Әдипнең тәүге китабыннан

12.10.2018 10 (октябрь), 2018

Безнең бабай (хикәя)


«Тегермәндә» ниләр бар?

Дөнья шулай яратылган: җир йөзендә һәрнәрсәнең башлангычы була. Берни дә юктан гына хасил түгел. «Әүвәл йомырка барлыкка килгәнме, тавыкмы?» соравына җавап таба алмасалар да, әдәбиятта иң элек язучы формалашкан, шуннан соң гына әсәр язылган, дип шикләнми әйтә алабыз.
Шулай да язучы нидән башлана соң? Туган төбәк, ата-ана тәрбиясе, белем алган
мәгариф учагы, җәмгыять, мохит, сәясәт… һәм, гомумән, яшәешнең бер генә өлкәсенә дә
битараф булмаудандыр. Саналганнарның һәммәсенә бәйле рәвештә, тәүге иҗат җимешләре
үзебез күреп кичергәннәрне бәян итүдән оеша. Кайсы гына прозаик әдипне алма, аның
беренче җыентыгындагы хикәя-хикәячекләр – балачак, үсмерлек елларында «яшәлгән»
вакыйга үрнәкләре, маҗаралы һәм мавыктыргыч ситуацияләр. Алар әле өйрәнчек кенә,
бик самими, әдәби яктан эшләнешләре дә «беренче коймак төерле була» гыйбарәсенә туры
килә. Әмма да ләкин әдиплеккә имза салынган Тукай премиясе лауреаты, халык язучысы
дәрәҗәләренә ирешкән олпатларыбызның үсеш эволюциясен, иҗатына башлангычны
кайдан алуын, гомумән, чишмә башын тәгаенләргә ярдәм итә. Чагыштырма юнәлештә
караганда, кызыклы гына фактлар да ачыла: кайбер язучыларыбыз өлкәнәйгән көннәрендә
дә тәүге китабындагы сыйфат-дәрәҗәдән ерак китә алмый.
Филфак студентлары арасында көрпәле юмор белән исемнәре аталган «Безнеңчә
берничек тә түгел» (дөресе – «Сезнеңчә ничек?»), «Әтил суы акмый торсын» («Әтил
суы ака торур»), «Сызгырта торган уклар» («Сызгыра торган уклар») һ.б. әсәрләре
аша күңелләргә уелган Нурихан ага Фәттах иҗаты әлеге факттан шактый ерак тора.
«Иң беренче шигыремне мин өченче класста укыганда яздым. Кыш көне иде.
Дәрестән соң елга аръягында, чыршылыкта чаңгы шуып, туңып-ачыгып кайттым да
күңелне биләгән шатлыклы тәэсирләрне кәгазьгә төшермәкче булдым. Шигырьне мин
«Кыш» дип атадым һәм Яңавыл районында чыга торган «Октябрь юлы» газетасына
җибәрдем. «Шигырь»не, билгеле, басмадылар. Авторга хат-фәлән дә килмәде бугай…»
– дип искә ала ул үзенең әдәби каләмгә үрелә башлау мизгелләрен. Әдип фикеренчә:
«Язучы булу өчен күп нәрсә таләп ителә. Иң әүвәл табигый талант һәм тырышлык
кирәк. Ләкин сине аңлаучы, кирәк чакта сиңа ярдәм кулы сузучы халкың – әйе, халкың!
– булмаса, ялгыз талант белән генә әллә ни ерак китеп булмый».
Татарның тарихын каплап торган таш кыяларны җимереп кереп, бикле йозакларны
азау теше белән өзгән Нурихан ага гомере буе шул халкына тугры кала. Үзгә бер
самимилек белән өртелгән тәүге, без бүген тәкъдим итәчәк «Тегермәндә» җыентыгына
тупланган хикәяләрен укыгач, милләт күгендә якты йолдыз булып балкыган олпат
әдип язмагандыр аларны, дип, бераз елмаеп та куясың.
«Тегермәндә» мәҗмугасы 1957 елда Татарстан китап нәшриятында сигез мең тираж
белән дөнья күрә. Редакторы – Резеда Вәлиева. Бәясе – 65 тиен.
Үз эченә дүрт хикәяне туплаган ул: «Безнең бабай», «Балыкчылар», «Велосипедлы
Мөнир», «Тегермәндә». Аларның барысының да геройлары – үсмер малайлар. Җәй
көне авылга әбиләренә ялга кайткан Рөстәмнең нәни ачышлары да, балык каптырырга
юнәлгән Әдһәм, Сабирҗан, Вәлинең кармак салу серләре дә, велосипедка ия булып,
масаеп, дусларын оныткан Мөнирнең кыланмышлары да, җигүле ат дилбегәсен үз
кулына алып, әтисен утыртып, тегермәнгә юл алган Җәмилнең анда күргәннәре
– барысы да шул чор үсмерләренең психологиясен ачып бирә, бүгенге көндә дә
актуальлеген югалтмый.
«Безнең бабай» – җыентыкны ачып җибәргән хикәя. Әйдәгез, укып, бергәләп искә
төшерик аны – «Әдипнең тәүге китабыннан…»

Рамил ХАННАНОВ

БЕЗНЕҢ БАБАЙ
ХИКӘЯ

Бәләкәй Рөстәм җәй көне әнисе белән авылга – әбиләренә кунакка килде.
Алар үзләре бик еракта, бер зур шәһәрдә торалар иде. Рөстәмнең әле беркайчан
да авылда булганы юк иде. Әбисе аны бик ягымлы йөз белән каршылады,
тәмле әйберләр белән сыйлады.
Әби үзенең олы улында тора иде. Ә аның улының хәзер үзенең дә бәләкәй
балалары бар иде. Рөстәм алар белән бик тиз дуслашып китте.
Ул аларга үзләренең матур шәһәрләре турында, ишекләре үзеннән-үзе
ачылып ябыла торган трамвайлар, троллейбуслар турында, зоопарктагы
маймыллар, юлбарыслар турында сөйләде. Балалар аны исләре китеп тыңлап
тордылар.
– Бездә андый кызык нәрсәләр юк шул, – диде Хәлим. – Безнең авылда
сиңа күңелсез булыр инде.
– Бар, бар! – дип кычкырып җибәрде шулвакыт бәләкәй Фәһимә. – Бездә
саескан оясы бар! Менә!.. Абый, әйдә, Рөстәмгә саескан оясын күрсәтәбез!
– Әйдә!
Балалар, җитәкләшеп, ындыр артына таба йөгерделәр. Саескан оясы авыл
янындагы урман эчендә иде.
Хәлим, бөтенесеннән дә зуррак булганга, алдан китте. Алар болынга килеп
җиттеләр.
Еракта, урман буенда, сыер көтүе утлап йөри иде. Хәлим мактанып куйды:
– Әнә безнең көтү!
– О-о, нинди күп икән сезнең сыерларыгыз! – диде Рөстәм, гаҗәпләнеп.
Шундук Фәһимә сүзгә кушылды:
– Әйе, безнең сыерлар бик күп. Менә!.. Сарыклар да күп безнең.
Бөтенесенекеннән дә күбрәк, Саттар бабай үзе әйтте.
Якындагы юлдан тузан туздырып автомашина узып китте.
– Безнең машинамы бу? – диде Фәһимә, кулын маңгаена куеп. – Ә, безнеке
икән!
Урманга килеп җиткәч, балалар саескан оясын бөтенләй исләреннән
чыгардылар. Күп сөйләнергә яратучы Фәһимә:
– Абый, әйдә умарталыкка барабыз?! – диде.
Аннан соң Рөстәмгә:
– Бабай безгә бал ашатыр… Безнең бабай бик юмарт ул. Менә… күрерсең
әле! – диде.
Умарталык урман эчендә иде.
– Әйдәгез, – диде Хәлим. – Рөстәм безнең умарталыкны күрер, бал
кортларын күрер.
Балалар тиздән умарталыкка килеп җиттеләр. Аларның каршысына
умартачы бабай килеп чыкты.
– Минем кортларның хәлен белергә килдегезме? – диде бабай, елмаеп.
Ул аларны тәбәнәк кенә бер өй эченә алып керде дә өстәл янына утыртты,
һәрберсенең алдына берәр тәлинкә бал куеп чыкты, берәр балкалак белән
берәр телем күмәч бирде.
Рөстәм хуш исле сыек балны бик яратып ашады.
– Ашагыз, ашагыз, улларым, кызларым, – диде бабай. – Кортлар бу балны
бүген иртән генә җыеп алып кайттылар. Бал ашарга балалар килсә, безнең
балны кызганмый ашат, диделәр. Тәмлеме, туйдыгызмы? Туйгач бал да ачы…
Ачы була башладымы әле?..
Балалар, бал ашап туйгач, бабайга, бал кортларына бик зур рәхмәт әйттеләр
дә килгән юллары белән кире кайтып киттеләр. Бабай аларны урман авызына
кадәр озатып куйды.
– Сездә бик күңелле, мин гомергә авылда яшәр идем! – диде Рөстәм.
Алар өйгә кайтып җиткәндә, кич булды. Тиздән зурлар да кайтты. Бөтен
гаилә ашарга утырды. Барысы да ашарга тотындылар.
Шул чакны әби Рөстәмнең, нәрсәдер көтеп, ашамыйча утыруын күрде.
– Нигә ашамыйсың, улым? Әллә яратмыйсың? – диде әби.
– Мин бабай кайтканны көтәм, – диде Рөстәм. – Нигә сез дә көтмисез,
кайтып җитәр инде ул.
Барысы да, гаҗәпләнеп, ашаган җирләреннән туктап калдылар.
– Нинди бабай? – диде Рөстәмнең әнисе, улының ни сөйләгәнен аңламыйча.
– Бабаңның үлгәненә ун ел була инде, улым. Исемә төшердең мәрхүмне, –
диде әби, яулык очы белән күз яшьләрен сөртеп.
Рөстәмгә бик уңайсыз булып китте.
– Безгә бал ашаткан бабай соң… – диде ул, ни әйтергә дә белмичә.
Хәлим белән Фәһимә кычкырып көләргә тотындылар. Рөстәм кып-кызыл
булды.
– Кортчы Галләм бабайны әйтә ул, – диде Фәһимә. – Бүген ул безгә бал
ашатты.
– Нишләп ул синең бабаң булсын? – диде Рөстәмнең әнисе, тагын да ныграк
гаҗәпләнеп.
– Үзләре «безнең бабай», «безнең умарталык», диделәр, үзләре көләләр…
– диде Рөстәм, үпкәләп.
– Кемнәр?
Рөстәм Хәлим белән Фәһимәгә төртеп күрсәтте.
– Алайса, көтү дә, машина да сезнеке түгелмени?
Хәлимнәрнең әтисе балаларына ачулы гына карап алды.
– Нәрсә алдашып йөрисез сез? – диде ул аларга.
– Юк, без алдашмадык, әти. Нигә безнеке булмасын – безнеке! Сыер көтүе
дә безнеке, автомашина да, умарталык та безнеке – безнең колхозныкы. Без
алдашмадык, – диде Хәлим.
Аның сүзеннән беркем дә көлмәде.


Фото: pixabay.com