Яңа исемнәр

01.11.2018 11 (ноябрь), 2018

Таныш кешем (хикәя)


Я со странностями шёл к тебе,
а ты со скромностью.
Г.П.

Нокта. Аны һәрчак җиңел генә өтергә әйләндереп була. Тик бу очракта түгел. Нокта куелды. Каты басып. Йөрәкне өздереп. «Тәмам» дигәнне белдереп.
Каләмен читкә алып куйды. Күзләр бермәлгә яшьләнгәндәй итте. Күңел,
үтәли җил искәндәй, ыжгырып алды. Гүя Сөембикәнең күңелендәге иң самими
серен – назлы гөлен урладылар да ишек-тәрәзәләрне шыр ачык калдырып
чыгып чаптылар. Юк, урламадылар, үзе бирде. Гомере буе кем беләндер
серләште ул. Арадашчылары кәгазь булды. Бүген көндәлек үз өстенә авыр йөк
алды: соңгы хат язылды. Сөембикәнең соңгы тапшырылмаячак хаты иде бу.

***
Диварда еллар аша килеп, төсен җуйган рәсем эленеп тора: күл буенда
зәңгәр күлмәктән бер кыз утыра, күк белән сүз куешып, бертөрле киенгәннәр,
күрәмсең. Алдында – мольберт. Аннан да алда бер егет чүгәләгән, кулында
фотоаппарат, ахрысы. Тасвирлап бирегез әле шул рәсемне, дисәләр, берәү
әлеге эшне шулайрак эшләр иде. Сурәтләвен сурәтләр, тик бу гади генә рәсем
артында җан яшеренгәнлеген аңлый алмас иде, мөгаен.

***
Кабан күле буендагы гүзәллек чынбарлыктан башка яссылыкка күчтеме: кыз,
күзләрен йомып, тирән итеп сулыш алды. Бар манзара вак кисәкләргә таралды да
баш миендә яңадан бер сурәткә җыйналды. Ә инде башта оешкан сурәтнең иге дә,
чиге дә юк, кысалар белән кысылмаган, чикләр белән чикләнмәгән ул. Күз, диләр,
күрә, диләр, күңелнең ничек күргәнен белмиләр. Сурәт кәгазь куенына чумды…
«Сулыш»ны чыгарып бетереп маташканда, нәкъ аның турысына килеп, челт-челт фотога төшерә башлаган берәү үзенә җәлеп итте кызны. Сөембикә
ирексездән башын күтәрде. Борылуы булды, теге «челт-челт»нең барып
төшүе булды. Кызның карашыннан түгел, кисәк кенә сикереп чыккан баканың
куркыныч бакылдап җибәрүеннән. Кыз, җәһәт кенә торып, булышырга
ашыкты, әмма егетнең кул ишарәсен күрүгә, кире үз урынына кайтты.
Чүгәләп, «сулышын чыгарып бетерү»ен дәвам итте. Егет исә, кызга игътибар
юнәлтмәскә тырышып, әле бер, әле икенче камышны фотога төшергән булды.
– Гафу итегез, егет сурәтен ясау минем планда юк иде, – диде Сөембикә.
Сөембикә – гади авыл кызы. Йөзе – күңеленең көзгесе аның, ни уйласа,
шуны укырга мөмкин. Күңелендә ни йөртсә, шуны әйтте, моның өчен бик еш
үкенсә дә, кайчак оялса да, кайвакытларда пешерсәләр дә, күңеленә дә, теленә
дә сөзгеч куя алмады, әллә теләмәде генәме?
– Бака оясына арт белән утыру да минем планда юк иде дә, утырдым шул.
Тормыш шундый инде: планнарны әледән-әле үзгәртеп торырга туры килә.
Бәлки, тормыш шулдыр ул, ә? Син уйлаган һәрнәрсәнең әледән-әле үзгәреп
торуыдыр? – дип, көлә-көлә сөйләнде егет.
Кызның ботка болгатырга яратучыларны җене сөймәде. Менә эше белән
алдырсын ул кеше. Чыраена язылган инде «татар» дип, ә русча такылдый. Их,
бер генә татар кешесен очратасы иде! Татарча сөйләшкән татар кешесен.
Сөембикә «иртәгә тулай торакка урнашырга» дигән көнне Казанга килде.
Туганнарында әйберләрен калдырып, яраткан урыны – Кабан буендагы тал
төбенә сыенып утырган мәл иде бу…

***
Тулай торакка урнашу, кыз күз алдына китергәнчә, җиңел генә түгел икән,
йә бу кәгазь, йә икенчесе җитми. Кыскасы, әлеге көн сессия алдыннан чыныгу
алуның яхшы гына чарасы булып чыкты. Монда чаптыралар, тегене яздыралар.
Аш бүлмәсендәге суыткычка әнисе биреп җибәргән ризыкларны урнаштырды
да, аһ-ваһ килеп, сак кына «352» дип язылган бүлмәнең ишеген ачты. Беркем
дә юк икән. Урындыкка утырып, тын алырга да өлгермәде, бүлмәгә атылып
берәү килеп керде һәм кызга сынаулы караш ташлады. Сөембикә, автоматтан
аттыргандай:
– Привет! Меня зовут Суюмбикя, а тебя? – дип куйды.
– Сәлам. Алия. Әле ярый рус булып тумаганмын, исемеңне гомер әйтеп
бетерә алмас идем, – дип елмайды ул.
– Татар икәнсең әле, никтер рус кызы, әй, марҗа дип торам. (Кыз берсендә «урыс
кызы», дип, нәрсәдер сөйләгән чакта, әтисе, чын күңелдән көлеп: «Татарда «урыс
кызы» дигән сүз юк, «марҗа» гына бар», дигән иде. Шул вакыттан соң гел үзен-үзе
төзәтергә күнекте – башта «урыс кызы», аннан «ой, марҗа», дию гадәте кереп калды).
Алия көлеп куйды.
– Юк, рус түгел, тик син шатланырга ашыкма, мишәр мин, – дип күз кысты.
– Ә син чыхым ахрысы?
Сөембикә, аңламаганын белгертеп:
– Ничек дидең? – дип сорады.
– Чыхым. Бездә мишәр булмаган татарны шулай атыйлар.
– Ә-ә-ә, әйе, таныш булыйк – чыхым, – диде дә Сөембикә, чын күңелдән
көлеп җибәрде.
– Әйдә, бүлмәне җыештырып алыйк әле, Сөембикә…
– …Көзгене генә ялтырат та, киттек ашарга. Егетең бармы соң?
– Юк, – диде кыз, күзләрен аска иеп.
– Ә минеке бар. Тик булуына караганда, булмавы яхшырак аның. Менә «Вконтакте»дан укыдым әле бүген, тыңла: «Ир-ат янында рәхәт булырга тиеш.
Мин үзем генә дә начар яши алам», – дигән Мерлин Монро. Шәп әйткән, әйеме?
– Белмим, һәр кеше үз тормышыннан чыгып сөйли. Синең тормышыңа бу
сүзләр туры килмәскә дә мөмкин бит.
– Тә-ә-әк, кызый, әйдә киттек ашарга.
– Алия, әйдә, бүлмәдә генә ашыйбыз. Мин үзем дә син килгәнче чыкмакчы
идем..
– Ник чыкмадың?
– Анда ни.. Егетләр.
– Әстәгъфирулла! Егетләр? Каян килгән?
– Ыхы. Белмим, каян килгәннәрдер.
– Башларында – мөгез, артларында койрыклары юкмы?
– Юк, – диде кыз, Алиянең ни әйтергә теләгәнен һаман аңлый алмыйча.
– Алайса точно егетләр, җеннәр түгел. Соң ник шаккаттың аларга?
– …
– Киттек әйдә, нәрсә торасың?! Ел буе бүлмәдә ашамакчы буласың мәллә?
Таракан үрчетеп. Рөхсәтем юк.
Кызлар аш бүлмәсенә килеп керделәр. Сөембикә, тычкан шикелле, суыткыч
янына йөгерде, анда казына башлады: ризыкларын ала, янәсе. Ул вакытта Алия
инде егетләр белән танышып та өлгерде.
Сөембикә Алиянең «Сөембикә-ә-ә», дип сузган тавышыннан соң гына
суыткычтан «чыкты»:
– Ә?
– Әһә, – диде Алия, – әнә күрешләр белән таныш.
Сөембикә, алар арасыннан бер таныш йөзне күреп алып: «Ә-ә-ә, без
таныш, фотоларны кайчан бирәсең?» – дип елмайды. Искәндәр дә, аны тануын
белдереп: «Как только, так сразу, – диде, – ә мин синең исемеңне белмим», –
дип өстәде аннан.
– Сөембикә.
– Ниче-е-ек?
– Сөембикә.
– Мин аны беркайчан да әйтә алмаячакмын, ахры, – дип моңайды егет, – ә
мин Искәндәр булам.
Алия:
– Да-а-а, монда татар булып туып та, эшләре харап икән әле берәүләрнең,
– дип, үзалдына сөйләнде.
Искәндәр:
– Что-то не так? – дип, аптыраулы караш ташлады.
– Нет, нет, всё так.
Аш бүлмәсендә «Сөембикә», «Костя», «Сөембикә», «Кәрим», «танышуыма
шатмын» ише сүзләр ишетелеп калды.

***
«Ул көн әнә шулай үтте. Ә төнгә әле мин озак вакыт параллель,
перпендикулярлар үткәрдем. Бар нәрсәнең дә ул чакта ук билгеле булуын бары
соңрак кына аңлый алдым…
Шигырьләр укыдык. Мин – Такташны, син – Есенинны, мин – Тукайны,
син – Пушкин, Маяковскийларны.
«Урман кызы» «Письмо к женщине»га салмак кына күчеш алды. Ул
шигырьне мин яттан белмим, ә менә аерым-аерым юллары һаман да истә, алай гына да түгел, бу юллар колагымда синең тавыш белән яңгырый. «Вы
помните, вы всё, конечно, помните…», «Лицом к лицу лица не увидать. Большое
видится на расстоянье…»
Я знаю: вы не та –
Живёте вы
С серьёзным, умным мужем;
Что не нужна вам наша маета,
И сам я вам
Ни капельки не нужен.
Живите так,
Как вас ведёт звезда,
Под кущей обновлённой сени.
С приветствием,
Вас помнящий всегда
Знакомый ваш
Сергей Есенин.
Син сүзләрен оныттың, мин белгән әсәрем булса, әйтеп җибәрдем, белмәгәне
булса, ул сүзне төшереп калдырдык, икенчесе белән алыштырдык, сүттек,
яңадан җыйдык. Есенин белән Такташ бу мәхшәрне күргән булса, акылларыннан
шашарлар иде. Ә безгә күңелле, безгә кызык. «Яшьлек, гомерең кыска синең…»

***
– Әле күптән түгел генә Казанның Иске Татар бистәсе халкы хәзерге Бауман
урамы урнашкан җирләргә җиләккә йөргән. Бүген исә кеше ул тирәгә кызык
эзләп бара. Шуның кебек, кызлар да, булган кашларын йолкып атып, урынына
яңасын сыза. Авыл кызы. Табигать. Табигый каш. Ихлас елмаю. Шулай иде.
Без яшь чакта. Тик менә, улым, калды микән хәзер андыйлар? – дип сорады
әтисе улыннан, бернинди җавап та өмет итмичә.
– Калган, әти, бар берәү.
Әтисе, аңышмыйчарак:
– Ни дисең? – дип, янә сорау бирде.
– Калган, дим. Бар икән берәү. Башланмаган бер ипи булган монда, – диде
Искәндәр, ипиле шкафта актарынган җиреннән әтисенә таба борылып.
– Алайса, бүгенгә алмый торыйк инде. Син кайчан Казанга китәсең?
– Иртәгә иртән кузгалырмын. Дәресләр төштән соң гына бит.

***
Сөембикәнең авылдан килеше иде. «Алгы ишектән чыгучылар булса, шофёрга
шакыгыз, яме», – диде кондуктор. Кыз янында ике егет бара икән. Берсе икенчесенә:
«Кызык булып китте, гадәттә, ишектән кергәндә шакыйбыз, ә монда чыкканда
шакырга кушалар», – дип куйды. Шул чакта әллә егетләрнең сөйләшүеннән, әллә
кондукторның әйткән сүзләреннәнме елмаеп куйды кыз. Кызыл автобус түгел иде ул,
йөрәк иде. Йөрәктән дә бит, чыгар алдыннан, кеше бик нык итеп аның диварларына
шакый төсле. Йөрәк түзми, ишекләрен шар ача, «син ирекле», дип «пышылдый», гүя.
Автобустан төште дә тулай торакка таба юнәлде ул. Кулындагы авыр
сумкаларын әле чиратлаштырып тотып, әле җиргә куеп торып, тәмам изаланып
бетте. Чираттагы шундый тукталыштан соң, сумкаларын янәдән кулына алып,
атлый башлаган иде, арттан берәү чабып килеп, аларны тартып диярлек алды.
Кыз сискәнеп китте. «Уф, кеше куркытып, син йөрерсең инде», – дип елмайды
аннан. «Не, ну а чё, испугалась что ли?» – дип көлемсерәде Искәндәр.

***
Аз нәрсә хәтерендә бүген Сөембикәнең. Ярый әле көндәлеге бар. Күз
карасыдай саклый ул аны. Оныклары: «Дәү әни, моны синең музееңа куярбыз
инде, име?» – дип көлешәләр әнә. Әллә уйнап, әллә чынлап сөйләшәләр.
Аннан икенчесе: «Болай да музей бит инде монда, музей-галерея. Әбекәйнең бу картиналарын эләр урын калмагач, әрҗәләргә тутырып куйдык бит әнә», –
ди. Үстеләр шул, инде оныкларының да олы тормышка басар чаклары җитә,
студент еллары үтеп бара…


Хикәянең АХЫРЫН «Казан утлары» журналының 11 нче (2018) санында укыгыз.

Зилә Сабитова 1996 елда Арча районының Шекә авылында туа. 2014 елда Шушмабаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, КФУның биология факультетына укырга керә. Татар филологиясе бүлегенә күчеп, аны кызыл дипломга тәмамлый. Хәзер шул ук бүлектә магистратурада белем ала.
Мәктәптә уку дәверендә төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Хикәя-язмалары төрле басмаларда дөнья күрә. Мәктәп елларыннан ук «Ялкын» журналының яшүсмерләр редколлегиясе әгъзасы булып тора. Бүгенге көндә – «Ялкын» журналында бүлек мөхәррире.

Фотода: Зилә Сабитова; «Казан утлары» архивыннан