Каләм тибрәтүчеләр

29.10.2018

Мәхәббәт угы


Мәхәббәтемне табам, дип,

Аткан идем угымны.

Сазлык эчендә бер бака

Бүлде барыр юлымны.

 

— Син, бака, минем язмышым,

Яшәрмен сине сөеп.

Сылуга әверелер, дип,

Үтте гомерем көтеп.

 

Күпме могҗиза көттем мин

Яна таңнар аттырып.

Китәсе калган угымны

Шул сазлыкта калдырып.


Автор: Гөлбаниз Сәгыйдуллина

Фото: pixabay