«Ак җилкән»

06.11.2018 11 (ноябрь), 2018

Әминә (хикәя)


Менә өзелеп көткән яз да җитте. Бу вакытта табигать кенә түгел, бар дөнья уяна. Әнә бит ничек матур итеп кояш көлә, ул, үзенең нурларын тәрәзә аша миңа сузып: «Әйдә, Язилә, урамга чык!» – дип елмаеп карап тора.
– Язилә, Язилә, дим!
Мин сискәнеп киттем.
– Каргаларны тәрәзәдән өегездә санап утырырсың, ә хәзер мине генә тыңлыйбыз,
яме? – дип, укытучы Ләйлә апа уйларымны бүлдерде.
Теләмичә генә алдыма борылдым. Сыйныфташларымның күзе миндә иде. Алар
барысы берьюлы көлешергә тотынды. Бигрәк тә нык көлүчесе Әминә икән.
Әминә – чибәр кыз, үзе гел «бишле»гә генә укый. Ул барысына да булыша,
һәрберсенә яхшы мөнәсәбәттә. Әмма мине бөтенләй дә яратмый. Элек чын дуслар
идек. Безне бернәрсә дә аермас кебек тоела иде, тик… Аның әнисе үлгәч, минем әни
белән Әминәнең әтисе өйләнештеләр. Шуннан соң безнең дуслык бетте. Ул мине
яратмый башлады, гел түбәнсетте, мыскыл итте. Тик мин аңа гел туганнарча карадым,
яхшы «апа» булырга тырыштым. Менә хәзер дә мыскыллы елмаю аша карап торган
йөзенә, ничектер, кызганып төбәлдем.
Бүген алтынчы апрель… Өйгә кайтып кердем дә, гадәттәгечә, сумкамны идәнгә
атып бәрдем. Бүлмә кап-караңгы, тып-тын. Бу тынлык күңелгә шом сала. Кинәт ут
кабынды, зур торт күтәреп, алдыма әни килеп басты.
– Туган көнең белән, кызым!
Мин әнине кочаклап алдым. Без, көлешә-көлешә, аш бүлмәсенә кердек. Анда
Әминә өй эше эшләп утыра иде. Ул, башын күтәрде дә, бераз дәшмичә торгач:
– Йөрисез инде монда шаулашып. Өй эшен дә эшләп булмый. Туган көне, янәсе…
Эшсезләргә бер сәбәп инде ул, – дип, идәнгә дып-дып басып чыгып китте.
Без әни белән бер-беребезгә карашып алдык. Икебезнең дә кәеф кырылды.
Бәйрәмнең яме китте. Әни тортны әкрен генә өстәлгә куйды да:
– Әйдә, кызым, арыгансыңдыр, чәй эчеп ал! – дип, сүзсез генә чәй ясарга тотынды.
Мин, әлбәттә, Әминәнең бу кыланмышларына түзәр идем, әмма, әниемне шулай
мыскыл итеп, кәефен төшереп торуы тәмам ачуымны чыгарды. Бүлмәгә кердем дә
ишекне бикләп куйдым. Әминә, һич исе китмичә, көзгегә карап утыруын дәвам итте.
– Нәрсә? Бар, бәйрәм ит!
– Җитте, Әминә! Булды! Инде бар чикләрне дә узып барасың! Әйт, нәрсә җитми,
ни кыланасың син? Минем сиңа нинди начарлыгым тиде?
Ул кызарынды. Бөтен гәүдәсе белән өстәлгә таянып, әкрен генә торып басты да,
кашларын җыерып:
– Ни өчен кычкырасың соң әле?! Әйе, мин сине күралмыйм. Тик сезнең кебек
икейөзле түгелмен, турысын әйтәм! Син яхшы булып кыланып йөрисең, ә үзең
әтиемне тартып алырга телисең. Әнием инде миннән китте, ә әтиемне сиңа
бирмәячәкмен! – дип кычкырды.
Аннан, Әминә, күз яшьләренә буылып, ишекне шапылдатып ябып чыгып чапты.
Мин, аптырап, ни әйтергә белмичә, тораташ булып катып калдым.
Төнлә тәмләп йоклап ятканда, әни белән әти уятты. Аларның йөзләренә курку,
борчылу чыккан иде.
– Кызым, тор әле, тор. Әминә, әйберләрен җыеп, каядыр киткән. Ай Алла, кайларга
гына китеп югалды икән бу бала? Ярабби, нинди гөнаһларым өчен бирдең соң син
миңа мондый хәсрәтне? – дип, әни хәлсезләнеп урындыкка ауды. Әти:
– Ярар, әнисе, борчылма, табылыр әле, – дип әнине юатырга тырышты. Ләкин
ничек кенә үзен кулга алырга тырышмасын, ул бердәнбер кызы өчен куркуын яшерә
алмады. Мин, җәһәт кенә торып утырдым, һәм:
– Әминә?! Киткән?! Кая? – дип, бернәрсә аңламыйча, әни белән әтигә карадым.
Шуннан соң,көчкә һушыма килеп,нәрсә булганын чамалап һәм бернәрсә
абайламый, эчке киемнән генә урамга чыгып йөгердем. Елый-елый урам артыннан
урам урадым, кичә ни булганын исемә төшереп иреннәремне тешләдем, тагын да
тизрәк йөгерә башладым. Менә мин бер тыкрыкка борылдым. Анда,иске капкага
сөялеп Әминә басып тора иде. Бар көчемә «очып» диярлек килеп, аны кочаклап
алдым. Шешенгән күзләрен төбәп:
– Язилә?! – дип пышылдады ул.
Мин аны күкрәгемә тагын да ныграк кыстым. Яңгырда чыланган юеш чәчләрен
сыйпадым. Үзем бертуктаусыз елавымны дәвам иттем.
– Гафу ит, Әминә! Мин башка беркайчан да болай эшләмәм. Менә күрерсең, без
әле бик яхшы яшәп китәрбез! Әтиебез дә безне беркайчан да ташламас! Гафу ит,
Әминә!
Әминә мине кочып алды. Һәм миңа таба иелеп, шыпырт кына әйтте:
– Син дә мине гафу ит, апам!
Әйе, бу төнне Әминә нык үзгәрде. Әлеге яз бар дөньяны үзгәртте…

Алинә НАСЫЙРОВА,
Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин исемендәге
1 нче гимназия укучысы


Фото: pixabay.com