Бәян

25.10.2018 №5 (Май),2016

Ни хәлең бар, балам?.. (дәвамы)


Башыннан укырга:
  1.  http://kazanutlary.ru/?p=1688
  2. http://kazanutlary.ru/?p=48696

Атна буена Өтернәстә МТСта ятты алар. Тракторның «эчен алдылар». «ДТ» шыр сөяккә калды. Кабина да рама. Сүтү бер хәл, җыясы бар бит әле. Тракторчы Нур да, Факил үзе дә муеннан майга, мазутка баттылар. Ярый әле, Радиатор булышты.
Шушында МТСта эшли ул. Исеме дә бардыр инде аның, монда Радиатор дип
йөртәләр. Үзе дә трактор хәтле. Буе да озын, җилкәсе дә киң. Башы гәүдәгә муенсыз
гына тоташкан. Көрәк кадәрле итле кулының май-мазут сеңдергән күзәнәкләре бик
оста рәссам ясаган, карап туймаслык бер картина кебек. Күтәрәсе-төшерәсе булса,
аны чакырып алалар. Аның көч-куәте турында риваятьләр сөйлиләр. Бервакыт
урманнан печән алып кайтканда, бер фырт «Волга» моңа юл бирми. Радиатор нишли,
дисезме, төшә дә машинаны күтәреп ала һәм юлга аркылы куя. Шундый итеп куя,
машинага борылырга хут калдырмый. Алда да — агач, артта да — агач. Үзе тракторы
белән кырыйдан узып китү җаен таба. Капкынга эләккәнен аңлап алган «Волга»
хуҗасы йөгереп барып каршына чыга һәм ялынырга-ялварырга тотына:
— Зинһар, машинаны борып куй!
— Ник үзең бормыйсың?
— Булдыра алмыйм.
— Әллә кем булып йөрергә булдырасың бит. Юл бирергә җай да бар иде бит
сиңа югыйсә. Уңга кереп калала идең. Күрәсең бит йөк белән кайтып килгәнне.
Ишетсен колагың, масаеп йөрүләреңнең соңгысы булсын.
— Вәгъдә — иман, моннан соң кырмыскага да юл бирәчәкмен.
Радиатор Сабантуйларда да бер дә галәмәт көрәшер иде. Хатыны мәйданга кертми икән. Бер бәйрәмдә түзеп тора алмаган, кергән ул. Читтән килгән бер
егет көндәшләрен азаплый, бил алышу башлануга, гел җиргә яту ягын карый
икән. Радиатор кергән дә тегене җирдән суырып алып күтәргән. Әмма атмаган.
Тегене күтәргән килеш мәйдан әйләнгән. Теге егет ике кулын күтәреп бирелгән
һәм тайган. Радиатор исә бүтән кереп тормаган, көрәш матур гына дәвам иткән.
Менә шул пәһлеван тракторның «эч-баш»ын урнаштырганда, Факилләргә дә
күтәреште-төшереште. Рәхмәт төшкере.
Бүген «Большевик» егетләре авылларына кайтып китәргә тиеш иде. Атна буена
тимер-томыр арасында яту, төннәрен мазут-май сеңгән каты сәкеләрдә аунап чыгу
тәмам туйдырды. Ашказаны — кайнар аш, баш — йомшак мендәр, күңел җылы өйне
тансыклады. Арка кычыта, чәч киезләнде, тән мунча сорый. Иң яманы — тамак ач.
Алып килгән ризык бетте. Запас юк. Кесә буш. Акча юлга гына җитә. Җитсә әле. Башта
машина тотып Артыштауга барасы, аннары стансага төшеп өч вагонлы дизельгә
утырасы, поезддан төшкәч, авылга хәтле җиде чакрым тәпи-тәпи атлыйсы. Иртәгә
тагын шул маршрут белән киләсе. Килмичә булмый. Эш бетте дип кулларын керосин
белән юганнар иде инде, тракторның каяндыр май җибәрүе билгеле булды. Тагын
сүтәргә, тагын актарырга кирәк. МТСтан болай чыгу килешми бит инде.
— Вакыт әрәм итеп кайтып тормыйбыз мәллә, — диде Факил, башын кашып,
— бер төнгә ничек тә түзәрбез. Өйгә кайтып йөрсәк, моннан ике-өч көнсез чыга
алмаячакбыз. Калсак, иртәгә эшне бетереп, трактор белән кайта алабыз. Урыксурык
йөргәнче, калыйк. «ДТ»ны карыйк. Бөтен Солының карап торган бер
тракторы бит ул.
— Бер кичкә кер мичкә, ди. — Нур ризалык белдереп баш какты.
Шулвакыт яннарына Тимерхан Ханович килеп басты. Директор кул биреп
күреште.
— Ни хәлләрегез бар, егетләр? Терелттегезме бу баланы? Аның ни хәле бар?
— Бу бала капризный булып чыкты бит әле, Тимерхан Ханович. — Факил тагын
башын кашып куйды.
— Бала түгел, бәла бу, — диде Нур, авыр сулап.
— «ДТ», димәк, «дитё» инде ул. Шулаймы, Факил дус?
— Дитё инде, дитё, Тимерхан Ханович. Тик менә балабыз астына «пес итә».
Энурез. Ярый йөрәген кеше иттек, монысын гына дәваларбыз.
Директор шаркылдап көлеп җибәрде һәм Факилнең терсәгеннән тотып әйтте:
— Йөрәкне йөрәкле кеше генә дәвалый ала. Сездә йөрәк бар, егетләр. Астына
җибәрү гадәтен генә бетерә алырсыз, шәт. Ярдәм кирәк булса, мине беләсез.
Шулай итеп, Факил белән Нур Солыга кайтмыйча калдылар. Көн кичкә
авышты. Тимер-чүкеч чыңыннан яңгырап, компрессорларның берөзлексез һава
өрдерүеннән гөжләп торган МТС тынып калды. Арган-талчыккан инженермеханик
белән тракторчы икесе ике сәкегә ауды. Үтереп-үтереп ашыйсы килә. Их,
булса иде бер сынык ипи. Шуны капсалар да йөрәкләренә ял булыр иде, ичмаса.
Юк бит. Иртәгә кадәр ризык капмыйча ничек түзәргә? Факил түзәр анысы. Ул
ачлыкның ни икәнен белә. Аңа өч яшь булганда әтисе үлә. Әнисе биш бала белән
тол кала. Итәк тулы бала белән урамда да кунарга туры килә әле аңа. Төпчек улы
күрше малае (алар да ач инде) белән абзар артында учак ягып бәрәңге пешермәкче
була. Бөтен урам янып бетә. Сугыш башлангач, камыт буе Факил ат җигеп урман
чыгара. Шунда ике атын бер-бер артлы агач басып үтерә. Ул атларны түләтәләр.
Кырык биштә сугышка алынгач та, Факил парашют белән төшкән урмандалаларда
аны табын җәеп көтеп тордылармы?!
Түз, ашказаны! Түз, йөрәк!!
Юк, Факил бүген түзмәде. Үзе генә булса, түзәр иде. Шыр ялангач сәкедә яткан
Нурның ах-вах килүләрен, авыр сулап куюларын тыңлап ятты-ятты да әкрен генә торып киенә башлады. Егетне кызганды. Яшь, таза организм. Гәүдәсе дә
сөбханалла! Төн буена шулай интегеп чыгачак бит ул. Ач килеш йоклап буламыни?!
— Син кая җыендың? — дип сорады Нур зәгыйфь тавыш белән.
— Тышка чыгып керәм.
Факилнең исә һич икеләнүсез ризык эзләргә җыенуы иде. МТС тан чыгуга авылга
юл тотты ул. Тирә-як тып-тын. Ара-тирә этләр генә өреп куйгалый. Салкынча. Тән
калтырый. Эчтә кайнар ризык булмаганга да калтырый торгандыр инде ул.
Факил авылга керде. Керде һәм һушын югалта язды. Кемдер мичтә таба ашы,
камыр ризыгы пешерә. Урамда әйтеп-аңлатып булмый торган тәмле май исе.
Факилнең күз алдына утын күмере өстендә күпереп пешкән алсу-кучкыл күзәнәкле
көлчә, тәлинкәдән алгач, майлары тамып торган кайнар кыстыбый, камыр
өстенә ябылган бәрәңгесе кызгылт элпә белән капланган пәрәмәч (бу якта нәкъ
менә шушы ризыкны «пәрәмәч» дип атыйлар) килде. Их син, авыл, нигә шулай
җәфалыйсың ач бәндәне?! Бер-ике телем каткан ипи булса да ярар иде югыйсә.
Тик анысын да кемнән сорарга? Урамда эт тә юк. Гомердә булмаган хәл, бүген
Факил теләнергә чыкты. Ходай күрсәтмәсен мондый язмышны.
Теләнчеләрне күп күрде ул. Псков янындагы бер авылның чиркәвендә
дивизиянең бәрәңгесе саклана иде. Десантчылар һәр төнне монда чиратлашып
каравыл тора. Чират Факилгә дә җитә. Татар малае чиркәүдә япа-ялгызы. Дөм
караңгы. Шомлы тынлык. Кылт иткән тавышка да йөрәгең ярылып үләрлек.
Җитмәсә чиркәүгә китәр алдыннан иптәшләрең биргән «инструктаж» эчтә боз
булып ята. Аларның сөйләвенә караганда, төнге сәгать берләргә-икеләргә кадәр
түзәргә була. Аннары башлана мәхшәр: ишек кагалар, дөбердиләр, ваталар-ишәләр,
җимерәләр. Үзләре күзгә күренми.
Ничек чыдарга? Утыра шулай Факил афәт көтеп. Сәгать бер тула. Ике тула.
Ишек шакыйлар!
«Әһә, башланды», дип уйлый ул эчтән генә.
Бераздан тагын шакыйлар!!
Юк, ачмаска. Ачмаска, ачмаска!..
Нигә ачмаска?! Тукта әле, син җиде төн уртасында, күкнең җиденче катыннан,
кая килеп төшәсеңне дә белмичә, кап-кара дөньяга сикергән десантчы татар егете
монда — җирдә, черек бәрәңге күче янында куркып утырасың. Позор!
Факил барып ишекне ача. Ачса… тасма-тасма ертылып-умырылып беткән
бишмәт кигән ак сакаллы, бөкре бер карт басып тора. Кулын сузган.
— Ради бога, две картошки!
Факил төнге дәрвишнең тетелеп беткән биштәренә бәрәңге тутырып бирә.
Карт елый-елый рәхмәт укый.
…Урамда берәү дә очрамагач, Факил дә, төнге чиркәүгә килгән мескен бабай
кебек, берәр йортның ишеген шакып карарга булды. Ыңгырашып яткан бичара
Нурның газиз ашказаны өчен ул теләсә-кайсы өйгә керергә риза. Юк, уты сүнгән
өйгә кермәячәк ул. Ябык капкага да кагылмаячак. Бәй, әнә бер капка — төбенә кадәр
ачык. Бездә — татарда ачык капка «әйдә, кер, рәхим ит!» дигән сүз бит инде. Ачык
капкалы әлеге йорт үзе дә балкып тора, тәрәзәләрдә дә — ут, ишегалдында да — ут.
Ишекне башына ак яулыгын килештереп бәйләгән тәбәнәк буйлы, җиңнәре
сызганулы хуҗабикә ачты.
— Әссәламегаләйкүм!
— Вәгаләйкүмәссәлам!
— Апа, борчыган өчен гафу итегез. Без мытыеста ремонтта идек. Солы
авылыннан. Бүген өйгә кайтып китәсе кешеләр идек. Кайтасы булгач, харчаларны
да бетергән идек. Харча бетте, тик эш бетмәде. Тамак ялгап алырга бер-ике телем
ипиегез булмас микән?
— Әйдүк, өйгә керегез! Иптәшләрең кайда соң?
— Тракторчы белән икәү без. Ул мытыеста калды.
— Бар, чакыр аны да. Кайнар ризык ашап китәрсез. Мунча да ягылган. Килегез,
кил! Көтәбез.
Факил белән Нур башта мунча чабынып чыктылар. Мәтрүшкә, бөтнек кыстырып
бәйләгән миллек белән тәннәре кызарып чыкканчы чабындылар. Бер-берсенең
аркаларын керендереп чаптылар. Ак мунчаның сап-сары такталары ялтырап
торган идәненә утырып, салкынча су белән рәхәтләнеп коендылар. Иртәгә өйгә,
хатыннары янына чип-чиста кайтачаклар, Алла боерса.
Өйгә кергәч, хуҗабикә аларны табынга дәште. Һәркайсының алдына тәлинкәгә
чөмәкәйләп өйгән кыстыбый китереп куйды. Ул арада хуҗа үзе дә кайтып керде.
Авылның икенче башында торучы, быел гына өйләнеп башка чыккан улы белән
киленен мунчага чакырырга дип киткәнен хатыны әйткән иде инде. Кунаклар
хуҗаны күргәч, телсез-өнсез калдылар. Ул бүген көн буена алар белән кайнашкан
Радиатор иде. Исеме Рәдис икән.
— Мин сезне кайтып киттеләр дип торам. Килеп бик дөрес эшләгәнсез. Ачка
интегеп ятканчы. Ашагыз рәхәтләнеп.
— Кайсы тәлинкәдән ашый башларга соң? — Факил бер хуҗага, бер хуҗабикәгә
карап алды.
— Һәркайсыгызга берәр тәлинкә, — диде Радиатор, кистереп.
— Моның кадәрне ашап бетерсәң?..
— Бетерәсез. Порция!
— Әйе, бездә порция шундый, — дип иренең сүзен куәтләде хуҗабикә.
— Добавка да булачак! — дип өстәде Радиатор.
* * *
— Ут бар!
— Пожар!!
— Янабыз!!!
Авыл дерт итте. Барысы да дулкынлана-дулкынлана, кайный-кайный күккә
күтәрелгән каракучкыл төтен манарасына таба чаба башлады. Пилорам яна икән
бит. Халык акырыша:
— Кайда су?
— Мотопомпа кайда?
— Пожарник Сабир кайда?
Берсе дә юк.
Сабир колакка каты. Өенә биш яшьлек Вахит — Аны Факил йөгертте — атылып
килеп кергәндә, ул уттан бихәбәр, тирләп-пешеп чәй эчеп утыра иде.
— Пожал, пилоламда пожал! — диде сулуы капкан малай.
— Ах, анаңны корт чаккыры, Ат механигы, кеше белән сөйләшергә һаман өйрәнә
алмыйсың. Башта ни дип әйтергә кирәк?
— Исәнмесез, Сабил абый.
— Хөрмәтле Сабир абый, диген, хәчтерүш.
— Исәнмесез, бик хөлмәтле Сабил абый.
— Аннары?..
— Ни хәлегез бал? Хатыныгыз Сәлимә җиңгинең ни хәле бал?
— Тәк, тәк, дәвам ит.
— Анда пожал…
— Баҗайны оныттыңмыни?!
— Ә-ә-ә… Баҗай белән теге кем әле…
— Балдыз. Шуны да белмисең, тинтәкбаш.
— Баҗай белән балдыз үлмәделәл мәле?
— Ах, ахмак Ат механигы, нишләп үләргә тиеш ди алар?!
— Баҗай белән балдызыгыз авылмыймы? Ахман Сабан туе шәп булдымы?
— Вәйт маладис. Тырышсаң, булдырасың бит! Бирәм мин сиңа ат.
— Миңа ат киләкми. Пожал анда.
— Ишеттем. Аңладым. Пилорам зур түгел. Такта гына. Янып беткәндер инде,
шәт. Һәрхәлдә «Өе биек, яна биеп», дип әйтерлек түгел инде.
Төшке ашка өенә кайткан Сабир атын — Барсны тугармыйча, бакча ягында
алдына печән салып, суга кушып кергән иде. Мотопомпаны да өендә тота. Мондый
коры елда үзенең һәм кибетченең бәрәңге бакчасына су сибеп тора ул.
Чыксалар, бичара Барс суын да эчмәгән, печәнен дә ашамаган. Авылда ут
хәвефе барын белгән-сизгән малкай, бәйдән ычкына алмавына гаҗиз булып, аяк
астындагы җирне дагалы тояклары белән казып-казып бетергән иде. Берничә
минуттан арбасына мотопомпа салынган ярсулы ат, авыл урамнарында тузан
болыты күтәреп, кушаяклап чаба иде инде. Җан-фәрманга чабып килеп ут эченә
кереп китәсе иде — үзен чак тыеп калдылар.
Әйе, пилорама кечкенә иде. Ләкин пожары кечкенә булмады. Эчендә юанюан
бүрәнәләр яткан. Алар шәп янды. Аннары ут тыштагы бүрәнәләргә капты.
Ярдырырга дип хәстәрләнгән агач тау-тау өелгән. Өелмини, бу якта урман өскә
аварга тора. Бусы — бер. Икенчедән, кырык урыска — бер дуңгыз дигәндәй, җиде
авылга — бер пилорама.
Отыры пожар киңәя башлады. Сабир тешләрен ыржайтты, төкерек сибә- сибә
сүгенде. Төкерек кенә сибә алды шул, су сиптерә алмады, чөнки мотопомпа
кабынмады. Әллә нинди хикмәтле насос булып чыкты ул, бакчага су сиптерергә
җәт кабына, пожарда хет үл — кабынмый.
Факилнең дә бәгыренә тиде ул мотопомпа. Үзенә күрә шулай ук техника бит,
инженер-механикка аның өчен дә җавап бирәсе. «Кирәкле» кешеләрнең бакчасына
су сиптерүен күргәләгәч, насосны эштән чыгаралар инде, дип уйлап куйган
чаклары булды аның. Тик шуны бер ачтырып каратырга кулы җитмәде.
Пожар җәелгәннән-җәелә барды.
Ялкын телләре бүрәнәдән бүрәнәгә сикерә-сикерә үрмәли. Коточкыч хәл — ут
янәшәдәге заправкага юл алды! Эреле-ваклы бүрәнәләр аның коймасына ук килеп
терәлгән. Ут та килеп җитсә — эш харап. Койманың еллар буена кибеп-каралып
беткән рәшәткәләре аша эчкә сикерү аңа берни түгел. Сикерсә, дистәләрчә еллар
үзенә бензин, керосин, мазут сеңдергән майлы җиргә шунда ук ябышачак һәм күз
ачып йомган арада бөтен заправканы чолгап алачак. Ягулык белән тулы бакларцистерналар
шартлый-шартлый, утны бөтен авылга сибәчәк.
Китте йөрәк өзгеч акырулар-бакырулар:
— Бетәбез бит!
— Авылыбыз белән бетәбез!
— Һай, Ходаем! Коткар, зинһар!!
Хатын-кызлар үкерә-үкерә елый башлады. Балалар катып калды. Бер кызның
өянәге килде, бер бабай эчен тотып җирдә тәгәри башлады. Китте паника.
Ут халыкның йөрәгенә капты.
Мотопомпа кабынды кабынуын. Тик аның кабынуыннан ни файда?! Мичкәдә су
булмагач. Суны чиләк белән сибеп бетергәннәр иде инде. Чарасызлыктан нишләргә
белмәгән ирләр, ат арбасын кендегеннән алдылар һәм бүрәнәләрне ике тәгәрмәчле
ал күчәргә салып, читкә тарттыра башладылар. Ат та, үзләре дә шабыр тиргә
баттылар. Әмма аларның ут белән көрәшә алмаячагы көн кебек ачык иде. Шулвакыт…
Ни булды дисезме?.. Чаттан, мир үгезе кебек үкереп, трактор килеп чыкты.
Кичә кич белән генә Өтернәстән ремонттан кайткан Нур иде бу. «Булган да егет
инде үзе, тракторының алдына көрәкне ни арада куеп өлгергән», дип уйлап куйды
Факил. Бульдозер ыжгырып килеп җитте. Торбасыннан кучкыл төтен көлтәләре
очырып, дөньяның астын өскә әйләндерә башлады. Бүрәнәләр аркылы-торкылы
килде. Кайсы читкә тәгәрәде, кайсы багана кебек торып басты. Басты да йә алга, йә
артка, йә янга ауды. Нурның максаты — пилорама белән заправка арасында утның
юлын кисү-өзү. Халык бу көрәшне «ах» итеп карап торды. И Раббым! Ярдәмеңнән
ташлама! Тракторны саклый күр! Аңа да ут каба күрмәсен.
Техникадан Барсның коты алына. Бүген дә трактор пәйда булгач, аны көч-хәл
белән тотып тордылар. Трактор үкереп җибәргән саен, ул «дерт» итеп куя, сискәнеп
читкә тайпыла.
Йа Хода, ниһаять, коридор ачылды. Аннары Нур аны киңәйтергә, пилорам
ягындагы янып яткан бүрәнә өемен тузгытырга тотынды. Халыкка җан керде,
күзләрдә өмет чаткысы күренде. Күмерләнгән бүрәнәләрне трактор этеп чыгара
тора, барысы да дәррәү аңа балчык, ком сибә башлый.
Ходай саклады үзләрен. Афәт узды. Узуын узды, тик тагын бер көтелмәгән
хәл килеп чыкты. Кемдер шул тирәдә чуалып йөргән Вахитны күтәреп алып Барс
өстенә атландырып куйган бит. Кем кушкан? Үзе сораганмы? Шайтан белсен. Утыра
малаең ат өстендә кукраеп. Трактор сүнеп торган вакыт иде бу. Нур аны яңадан
кабызды. Мотор тавышы һаваны ярды. Шул мизгелдә Барс куркуыннан җан ачысы
белән кешнәп җибәрде һәм алга томырылды. Дилбегә белән йөгән башын тоткан
ике егет икесе ике якта тәгәрәп калдылар. Ат Вахитны беренче ыргылуда ук чөеп
җибәрде. Ходайның рәхмәте, Ат механигы җиргә барып төшмәде, Барсның ялына
асылынып калды. Җиргә килеп төшсә, йә ат, йә алгы күчәрнең тәгәрмәче астына
эләгәчәк иде. Барс җигелгән булса да, очты гына, хәер арбасын кендектән өзгәч,
ике тәгәрмәч, бер күчәр аңа йөкмени?! Атның юеш ялыннан кулы шугандыр инде,
отыры Вахит тәртәгә, аннары тәҗегә ябышып җилфердәде. Ат артыннан җирдә
аунап калган егетләр торып чапты, алар артыннан — куркудан чәчләре үрә торган,
йөзе агарган Факил.
Барс очты-очты да, ат абзарына кайтып җиткәч, ишеккә терәлеп туктап
калды. Вахит җиргә төшәргә ашыкмады. Ул күзләрен йомган, тәҗегә чытырдатып
ябышкан килеш асылынып торуында булды. Ат механигы шулкадәр нык ябышкан
иде ки, ике егет һәм Факил өчәүләшеп аны көч-хәл белән куптардылар.
Ат абзарыннан кайтканда, кулына кыршылып беткән чемодан тоткан Моталлап
очрады. Казанда бер хатынга йортка кереп тора ул. Кайтышы икән. Пожарны
ишеткән. Алар пилорам янында гына тора. Пожар вакытында чирәмдә тәгәрәгән
бабай аның әтисе иде инде. Кайчан кайтса да, Моталлапның телендә бер сүз:
— И алма күп булды быел безнең Казанда, бакчабызда. Аллага шөкер.
— Моталлап, Аллага һәм алмага шөкер, диген. — Факил елмаеп куйды.
Моталлап шаркылдап көлде һәм чемоданын селки-селки китеп барды.
Өйгә кайткач, Факил Рәкыяга сүз катты:
— Кая соң, карчык, бер-ике сум акча бирмисеңме? Кибеткә төшеп, бер «чәки»
алыр идем. Авыр көн булды бүген.
— Кибеткә төшеп, күз көеге булып йөрмә инде. Хәзер көтү кайта. Сыерны каршы
ал, кертеп яп. Аннары үзем сиңа бер «чәкүшкә» бирермен.
— Ай рәхмәт, карчык!
Факилнең сыерны каршы алу исәбе белән капканы ачуы булды, тук малкай юеш
танавын төртеп тора иде инде. Аны кертеп япкач, урамга чыкты ул. Бүген мәхшәр
эчендә кайнаган авыл тынып калган. Кайдадыр адашып йөрүче сарык бәтиләренең
«бәэлдәве»н, елгадан әче камыр ашарга ашкынып кайткан казларның ишегалдына
керү өчен капка астына куелган тактаны алуны таләп итеп каңгылдауларын, баш
очыннан очып үткән ала карганың канаты белән һавага бәргәндә тонык кына ишетелеп калган «шапы-лапы»ларын янгын вакытындагы котыңны алырлык
үкерүләр, ташны ярырлык тавышлар, йөрәккә төшәрлек кычкырулар белән
чагыштырып буламы соң?! Чагыштырып буламы соң көн буена урманда йөреп,
көтү, көтүчеләр ияртеп кайткан җиләк, ылыс, сәрдә, җиленнәрдән тамып торган
җылы сөт исен күңел болгаткыч пожар исе белән?! Яшел-зәңгәр рәшәткәләргә, алар
буенда таслап өеп куелган бүрәнәләргә кунган җылы тузан да кара корым түгел инде.
И авылым!
Синең менә шушындый җылы тузанлы, сабыр кичләреңә ни җитә?! Исән-имин
генә була күр. Ут хәвефе сиңа бүтән кермәсен!
…Ул көнне Моталлапның әнисе Гыйльмениса карчык кибеттән өч алма үлчәтеп
алды.


Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: pixabay.com