырлыгы да җитмәде аның. Дөресрәге, курыкты ул, курыкты. Сараның үзеннән түгел, билгеле, ә…

Бу авыр сөйләшүдән кәефе киткән Фатыйх диварга эленгән фотосурәтләргә күз төшерде. Искергән фотоларның инде шактые тоныкланган, берничәсе бөтенләй саргайган, кеше сурәтен танырлык та түгел…

– Әти… әни… сеңелкәш… – дип сөйләнде ул. – Картайды фотолар… безнең күк… Фотограф табып, бер яңартасы иде…

– Тагын качасыңмы?

– Кемнән? Нәрсәдән?

– Туры җаваптан?!

Алтмышка якынлашып килгән Сараның холкы, чынлап та, сәер, чөнки ул бер сөйләгән сүзен, исенә төшкән саен, бертуктаусыз кабатларга ярата иде. Әйе, ул бервакытта да искитәрлек, кеше күргәч «ах!» итәрлек, ирләр күзе төшәрлек хатын була алмады. Карап торышка ямьсез хатын да түгел. Тигез кара кашы, сөйкемле түгәрәк йөзе, зифа буе, төз сыны дигәндәй, бар да үз урынында кебек. Ләкин әллә үзе шундый, әллә кигән киеме бертөрле – нигәдер ул, кайбер сөйкемле хатыннар сымак, үзенә тартып, җәлеп итеп тормый, күрер күзгә күркәм булса да, артык гади һәм шуның өстенә шактый күңелсез кеше иде…

Фатыйх өчен туган йортыннан да изге һәм кадерлерәк нәрсә юк иде бу дөньяда. Моны Сара яхшы аңлый, ләкин аңлап кына бетерәсе килми.

Шушы нигездә Фатыйхның атасы Гаяз җан бирде. Илленче елларда. Сугышлар бетеп, тормышлар тернәкләнеп килгән чорда булды ул аяныч хәлләр. Атасы шушында ачлыктан тилмереп, салкында катып үлде! Мордарлыкка тиң булды ул – яшисе килмәде кешенең, үләсе килде. Аңа беркем дә ярдәм итмәде, һәм ул беркемнән дә ярдәм сорамады. Ярдәм сорауның файдасын да күрмәде, чөнки колхозчылар өчен ул халык дошманының ире булып саналды. Бер гаепсезгә хөкем ителгән, ләкин халык дошманы дигән ярлык сугылган хатынының (Фатыйхның анасы) ире булганы өчен. Элегрәк Гаязга – яратып, хөрмәтләп эндәшкән авылдашлары, күршеләре һәм хәтта туганнары да аның белән исәнләшүдән туктадылар, аңа хәтта сәлам бирүдән дә читләштеләр…

Сара боларның барысын да яхшы белә, Фатыйхның күз карашыннан ук күреп, аңлап тора. Ул аңардан хәтта җавап та көтмәде. Кулларын артка чалыштырып, зал буенча йөренгән Фатыйх урындык башына эленгән соры крепдешин күлмәккә кагылды һәм аны, кулына алып, сөеп дигәндәй, күкрәгенә кысты.

– Кичә сандыкта актарынган идем, гаҗәп бит, әй, әнкәйнең иске күлмәге килеп чыкты, – диде ул, чиксез дулкынланып. – Соңгы тапкыр… бәхилләшкән чагында шушы күлмәген кигән иде… җаным…

– Нәгыймә апаныкымы?!

– Әгәр ул хәзер исән булса, син аңар «әни», дип эндәшер идең, шулай бит?!

– Ие…

Фатыйхның әнисе, сугыштан соң, кибеттә сатучы булып эшләде. Әшәке, кабахәт заман! Халык җыйнап, суд ясап, аның әнисен имчәк баласы белән бергә төрмәгә озаттылар. Ни өчен? Фатыйхка, студент егеткә, калага баргач, сатып, әзрәк акча эшләрсең, дип, авыл кибетеннән кырык кап тәмәке биреп җибәргәне өчен! Егетне Тәмте пристаненда, теплоходка кереп барган җиреннән тотып алдылар. Тентеделәр. Казанга юлланган авыл куштаны Хөснулла (күрәсең, ул барсын да белгән!) агач пристань каршында басып торган посттагы милиционерга яшь егетнең букчасын актарттырды. Шул кырык пачка тәмәке өчен аны ун елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Төрмәдән ул биш елдан соң гына чыга алды. Әгәр дә Сталин исән булса, таш зинданнан исән-сау гына котыла алган булыр иде микән?! Ул ярты сәламәтлеген төрмәдә калдырып кайтты. Ни кызганыч, әнисе төрмәдән кайта алмады, шунда җан бирде. Имчәк баласын, сеңлесе Люцияне балалар йортына тапшырдылар. Кыз шунда үсте, аның кебек үк ата-анасыз калган ятим совет балалары арасында тәрбияләнде…

– Дөрес! – дип көрсенде Фатыйх. – Минем дә бәхетле буласым килде, сине дә, Сара… Бибисара… бәхетле итәргә теләдем. Нәстә, мин бала теләмәдемме? Теләдем, әле ничек кенә теләдем! Тик… курку, ниндидер чарасыз курку харап итте мине. Менә безнең балабыз туар, менә без синең белән бәхетле генә яшәп китәрбез, ләкин тагын шундый ук афәт килеп чыгар да, илленче еллардагы сымак, безне кабат кырып, туздырып атарлар, таш зинданга илтеп тыгарлар, ә йорт-җиребезне төртеп яндырырлар кебек тоелды…

– Заман башка бит инде хәзер, Фатыйх…

– Заманга ышанма син, Бибисара, беркайчан да ышанма. Тарих ул ыс… пираль сымак…

– Нәстә сымак?

– Чорналган тимерчыбык сымак… сүтелеп, кабатланып тора. Илне дә, дөньяны да гаепләмим. Минем бары тик аерым бер кешеләргә карата нәфрәтем көчле һәм ул, беләсең килсә, артык көчле. Шул авыл куштаны Хөснулга ни начарлык кылдым инде мин, җә?! Унсигез яшьлек саф күңелле студент егет идем бит! Чиста уйлар, якты өметләр белән яшәдем… Нәстә дип каныкты ул миңа, җә?! Күргән-белгән очракта да күрмәмешкә сабышырга җарамый идеме?! Җарый иде! Үт тә кит инде, күрмә, име! Юк! Күрә! Килеп доложить итә! Кем алдындадыр ачка җыя! Матур гына исәнләшеп, үтеп кенә китәсе иде дә бит! Юк! Китми! Әти дә, әни дә исән калган булырлар иде, югыйсә, мине дә, яшь кешене, бер гаепсезгә төрмәгә илтеп тыкмаган булырлар иде! Бик матур, бик тату яшәгән бер гаилә гаепсезгә җир йөзеннән юкка чыкты. Мең-мең ләгънәт сиңа, Хөснул абзый! Хе!!! Үт тә… кит бит инде! Җә! Юк! Үтми! Хәер… этҗан… үзе дә… үз үлеме белән үлмәде, асылынды… Әллә астылар шунда…әллә…ие…хәзер барыбер инде…

– Бу турыда әзрәк сүләшергә иде безгә…

– Ә мин сүләмичә булдыра алмыйм, япма син авызымны! Мин хәзер беркемнән дә курыкмыйм! Туйдым… куркып…

– Үзең өчен кайгырам, Фатыйх, кәефең начар бит…

Фатыйхның җылы айларга чыккач авырый торган гадәте бар. Үзе әйтмешли, «самый эш вакытында» гына башлана ул газаплар. Аяк-куллары тыңламый, тәнендә ниндидер хәлсезлек сизелә һәм ул күңел төшенкелеге белән үрелеп, ниндидер бер яши алмаслык хәлгә җиткерә. Апатия, депрессия кебегрәк нәрсә, кыскасы, хәлсезлек өянәге. Төрмә газабында барлыкка килгән чир иде ул. Фатыйх хәтерли: таш зиндан эчендә утырганда, ул әле тыштагы кышны, көзне дә зарарсыз кабул итә, ә менә төрмә тәрәзәсендә язгы кояшның җылы нурлары чагыла башлауга ук, ул шул кысан камерада җанына урын табалмыйча җәфалана торган иде. Аның шулвакыт кырыкмаса-кырык төрле төстәге кыр чәчкәләре үсеп утырган, иркен яшеллек эченә чумган болыннарга, җәйләүләргә йөгереп чыгасы, егыла-егыла, ауный-ауный әнә шуларның хуш исләрен иснисе, кара җылы туфракка бармак очларын батырып, җирдә ауныйсы килде. Ләкин шул бәхеткә озак кына ирешә алмау, ирексез кош булып, төрмәдә кысылып яшәү әнә шундый мәңге дәвалый алмаслык җан авыруын китереп чыгарган да, күрәсең…

Ни әйтсәң дә, авыл малае бит ул, чын авыл малае! Кайчандыр салам түбәле авылның җанын, яшел киңлекләрнең гүзәллеген тоеп үскән авыл баласы буларак, таш зинданда утырганда, ул үз-үзенә сүз бирде: туган-үскән җиреннән беркайчан да аерылмаска. Һәм ул шул сүзендә торды да: иреккә чыгуга ук, калада бер генә көн дә тормады, бер генә төн дә кунмады, биштәрен асып, туган авылы Сарлыбашка юл алды…

Хәер, авыруының башы гына иде әле бу. Әлегә ул аягында йөри, урында ятмый. Сузылса, гадәттә, бер ярты айга сузыла. Хәлсезлек аллергия сымак уза: төчкерә-йөткерә, борыныннан су ага, күзләре кызарып, яшьләнеп, суланып тора. Менә хәзер дә ул кисәк кенә буылып йөткерергә тотынды, учын күкрәгенә терәп, кысып, карават кырына тезләнде. Сара аңа су салып бирде…

– Мә, су йот! Даруыңны эчтеңме бүген?

Фатыйх, эчтем, дип баш какты. Шактый озак җәфаланды, авызыннан какырык килгәнче йөткерде. Соңыннан – карават башында торган чиста сөлгене алып, шуның белән авыз тирәләрен сөрткәләгәч кенә, әзрәк тынычланып калгандай булды һәм, чиксез моңсуланып, башлаган сүзен дәвам итте:

– Ялгыз… мин… ялгызак… Сине дә ялгыз иттем… бәхетсез иттем… кичер мине… бер сөенечем… шатлыгым бар… сеңелкәшне… Люцияне әйтәм… Ходай исән калдырды… ие… ул бүген кайта!

– Люция бүген кайтамыни?

– Кайта… ие…

– Каян белдең?

– Күршеләргә шалтыратты…

– Имәндә икән чикләвек, – дип, салкын гына эндәште Сара һәм шундук ишек ягына борылды.

– Озакка түгел, – дип туктатты аны Фатыйх. – Малае өйләнергә йөри икән, Абрегы…

– Өйләнә? Кемгә?

– Аңлавымча… безнең авылныкына.

– Кызык. Ә кем кызына?

– Шайтан белсен!

– Белергә ие… кем кызы икән соң?

– Бөтен хикмәт тә шунда шул…

– Миннән хәер-фатыйха, – диде Сара, яшертен эчке киная белән. – Ярый… сау бул…

– Ачуланма, Сара… син кал әле монда… Аш куеп җибәрсәң, начар булмас ие… Кунаклар кайта бит… мин сиңа шуны әйтәсе ием… ие… бер сүзем бар иде… сиңа… аерым сүз…

Фатыйх, башын күтәреп, ишек ягына борылып караганда, Бибисарадан җилләр искән иде инде. Каршында торган сулы стаканны аударып, ул Сара артыннан титаклады. Ләкин хәлсез, авыру кешегә булган, җитез хатынны куып җитү мөмкин нәрсә түгел иде.

…Люция ялгызы, туганнарын күрмичә үсте.

Анасын ул берничек тә хәтерли алмый, анасы Нәгыймә хөкемгә тартылгач ук, баланы (имчәк баласын!) аның кулыннан тартып алып, тиз арада балалар йортына озатканнар. Люция әнә шул ятимнәр йортында – елыйсы килгәндә еларга да базмаган нәүмиз балалар кырында, кырыс һәм таләпчән тәрбиячеләр кул астында үсте. Ятимнәр йортында үскән балалар үзләренең бәхетсез балачакларын нигәдер искә төшерергә яратмыйлар. Ә менә Люция, көн кебек ачык Люция, берәр нәрсә булса: «Тимәгез миңа, мин детдум баласы!» – дия торган иде. Юк, бу аклану яисә мактану да түгел (аның нәрсәсе белән мактанасың инде!), бу аның яраткан уены, урысча әйтсәк, конёгы, үзенчә чит, тискәре көчләрдән саклану чарасы иде.

Әтисен ул ике-өч мәртәбә генә күреп калды. Ул аны әтисе дип аңламады да. Өстенә шакшы бишмәт, аягына дәү резин галушлар киеп авылдан килгән атасын күргәч, әле дүрт-биш яшен генә тутыручы сабый бала куркып качты. «Люция, атаң бит ул синең, бар инде, бар, исәнләш!» – дип үгетләгән тәрбиячене дә тыңламыйча, ул чырыйлап: «Кертмәгез аны монда, мин аңардан куркам!» – дип кычкырды. Соңыннан ничектер алар үзара килешә алсалар да, ике арада барыбер туганлык хисләре туа алмады. Җүнле күчтәнәч тә күрмәде ул атасыннан! Бәрәңге белән түгәрәкләп пешергән йомырка алып килгән. Ятимнәр йортында әллә ниләр ашатып кыландырмасалар да, бәрәңге белән йомыркадан аның болай да күңеле булган иде. Кемдер балага шоколад, кәнфит, һич югында берәр банка варенье булса да кыстырып килә, ә бу абзый (ул аңа барыбер «әти» дип эндәшә алмады!) юкка вакыт уздырып йөри. Ата кешенең баласын назлап, башыннан сыйпыйсы да килгәндер, бәлкем, ләкин Люция аңа беркайчан да барып асылынмады, атасын гел ятсынып йөрде. Гаяз аны балалар йортыннан алмады: кыз балага авылда, ач һәм ялангач йортта моңардан да яхшы тәрбия бирә алырмын, дип уйламагандыр, күрәсең.

Бераздан абзый бөтенләй югалды. Атаң үлде, дигән хәбәрне дә кыз бала, бүген кичке аш булмый, дигән сүз кебегрәк, битараф рәвештә кабул итте. Яшь иде бит, ул әле үлемнең нәрсә икәнен дә аңламый иде. Ләкин еллар узу белән, ул әтисе белән булган әлеге сәер күрешүләрне ничектер сагынып, канатланып искә төшерә торган булды. Олыгайгач, әзрәк акыл керә башлагач, кеше бу дөньяны бөтенләй икенче төрлерәк кабул итә шул. Атасына шулвакыт аны танымаган баласы янында ничек читен булганын ул әле яңа гына аңлый башлады кебек. Әнә шул кыргый атасы янында кыргый булып күренгәненә, масаеп кылануына, киреләнүенә, еллар узгач, аның җаны сызланды. Ләкин Люцияне кичереп була: ул бит сабый бала гына иде. Ә беренче адымны аның атасы, газиз атасы ясарга тиеш иде түгелме соң?! Менә ул аның кызы, менә аңардан туган баласы, ә ул бернишли һәм бернәрсә дә хәл итә алмый. Кыз бала, исән атасы була торып, ятим балалар исемлегенә кергән, ә ятимнәр йорты ул шул ук зиндан, шул ук төрмә, зур аерма юк. Люция әллә ялгыша, әллә чынлап та аның хәтеренә шулай сеңеп калган, ул әтисенең моңсу һәм сагышлы күзләрен әле дә оныта алмый. Күңел түрендә үк йөртмәсә дә, хәтерендә аны нык саклый. Ә ул моңсу һәм сагышлы күзләр: «Анаң үлде, абыең төрмәдә утыра, син менә детдумда, кичер, балам, мин көчсез, сиңа ярдәм итә алмыйм!» – дип, баласыннан әле дә гафу үтенәләр сыман иде…

Тик ни генә булмасын, ул калада түгел, ә салада туган, җиде ай гына булса да авыл һавасын сулап калырга өлгергән. Рәсми булмаган авыл мулласы, коммунистлардан яшереп, аңа башта Хәерниса дип исем кушкан. Ул заманда дәүләтнең теркәү системасы йомшак булган, бик күпләрнең хәтта метрикасы да булмаган. Шулай итеп, Хәерниса исеме беркая да теркәлмичә калган. Анасы төрмәдә үлеп, баланы ятимнәр йортына озаткач та, аның исем-фамилиясен алыштырып, бутап бетергәннәр.

Люция исемен аңа тәрбиячеләр биргән. Шул көнне балалар йортына бер ятим малай һәм бер ятим кызны кабул иткәннәр. Ир балага Рево, ә кызга Люция дип исем такканнар. Ике исемне бергә кушсаң, нинди сүз килеп чыкканы яхшы аңлашыла.

Люция урысчаны әйбәт белә. Балалар йортында татар телен белүче тәрбиячеләр булса да, аның белән татарча сөйләшүче булмады, теле дә урысча ачылды. Биш ел төрмә михнәтен күреп, шуңардан ничек кирәк, шулай котыла алган Фатыйх абыйсы аны бер елдан соң гына эзләп таба алды. Абыйсын ул шундук ошатты. Әтисе кебек кырыс һәм йомыкый түгел, зиндан җәфаларын күрсә дә, елмаеп, балкып тора. Люциянең әле дә онытасы юк, беренче очрашуга ул сеңлесенә бер пакет тәмле шоколад һәм бер төргәк хуш исле мандарин күтәреп килгән иде. Шоколад юк нәрсә түгел анысы, ул кибеттә сатыла, ә менә мандаринны шул заманда каян һәм ничек таба алды икән абыйсы, менә анысы чынлап та гаҗәп?!

Фатыйх сеңлесен авылга алып кайтырга теләде. Ул да абыйсына иярергә әзер иде. Ләкин рәсмиләштерү эшләре шактый озакка, өч елга хәтле сузылды. Төрмәдә утырган элеккеге «халык дошманы»на, «Хрущёв язы» килүгә дә карамастан, баланы бирергә ашыкмадылар. Кызлыкка-уллыкка аласы да түгел юкса, опекунлык кына ясатасы бит!

Люция беренче классны авыл мәктәбендә тәмамлады. Яртылаш җиргә сеңгән кара бүрәнәле Сарлыбаш мәктәбен ул катгый рәвештә кабул итмәде. Авыл мәктәбендә татар телендә укыталар, ә аның татарчасы бөтенләй юк, ташка үлчим генә. Ул иң элек татар телендә дәрес биргән укытучыны аңлый алмыйча интекте. Аның хәтта дәрестән качып, укырга бармыйча калган көннәре дә булгалады. Укытучылары аңардан шактый зарлансалар да, Фатыйх абыйсы беркайчан да сеңелкәшен сүкмәде. Люцияне яманлаган укытучыларга да ул: «Килер вакыт, әле шушы кыз мәктәбегезнең горурлыгы булыр!» – дия торган иде. Абыйсының әйткән сүзе юш килде, күрәсең, беренче сыйныфта чак кына утырып калмаган укучы бала башлангыч сыйныфны барлык фәннәрдән дә «бишле»гә генә тәмамлады. Җиденче, сигезенче сыйныфларда укыганда, ул районда һәм хәтта Казан каласында узган олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашып, җиңүче булып та кайтты. Укытучылар аны мактап туя алмадылар, аның исеме гел алдынгылар рәтендә булды. Фатыйх үзе дә начар укымады. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлады. Ләкин кайчандыр хөкемгә тартылуы аркасында аның киләчәге якты була алмады. Аны авыл хуҗалыгы институтында икенче курста укыганда хөкем иттеләр. Төрмәдән чыккач, ул укуын дәвам итү турында уйлап та карамады. Шуңа күрә Фатыйх бөтен өметен Люциягә баглады. Мәктәптә «бишле»гә генә укып барган кыз бер каршылыксыз югары уку йортына керер дип уйлады. Ләкин тугызны яхшы гына тәмамлап, унга күчкәч, Люциягә әллә нәрсә булды, ул тәмам йөгәненнән ычкынды. Беренчедән, ул авыл мәктәбендә укуның кызыгын тапмый башлады һәм үзен башкалардан югары тотты. Икенчедән, аңа балигъ булу белән, каладан фатир алу (ятим бала бит!) мөмкинлеге туды һәм, шуны раслап, Фатыйхларга рәсми хат килеп төште. Өченчедән, ул бертуктаусыз гашыйк булды, егетләр яратты. Матур, якты чырайлы, кара көдрә чәчле, җиңел йөрешле, яшьтәшләре белән аралашырга яраткан сүзчән кызга тирә-яктагы егетләрнең күзе төшмичә калмады. Бүген кич аны берәрсе озата төшсә, икенче көнне аңар башкасы ияргән булыр иде. Ул заманнарда егетләр белән йөрү дигән нәрсә – авыл җирендә тыелган күренеш. Кызлар саф, тыйнак, ата-ана сүзеннән чыкмыйлар, хәтта уйнак егетләр дә алар янында артыгын кыланудан куркып, инсафлы һәм мәрхәмәтле булып калырга тырышалар. Заманы һәм тәрбиясе шундый. Ләкин Люция боларның барысын да читкә тибәрде. Егетләр белән уйнауның яхшыга алып бармаганын абыйсы аңа күпме генә аңлатып карарга тырышса да, тиз һәм еш гашыйк булучан мут җанлы сеңелкәшенә абыйсының үгет-нәсихәт сүзләре берничек тә барып җитмәде. Люция абыйсының хаклы икәнен аңласа да, үзен тыйнак тотарга сүз бирсә дә, йөрәге белән ул аны барыбер булдыра алмады, егетләр аныкын, ә ул исә аларның башларын әйләндерде. Мондый хәлләрдән соң бик нык аптырашта калган Фатыйх аны тизрәк авылдан җибәрү ягын карады. Хәер, анысы да озак көттермәде: Люция, көч-хәл белән укуын бетереп, «бишле»ләре азайган аттестатын кулына алып, калага юл тотты. Укыр һәм югары белемгә ия булыр дип өмет иткән абыйсы кабат ялгышты. Ул укырга түгел, ә кибеткә, сату эшенә барып керде. Бер-ике ел да узмады, аңар коммуналкадан бер бүлмә бирделәр. Тагын бер-ике елдан, каяндыр акча юнәтеп, тиешле кешеләрнең күңелен күреп, ул инде шәһәр үзәгендә урнашкан ике бүлмәле фатирга кереп тә утырды. Аннан (анысы да озак көттермәде!) ул кияүгә чыкты. Кияве Кавказ кешесе иде. Әллә грузин, әллә осетин, белмәссең! Люция аны, танышуга ук, авылга абыйсы янына өстерәп кайтты. Сослан атлы иде ул. Озын буйлы, таза гәүдәле, сеңелкәш кебек үк кара көдрә чәчле, шул як халкына гына хас булган зур кәкре борынлы, якты һәм шул ук вакытта усал, кырыс чырайлы бер тискәре адәм иде. Ни татарчасы, ни урысчасы! Кияү Фатыйхка ошамады, билгеле, ләкин ул яшьләргә каршы килеп маташмады. «Үзеңә ошый икән – тор инде!» – диде ул сеңлесенә. Соңыннан исә ул аны: «Теләсәң, син башканы да таба ала идең, шулай да бик ышанып бетмә аңа, пропискага кертә күрмә!» – дип кисәтте. Ләкин Люциянең бер җүнсез ягы бар, ул кеше сүзенә колак салырга яратмый. Сеңелкәше бер елдан соң тупырдап торган тап-таза ир бала тапты. Аңа Абрек дип исем куштылар. «Минем иң зур бәхетем – минем балам һәм сөекле ярым!» – дип сөйләнгән Люция кияүгә чыкканның беренче елында үзен шактый бәхетле кеше итеп сизде. Ләкин бәхете озакка бармады. Улы тугач, Люциянең фатирына пропискага керергә өлгергән, үзен хәзер килмешәк дип түгел, ә чын Казан кешесе итеп сизгән Сослан үзен бар кешедән югары куя башлады. Чит хатыннар белән чуалып, хатынының һәр адымыннан көнләшкән һәм һәр көнне бер юкка тавыш чыгарган Кавказ мужигы аңа кул күтәрә башлады. Люция холкы белән сабыр, чыдам кеше, ул озак кына бу турыда беркемгә бернәрсә дә сөйләмәде. Ләкин бервакыт ошбу «тау ерткычы» аның башын ярып, ияген сугып сындыргач, ул түзмәде – авылдан абыйсын чакыртты. Аны аклый һәм яклый алган бердәнбер якын кешесе ул гына, Фатыйх абыйсы гына иде бу дөньяда! Абыйсы аларга килеп төшкәч, кияү бөтенләй куркуга калды. Абзый йомшак кеше түгел, үз сүзен өздереп әйтә белә. «Кавказ» аңардан курка һәм шикләнә иде. Гаепле кияү аның алдында бертуктаусыз акланды, гафу үтенде һәм башка беркайчан да кул күтәрмәм, дип антлар эчте. Ләкин Фатыйх аны кичермәде. Горур һәм катгый кеше иде ул – Сосланны фатирдан куып чыгарды. Ияге ярылган Люцияне хастаханәгә салдылар. Фатыйх фатирдан куылган «Кавказ»га: «Әгәр тагын бер монда күренсәң, минем «кореш»лар сине исән калдырмаячаклар!» – дип янап китте. Хәер, ул соңыннан хатыны янына әле шактый озак килгәләп йөрде, пропискада торуына ишарә ясап, Люцияне фатирны бүләм, дип куркытты. Әллә сеңелкәше аны бик нык яраткан, әллә ул аңардан бик нык курыккан, Абрекның атасы әле шуннан соң да берәр ел чамасы Люциядә яшәп ятты. Шуңа күрә Фатыйхка, аны бөтенләйгә куар өчен, бер-ике мәртәбә генә түгел, ә шактый күп тапкырлар башкала юлын таптарга туры килде. Люциянең абыйсы аркасында аңар монда көн булмаячагын аңлап алган Сослан бераздан, пропискадан төшеп, каядыр Мәскәү якларына китеп барды. Шуннан бирле аны күрүче дә, аның турында берәр төрле хәбәр ишетүче дә булмады.

Люция, ирен үз янында калдырырга теләсә дә, абыйсының теләгенә каршы килә алмады. Ул ирен бөтенләй онытырга булды, хәтта алиментка да биреп тормады…

Шуннан соң Люция тагын өч-дүрт мәртәбә кияүгә чыгып карады. Язылышып, туйлар ясап чыкты. Болар бар да рәсми төстә булды. Аның тагын кемнәр белән чуалганын чутлап карасаң, кулдагы бармаклар да җитмәс кебек! Люциянең тагын бер сәер гадәте бар: берәр ир-егет белән танышып ала да, аны шундук авылга сөйрәп алып кайта. Фатыйх абыйсы аның мәңге бетмәс ирләре, мужиклары белән таныша-таныша тәмам туеп бетте, беравык аларны күралмас хәлгә җитте. Хикмәт шунда: мужиклар аның янында озак яшәмиләр, хәер, ул үзе дә аларга артык ябышып ятмый торган иде. Абректан соң, ул башка бала тапмады, шул бер баласы белән калды. Инде менә яше кырыктан узган, ләкин беркайчан да ирсез тормаган Люция бүгенге көндә ялгызы гына яшәп ята һәм кабат кияүгә чыгу турында хыяллана иде. Бу юлы ул булачак ирен үз өенә алып кайтырга түгел, ә өйле һәм хәлле иргә кияүгә чыгарга ниятләде. Яратып һәм мәхәббәт уены уйнап түгел, ә исәп-хисап белән. Аерылмаслык итеп. «Җитәкчелек эшендә йөргән, лаеклы ялга чыккан берәр персональ пенсионер булса тагын да әйбәт булыр. Эх, бер бабай, бай бабай!» – дип сөйләнергә яраткан Люциянең ошбу теләге бервакыт чынга аша башлады…

Ләкин аңа хәтле анасына бердәнбер улын, сөекле улы Абрекны өйләндерәсе бар иде.

…Тәнзилә бу йортка керәсе килмичә генә керде. Имән капка аша узгач, ул ишеге ачык калган өйнең бусага түрендә төртелеп, туктап калды. Абрек моны сизде һәм, күтәреп диярлек, сөйгәнен өй эченә кертеп бастырды, ләкин кыз нигәдер түр ягына узарга базмады, ишек катында кагаеп калды…

Фатыйхның йорты башкаларныкына охшамаган. Яхшы нарат бүрәнәдән салынган йорт шактый зур һәм киң. Йортның ике зур залы бар, чөнки ул кайчандыр ике яклы итеп салынган булган. Колхоз салган әлеге йортның бер ягында Фатыйх үзе яшәсә, икенчесендә исә Мәрфуга исемле бер хатын яшәде. Бу хатын сугышта катнашкан, фронтта санитарка булып йөргән, шуңа күрә дә ул сугыш ветераны санала иде. Гомерендә кияүгә чыгып карамаган, ир затының нәрсә икәнен дә белмәгән мәңге чал чәчле, ябык чырайлы, сирәк тешле бу хатын баштарак Фатыйхны яратмады, аңар эчке бер нәфрәт белән карады. Янәсе, ул зур кеше – сугыш ветераны, ә Фатыйх – криминаль шәхес. Ишекләр төрле яктан кергәнгә күрә, алар бер-берсе белән сирәк күрештеләр. Очрашканда да ветеран хатын Фатыйх белән исәнләшмәде, аны күрмәмешкә сабышты. Хатын беркайчан да Фатыйхтан ярдәм сорамады, хуҗалыкта эш килеп чыкса, ул мәктәптән пионерлар чакыртты. Пионерлар, имеш, яшь тимурчылар ветеран хатынның өенә төшеп, аның өен җыештырып, табак-савытларын юып йөрделәр. Ләкин мондый бәхет озакка бармады: Мәрфуганы инсульт дигән мәкерле авыру китереп бәрде. Үлмәде, – телсез дә, аяксыз да калмады, ләкин эзсез генә китмәде – хатынның йөреше дә, килеш-килбәте дә начар якка үзгәрде. Ул гел хәлсезлектән зарланды, ә култык таягы аның ышанычлы юлдашына әверелде. Мәрфуга авырып киткәч, аның янына Сарманда яшәүче туганнан туган апасы килеп китте, райкомнан һәм хастаханәдән комиссия әгъзалары килеп, авыру хатынга группа бирергә дигән карар чыгардылар. Ләкин ул карар чынга ашмады: Сарманда яшәүче апасы да, комиссия әгъзалары да авыру карчыкны бик тиз оныттылар. Ялгыз карчык үзе генә утырып калды. Үзе генә дип әйтү бигүк дөрес булмас, чөнки беркемгә дә кирәге калмагач, ул әкренләп Фатыйх кулына күчте. Фатыйхны кайчандыр кешегә дә санамаган хатын бераздан күршесен үз улы сымак ярата башлады. Карчыкны ашату-эчертү, керләрен юу һәм башка шундый көндәлек мәшәкатьләр Фатыйх өстенә өелде. Авыру янына кергәндә урамга чыгып, вакыт уздырмас өчен, ул ике арага ишек ясатты. Ошбу гамәл – хөрмәтле сугыш ветераны белән кайчандыр җәбер күргән төрмә кошының берләшү акты сымак кабул кылынды. Әйе, беркайчан да, миңа бу кеше кирәкмәс, дип әйтергә ярамый, син кайчандыр түбәнсетеп караган кешенең бер кирәге чыгуы да бар икән шул…

Авыру карчык алты елдан артык Фатыйх карамагында булды. Үлем түшәгендә ятканда да, ул аңа: «Карадың, рәхмәт сиңа, озак итеп, исән-сау яшәргә насыйп әйләсен үзеңә!» – дип, изге теләкләрен теләде. Мәрфуга үлде, шулай итеп, йортның икенче ягы да Фатыйхка калды. Хәер, Казан каласыннан билгеләнү белән килгән бер яшь укытучы кыз урнашырга дип йөргән иде анда йөрүен, тик әллә кеше сүзенә ышанды, әллә Фатыйхтан (авылдашлары өчен ул кыргый иде!) шикләнде, әлеге йортка керергә базмады…

Йорт чынлап та иркен иде, шактый иркен. Ләкин йортның иркенлеге аның зур булуында гына түгел, ә йорт-җиһазлары аз күләмдә булуына да бәйле иде. Мебель дигән нәрсә дефицит, акчаң булса да, кибетчеләр белән дуслыгың юк икән, ала алмыйсың. Ә Фатыйх беркайчан да фабрикадан чыккан такта ярмасына, ягъни чүбектән ясалган җиһазга кызыкмады. Ул чын агачтан ясалган йорт җиһазы өчен җанын бирергә дә әзер иде. Дөресен әйткәндә, ул аны үз куллары белән ясады. Түрдә торган агач сервант, өйалдындагы кием шкафлары, бүлмәләрдәге киң сәкеләр аның кулы тудырган бер могҗиза иле. Нәфис итеп сырланган фабрика мебельләренә караганда, бәлкем, алар күрер күзгә тупасрак, шыксызрак та булып күренергә мөмкин, ләкин алар аныкы һәм нык, сыйфатлы, мәңгелек иде.

Идәнгә дә конвейердан төшкән гадәти келәмнәр түгел, ә кулдан эшләнгән чуар паласлар җәелгән. Андый паласлар сатуда юк, ул аларны кайчандыр заказ биреп суктыртты. Фабрика келәмнәре бер дүрт-биш елдан тишелеп чыгарга, төсләре уңып, чатлары бөгәрләнергә мөмкин, ә менә мондый чын паласларга шайтан да булмый. Тәнзилә белән Абрек капма-каршы кешеләр иде. Алар төс-кыяфәтләре белән дә бер-берсеннән бик нык аерылып торалар. Тәнзилә ак йөзле, уртача буйлы, ә Абрек кара чырайлы, озын буйлы. Табигатьтән ак чәчле, сипкелле кызга күз явын алырдай матур йөзле Абрекның ничек күзе төшкәндер, анысын әйтүе кыен, ләкин кызның да үзенә бер төрле сөйкемле сөяге булуын, күрәсең, инкарь итеп булмый торгандыр. Тәнзилә белән алар стройбригадада таныштылар. КИСИның икенче курсында укыган Абрекны авылга ферма төзергә җибәрделәр. Ул ике ай буе күрше колхозда сыер фермасы төзеде. Фатыйх абыйсында яшәде, күрше колхозга барып эшләде. Өч студент егет һәм биш шабашник. Студентлар кирпеч ташыдылар, цемент белән комны суда бутап, тимер чаннарда измә изделәр. Колхоз идарәсе эшчеләр белән килешүләр төзеп, акча түләү мәсьәләсен дә алдан хәл итеп куйды. Ләкин шабашникларның бригадиры булып саналган Хәяли атлы бер бәндә төзелештә кайнашкан студентларны, мәкерле рәвештә, кыса һәм рәнҗетә башлады. Егетләрне чаптырыпмы-чаптыра, ә тулы эш көне язмый. Яшьләрнең акчасын кисү өчен шулай эшләнә икән, чөнки шуның аркасында бригададагы шабашникларга акча күбрәк эләгә. Алай гына да түгел, Хәяли үзе аз гына да селкенми, терлекчеләр йортында гәҗит-журнал укып, йокы симертеп ята. Тәнендә Кавказ халкының кызу каны уйнаган Абрек, бу гаделсезлеккә түзеп тора алмый, билгеле, Хәялигә телдән кисәтү ясый. «Йә син безнең кебек үк эшлисең, йә син бригададан китәсең!» Хәяли егетнең әлеге кисәтүенә көлеп кенә карый һәм аңар: «Я – бугор! Я не должен выкладываться!» – дип җавап кайтара. Абрек, артык озак уйлап тормый, шул көнне Хәялинең борынын сугып сындыра. Бригадир кача. Шушы колхозда гына гомер кичергән Хәяли төнлә белән, Абрекны кыйнатырга дип, бер машина яшьләр төяп, Сарлыбаш авылына килеп төшә. Нәкъ шул көнне кыр юлында ул Тәнзиләне очрата: төзелештән иртәрәк киткән Абрек авылга җәяү генә кайта. Аланлыкта җиләк җыеп йөргән ак күлмәкле Тәнзилә аңар шулвакыт бер фәрештә булып күренә, ул аның җиләкләр белән тулган кәрҗинен күтәреп кайта. Әле яңа гына унынчы классны тәмамлаган кыз һәм институтның икенче курсында укыган егет арасында яшертен сөю хисләре кабына. Шул төнне ул кызны озатырга чыга, алар төне буе елга ярында учак ягып, сөйләшеп утыралар, ә Абрекны кыйнарга дип килгән авыл яшьләре, көтә-көтә көтек булып, бер дә юкка урыннарыннан кузгаткан Хәялине сүгә-сүгә, килгән җирләренә кире кайтып китәләр…

Шул төнне Тәнзиләне озатырга чыгу исә студент егетнең сәламәтлеген, яшь гомерен саклап калды. Елга ярындагы тәүге очрашу Абрекның әле дә хәтереннән чыкмый. Гыйшык киче мәңгегә онытылмаслык булып аның йөрәгендә яши. Егет иң элек кызның акылын һәм күңел сафлыгын ошатты. Калада андый акыллы, саф күңелле кызлар аз, иркен һәм ирекле тормыш яратучылар, бозыклар шактый…

Яшьләр елга ярында таңга хәтле йөрделәр. Тәнзиләнең әтисе дә, әнисе дә йокларга иртә ята, алар кызларының өйдә юклыгын сизми дә, белми дә калдылар.

– Мин сине аңламыйм, – дип гаҗәпсенде Тәнзилә. – Миңа әлегә тиклем күз атучы булмады! Нәрсәм белән шулхәтле ошадым соң мин сиңа?

– Ә син нәрсә, күз атмаслык кыз түгелме? – дип кайтарып сорады Абрек.

– Белмим, – дип башын аска иде кыз, – егетләр мине нигәдер читләтеп үтәләр, күрәсең, миңа якын килергә куркалар, кеше яулый алмаслык крепость кебек мин, күрәсең…

– Ә мин?

– Син?! – дип көлде кыз. – Син башка!

– Яулый алдым, димәк?!

– Юк, Абрек! – дип кырт кисте ул, үзе турында әзрәк югары фикердә торган егетнең күңелен төшереп. – Мине яулар өчен әле сиңа ул яу юлларын бик озак таптарга туры киләчәк…

– Куркытасың?

– Юк, өркетмим, дөресен әйтәм…

Кызның әнә үзенә шундый якын китермәслек, әзрәк киребеткән кеше булуы, каршылык куя белүе Абрекның, киресенчә, аңа карата булган кызыксынуын һәм аны яулап алу теләген көннән-көн көчәйтте кебек. Тиздән әлеге тырыш һәм уңган авыл кызы Казандагы педагогия институтына укырга керде. Кыз калага күчеп килгәч, гашыйклар ешрак күрешә башладылар. Тәнзилә берни дә сизенмәде. Иң мөһиме, Абрекның кем булуы, нинди нәселдән чыгуы да аны нигәдер кызыксындырмады. Янында Абрек бармы – бар, ул аны яратамы – ярата, әлегә кияүгә чыгу турында сүз барамы – бармый, бармагач, шул нәрсә турында сүз кузгатып тору кирәкме соң?! Юк, кирәкми!

Ике елдан соң, егет аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясар, дип, кызның уенда да юк иде. Дөресен әйткәндә, ул аңар бик әзер дә түгел иде. Институтны тәмамлагач кына кияүгә чыгарга хыялланган кыз егетнең әлеге тәкъдименнән тәмам аптырашта калды. Ләкин каршы да килә алмады – ярата иде ул Абрекны, алай гына да түгел, аны дус вә якын итте. Ул хәтта егетнең әти-әнисе сөймәгән нәселдән икәнен белсә дә, кыз, аны яратканга күрә, бу нәрсәгә артык зур әһәмият бирмәде. Эш шунда ки: Тәнзилә – Абрекның тәти абыйсына, аның әнисенә, әтисенә, сеңлесенә, гомумән, шушы гаиләгә мәңге кичерә алмаслык кайгы, зыян китергән Хөснул абзыйның оныгы иде…

Кунак кызы кая карарга да белмичә басып торганда, Абрек каладан күтәреп кайткан зур-зур сумкаларны тиз генә түр якка кертеп, чатка өеп куйды. Алар авылга поезд белән кайттылар, бәйрәм алды булганга күрә, поезд эчендә басып торырлык урын да юк иде. Алар әнә шул күчтәнәч төягән, кием-салым тутырылган сумкаларга утырып кайттылар…

– Кер, әйдә, нишләп туктап калдың?! – дип, түр якка өндәде аны Абрек. – Кер, оялма! Кер! Яратам мин тәти абыйның шушы йортын! Үзенә бер төрле уютный ул! Чат бүрәнәдән салынган, на-а-а-рат срубтан! Сизәсеңме, ниндидер бер сере дә бар кебек үзенең. Ошыймы сиңа монда?

– Миңа үз нигезем күбрәк ошый, – дип, төксе генә җавап кайтарды кыз.

– Да-а! Сезнеке дә начар түгел, хәер, һәркемгә үз нигезе якын. Ну, менә безнеке… ягъни… абзыйныкы бөтенләй икенче! Во!

Абрек, телен шартлатып, бармак очын югары күтәрде. Ул шул кыланышы белән сөеклесен әзрәк үпкәләтте дә сымак. Чын авыл кызы булганга, башкача тәрбия алганга, ул кайвакыт Абрекны аңлап та бетерә алмый һәм аның кайбер сәер кыланышларын гаепкә бөгәргә генә тора иде…

– Яратмыйм бу йортны…

– Нигә?

– Сәбәбе бар.

– Нинди? Әгәр сер булмаса…

– Әй… – Тәнзилә җилкәсен генә җыерды. – Сүлисем килми…

– Әйтәм бит, бу йортның сере бар, дип. Яшермә, сөйлә инде…

Кызның шулай дип әйтүе, Фатыйх абыйсы яшәгән йортны яратмавы Тәнзилә тарафыннан аларның нәселен, ыруын өнәмәгән кебегрәк яңгырады. Бу хәл Абрекны шактый сагайтса да, егет артык игътибар бирмәде. Чөнки ул яшь, ул бүген гашыйк, чөнки аның бүген бернәрсә турында да баш ватып, акыл сатып торасы килми, аның сөясе һәм сөеләсе, сөйгән кешесе белән тизрәк кавышасы килә…

– Матурым…

– Әү?!

– Син мине яратасыңмы?

– Беләсең бит инде…

– Белмим, әйткәнең юк…

– Әй, кыланмасана инде…

– Ни булды сиңа, ә?!

– Берни дә булмады…

– Шулай да…

Абрек сөйгәнен, яннан килеп, кочып алды. Тәнзилә карышмады, башын аның иңенә салып, беразга тын калды. Ләкин Абрек сизде, йөрәге белән сизде, кызның күңеле бер дә тыныч түгел, шактый борчулы иде. Сизсә дә, ул кыздан берни дә сорамады, бераздан Тәнзилә үзе телгә килде…

– Башта безгә кайтырга кирәк иде…

– Кайда? Арҗаккамы?

– Әйе…

– Без сезгә кайттык бит инде, узган атна гына кайттык, атаң да, анаң да риза булып калдылар…

– Синең алда…

– Ничек минем алда?

– Синең алда, әйе, риза булдылар, ләкин соңыннан… Бөтен колак итемне ашадылар…

– Тә-ә-әк! – дип аптырады ул. Сөйгәне алдында юмаланып, назланып торган егет кинәт кенә кызып китте. – Иске авыздан – яңа сүз! Нәрсә, ошатмадылармы? Ни өчен, әйт!!!

– Тынычлан…

– Юк, әйт! Ни өчен? – дип ярсыды Абрек. – Кайсы җирем ошамады? Аларга…

– Бар җирең дә ошады…

– Ну, а в чём тогда дело? – Абрекның, кала егете булгач, тиктомалдан гына әнә шулай шәһәр лексиконына күчә торган гадәте дә бар иде.

– Дело в другом…

– В чём… аңламыйм…

Тәнзиләнең атасы Сәгыйть атлы булса, анасы Рузалия исемле иде. Анасы аның йомшак һәм чиста күңелле, кирәген генә сөйли торган аз сүзле бер хатын иде. Атасы исә, киресенчә, кырыс мужик, астыртын холыклы, киребеткән, кеше сөймәүче, кеше яратмаучы кызыксыз адәм иде. Алар өч бала үстерделәр. Тәнзиләнең тагын ике абыйсы бар. Берсе Чаллыда яши, өйләнгән, авылга сирәк кайта, икенчесе, кечесе әле яңа гына Совет армиясе сафларын тулыландырды. Атасы исә колхозда заправщик булып эшли, бензин белән мазут аның кулында, аның карамагында. Сигез класс кына белеме булган Сәгыйть төшемле эштә йөри, механизаторлар өчен колхозда аңардан да зур кеше юк. Менә шушы кеше, Тәнзиләнең атасы Фатыйхны һәм анасын төрмәгә олактырган Харис абзыйның улы иде. Фатыйх белән Сәгыйтьне кан дошманнар дип атау һич тә дөрес булмас. Чөнки алар беркайчан да үзара дошманлашып, бер- берсенә зыян салып, пычрак атып йөрмәделәр, алар бары тик бер-берсен күрмәскә, белмәскә генә тырыштылар. Чөнки ике якның да хәзерге көндә үткәннәрдә казынасы, ата-бабалары кылган ялгышы, гөнаһы өчен, бер-берсенә үч тотасылары килми иде. Ләкин шушы ике якның да якын улы һәм кызы – яшь йөрәкләрнең бергә кушылырга теләк белдерүләре исә хәзер әнә шул булган тынычлыкны да җимерергә, дөньяның астын-өскә китерергә тора иде. Тәнзиләнең ата-анасы җор сүзле, шаян холыклы, кеше белән аралашырга яраткан Абрекны шундук үз иттеләр, ләкин аны Фатыйхның туганы икәнен белгәнгә күрә, әллә ни зур шатлык вә куаныч кичермәделәр. Егет кыз өенә кунак булып кына түгел, ә аның кулын сорарга дип кайткан. Аңа ни «җә!», ни «юк» дип тә әйтә алмадылар. Ләкин алар кияү егетенә берни дә сөйләп, берни дә аңлатып тормадылар. Бары тик егетне озаткач кына, атасы Сәгыйть Тәнзиләнең, үзе әйтмешли, «рәхәтләнеп колак итен ашады…»

– Абрек…

– Да, милая…

– Мин ул турыда бик күп уйландым, авылга син мине сорарга кайткач та… кат-кат… уйландым… һәм шундый фикергә килдем…

– Нинди?

– Язмышыма буйсынырга, аның ихтыярына иярергә булдым…

– Ничек була ул? Аңламыйм?

– Әлегә хәтле ничек барган, шулай барсын, дидем… үземә…

– Нәрсә ул…

Абрекның түземлеге бетә башлады. Эшнең нәрсә турында барганын төгәл генә аңламаса да, күңеле белән ул ниндидер ярамаган нәрсә сизенде. Тәнзиләгә өйләнү аңа ниндидер бер киләчәк бәланең башы булып тоела башлады. Чөнки улы әнисенә, авылдагы Сәгыйть абзый кызына өйләнәм, дип сүз чыгаргач, әнисе нигәдер ярым җитди һәм ярым шаяртып: «Тәти абыең шаккатыр инде бу хәбәрне ишеткәч!» – дип әйтеп, көлеп куйган иде. Көлүе дә ничектер ихлас булмады: мыскыллы, мәкерле көлү…

– Абзый кайда йөри соң? – дип сорады аңардан кыз.

– Шайтан белсен! – дип кулларын җәйде егет. – Кайвакыт шулай югала да куя ул, җан бетереп эзләсәң дә таба алмыйсың! Бервакыт каладан кайттым, капка ачык, ишекләр ачык, бөтен дөньясы ачык… Җир бетереп эзлим, юк, табып кына булмый бит! Күршеләргә кергәндер, дип уйлап куйган идем, карасам, залдагы зур сандык артына төшеп яткан да рәхәтләнеп шунда йоклап ята… Җен кебек бит ул, кыргый…

– Уяттыңмы?

– Юк. Йокласын, мәйтәм… Чәйнек куеп, өстәл янына чәй эчәргә генә утырган идем, артымда ук тәти абый басып тора. Үзе көлә, үзе идиот кебек елмая… «Чәең тәмле булсын, энекәш!» – ди.

– Чәй куйдыгызмы?! – Чарлакка менә торган текә баскыч артыннан карлыккан, пышылдап кына чыккан ир кеше тавышы ишетелде. Бу – Абрекның тәти абыйсы, ягъни йортның хуҗасы иде. Ул түбәдән төшеп килә икән. Кулына талдан үргән һәм бер чаты чалшайган дәү кәрҗин тоткан. Абзый инде болай да тонык һәм басынкы тавышын, эссе көндә салкын чишмә суы чөмергәннән соң, бөтенләй югалткан иде…

– Тәти абый! Сәлам!

– Сә…лам…

Абрек абзыйны кочаклагандай итте. Ләкин ул шактый уңайсыз һәм җайсыз килеп чыкты, чөнки хуҗа абзый минутлык хисләнүләрне, ясалма кылануларны күңеле белән бигүк кабул итеп бетерми иде.

– Шушымы? – диде Фатыйх, кыз ягына ияге белән генә ишарә ясап.

– Шушы! – дип елмайды Абрек һәм тиз арада кызны кочагына да алырга өлгерде.

– Исәнме, Фатыйх абый! – дип эндәште кыз, кысык кына елмаеп.

– Нигә? Мине беләмени? – дип, җилкәсен җыерды абзый.

– Ничек сине белмәсен инде! – диде энекәш. – Сезнең авыл кызы бит! Әнигә әйтеп аңлаттым бит инде, сиңа әйтмәдемени?

– Синең әнкәңнән сүз алганчы, тыңла берәр ялганчы, диярсең. Дөнья кебек серле бит ул синең әнкәң…

– Менә таныш бул: Тәнзилә! Өйләнешергә булдык!

– Өйләнешегез суң…

– Каршы түгелсең, димәк?

– Ә нишләп суң әле мин каршы булырга тиеш?

– Хәер-фатыйха…

– Хәер-фатыйханы, энекәш, ата-анадан сорыйлар…

– Тәти абый!

– Нәстә тагын?

– Син бит инде атам урынына калган кеше…

– Анысы шулай…

– Анам риза…

– Анаң синең бөтен нәрсәгә дә риза: дөнья ярылса да, шөкер, әле дә ярый ярылды, дип утырачак…

Хуҗа абзый, Абрекны калдырып, капылт кына Тәнзиләгә текәлде. Юк, ул аңар ашардай булып, кояштай тулып карамады, аның кем икәнлеген белергә теләп, кызыксыну уе белән дә янмады, әйтерсең лә ул барысына да битараф һәм бу ярәшүләр, кавышулар аның өчен бөтенләй кызыксыз нәрсә кебек иде. Менә дөньяда ул бар, Фатыйх бар, һәм ул үзенең дәвамын инде беркемдә дә күрми торган иде. Андый дәвамның кирәге дә юк кебек, ул беткәч, ул үлгәч, аңар дәвам ниемә соң?

– Фатыйх абый! – Егет кеше сизмәгәнне, бары тик хатын-кыз күңеле белән сизенгән Тәнзилә беренчелекне, ниһаять, үз кулына алды. Әйе, югалып калырга ярамый, тимерне кызуында сугарга кирәк. Яратам, өйләнәм, дип чәчрәп торган егетне кайсы кызның үз кулыннан ычкындырасы килсен икән!

– Әйе…

– Сез мине танымыйсызмы?

– Таныйм да, танымыйм да кебек…

– Мин…

– Яшьләрне танып бетереп була димени суң аларны? Кеше баласы бик тиз үсә, үскәнен дә күрми каласың…

Үз гомерендә бер мәртәбә клубка төшеп карамаган, колхоз эшенә чыгып, колхозчылар белән аралашмаган, шушы җылы почмагыннан, мәшәкатьле хуҗалыгыннан, бирән сарыкларыннан арына алмаган Фатыйх, нидер сизенгәндәй, кинәт кенә катып калды, ябык муенында кылыч башы сымак очланып торган кадыгын бер аска, бер өскә таба уйнатып алды. Сузынкы аксыл йөзе караңгыланып, кара янып чыкты…

– Син нәстә…

– Әйе…

– Заправщик кызы мәллә?!

– Әйе, мин Сәгыйть кызы, әнием Рузалия…

– Бабаң Хөснул, шулаймы?! – Соңгы сүзенә ул каты басым ясап, мыскыл итебрәк һәм шуннан ниндидер тәм табып әйтте. – Аңлашылды, башка сүзем юк…

Кәрҗинен күтәргән Фатыйх, өстерәлеп диярлек, чолан ягына чыгып китте. «Тәти абый, син кая?!» – дип артыннан атылган Абрекны ул кул изәп кенә туктатты. Егет, тәти абыйсы белән аңлашуның мәгънәсе юклыкка төшенеп, тиз генә кире керде һәм озак кына сүз дәшәргә кыймыйча торды. Ул арада шаулап газда чәйнек кайнап чыкты. Абрек, йөгереп барып, газны сүндерде. Әллә ашыкты, әллә чәйнекне җайсыз тотты – чәйнек капкачы шапылдап идәнгә барып төште. Шул кечкенә кенә чәйнек капкачы да әллә нихәтле тавыш чыгарды…

– Тәнзилә…

– Әйе…

– Аңлат әле… что ваще происходит, а?

– Кая?

– У нас вот…

– Тебе это надо?!

– Надо… знаешь…

Дөресен әйткәндә, Тәнзилә аңар дөресен сөйләргә курыкты. Дөресен сөйләп, ул ике араны суындырырмын, дип курыкты. Дөреслектә исә бу дөреслек яшьләргә түгел, ә турыдан-туры олыларга кагыла иде. Тәнзиләнең бабасы аркасында төрмәгә утырган Фатыйхның язмышы, ике гаилә бер-берсе белән каршы як булсалар да, тиздән башлы-күзле булырга торган яшьләр бәхетен җимерергә тиеш түгел иде кебек. Ләкин кияү егетенең, булачак иренең барысын да беләсе килә, һәм аңа әйтмичә мөмкин дә түгел. Хәер, иң элек аны анасы сөйләргә тиеш иде, ә ул, күрәсең, сөйләмәгән, сөйләшүне кирәк дип тапмаган.

– Моны сиңа мин түгел, ә анаң сөйләргә тиеш иде, – дип башлады ул сүзен. – Безнең Хөснул атлы бабабыз бар иде, әтинең әтисе ягъни. Минем бабам синең шушы тәти абыеңны илленче елларда төрмәгә утырткан…

– Төрмәгә? Ул нәрсә, судья булган мәллә?

– Юк, судья түгел, депутат.

– Депутатлар шундый хәтәр булалармыни?

– Депутат кына түгел, авыл куштаны булган…

Тәнзилә бар булган, белгәнен егеткә сөйләп биргәч, Абрек, ирексездән, уйга калды. Әйе, яшьләр күзлегеннән караганда, артык кайгырырлык нәрсә юк та кебек, ләкин тирәнрәк казынсаң, күңелле нәрсә аз. Беренчедән, бер- берсен яратмаган ике гаиләне татуландыру һәм туганлаштыру шактый авыр булачак, икенчедән, тәти абыйсы шушы уйланмаган хәтәр адымы өчен Абрекны беркайчан да кичермәячәк, кичерсә дә, ул кичерү чын-чынлап түгел, ә бары тик сүздә генә калырга мөмкин иде…

– Чистый бер Шекспир драмасы булды бу! – дип тел шартлатты Абрек һәм, нәрсә булса да эшләргә теләп, ике зәңгәр чәшкәгә дә кайнар су коеп, кечкенә чәйнектән шуларның һәрберсенә чәй тамызып чыкты. – Әйдә… утыр!

– Нигә?!

– Чәй эчәбез…

– Юк… утырмыйм…

– Нишләп?

– Тамагымнан берни дә үтми…

Абрек аны башка кыстамады. Тышта бик иләмсез эссе. Ул сусаган, аның үтереп эчәсе килә. Чәен шопыра-шопыра эчте. Абрекның чәй күрмәгән кеше сымак, кабаланып, тавыш чыгарып эчүе кызның исә саруын гына кайнатты…

– Бәлкем, безгә чыгарбыз?! – диде кыз.

– Юк, сезгә иртән… Кичкә әни кайта…

– Ул кайтып кына нишләр?

– Безнең әни үткен кеше, абзый белән ничек тә сөйләшер…

…Әйе, Люциянең холкы шундый – гел мөгез чыгарырга ярата. «Уптымилаһи»лыгы белән ул теләсә кемне чатка китереп терәргә мөмкин. Улы белән булачак киленен ярәшеп йөргән җиргә үзе генә түгел, ә бөтенләй чит кеше белән кайтып төште. «Волга» машинасында. Ул пенсия яшенә җиткән, отставкадагы милиция полковнигы булып чыкты. Исеме – Гобәй, фамилиясе – Хәйруллин. Карап торырга болай ярыйсы гына кыяфәтле кебек үзе – олы гәүдәле, киң җилкәле, тулы йөзле, төскә-биткә дә ямьсез кеше түгел. Ләкин картаюы җиткән – җилкәләр салынган, чәчләре сирәкләнгән, йөреше дә, билгеле ки, яшьләрчә түгел, ә картларча гына. Инде кемнәр белән генә яшәп карамаган, кемнәрнең генә күңелен күрмәгән сеңлесенең бу соңгы гамәле дә абыйсы өчен артык зур яңалык булмады. Люция белән Гобәй аның туган нигезен, бусагасын атлап керү белән үк, Фатыйх шаян сеңлесен: «Нигә кирәк бу?» – дигәндәй, үтә дә каты кырыслык белән каршы алды. Бердән, ул сеңлесенең авылга ирләр ташуыннан туйса, икенчедән, милиция хезмәтендә кайнаган әлеге олы яшьтәге абзыйны күңеле белән һич кенә дә кабул итә алмады. Люциягә ияреп кайткан кунак та шуны сизенде булса кирәк, баштарак матур итеп, ике куллап күрешсәләр дә, үзара сөйләшүләр нигәдер барып чыкмады…

Бераздан бик күп күчтәнәчләр төяп кайткан Люция, кунакларга табын әзерләү ниятеннән, аш ягында табак-савыт юа башлагач, Абрек белән Гобәй, тәмәке тартырга дип, тышка, ишегалдына чыгып киттеләр. Фатыйх янында ялгызы гына калырга читенсенгән, Абрекка койрык сымак тагылып йөргән Тәнзилә дә аларга иярде. Абый белән сеңелкәш бер мәлгә өйдә икәү генә калдылар…

– Гобәй ошамады инде алайса?! – дип сүз башлады Люция.

– Әйе, ошамады, – диде Фатыйх.

– Син торасы түгел аның белән, абый, мин торасы! – дип аңлатты тегесе.

– Туйдым мин…

– Нәрсәдән?

– Ирләреңнән…

– Ни булган аларга?

– Ел саен яңасын өстерәп кайтасың!

– Монысы соңгысы булыр, абый, борчылма! – диде хатын һәм үзенә генә хас бер иләмлек белән кеткелдәп көлеп куйды.

– Люция!

– Әү?!

– Көлмә, яме! – дип чәчрәде абыйсы. – Соңгы мәртәбә кисәтәм: бүтән монда беркемне дә алып кайтмыйсың! Минем изге йортыма бу ментны башка аяк бастырасы булма, җәме!

– Әгәр кияүгә чыксам, нәрсә?

– Кияүгә? – дип гаҗәпсенде Фатыйх. – Шуңамы?

– Әйе, без тиздән өйләнешәчәкбез. ЗАГСка гаризаларны бирдек…

– Га-а-җә-ә-әп!!! – дип сузды Фатыйх. – Улың өйләнә, ә син кияүгә чыгасың! Тфү!

  • Ә нәрсәсе ошамый?

– Нәрсә таптың син ул карт полковникта?! Син бит ментоннарны сөймәгәнемне яхшы беләсең? Алар бит минем бөтен тормышымны җимерделәр, аңлыйсыңмы син шуны, юкмы? Минекен генә түгел, әтинекен дә, әнинекен дә һәм хәтта синекен дә, ачуым бер килмәгәе!

– Тыңла әле мине, абый! – диде Люция, су краны астында чайкаган кашык- чәнечкеләрен табактагы юынтык суга атып. – Нишләп син һаман да минем тормышыма тыгыласың?! Нәрсә ошамый сиңа?

– Нәрсәгә кирәк сиңа бу карт мент, әйт әле?

– Миңа аның фатиры кирәк.

– Фатиры?

– Әйе, фатиры, машинасы, – дип тезеп китте тегесе, – дачасы, акчасы…

– М…да! – дип исе китеп карап куйды ул Люциягә. – Сеңелкәш… Мин сине башсыз, дип йөри идем, ялгышканмын икән…

– Яшьрәкләр белән яшәп карадым бит инде, абый, берсен дә үз янымда калдыра алмадым. Бу кеше миңа кирәк, менә хәзер кирәк. Достойный, персональный пенсионер, хатыныннан аерылган, балалары белән аралашмый. Ну, әйтик, Абрек тиздән өйләнәчәк! Өйләнгәч, кая алып кайтыр ул хатынын?! Безгә, фатирга. Ә минем яшьләр белән торасым килми, аңлыйсыңмы, аерым торасым килә!

– Теләгең изге, кәнишне…

– Ансыз булмый, абый…

– Яратасыңмы соң син ул кешене? – Фатыйх сеңлесенең әлеге кешене яратмаганын сизеп һәм белә торып сорады.

– Беләсең бит инде, абый…

– Юк, мин берни дә белмим…

– Үз гомеремдә мин бер генә кешене яраттым, ул да булса улымның атасын! Ә син…

Фатыйх, ирексездән, чыраен сытты. Абрекның атасын, ягъни Сосланны ул яратмады, сеңелкәшен мыскыл итеп яшәгәне өчен аны сөймәде. Аларның аерылышуында, Абрекны атасыз калдыруында күпмедер дәрәҗәдә Фатыйхның да гаебе бар иде. Әгәр ул калага барып, Сосланны фатирдан куып чыгармаса, ул әле һаман да шунда яшәп ятар, сеңелкәше исә үзендә ирен куып чыгарырлык көч таба алмаган булыр иде…

– Сезнең аерылуыгызда минем гаебем юк…

– Бар, абый, бар…

– Нәстә! – дип кабат кызды абыйсы. – Оныттыңмыни, үзеңне эт итеп кыйнаганын?! Шешенә-шешенә елап йөргәнеңне оныттыңмыни?

– Әйе, оныттым, – дип килеште Люция. – Ә менә аны, бәгъремне, әле һаман да оныта алмыйм…

Аңламассың бу хатын-кызны! Кыйналып яшәсә яши, әмма шуны (яратам дигән булып!) оныта алмый. Тик андый канэчкечне ничек итеп яратырга була да ничек итеп аны якты хатирәдәй мәңгегә күңелеңдә сакларга була?!

Фатыйх кабат уйга калды. Люциянең карт полковникка кияүгә чыгуы бер нәрсә, ни әйтсәң дә, ул аның, үзе әйтмешли, уйланган эше. Ләкин Фатыйхны бүген бөтенләй икенче нәрсә борчый, алай дип кенә әйтүе аз, ул аның ачуын кабартып, җан тынычлыгын ала язган иде. Абыйсын иң борчыганы – Абрекның Сәгыйть кызы Тәнзиләгә өйләнүе. Әйе, Сәгыйть кайчандыр Фатыйхлар гаиләсенең башына җиткән, тулы, тату гаиләне җимереп аткан авыл куштаны Хөснулла углы иде. Яшьләргә аларга барыбер, утка каршы очкан күбәләк сыман, нишләгәннәрен һәм кая барып бәрелгәннәрен дә белмиләр. Алар бүген бәхетле, бер-берсен өзелеп яраталар, ә кирәкмәгәнне уйлап, баш ватып утыру алар өчен кирәк нәрсә түгел. Яратмаган, сөймәгән чит бер нәсел белән кушылырга җыена аларның асыл кошы! Алда ярәшү минутлары, туй мәҗлесләре булыр! Нәрсә, Фатыйх шунда барып, шулар белән бер табында утырып, куштан Хөснулның оныгын, булачак киленне мактап, сүз сөйләп торсынмы? Ярар, аталары ялгышын, явызлыгын алар инде оныткан да, ди. Гомер бара, ага, алга, киләчәккә күз ату мәслихәт, ди. Ләкин аларның бабалары кылган әшәкелекне күңелең белән онытырга теләсәң дә, аны барыбер китек җаныңнан этеп чыгара алмыйсың. Нәфрәт хисе, ни кызганыч, Фатыйхның канына сеңгән. Сәгыйтьләр ягы бу каршылыкны күрмәмешкә сабышса да, әлеге кушылу-кавышу мәҗлесләре барыбер яртылаш кына килеп чыгачак, чөнки бер-береңне күралмау хисе инде күптән күңелләргә юшкын булып утыргандыр. Ләкин иң аянычы шул: әлеге гаиләдән бәла-каза күргән, газап-җәфа чиккән, матур, тулы гаиләдә үсәсе урынга, тормыш мәхшәреннән ятимнәр йортында ышыкланырга мәҗбүр булган Люциянең бу хәлгә битараф калуы, әлеге бәлане күрмәскә тырышуы Фатыйхның җен ачуларын чыгарды…

– Син шуны белмәдеңме?! – Фатыйхның басынкы, түбән тавышы бу юлы нигәдер яңгырап чыкты, шомлы яңгырады. Юган тәлинкәләрен ап-ак чиста чүпрәк белән сөртеп, киштәгә тезәргә торган Люция, эшеннән тукталып, абыйсына текәлде. Чыраеның җитдилегенә караганда, абыйсы аның белән уйнап сөйләшми иде кебек. Люция – җүләр түгел, сүзнең нәрсә турында барганын бик тиз аңлап алды…

– Нәрсә?!

– Улыңның кем кызына өйләнгәнен белмисеңме?

– Беләм…

– Белгәчтен, нишләп миңа алдан ук әйтмәдең?!

– Әйтеп торуның кирәген тапмадым…

– Ничек алай?! – Фатыйх, гарьлегеннән буыла язып, утырган урыныннан сикереп үк торды.

– Менә шулай…

– Оят түгелме сиңа? – дип кычкырды Фатыйх. – Синең өчен мин җанымны бирергә дә әзер идем, сеңлем кебек кенә түгел, мин сине кызым кебек үстердем. Үстердем, яшәргә көч бирдем, гомерең буе сиңа җил-яңгыр тидермичә саклап килдем. Ә син шул яхшылыгыма нәрсә белән түләдең?! Төкердең син минем ул яхшылыгыма, матур итеп төкердең! Ел саен борчу китердең, ел саен берәр мужик өстерәп кайттың! Менә шул…

– Яхшы, – диде Люция. – Яхшылыгың өчен түләргә әзермен, хезмәт хакымнан сиңа тиешле акчаны биреп барырмын!

– Син мине аңламадың, җүләр! Миңа синнән берни дә кирәк түгел! Миңа синең аңлавың гына кирәк! Әгәр балаңа әйтеп аңлатсаң, бәлкем, ул уйланган, безгә дошман булган нәсел белән кушылудан тоткарланыр иде! Аңлыйсыңмы син шуны, юкмы?!

– Аңлыйм да, аңламыйм да…

– Аңламыйсың син, аңларга да теләмисең…

– Абый! Ну, мин нишли алам соң инде?! Абрек шушы кызга өйләнергә теләгәч, мин нишли алам? Әйе, аңлыйм, күңелле хәл түгел! Ләкин ни-и- ишлим?! Әйт…

– Әй, сезне! – дип кул селтәде Фатыйх һәм шул көнне өйдән чыгып югалды…