Шигърият

23.10.2018 10 (октябрь), 2018

Без башкача яши башлыйк, дисең…


А. әзи авызыннан

Без башкача яши башлыйк, дисең,
Җиргә төшик. Дөнья көтәргә.
Безнең сәер иләс-миләслекне
Аңламастыр, дисең, күкләр дә.

Без башкача яши башлыйк, дисең,
Мин – тормышлы, ә син – оныклы…
Безгә инде сөю килешмәстер,
Фани дөнья барын онытып.

Безгә, дисең, сөю килешмәстер.
Башны җуеп. Уйлыйк азагын.
Кавышуның соңы – хушлашудыр…
Хушлашуның татлы газабын

Татып яшәү ләззәтенә күник,
Имен күрик назлы әрнүнең.
Мең шифалы сагыш белән тулсын
Һәрбер күзәнәге бәгырьнең.

Без башкача яши башлыйк, дисең,
Җиргә төшик – яшик… бер көйгә.
Безне һушсыз иткән хушлашуның
Ярасыннан калмас бер җөй дә…

Тик мин алай яши алмамдыр күк, –
Бу сөюнең юктыр башкасы…
Түшкәеңә чал башымны куеп,
Гарешләргә килә ашасым.

…Әгәр кабат яза калсаң,
Хатың
Яңабаштан, зинһар, башлачы…


Фото: pixabay.com