Бәян

30.10.2018 №5 (Май),2016

Ни хәлең бар, балам?.. (дәвамы)


Урак якынлаша. Колхозның бер бригадасы булган күрше Яфраклы авылының ындыр табагындагы ашлык чистарту, киптерү агрегатларын карыйсы, подшипникларын алыштырасы, майлыйсы-көйлисе бар. Әйберләрне илтер өчен, Факил ат алды. Ат булган җирдә Ат механигы булмый каламы инде. Вахит чатыр чабып килеп җитте һәм арбага менеп тә утырды. Олылар кебек аякларын салындырып утыруын күр әле син аның.
Көн искиткеч матур! Күктә — ак-зәңгәрсу болытлар, кырда — аксыл иген диңгезе.
Арышлар йөгерә, ашыга, ага… Алар офыкка җиткәч, болытлар белән бергә кушыла,
һәм гаҗәеп матур манзара туа. Күңел якты омтылыш, ак моңсулык, чип-чиста
самимилек белән тула.
Игеннәр офыктагы ак болытларга таба ага, ага, ага…
Үзеңнең дә агып, очып китәсең килә. Вахит исә ат барган шәпкә арбадан
олылар кебек сикереп төшәргә чамалап утыра икән бит, хәерсез малай. Сикереп
төште һәм арбаның арткы тәгәрмәче астына барып та керде. Малай белән бергә
Факилнең йөрәге өзелеп төште. Ул бер мизгел тәгәрмәч астына карарга куркып
торды. Тәгәрмәчтәге кан чәчрәгән тугым, бүкән, кыршау, кигиләр мизгел булып күз
алдыннан үтте. Шулвакыт өстеннән авыр тәгәрмәч чыгып киткән Вахит сикереп
торды да бар көченә авылга таба чаба башлады. Факил аны куып җитеп тотканда,
тирләп-пешеп чыккан иде.
— Улым, син исәнме, аяк-кулларың исән-саумы? Нигә чабасың?
— Син ачуланырсың дип курыктым, шуңа чабам.
Факил улын кочаклап елады.
Сабыйлар егылган җиргә фәрештәләр канатын җәеп торыр ди. Хактыр.

* * *
Шакирның тракторы ватылды. Пырт итә дә сүнә, пырт итә дә сүнә.Тикшерәказына
торгач ачыкланды: моторга ягулык килми икән бит. Факил өр-яңа насос,
тасмалы һәм кәтүкле фильтрлар алып кайтып бирде. Бик озак куйды Шакир
аларны тракторына. «ДТ»сы атна буена моңаеп тын гына торды. Аның каравы,
«өч борын»га берне җибәреп өлгергән хуҗа үзен иртән үк кабызып куя. Бер
кабындымы, Шакир «ягулык»ны өстәп кенә тора. «Насос»ы эшли, «фильтр»ын
алыштырасы юк. Исәбендә ремонтны сузу, кәефләнеп йөрүләрне дәвам иттерү
иде әле, иртән трактор янына Факил килеп басты һәм әйтте:
— Шакир, бүген эшне бетерәбез, яме. Иртәгә тракторыңның бик кирәк булуы
ихтимал. Әнә бит теге вакытта Нур белән мытыеста кунып калмаган, ремонтны
коры тотмаган булсак, пожарда эш харап иде. Ярый бульдозер булды. Без элекке
көнне генә ремонтлап алып кайткан трактор иде бит ул.
Их, Факил, Факил!
Адәм баласы иртәгә ни булачагын, башының ни күрәчәген белми шул. Син
дә белмисең. Әгәр белгән булсаң… Бүген бу тракторның янына килмәс идең син.
Борылып та карамас идең.
Әгәр…

* * *
Кояш төшкелеккә менеп җиткәндә, тимерчелек ишеге төбендә басып торган
Факил алагаем зур гәүдәле берәүнең гаражга таба килүен искәреп алды. Радиатор
түгелме соң бу? Шул ич. Нәкъ үзе. Ничек килеп чыккан ул Солыга? Нинди җилләр
ташлаган?
Алар кочаклашып күрештеләр.
Рәдис улы белән килененә мунча кайгыртып йөри икән. Бурага дип Солы
урманыннан агач белешкән. Шуны кисеп төягәннәр. Кайтканда урман юлында
машиналары баткан. Тартып чыгарырга трактор кирәк.
— Булыр, — диде Факил, һич икеләнүсез.
Алар ферма ягына китте. Нур тракторы белән чокырда силос тыгызлый
иде. Рәдисне күргәч, кабинасыннан җәт сикереп төште, ике куллап күреште. Ул
Радиаторның ни йомыш белән йөрүен бик тиз аңлап алды һәм бер генә сүз әйтте:
— Киттек!
— Рәдис кирәкми инде анда. Үзең генә бар да тартып чыгар. Урта юлда, урман
авызында гына батканнар алар. Без Рәдис белән өйгә кайтып чәй эчик.
— Аңладым. — Нур кабинадан ничек тиз төшсә, шулай тиз генә менеп тә
утырды. Трактор урманга таба юл алды. Җиңелчә генә җилләгән хуш исле печән
исенә күзне әчеттерә торган солярка, төтен исе кушылды.
Өйгә кайткач, Факил баздан куе сөттән оетылган салкын катык алып
менде, иртән Рәкыя пешереп киткән ашны җылытты, бер түшкә каклаган
каз турады.
— Гаеп итмә инде, Рәдис. Хатын өйдә юк. Артыштауга киткән иде. Бүлнискә.
Ул өйдә булса, башкачарак булыр иде бу табын. Әйдә җитеш, бары — бергә, югы —
уртак. Үзегез теге юлы, без Нур белән мытыеста ачка интегеп, болыт чәйнәп, боз
бөркәнеп ятканда, ничек сыйлап җибәрдегез!
— Һи-и-и… Әйттең сүз. Нинди гаеп итү ул. Өстәл тулы сый. Булып ашкан.
Хатыныңны бүлнискә китте, дисең. Авырмыйдыр бит?
— Бәби көтәбез. Тиздән туарга тиеш. Врачка күренергә китте.
— О-о-о… Шулаймыни! Бик әйбәт! Сезнең бер малай, бер кыз бит әле, име.
— Әйе. Кыз Карлыган Сазында, әбиләрендә, кунакта. Малай — механик.
— О-о-о… Сиңа охшаган алайса.
— Охшамаган шул. Ат механигы ул. Кушаматы шундый. Кәнюшнидән чыкмый.
Тагын бер малай туса, анысын тимер-томырга ияләштереп булмасмы дип
хыялланам.
— Ходай кемне язгандыр бит… Монысы Ат механигы, дисең, ә, — Радиатор
бөтен өйне яңгыратып көлеп җибәрде.
Рәдис ризыкларны мактый-мактый ашады. Казга мөкиббән китте. Итен-маен
ләззәтләнеп чәйнәде, кабыргаларын, бот сөякләрен суырды. Аннары үзенең майга
баткан ике кулын, бармакларын ялап бетерде.
— Күптән нәфсем бар иде каклаган казда. Рәхәтләнеп ашадым. Безнең каз юк
шул. Утыртып карыйбыз, бәбкә чыкмый.
Ул арада капка төбенә агач төягән машина килеп туктады. Факил шофёрны да
өйгә алып кереп, табынга утыртты.
Кунак ашы — кара-каршы, диләр. Нинди матур, мәгънәле сүзләр.

* * *
Артыштау бүлнисендә кеше күп булса да, Рәкыя көндезге поездга өлгерде тагын.
Вагонга кереп утыруы булды — колагына таныш тавыш ишетелде. «И алма күп
безнең быел. Әйе, бик күп безнең алма. Аллага һәм алмага шөкер». Күрше Моталлап
кайта икән бит. Стансадан авылга кайтырга иптәш бар Рәкыяга. Артыштаудан ипи,
кала күмәче, чәйләр алган иде. Моталлап күтәрешер әле. Юлда мамык та авыр,
диләр бит. Корсаклы хатынның болай да йөге бар.
Поезд Казарма стансасында халыкны төшерде дә урманга шуып кереп китте. Күр
әле, авылга кайтучылар Моталлаптан башка да байтак монда. Солыдан трактор да
бар икән бит. Җәяү кайту кайгысы бетте болай булгач. Трактор белән килүче Шакир
икән. Барысы да аңа таба дәррәү чапты. Бу эсседә әлсерәп җәяү йөрисе килми шул.
Халык тракторның арбасына төялде. Рәкыяне — кабинага, Шакир янына
утырттылар.
Баштарак беркөйгә генә барган трактор, юлдан чыгып, арпа басуына килеп
керде. Килеп керде дә кырны ярып бара башлады. Баярак арбага менү, әйберләрне
бирү-алу, барлау ыгы-зыгысы, кылбырдак килү белән искәреп өлгермәгәннәр —
тракторчы ләх исерек икән бит! Ах, Шакир, Шакир… Моны иң беренче кабинадагы
Рәкыя сизеп алды һәм кычкыра башлады:
— Шакир! Шакир дим! Кая барасың? Туктат тракторыңны!
Аңа җавап бирүче булмады. Шакир изелеп бетеп йокыга киткән иде.
Трактор бара. Ах, шайтан алгыры, туп-туры коры елгага төбәп бара бит. Болай
булса, хәвефкә, алай гына түгел, коточкыч фаҗигагә дучар булырга мөмкиннәр. Хәтәр
сигнал арбадагыларга да барып җитте. Алар шаулаша-ярсый башлады. Шулвакыт
өскә Моталлапның чемоданы чөелде. Аның буш чемоданы үтә күренмәле рәшә
биегән һавада тибрәлеп-селкенеп, эссе җәйдә бераз эленеп торды, аннары кайнар
дулкын агымында арпалар арасындагы зәңгәр керфекле, оялчан күкчәчәкләр өстенә
кыяр-кыймас төшеп кунды. Чемоданы артыннан Моталлап үзе дә сикерде. Ул арада
башкалар да арбадан коела башлады. Сикерешеп беттеләр. Рәкыя калды. Сәрхуш
тракторчы белән бергә, бер калды. Үзенә буйсынмас техника белән бергә бер. Фаҗига
каршында бергә бер… Трактор барган шәпкә йөкле хатын кабинадан ничек сикерсен?!
Шунда ук чылбырга эләгеп, трактор астында калачак. Рәкыя Шакирны уңлы-суллы
чәбәкләргә, ике куллап аның күлмәк якасына ябышып селкетергә тотынды. Шакир
уянмады. Башын — бер якка, авызларын икенче якка кыйшайтып йоклый бирде.
Рәкыя!
Син монда үзең генә түгел бит. Сез — икәү. Карыныңда — бүген-иртәгә туачак
бала. Аның якты дөньяга туасы килми дисеңме?! Аның чәчәкле-чуклы болыннарда
чабып йөрисе килми дисеңме?! Аның кысыр кызыктан да кызык табып, шаркылдап
көләсе килми дисеңме?!
Сикер!!!
Рәкыя трактор барган шәпкә гәүдәсен бар көченә уптым-илаһи җиргә томырды.
Гөрселдәп барып төште. Ипи, күмәчләр сумкасыннан атылып чыгып тәгәрәде,
кәгазьләр очты. Эчендә нидер өзелде, аяк-балтырлары тырналды-сыдырылды,
тәнендәге бихисап кыллар чатыр-чытыр килде. Тез астыннан кан тибеп чыкты.
Рәкыяның сикерүен генә көткән диярсең, трактор пыт-пыт килде дә сүнде.
Тракторның кинәт туктавы да Шакирны уята алмады.
Рәкыя өенә көч-хәл белән кайтып егылды. Ул түшәктән торыр хәлдә түгел иде.
Факил машина белән аны бүлнискә алып чыгып чапты. И Алла, куркынычсызлык
кагыйдәләрен бозганда, кеше үләргә генә түгел, туарга да мөмкин икән. Бала туды. Тик…
Иртәгесен баланың әбисе Хәтирә карчык уч төбенә сыярлык сабыйны шартын
китереп юды, кулъяулык кадәр кәфенгә төрде һәм догаларын укып озатты.
Ул көнне козгынлы зиратта карт нарат төбендә кечкенә генә бер түмгәк пәйда
булды. Ул көнне бу хәбәрне ишеткәч, ае-көне җитмәгән Рәкыяның «Һай, балам!
Һай, улым!» — дип өзгәләнеп әйткән сүзләреннән бөтен бүлнис тынып калды.

* * *
И гомер, гомер… Бигрәк бәрәкәтсез инде син. Кайчан гына Факил корып
йөргән үлчәү дә чирек гасырдан артык эшли икән инде. Гомер ага… Күр әле, аның
агышларын үлчәү белән дә үлчәп була икән бит. Юк, ул вакытны күрсәтми. Аны
гөрәнкә дә, гер дә күрсәтми. Гомер уза — үлчәү туза. Юк, Факилнең үлчәве бүген
дә эшли. Иске сәгать кебек төгәл-дөрес эшли. Тик бүгенге заман өчен тар инде ул.
Озын сыйраклы «КамАЗ»-лафетлар сыя алмый.
Яңа үлчәү кирәк!
Соңгы елларда председательләр килеп тора, китеп тора. Монысы килгәннән
бирле, бөтен эш — шабашниклар кулында.
Көннәрдән бер көнне авылда ике яшь егет пәйда булды. Берсе озын буйлы,
озын муенлы, икенчесе аннан бер башка тәбәнәк, пеләш. Авыл халкы аларның
ни йомыш белән йөрүен бик тиз белеп алды. Хәбәр таралды:
— Автовеса корырга килгәннәр.
— Тагын колхозны «печеп» китәргә.
— Берсе бик зур түрәнең пләмәше икән.
Иртәгесен эш башланды. Иске үлчәүдән чүт кенә өстәрәк, ындырдан чүт кенә
читтәрәк Маркиз җир казырга тотынды.
Маркиз — утыз яшьләр тирәсендәге ир-егет. Шушы аылныкы. Кушаматы —
Февраль. Мәктәпкә укырга йөреп караган булды, ташлады. Башы бик тулы түгел.
Шуңа күрә — Февраль. Үзе генә тора. Әнисе күптән түгел генә вафат булды. Өендә
тавыклар тота. Йомырка ярата. Шуның белән генә тора да инде ул. Бу егетләр каян
белеп, каян табып алганнардыр аны. Маркиз эшне сытып, үтен чыгарып эшли.
Ашлык керткәндә, симәнә чыгарганда, берьюлы өч капчык күтәрә, икесен ике
култык астына кыстыра, берсен теше белән ала, имеш.
Февраль казый. Җене белән казый. «Замана яшьләре. Кеше яллап эшләтәләр,
үзләре интекми», дип уйлап куйды Факил, аларны күргәч һәм үтеп барышлый
егетләр янына сугылып китәргә булды.
— Алла ярдәм бирсен!
— Бирсен. Ни йомыш, бабай?
— Менә җир казыганыгызны күрдем дә килдем әле.
— Кабер кирәк мәллә, бабай? — Озын муенның шулай дип әйтүе булды, пеләш
баш шаркылдап көләргә тотынды.
— Кабер кирәк булыр инде ул. Бүген кирәкми иде әле.
— Кирәк булса, казып бирәбез.
— Юк, кирәкми. Минем әле колхозда тавык чүпләп бетерә алмаслык эшләрем бар.
— Колхоз эше бетми ул, бабай. Эш-эш дип үләргә онытма. Колхоз — диңгез,
без — корабль. Батабыз да калкабыз.
— Тормышта төрле чак була инде. Батасың да, калкасың да. Сез колхоз өчен
бик кирәкле эшкә тотынган әле.
— Без эшнең кирәклесен генә эшлибез.
— Әйбәт итеп эшләгез инде. Нигезе нык булсын. Техника авыр хәзер. Йөкләре дә зур.
— Бабай, син химиянең ни икәнен беләсеңме?
— Химичать итмәкче буласыз мәллә? Шартламасын тагын.
— Шартласа да, сиңа коткарырга туры килмәс.
— Ярдәм кирәк булса, дәшегез. Мин бу эштә азмы-күпме тоз ашаган кеше.
— Бабай, монда килеп «мешайт» итеп йөрмәсәң, иң зур ярдәм безгә шул булыр. — Өстенә затлы спорт кәчтүме кигән Озын муен Факилнең тирләгән тәненә
ябышкан, майга-мазутка баткан кара халатына җирәнгеч караш ташлады һәм теш
арасыннан черт иттереп төкерде.
«Зәһәр егетләр. Мондыйлар тотынгач, үлчәү булыр, шәт», дип уйлап куйды Факил.
Инженер-механик шабашниклар янында бүтән күренмәде.


Башыннан укырга:
  1.  http://kazanutlary.ru/?p=1688
  2. http://kazanutlary.ru/?p=48696
  3. http://kazanutlary.ru/?p=48750

Фото: pixabay.com