Редакция тормышыннан, Фото

29.10.2018

Сайтыбыз «Белем җәүһәрләре» бәйгесендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде!


Г. Кариев исемендәге Казан яшь тамашачылар театрында IX “Белем җәүһәрләре” Бөтендөнья татар интернет-проектлар бәйгесенә йомгак ясадылар. ТР Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары, Татнетны үстерү фонды тарафыннан оешытырылган бу бәйгедә катнашырга теләк белдереп, 102 гариза кергән. “Казан утлары” журналы “Тематик ресурс – иҗади җәүһәр” номинациясендә җиңеп чыкты һәм I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.