Бәян

13.10.2018 №10(октябрь),2016

И, карак… (ахыры)


Бәянны башыннан укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=6958
  2. http://kazanutlary.ru/?p=48219

Әнисе белән ихлас аңлашу Рәфикъның чираттагы ял көненнән соң, күрше Әлмәт авылына укырга китүе алдыннан булды. Бернинди бәла-каза, кайгы-хәсрәт турында уйланырга да урын калдырмаслык язгы, кояшлы иртә иде. Эреп бетмәгән карлардан җыелган гөрләвекләр ярыша-ярыша байлыкларын Мораса елгасына ташый. Атна ахырында Рәфикъның урамнан акча табып кайтачагы турында бар шәйдән хәбәрдар саба җиле дә сизенми иде әле. Ә өйдә исә, хәзер сәке кырыенда аунап яткан акчаларның мәктәп янындагы чокырда сибелеп ятуларына сөекле әнисе шик белдергәч, Ленин башы төшерелгән кызыл кәгазьләр, каз бәбкәләре кебек аналарына ышанып, сыланып, барына канәгать булып, артыгын таләп итмичә, тыныч кына яшәгән гаиләгә борчу, сагышлы тынгысызлык алып килде. Балалар, куркыныч еланнан качкан шикелле, сәкенең аргы башына ук күченеп утырдылар, дигән идек. Берсе дә кымшанмады, акчага кагылмады.
Өйләргә ут, газ кергәнче, авыл хатыннарының иң күп вакытын уздыра
торган, эш, уй-фикерләрен тәртипкә китерү урыны, сердәше, аңлаучысы мич
иде. Ул кешеләрне салкыннан саклаучы, дөньяда иң тәмле коймак, кабартмалар,
җәймәләр, ипиләр белән сөендерүче чыганак булып торды. Табагачы белән
чуен чүлмәкне, табаны алыштыра-алыштыра кайнашкан арада Зәйнәпнең
уйлары тулы иреккә чыкты. Әлбәттә инде, аны иң борчыганы Рәфикъ алып
кайткан каһәр суккан акчалар иде. Улының кеше кесәсенә яисә сумкасына
керүенә аның һич кенә дә ышанасы килми. Ул бит бөтен киләчәк тормышыңа,
намусыңа кара тамга салу дигән сүз. Кемдер хәләл акчасын саксызлыгы,
ваемсызлыгы белән төшереп калдырган булса да, укытучыларга әйтергә, төрле
юллар белән хуҗасын табарга, һич югында, директорның үзенәме, башка
берәүгәме кертеп бирергә тиеш иде.
Эссе мич янында озаграк туглануданмы, әллә тынгысыз уйларыннанмы,
башы авырта башлаган Зәйнәп, чуенын утлы күмер азрак җиргә күчереп
куйды да, катгый карарга килеп, хуҗасыз һәм гаепсез акчаларны әүвәл, тизрәк
котылырга теләгәндәй, алъяпкыч кесәсенә тыгып, аннан аңына килеп, эш
киемен салып, соры бамбази күлмәгенә урнаштырып, балаларына:
– Шыпырт кына өйдә утырыгыз! Мин озак тормам. Аш та шул арада пешеп
җитәр. Әсхәт, Ләйсәнне кара, мичкә якын килмәсен! – дип, тиз-тиз атлап, олы
улы Рәфикъ артыннан ук диярлек чыгып та китте.
Мәгәр ул, агачтан туймаган ут кебек, акчалы кешеләр өчен ишекләрен
һәрдаим ачык тоткан кибет ягына борылмады, ә Рәфикъ укый торган Әлмәт
авылына йөреп эшләүче, тарих укытучысы Нәсимнәргә юл алды. Ул карт әнисе
белән авылның Чебил дип аталган (элек анда хәзер тулысынча татарлашкан чувашлар көн иткән, исеме шуннан калган, диләр) очында яши иде. Өйләре
тышкы кыяфәте, купшылыгы белән күршеләренекеннән аерылып тормаса да,
аңлатып булмаслык эчке сөйкемлелеге, мәгърифәт нуры белән үзенә тартып
торгандай тоелды Зәйнәпкә. Урамда каз үләненә кәвешләрен сөртеп, кече
капканы ачканда, кулларының калтыравын басарга тырышып, эчкә үтте.
Әнисенә балаларча ярдәм итәм дип, әхлакның тыюлы сызыгын үтеп, тайгак
юлга басуын аңлаган Рәфикъның да шул ук урамдагы мунча бүрәнәсе артында
качып торуыннан Зәйнәп хәбәрдар түгел иде, әлбәттә.
Бар кыюлыгын йөрәгенә төйнәп, ясалма күн белән тышланган ишекне ачып
кергән ханымны уртачадан калкурак буйлы, түгәрәк йөзле, коңгырт күзле
тарих укытучысы, тыштан ачык чырай белән, чынлыкта бераз сәерсенеп, хәтәр
хәбәр көткәндәй сагаебрак каршы алды. Яшел төскә ак сызыклар төшерелгән
спорт костюмы гәүдәсенең төзлеген күрсәтеп тора. Әлбәттә, зыялы кеше ошбу
бусаганы бик сирәк атлап кергән ханымга гаҗәпләнүен сиздермәде.
– Рәхим итегез, Зәйнәп апа. Әни, бездә кунак бар, чәеңне сикерт. Ни йомыш
төште, Зәйнәп апа?
Үзе үк ашыгыч бирелгән соравы өчен оялгандай:
– Минем фәннән Гайнанов начар укымый. Тәртибе дә, белүемчә, малайлар
өчен тавыш күтәрерлек түгел. Ул интернатта кунарга калмаганда, еш кына
чакрымнарны бергә саныйбыз. Сезне бик хөрмәт иткәне, яратканы тавыш
төсмереннән сизелеп тора.
– Рәхмәт инде җылы сүзләрегез өчен, – дип, Зәйнәп йомгакны ничегрәк
сүтәргә белмичә, беразга югалып калды.
– Йомыш дисәң дә ярый. Бик авыр хәлдә калдым әле. Дөресе, киңәш-табыш
итәргә дип сезгә килгәнием
– Рәхим итеп түрдән узыгыз!
Ханым янәдән, ник килгәненә үкенгәндәй, эшнең зурга китәсен аңлап,
әйтергәме икән, әллә улының өлгерешен белешеп чыгып китәргәме дип,
икеләнеп торды да, бу хәлне ачыкламыйча калдырырга ярамый дигәндәй,
тавышының калтырануын басарга тырышып:
– Беләсезме, Нәсим Кадырович, Рәфикъ юлдан таптым дип, өйгә 25 сум акча
алып кайтты. Хәзерге заманда кем шулчаклы акчаны төшереп калдырсын инде!
Бу хәлнең шәһәрдә, һич югында район үзәгендә булуы мөмкин әле. Улым турында
начар сүз әйтәсем килми. Үзем дә гаепле. Кирәк-яракны алырга акчабыз юк, дип
зарланып торам. Мине жәлләп берәр укытучының сумкасына кермәдеме икән?
Нәсим шунда ук бүген генә директор бүлмәсендә булган сөйләшүне исенә
төшерде. Башкортстаннан эшкә җибәрелгән биология укытучысы Рәсимәнең,
өенә кайтырга чыкканда, укытучылар бүлмәсендә дәреслеген онытып
калдыруы исенә төште. Коридор тәрәзәсе төбендә калдырган сумкасыннан
акчасы югалуын һәм, гомумән, күрше авыллардан килеп укучылар өчен
ачылган интернатта урлашу очраклары ешаюы турында сүз булган иде. Ул
гына да түгел, Рәсимә тавыш күтәргәннән соң, бу очракны тикшерүне, ягъни
бурны кояш яктысына чыгаруны, озак еллар директор вазифасын башкаручы,
каракны тотып булуга ышанмаса да, җаваплылыкны үз өстеннән төшерү өчен,
бу эшне, тавышын бөердән чыгарып, Нәсимгә тапшырды.
– Син, иптәш Нәсим Кадырович, тарихчы, психолог, комсомол оешмасы
секретаре, әхлак, тәрбия мәсьәләләре синең кулда. Кирәк булса, милиция белән
дә куркытып ал! Бу эшне башка кешегә тапшырсаң, үпкәләвең бар, – дип,
арзанлы шаяртып та куйды. Нәсимнең Замир Ярулловичтан:
– Ә сез каракны табып булуга ышанасызмы? – дигән соравына директорның
җавапка сүз әрәм итеп тормыйча, күп мәгънәле итеп, җилкәләрен сикертеп
куюы хәтеренә төште. Кулы кычыткан карак малаен анасы үзе тотып
китерә, шома балык үз теләге белән җәтмәгә килеп керә түгелме? Хәзер
үк участковыйны чакыр да егетне каталашкага озат! Ә сиңа нәрсә, мәктәп,
комсомол, бәлки әле РОНО буенча ялтыравык рәхмәт кәгазе эләгер. Эшне
зурдан җибәреп, сасысын чыгарасың килмәсә, Гайнановны якасыннан тот
та директор каршысына китереп бастыр, бу очракта да синең чын тәрбияче,
намуслы укытучы буларак абруең артыр!
Шул авыл кешесе буларак Нәсим Гайнановларның, әтиләре үлгәннән соң,
мохтаҗлыкта яшәсәләр дә, хөрмәткә лаеклы, горур гаилә икәнлеген яхшы
белә. Аларның кемнедер нахакка рәнҗеткәне, кеше малына кул сузганнары
ишетелгәне юк. Нәсим алдында оятыннан кара янып, битен ертып малаен
фаш итәргә килгән ханымнаң дүрт баланы җидегә ярылып эшләп, аякка
бастырырга, намуслы, милли җанлы кешеләр итеп тәрбияләргә тырышуыннан
да хәбәрдар иде ул. Әгәренки, Нәсимнең фани дөньяда иң якын кешесе булып
киткән Рәсимә туташ, акчасын төшереп калдырып, Рәфикъ тапкан булса, яшь
кешене гаепсезгә рәнҗетсәң, гөнаһысын кем белән уртаклашырсың? Егет
кисәге, әнисенең гаҗиз чарасызлыктан бәргәләнүен күреп, сумкадан акчаны
алган булса да, бер тиенен дә үзенә тотмаган очракта да иптәш Гайнановны
берничек тә аклап булмый. Киңәш бирергә бик маһир олы педагоглар бу
очракта үзләрен ничек тотарлар иде икән?
– Зәйнәп апа, чәйдән баш тартсагыз, өегезгә кайтыгыз да шул акча
кисәген кирәк-ярагыгызга тотыгыз. Бәлки, аны кемдер чыннан да төшереп
калдыргандыр, ә үткен күзле Рәфикъ аны күреп алгандыр. Әлләни зур сумма
түгел, әйтик, борыны мышкылдаган берәрсе кесәсеннән кулъяулыгын алганда,
акчасын ияртеп чыгарып, чәчеп калдырган булуы да ихтимал. Укытучылар –
оешып җитмәгән, инспекторлар, көтелмәгән тикшерүләр, контроль эшләр,
дәгъвалы ата-аналар белән куркытылган, сәер халык. Сез – бу казанда кайнаган
кеше, барысын да беләсез.
Бу мизгелдә тарих укытучысының йомры башына мәшәкатьле, хәтта
хәвефле, шаян бер уй килә. Өч ел элек кенә Казан дәүләт университетының
тарих бүлеген тәмамлаган, урта гасыр татар әдәбияты, суфилар фәлсәфәсе,
хикмәте белән яхшы ук таныш Нәсим кайсыдыр кыйссадан укыган бер әхлакый
сабакны исенә төшереп елмаеп куя. Гадилеге белән гали бу мәзәк булган хәлне
чагылдырганга охшаган. Бер хан сараенда барган, хәзергечә әйтсәк, киңәшмә
көндезге намаз вакытына туры килә. Күбесе өсләрендәге затлы халатларын,
тәһарәт алганда, чөйгә элеп куя һәм шунда бер вәзирнең янчыгы белән алтыны
юкка чыга. Тавыш-гауга куба. Хан күрәзәчесен чакырта. Акыл иясе, шактый
уйланып торганнан соң, ханның үзенә генә мондый киңәшен бирә имди.
– Намаз вакытында сараегызда булган барча кешегә бертигез итеп киселгән
таякчыклар таратыгыз. Һәм «берсе минем чәнчи бармак калынлыгында
башкаларыннан озынрак, шунысы бурга эләгер» дип тә өстәгез. Кәкре куллы
адәм тотылып, хур булудан шөлләп, таякчыкны караңгы бүлмәдә кыскартыр
һәм шул гамәле белән тотылыр. Бурны хәбескә озатканнан соң, каракның
бүреге яна мәкале шул вакыйгадан соң туган, диләр. Нәсим ошбу риваятьне
исенә төшереп, сумкага кергән баланың кем булуын тәгаен белгән тәкъдирдә
дә, әкәмәт серле уенны дагалап карарга булды. Гасырлар агып, иҗтимагый сәяси вазгыятьләр үзгәрсә дә, кешенең, бу очракта каракның эчке дөньясы,
үз-үзен яклау, курку хисе үзгәреш кичерми.
Интернатта һәр төнне бер укытучы кунарга тиеш иде. Нәсим, аның кизү
көне булмаса да, бер сылтау табып, үз чиратын алыштыра. Мәктәпкә килгән
уңайда ук, җәннәт агачыннан ясалган Муса таякларын, алыштыра алмасалар
да, үз бурычларын үтәрләр дип көлемсерәп, кырдан арыш камылларын кисеп
ала килеп, кунарга калган укучыларга тарата.
– Барыгызга да тигез итеп киселгән камыллар өләшәм. Тик берсе генә аз
гына озынрак. Шул салам эләккән укучы Рәсимә апагыз төшереп калдырган
(сумкасыннан урлаган дип әйтә алмады) һәм хуҗасына акчаны кире кайтарырга
оялган кеше булыр. Хәерле сәгатьтә, камылларыгызны сытмагыз, бөкләмәгез
соңыннан, һәркайсыгыздан янәдән үлчәп, җыеп алырмын.
Укучыларны бу сынау шатландырды дип раслау дөрес булмас иде. Берәүнең
дә, бөтен көтүне пычраткан сыер өчен җавап бирәсе килмичә, без шул
хурлыкка лаекмы дип уйласалар да, ахыр чиктә, бу югалтуны миңа сылтап
калдырмасыннар өченгә дип, мырлый-мырлый булса да ризалаштылар.
Дөресен генә әйткәндә, Нәсим Кадырович алардан сорап та тормады.
Укучыларына янәдән бер ачыкламыш та кертте.
– Акчаны тапмаган, алмаган булсагыз, нәрсәсеннән шөлләп торасыз.
Чистарынып, борынгы греклар әйтмешли, катарсис узарсыз.
Уенның хикмәтен аңлап җитмәгән бер укучының:
– Әгәр ул озын камыл гаепсез кешегә туры килеп, кемдер нахакка рәнҗетелсә?
– дигән соравына укытучының Аллаһ ялгышмый дип әйтәсе килсә дә, марксисттарихчы,
комсомол оешмасы сәркатибе башкарак аңлатма бирде:
– Гаебе булмаса, гафу үтенербез. Һәм беркадәр тантаналы төстәрәк өстәп куйды:
– Биредә сезнең намусыгыз, ахыр чиктә мәктәпнең абруе сынала.
Укучылар йоклаган бүлмәләрне төн ката диярлек күз уңында тоткан
Нәсим Рәфикъның йокыга китә алмыйча, кыбырсынып, боргаланып ятуына
игътибар итми кала алмады. Укучыларны махсус иртәрәк уятып (бер гөнаһлы
өчен барысының да интегүен аңласын теге), берәм-берәм чакырып, юри һәр
камылны үлчәгән булып, дәфтәргә яза барды. Барысының да камыллары
шул килеш сакланган, тик Рәфикъныкы гына кыскарак, бер очы киселгән
булып чыкты. «Әй Рәфикъ… Рәфикъ… мин сине акыллырак дип уйлаган
идем, борынгылар кулланган иң гади капкынга килеп эләктең. Кыскарту,
озынайту уенының психикасы зәгыйфь кешеләр өчен уйлап табылганын
аңламадыңмыни?» Камыл белән «йоклаган» барча укучыларны бергә җыйгач,
тарихчы башкачарак нотык тотты.
– Укучылар… Сез барыгыз да ошбу сынауга җитди карап, сынамышларны
измичә, сытмыйча, вакытында тапшырдыгыз…
Каракның эчке халәтен сынау өченрәк, укытучы озын-озак тукталыш ясады.
– Тикшерүне барыгыз да намус белән үтте. Бөтен камыллар… мин
таратканча, бертигез булып чыктылар. Арада чәнчи бармак хәтле генә озыны
бар дип мин юри әйттем. Безнең, сезнең арада караклык, кеше әйберенә кул
салу, урлашу кебек капиталистик җәмгыятькә хас гадәтләр булырга тиеш
түгел. Шулаймы?
– Нәкъ шулай, – дип, бердәм рәвештә кычкырдылар өсләреннән гаеп
алынуга шатланып, тынычланып калган укучылар.
Олы, бигрәк тә мәктәп кебек, белемле кешеләр белән шыплап тутырылган
коллективта сер саклыйм димә. Шуңардан тарихчының ниндидер сәер, хәзерге китапларда язылмаган тәҗрибә уздыруы, әмма дә ләкин каракны таба алмавы
турындагы хәбәр директор колагына да барып ирешә.
– Ну иптәш, сихерчеме, күрәзәчеме, шарлатанмы шунда, – дип башлый
сүзен директор, җиңүче кыяфәте белән күзләрен ялтыратып. – Уңышлар кай
тирәдәрәк, бур фаш ителдеме, бүреге янамы?
– Юк шул, Замир Яруллович, каракның әлегә бер җире дә янмый. Без
гаеплене эзләп, олы җәнҗал күтәреп, зур хата эшләгәнбез бугай. Гаепле кеше
мин үзем бит.
Текә борылышларны җене сөймәгән директорның күзләре зәһәр ялтырап алды.
– Нәрсә дигән сүз бу? Ничек була инде, аңлатыгыз. Акчаны сез урладыгызмы?
– Бик гади күренеш бу, Замир Яруллович! Туебыз өчен срочно акча кирәк
булгач, кирәкле сумманы Рәсимә Салаватовнаның сумкасыннан алырга туры
килде. Үзенә әйтергә өлгермәдем, ул, дөнья җимерелгәндәй, тавыш күтәргән.
– Ну и ну, – дип, югалып калган директор русчага ук күчә. Ну и нравы у
современной молодёжи…
– Рәсимә Салаватовна бу хакта үзе беләме соң? Ни пычагыма сез укучыларга
дәрескә әзерләнергә, йокларга ирек бирмичә, шикле, төрлечә юрарга урын
калдырган тәҗрибәләр уздырасыз? Мин бу хакта РОНОга әйтмичә булдыра
алмыйм, җәзасын үзләре билгеләрләр.
Беткән баш беткән, дип Нәсим янәдән алдау юлын сайлады.
– Рәсимә, әлбәттә, белә. Безнең бар тапканыбыз уртак. Тиздән туебыз
булачак, шул хөрмәткә РОНО шелтә чәпәсә, шәп котлау, нур өстенә нур булыр!
Директор, тәмам рольгә кереп, яше мөмкинлек биргән тизлек белән
урыныннан сикереп торды да, хуҗаларын тыңламыйча, як-якка сибелгән
чәчләрен тәртипкә салганнан соң, йодрыгы белән, кулын авырттырмаслык
итеп кенә өстәлгә китереп сукты.
– Прямо балалар бакчасы. Үзара уртак тел таба, аңлаша алмаган кешеләргә
коммунизмда яшәячәк яшь буынны тәрбияләүне ышанып тапшыр инде! Өлкән
буын, ягъни без сәхнәдән төшкәч, кем кулына калыр инде кадерле илебез,
мәгърифәт учагы?!
Әдәп-әхлак темасына тәмләп, ноктасын-өтерен куеп, озын-озак нотык
тотарга яраткан Замир Яруллович Нәсимне күңелен бушаткач кына җибәрә.
Ә тарих укытучысының кайгысы башкада, тизрәк Рәсимәсен табып, тавыш
күтәреп, югалган акчаңны эзләп йөрмә, дип кисәтү иде. Үзен кызган таба өстенә
бастыргандай хис иткән Нәсим директорның сүз сөрешен аңлады да, аңламады да.
Хуҗа тозагыннан котылуга, Рәсимәне эзләп китте, хәтта аны, ишек шакып,
дәресеннән үк чакырып чыгарды. Бер-берсенә тәүге очрашуда ук гашыйк
булып, язылышу көнен билгеләгән, һәрдаим очрашып яшәгән Нәсимнең
дәресне бүлдереп дәшүен Рәсимә берәр хәвеф-хәтәр булмадымы икән дип,
куркып ук кабул итте.
– Нәрсә булды, Нәсим? Ахырзаман җиттеме әллә? Унбиш минут кына көтә
алмадыңмы?
– Юк шул, Рәсимәкәем, түзәрлек булса да, чыдарлык тәкатем калмады.
Сагындым үзеңне, хәтта һава җитми.
Рәсимә аңа карап, сокланып, илһамланып, башкалар да бу гүзәллекне
күрә дип көнләшеп яшәрлек кыз иде шул. Тормыш бизәкләрен бәяли белгән
теләсә нинди ирне ымсындырырлык гәүдә, җилкәсенә ишелеп төшкән, ат
ялын хәтерләткән чем-кара чәч, өлгергән карлыган кебек күзләр, елмайганда
чокырчык ясап, эчкә батып торган бит алмалары, үбәсене китереп торган дымлы тулы иреннәр – һәммәсе Нәсимгә газиз һәм якын, ә инде төз аяклары
тарихчының зиһенен чуалтырлык иде. Хәзер исә Рәсимәнең табигый
матурлыгы белән хозурланып торырга вакыты юк егетнең.
– Рәсимәкәем, ишегеңне ныграк ябып, читкәрәк китик әле. Берәр чит колак
үзенә шөгыль тапмасын.
– Йә Нәсим, тизрәк әйт, нәрсә булды? – дип пырдымсызланды Рәсимә,
Кавказ төне кебек куе кара керфекләрен биетеп.
Нәсим ыкы-мыкы килеп, әйләнеч юлларны эзләп тормыйча, турысын ярып
салды.
– Сумкаңнан югалган егерме бишне мин алган идем.
– Не может быть! Сорамыйча сумкага кердеңме, миңа әйтсәң, бирмәгән
булыр идемме?
– Шулай туры килде, җаныем. Мин шофёрыбыздан, район үзәгенә бара
калса, йомшак урындыклар ала кайтуын сораган идем. Ул мин хәзер шунда
китәм диде, срочно 50 сум акча кирәк булды. Янымда шуның яртысы гына
иде. Коридорда, тәрәзә төбендә яткан таныш сумкадан 25 сумны алып бирдем.
Менә акчаңны алып килдем, хәтта процентлап та бирә алам.
Рәсимә булачак иренә сәерсенебрәк күз сирпеп алды да, сүзне зурга
җибәрмичә, ипләп кенә үз фикерен әйтте:
– Сразы әйткән булсаң, тавыш чыгарып, кемнәрнедер караклыкта гаепләп,
гөнаһсыз кешене рәнҗетеп тә йөрмәгән булыр идек.
– Гафу, гафу, җимешем! Әүвәл туры китерә алмадым, аннан соң, онытыбрак
җибәргәнмен.
Кыз егетнең сүзләренә ышандымы, юкмы, әйтүе кыен, кеше күңеле төпсез
кое дип юкка гына әйтмиләрдер. Кыз өзелеп төшәргә әзер карлыгандай
күзләрен уйнатып алды да үз нәтиҗәсен ясады.
– Кирәккә алгансың икән акчаны. Бергә тора башлагач, хет кунакларны
оялмыйча утыртырлык йомшак урындыкларыбыз булыр. Юкса, синең өеңдә
шаром покати, бер рәтле-башлы җиһаз юк. Урындыклар – беренче уртак
малыбыз булыр.
– Алай ук хурлама инде, матурым, киләчәктә үзең яшәячәк өеңне. Тиздән
аны син бизәячәксең.
– Мине җиһаз урынына аласыңмы? Мин сиңа хатын буларак бармакчы идем.
– Гүзәл кеше фонында иң иске, иң тузган әйбер дә затлы, ямьле булып
күренә, – дип кенә салам кыстырмакчы идем.
Ике авылны бер итеп, гөрләтеп туй ясап, гаилә корып, бергә тора башлагач,
Нәсим «синең акчаңны ифрат авыр матди хәлле гаилә малае алган, дүрт баласын
җидегә бөгелеп үстерүче, бик тәрбияле ханымны кызганып, гөнаһысын үземә
алган идем», дигәч, Рәсимә, күбәләк канатларыдай озын керфекләрен биетеп,
аска карады.
– Мин синең ялганыңны шунда ук сиздем. Йомшак урындыкларың да
каядыр юлда адашып калганнар.
Нәсим сөеклесенә аңлавы, гафу итүе өчен рәхмәттән башка берни әйтә алмады.
Директор белән сөйләшкән, Рәсимәсе белән аңлашкан көнне үк, Нәсимне
коридорда борчылуы, дулкынлануы йөзенә, гәүдәсенә чыккан Рәфикъ көтеп
тора иде.
– Сезгә зур рәхмәт, Нәсим Кадырович!
– Ни өчен дип белик инде, дәүләт сере булмаса? – дигән булды тарихчы,
башын юләргә салып.
– Рәсимә апаның… сумкасыннан акчаны мин алган идем. Мин – карак.
Минем урыным төрмәдә.
– Соң мин аны, әниең акчаңны алып килгәнче, арыш камылы белән тәҗрибә
уздырганчы күп алдан сизенгән идем. Әниеңне кызганып, бу юлга басуыңны
аңласам да, гафу итә алмыйм.
Үсмер, иске кепкасын кулы белән угалап торды да:
– Минем өчен иң изге кеше әнием, әтиемнең рухы белән ант итәм, башка
беркайчан да, сорамыйча, кешенең шырпысына да кагылмаячакмын. Бу минем
тормышымда иң зур сабак булды. Сезнең яхшылыгыгызны, Нәсим Кадырович,
мин үлгәнче онытмам. Арыш камылының миңа озыны эләккәндер дип бер
сантиметрга мин кыскарткан идем.
– Анысы да миңа мәгълүм. Камыллар барысы да бертигез киселгән иде.
Аңлаштык кебек. Хәзер сагыз чәйнәп тормыйк. Теге акчаларны, әниең миндә
калдырып китте. Сиңа бурычка утыз сум акча биреп торам. Дәресләр бетүгә,
өегезгә сабын, шырпы, керосин, җитсә, үзеңә, чүпрәктән булса да, аяк киеме
юнәт. Ярар, ярар. Кулларыңны аркылыга куйма. Син әлегә боксёр түгел. Мин
аларны сиңа чәч тубалыңның матурлыгы өчен бирмим. Беренче яисә икенче
получкаңнан кайтарырсың. Шыпырт кына кесәңә шудыр да ычкын!
Рәфикъ үзен гафу иткәнгә, көтмәгәндә акчалы булганга сөенеп , укытучысына
рәхмәтләр укып, кибеттән алып кайткан вак-төяккә, машина откандай сөенеп,
тирә-юньгә нур сирпеп утырган әнисен күз алдына китереп, кибеткә йөгерде.
Гадәтенчә, мич янында кайнашкан әнисе «эшләп алганчы бурычка батасың»,
дип әрләгәндәй булып, аннан да бүтән олы җанлы Нәсимнең улына «карак»
тамгасын ябыштырудан коткарып калуы өчен мең рәхмәтләр укып, Ләйсәнен
итәгенә алып, кич буе белгән догаларын укыды.
Укытучы белән укучы араларыннан җил-яңгыр үтмәслек якын кешеләр
булып киттеләр. Рәфикъ урта мәктәпне уңышлы тәмамлагач, тракторчы
ярдәмчесе булып даими эшкә урнашты һәм беренче хезмәт хакыннан,
вәгъдәсен үтәп, әнисенең иңенә ак Ырымбур шәлен салды. Егет әүвәл төрле
курслар, аннан соң авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлады. Гаскәри хезмәттә
булып кайтканнан соң, читтән торып укып, институт дипломына ирешеп,
техниканы, халык әйтмешли, су кебек эчкән белгечкә әйләнде, бер олы гына
предприятиедә баш инженер дәрәҗәсенә күтәрелде.
Кем генә булмасын, кая гына эшләмәсен, инде чәчләре коелгач та, Нәсим
белән Рәсимәнең иң турылыклы дусты, таянычлы ярдәмчесе булып калды.
Эне-сеңелләрен дә укытып чыгарды, фани дөньяны ташлап киткәнче, әнисен
өрмәгән җиргә утыртмады, кадер-хөрмәттә яшәтте, аның күзләрендә Тәңре
нуры балкый дип кабатлаудан туймады. Балаларына, хәтта оныкларына, җае
чыккан саен, олы җанлы, миһербанлы Нәсим абыйсы һәм иң кирәк вакытта ул
биргән 30 сум акча турында җылый-җылый сөйләүдән туктамады. Менә шул
ул Әлмәт мәктәбе укучысы Рәфикъ Гайнановның гыйбрәтле караклык тарихы.


Фото: pixabay.com; marusya21111999