Бәян

24.10.2018 №5 (Май),2016

Ни хәлең бар, балам?.. (дәвамы)


Башыннан укырга: http://kazanutlary.ru/?p=1688

Диплом алу җиңел булмады. Рәкыя күрше авылдагы Чор Иле бүлнисеннән башта тупырдап торган кыз, өч елдан симез малай алып кайтты. Гаилә — авылда.
Факил — Казанда. Барысы да ачлы-туклы. Студент Ирек мәйданы янында бер әбидә
фатирда торды. Кортканың салкын-юеш бүлмәсендә буыннарына салкын тидереп
түшәккә егылды. Полиартрит, диделәр табиблар. Дәвалану бер елга сузылды. Егет
бер ел укырга йөри алмады. Рәкыя дә дәүләт имтиханнарына килеп җиткәч, педта
укуын ташларга, балаларын — улы берничә айлык кына иде әле — каенанасына
калдырып, эшкә чыгарга мәҗбүр булды. Үзе хәлсезлектән интекте. Сөте бетте.
Симез малай ашарга сорап көне-төне акырды. Хатын табибка барды.
— Бүген нәрсә ашадыгыз? — дип сорады табиб.
— Чәй.
— Кичә нәрсә ашадыгыз?
— Такта чәй.
— Чәй дә чәй — голова качай. Каныгыз аз. Шуңа хәлегез юк. Сезгә күп итеп
фрукты, ит, бавыр, балык ашарга, вино эчәргә кирәк. Күп итеп сок эчегез.
Аңладыгызмы?
— Аңладым.
Ашарга кирәк, эчәргә кирәк! Өйдә чебен чукындырырлык та акча юк. Келәттә
тычкан асылынып үлгән… Нишләсен соң Рәкыя? Яшь ананың күңелен кимсенү,
гарьләнү, хурлану хисе кимерде.
Бер ел «академический» алганнан соң, Факил укуын ялгап җибәрде. Рәкыя
исә институтка бүтән бара алмады, «незаконченное высшее» белән калды. Аның
авылда көннәре элеккечә бертөсле үтте: мәктәп, дәресләр, өйдәге эшләр, ферма…
Беркөнне фермадан кайтканда вакыт соң иде инде. Ат караучы Сабирлар
яныннан үткәндә, Рәкыя, өйдәге тавышны ишетеп, туктап калырга мәҗбүр булды.
Сабир ду килә, кызы Гөлсирәне сүгә. Әниләре өйдә юк. Аның Ахманга бертуган
сеңлесенә кунакка китүен Рәкыя белә иде. Укучысын ут эчендә калдырып китәргә
намусы кушмады, Рәкыя өйләренә керде. Почмакка бастырылган, елый-елый
шешенеп беткән кызны күреп, йөрәге чәнчеп куйды.
— Сабир, ни булды?
— Әтисе белән сөйләшә белми. Сөйләшергә өйрәтәм.
— Төнлә өйрәтергә булдыңмыни? Менә болай, Сабир, аның иртәгә мәктәпкә
барасы бар. Бала йокларга тиеш. Әйдә, сеңлем, чишен дә ят. Әтиең сиңа башка
бер сүз дә әйтмәячәк.
Рәкыя урамга чыккач, беравык әлеге йортка карап торды. Анда ут сүнгән,
тынычлык иңгән иде.
Икесе ике җирдә яшәп яткан йөрәкләрне тормыш гел сынап торды. Акча
җитмәү, ач яшәү — бер хәл. Өйгә конвертка салынган мәктүпләр килә башлады.
Анда дүрт кенә сүз язылган: «Факил, мин сине яратам». Кемдер җәнҗал чыгарырга
теләде булса кирәк, әмма Рәкыя үзен бик тыныч тотты, Факилгә бәйләнмәде.
«Записка»ларны бергәләп укыдылар да көлештеләр. Тиздән, бик тиздән конвертлар
килми башлады.
Кышның ябалак кар явып торган мамыклы бер кичендә урамда Рәкыяны мут
Раиф туктатты:
— Рәкыя дим, әйтергәме-юкмы дип бик озак уйлап йөрдем. Әйтсәм әйтим
инде, Казанда Факил «гуляйт» итә бит. Бер бик чибәр, бик зәһәр «фонтанка» белән
«Вузовец» кинотеатрыннан чыгып киләләр иде. Күрсәң, мин сиңайтим, куллар —
кулда, авыз — авызда.
— И-и-и, Раиф абый, Факилнең хатыны янында юк, аңа сүз әйтеп булмый. Син
бит әле хатының яныңда була торып та баргалап килдең бугай.
— Ни әйтер микән дип, сине юри сынап карамакчы идем. Бирешмәдең бит
каһәр. Казанга бармаганыма бишбылтыр инде. Факилне күрмәгәнемә дә…
Рәкыяның «баргалап килдең бугай» дигән сүзләрендә хаклык бар. Язгы кар
сулары киткәндә, авылда Раифның кыңгыравы чыңлап алды шул.
Дипломны кесәгә салгач, Факилне авыл хуҗалыгы училищесына укытырга
чакырганнар иде. Анысы урман артында, авылдан унике чакрым ераклыктагы
бер бистәдә. Фатир бирәбез, дип кодаладылар. Факил бармады. Дипломлы белгеч
күз төбәп туган авылына, туган колхозына кайтты.
Факил авылларны күп күрде. Әмма Солыга чыкканы юк инде. Өй тәрәзәсеннән
күренеп торган мәһабәт таулар, шул тауларда көне-төне җырлап торган чишмәләр,
шул чишмәләргә кушылып шаулаган калын урманнар, шул урманнар өстендә
балкыш уйнатып камчылаган арыш басулары… Монда аны газиз әнкәсе, аңа терәк
булган сөекле хатыны, киләчәккә өмете — кызы белән улы көтә.
Факил кайтты. Иртәгесен өстенә кара халат киеп, ашкынулы бер дәрт, ярсулы
бер омтылыш белән эшкә чыкты ул. Чыгуын чыкты, тик эшне нидән башларга
белмичә аптырашта калды. Колхозның бөтен техникасы тузып-таралып, кым-
кырыч кырылып ята. Язгы чәчүне ничек ерып чыкканнардыр, рәтле-башлы тырма
да калмаган. Йөреп торган бер бензовоз бар. Анысы да кич соң гына Артыштаудан
«тончыгып» кайтты. Төнлә кибет каршындагы бөтен авылга лампочка куелган
бердәнбер багана төбендә, «тычкан уты» астында аның свечаларын алыштырдылар,
«зажигание»не көйләделәр.
Иртән кәнсәләргә нәрәткә керер алдыннан Факил мәктәп бакчасына сугылып
чыгасы итте. Шунда күптән түгел балалар җыйган тимер-томыр өемен күреп алды.
Бәй, тырма түгелме соң бу? Нәкъ үзе! Ул үтил тавында казына башлады. Тагын
ике тырма тартып чыгарды. Төшкән тешләрен куйсаң, эшкә ярый бит әле болар.
Нәрәттән соң Факил конюх Сабирдан ат алып, әлеге тырмаларны тимерчегә алып
кайтып тапшырды. Тимерче алачыгыннан чыккач, кәефне кырып, йөрәккә шом
салып, ватылып-таралып яткан трактор-машиналарга карап куйды. Боларга ничек
җан кертергә соң? Запчасть кирәк. Механизаторларның телендә дә шул бер сүз:
Запчасть!
Запчасть!!
Запчасть!!!
Факилнең юлдан кайтып кермәве, эшләп алган акчасын өйдәгеләрнең күрмәве,
йокысыз төннәре, баш авыртулары, чәченең агарулары — барысы да әнә шул каһәр
суккан запчасть белән бәйле. Ватык трактор, машиналарның җансыз тимер тавы
булып торуы йөрәгенә төшкәнгәдер инде, Өтернәс МТСында трактор ремонтлап
ятканда, директорга керде ул. Ул керде, киң җилкәле, кызыл битле директор аңа
күтәрелеп тә карамады. Йомышын сорамады да сорамады инде. Ник кергәне
болай да билгеле.
— Авыруларның хәле начар, — диде Факил.
— Ниткән авырулар? Бүлнис түгел, мытыес бу. — Директор кәгазьләреннән
аерылды, күзлеген ашыкмый гына салып, аңа күтәрелеп карарга мәҗбүр булды.
— Нинди авырулар булсын, «ЧТЗ»лар, «ДТ»лар, «ГАЗ»лар, «МАЗ»лар…
— Тәк, тәк, сөйлә, сөйлә. Кай төшләре авырый аларның? Диагноз куелганмы?
— Берсенең — йөрәгендә «шум», икенчесенең — бавыры, өченчесенең күзләре
күрми.
Йөрәк, дигәндә — двигательне, бавыр, дигәндә — фильтрны, күзләр, дигәндә
фараларны күздә тота иде Факил.
— Тәк, тәк, сөйлә-сөйлә…
— Бер трактор аяксыз — йөри алмый таяксыз.
— Матур сөйлисең. — МТС хуҗасы бүлмәне яңгыратып көлеп җибәрде, күзләре
дымланып чыкты. — Сез «Большевик»тан бит әле. Исемегез…
— Факил.
— Факил, мин бит бала чактан врач булырга теләдем. Авыруларны терелтәсем,
аякка бастырасым килә иде. Барып чыкмады. Язмыш тимер-томыр арасына
китереп тыкты. — Бу юлы директорның күзләреннән чын-чынлап яшь бәреп
чыкты. — Тыңла әле, бүген-иртәгә республикадан запчастьләрнең саллы гына
партиясе кайтырга тиеш. Булышырбыз.
Директор Тимерхан Ханович үзе дә фронтовик икән бит. Атаклы Рокоссовский
дивизиясендә хезмәт иткән. «Кызыл Йолдыз» ордены иясе. Факилне ул кул биреп
озатты. Берсенең техникага, җан иясенә караган кебек каравын искәрткән,
икенчесен балачак, үсмерчак хыялларына кайтарган, хәтта бүген азга гына булса
да, әнә шул хыялдагы образ ролендә булып алырга мөмкинлек биргән бу сөйләшү
әңгәмәдәшләрнең киләчәктә аралашып, дустанә яшәүләренә нигез булды. Ханович
Факилгә хәл кадәри булышырга тырышты.
* * *
Ул юеш борыннар әбиләр кулында бик тиз тәпи китә, сөйләшә башлый икән.
Көннәрдән бер көнне Факил улын үзе белән гаражга алып китте. Нияте — аны
техникага орындырып алу иде. Кем белә, бәлки киләчәктә Вахиттан да инженер-
механик чыгар.
— Улым, күр әле, машина бу, машина. Менә аның руле, монысы рычагы, менә
монда бассаң, «пип-пип», ди.
Малай дәшмәде, кабинада авызын турсайтып, гамьсез генә утыра бирде.
Аннары Факил аны трактор янына алып килде. Бу гыйфрит-албастыны күргәч,
малайның кәефе кырылды, чырайларын чытты, борынын җыерды.
Шулвакыт гараж яныннан, сиртмә-арбага җигелгән атын каулап, конюх Сабир
үтеп бара иде. Атны күргәч, малайның күзләре ут алды, авызы ерылды.
— У-у-у… Бахбай, — диде ул, кулларын чәбәкләп, һәм аякларын чалыш-полыш
китереп, ат артыннан йөгерә башлады.
Сабир да аны шунда ук күреп алды, атын туктатты, мышнаган сабыйны күтәреп
алып, ямь-яшел клевер түшәлгән арбасына утыртты. Факил аларны моңсу караш
белән озатып калды, гүя ошбу арба аның бөтен уй-теләкләрен, хыялларын үзе
белән бергә ияртеп алып китте.
Шул көннән Вахит конюшнидан чыкмады. Өйдән ипи, шикәр ташыды, үзе исә
атларга башак бирергә әзерләгән борчак оныннан авыз итте. Өйгә кайткач, әбисе
аның авыз кырыйларына, күлмәк-ыштаннарына кунган-сыланган саргылт онны
чистарта-чистарта иза чикте. Чистартып кына бетерә, оныгы тагын ат абзарына
чыгып йөгерә. Бахбайлар аны ахактай күзләрен балкытып, бәрхет иреннәрен
сузып каршы ала.
Авыл халкы Вахитка «Ат механигы» дигән кушамат такты.
Бераз үсә төшкәч, битенә, борынына мул булып сипкел сибелгән «Ат механигы»
конюхтан ат сорый башлады. Сабир атны бирергә ашыкмады.
— Әүвәл кеше белән сөйләшергә өйрән, — дип кырт кисте.
— Ничек сөйләшелгә сун?
— Барыбер сөйләшә белмисең син, Ат механигы.
— Ә син тулгай (авылда Сабирның кушаматы «Тургай» иде) механигы.
— Ах, кәтүк малай. Күр әле син аны, абыйсы кадәр абыйсына ни дип тора бит.
— Ат бил.
— Бирермен мин сиңа ат. Башта сөйләшергә өйрән әле, кәтүк. Хөрмәтле Сабир
абый, диген. Ни хәлләрең бар, диген. Хатының Сәлимә җиңги ни хәлдә, диген.
Ахмандагы баҗаең белән балдызыңның ни хәлләре бар, диген. Авырмыйлармы,
диген. Ахман Сабан туен сораш. Шәп булдымы, диген.
Ахман үзе — урман артындагы күрше район үзәге. Солыдан әллә ни ерак түгел,
ун-унике чакрым тирәсе. Сабир ел саен андагы Сабантуйга бара. Барганда, өч өйле,
гомер-гомергә урман белән яши, гөмбә, җиләк, чикләвектән өзелми торган Гәр
Хуторга сугыла. Гәрәй, Мингали, Мәрхәбләрдә кунак була.
Ахман Сабан туе көнне ул атын көтү куганчы ук җигеп куя. Малкаена көмеш
тәңкәле шлея кидерә, дугасына кыңгырау тага. Арбага, калын итеп җәелгән яшь-
сусыл печәнгә хатынын утырта. Халыкның нәкъ көтү куган вакытында юлга
кузгала. «Әй сез, кемнәр анда, күреп калыгыз, Сабир абзагыз Ахманга Сабантуйга
бара. Сез, «ахломоннар», монда калыгыз, менә мин Ахманга барып Сабантуй күреп
кайтыйм әле».
Сабантуй Солыда да, күрше авылларда да була анысы. Сабирның сүзләренә
караганда, Ахманныкына чыкканы юк инде. Анда алган тәэсирләр аңа ел буена
җитә. Сабир булган җирдә Ахман Сабан туе телгә алынмый каламы соң?! Атларның
иң зәһәре, гармуннарның иң фырты, сөлгеләрнең иң озыны, көрәшчеләрнең иң
гайрәтлесе Ахман Сабан туенда гына, имеш. Каклаган каз, яңа суйган сарык ите,
тутырма, бәлеш, өчпочмак, тәбикмәк, күзикмәк, кош теле, пәрәмәч, чәк-чәк,
бавырсак, катык, әйрәннәрнең иң тәмлесе фәкать Ахман Сабан туенда гына, имеш.
Сабантуй көнне Ахманда кырык коймак — бер тиен, имеш.
Булсын. Яшәсен Ахман! Яшәсен Сабантуй!!


Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: pixabay.com