«Хәзинә» әдәби конкурсы

11.10.2018 10 (октябрь), 2018

Төркиянең беренче нефтьчесе — татар (документаль бәян/ахыры)


Нефтьче инженер, геолог, җитәкче, язучы, галим

Кәмал бәй 1931 елдан башлап нефть өлкәсенә бәйле төрле географик, геофизик тикшеренүләрнең ничек узуы, җир асты казылма байлыкларының күләме, аларны ачыклау юллары турында мәкаләләрен язып бастыра башлады.
Җөмһүрият корылгач, Төркиядә тәүге кара алтын эзләү-табу эшләрендә
кайнаган вакытка бәйле, «Тикшерүләр. Рамандаг (Раман тавы) нефте»
мәкаләсен 40 нчы елны кара алтын табылгач тәмамлады.
«Биш-алты елдан бирле, Мардин һәм Сиирт арасында Ятмаларны тикшерү
һәм эзләү институты тарафыннан гайрәт һәм ныклык белән башкарылган
тикшерүләр нәтиҗәсендә, бу елның (1940. – авт.) 23 апрелендә – Балалар
бәйрәме гарәфәсендә (алдагы көнендә. – авт.) нефть табылуы бөтен
мәмләкәтне һәм милләтне сөенеч эчендә калдырды. Бу көн хәзерге заманда
нефть эзләү һәм табу тарихында бөек бер башлангыч, бер үзгәреш көне
булып тора.
Беренче Төркия нефтенең табылу көне Бөек Милләт Мәҗлесе (Төркия
парламенты. – авт.) ачылган һәм Төркия Республикасы төзелгән көн алдына
туры килүе бер хәерле галәмәттер.
Бу сәбәпле (Рамандаг Петроле) хакында гомуми бер парча язу файдалы
булыр.
1934 елның язында Раман тавы географик яктан өйрәнелә башлый, 1937-
1938 елларда геологик тикшеренүләр үткәрелә, җире тикшерелә. Фәнни
тикшерүләрдән соң, 1939 елның язында, бу җирләрдә кое казу, бораулау
турында карар чыгарыла. 19 майда кое казырга 5-6 тонналык скважина
машинасы китерелде. Скважина ике ай дәвамында китерелде. Ниһаять, 1939
елның 24 июлендә җирне тишә башладык. 9 ай соңрак 1048 метр тирәнлектәге
коеда нефть табылды.
Безнең нефть эзләү һәм бу юлда сарыф ителгән вакыт һәм акчаны, махсус
кулланган машинабызны, техник җайланмаларны, башка милләтләрнеке белән
чагыштырганда, иң кыска вакыт эчендә һәм аз чыгым белән эшләгәнебезне
ассызыклап үтим. Чөнки башка милләтләр бер урынга 10-15 скважина белән
кое казыганда, без бер белән тикшердек. Бу исә, әлбәттә, эзләнүләрне озакка
сузды.
Дөресен әйткәндә, нефть эзләү эше бик кыен, күп көч һәм чыгым сорый
торган бер эштер. Мәгълүм булганча, җир асты байлыкларын тәшкил иткән
матдәләр, төрекөмештән тыш, җәүһәр таштыр. Нефтьнең болардан
аерым үзенчәлеге бар. Ул май рәвешендә һәм, эчендә газ булу сәбәпле, урынын
үзгәртергә сәләтле. Җирнең бер катламында ярылган, чатнаган урын тапса,
шунда һиҗрәт итәр, күчәр.
Җәүһәр таш кайсы геологик дәвердә һәм кайда барлыкка килсә, шунда
даими саклана. Хәлбуки, нефть, һиҗрәт итү үзенчәлекләре булганнан тыш,
барлыкка килгән җирендә калмас, тупланмасына җиңел урынга китеп
җирләшер. Шуның өчен кайчак нефть җыелырга мөмкин шартлар күренеп,
кое казылса да, нефть чыкмас. Ул ноктаның, йә биш километр уң ягында, йә
ун километр сул ягында, яисә көньягында һәм төньягында табылырга мөмкин.
Нефть эзләү бик кыен, табылыр өчен бөтен билгеләре булса да, вакыт-вакыт
шанс кирәк.
Сүзнең кыскасы, нефть назлы, ялындыра торган бер матдә, үзен кулайкулай
тәслим итмәс. Табылганчы күп эшләтер, арытыр һәм бәгъзам һич
өмет ителмәгән бер җирдә һәм һич өмет ителмәгән заманда үзен күрсәтер.
Икенче төрле әйткәндә, нефть эзләү, табу табигать белән бәйле көрәш,
димәктер.
Җирнең өстендә һәм астындагы бөтен эшләр һәм тырышлыклар
нәтиҗәсез, көтелмәгән вакыйгаларга тарыр. Дулкынланып көтелгән нәтиҗә
вә уңышка ирешү өчен, күп ныклык һәм сабырлык таләп ителер. Кыенлыкларга
түзем булганда, уңышка ирешү шансы артыр.
Югарыда күрсәтелгән сәбәпләрне күз уңында тотканда, нефть эзләү
эшләребез һәм чыгым, һәм вакыт, һәм шанс ягыннан уңышлы булды, дип
уйлыйм».
Икенче бер мәкаләсендә Төркия нефть тарихын өч өлешкә бүлеп күрсәтте:
Җөмһүрият төзелгәнчегә кадәрге вакыт (1890-1923), республика төзелгәч
(1923-1938) һәм бүгенге көннәре (1938-1954). Һәм кара алтын эзләнгән,
табылган дүрт-биш төбәккә күзәтү ясап чыкты:
«Беренчесе – Искәндәр шәһәре тарафы.
Госманлы империясе чорына караган, 1887 елгы фәрман сакланган. Анда
Камил паша дигән кешегә нефть эзләү рөхсәт ителә. 1899 елда алманнар һәм
инглизләр 10 мәртәбә тикшерү уздыралар, коелар казыйлар. Әмма уңышка
ирешә алмыйлар. Бөтен техник җайланмаларын Чәтәл авылы янына ташлап
китәләр. Алман-инглиз фирмасы тарафыннан унга кадәр кечкенә скважина борауланганы һәм нәтиҗәсе булмавы хакында 1913 елда «Яшь төрек»
газетасында чыккан бер игъланнан өйрәндем.
Икенчесе – Тракия – Истанбулның Европа ягы.
Биредә 1892 елларда инглизләрнең 2 тонна табулары һәм ташлап китүләре
мәгълүм. Аннары Австралия компаниясе тикшерүләр үткәрә, табалмый.
Өченчесе – Мусул шәһәре яны. Бу шәһәр хәзер Иракныкы.
Элеккеге еллардан бирле бу урыннарда кара алтын җиргә май кебек чыгып
торган. 1903 елда бу җирләрне тимер юллар ясату бәрабәренә Алман банкы
вакытлыча үзенә ала. Шуннан соң геологик тикшерүләр үткәрелә. Англия,
Иран, Германия илләре «Төрек нефть компаниясе»н коралар. Берникадәр
вакыттан соң аларга Америка, Франция, Армения кушыла. Һәм компания
«Ирак нефть компаниясе» дип атала башлый. Төркия бу җирләрне Иракка
калдырганда, 1926 елда Яңа Республика һәм Англия, Ирак хөкүмәтләре
арасында килешү төзелә. 25 ел дәвамында кара алтын табудан кергән
керемнең йөздән ун өлеше Төркиягә бирелергә тиеш була. Бу килешүгә 25 ел
узып китсә дә, тормышка ашырылмый.
Дүртенче төбәк – Ван тарафы.
1916-1917 елларда Эрзурум һәм Ван шәһәрләре Россия кулында була. Ул
вакытта геологик тикшерүләр үткәрәләр, нәтиҗәгә ирешмиләр. Россиядә
революция башлангач, калдырып китәләр.
Күренә ки, бу дәвердә нефть эзләү һәм чыгару өчен рөхсәт биргәннәр, кире
алганнар… Ширкәтләрне ачуландырудан башка яхшы бер эш күренми, нефть
тә яткан бер җиреннән чыкмаган. Шуңа күрә бу дәверне нефть рөхсәтнамәсе
спекуляциясе вакыты дип атарга мөмкин.
Төркия Җөмһүрияте төзелгәч тә, кара алтын эзләү туктатылмый.
Яңа төзелгән хөкүмәт нефть эзләү эшләрен мөһим саный. Моннан тыш
1926 елда «Төркия җирлегендә булган бөтен нефть эзләү, чыгарту, сату
эшләре хөкүмәт карамагында» дигән закон кабул ителә. 1933 елда «Нефть
эзләү һәм эшкәртү идарәсе корыла. Хөкүмәт хисабына Америка геологлары
ярдәмендә Мардин шәһәре янында 1934 елда 1351 метр тирәнлектәге коелар
тишелә. Нәтиҗә булмау сәбәпле, мондагы эшләр 36 да туктатыла. 1935 елда
Җир асты байлыкларын эзләү һәм тикшерү институты төзелә. 1937 елда
Хермиста 941 метр тирәнлектә газ белән аз гына кара алтын чыга. Башка
урыннарда да нәтиҗәләр күренми.
1934 елда геологик тикшерүләр Раман тавы тирәсендә башлана, 1940
елны 1048 метр тирәнлектә 10 тоннага кадәр нефть табыла. Беренче коедан
чыга, аннары бишенче коедан. Аңардан көнгә 1 тонна чыга, ул кое хәзергә
кадәр гамәлдә. 1942 елда чыгарылган нефтьне эшкәртү өчен, кечкенә завод
төзелә. Көнгә ун тоннага кадәр кара алтын эшкәртелә. 1945 елда сигезенче
– 1316-1350 метр тирәнлектән көнгә 5-6 тонна кара алтын бирә торган кое
казыла. Бу коега нефть сыеклаткыч салына, шулай итеп, ул 40-50 тонна нефть
бирә башлый. Аннары инде тугызынчы кое казыла һәм Гарзан җирләрендә
тикшерүләр башлана. Тикшерүләр вакытында ике төрек һәм бер америкалы
хезмәткәрнең гомерен өзгән каза килеп чыкса да, эшләр туктатылмый. 1947
елда көнгә 1000 тонна эшкәртә алган нефть-битум заводы аякка бастырыла.
1933-1947 елларда (беренче нефть разведкаларыннан башлап, 8 нче, 9 нчы
коелар ачылганга кадәрге вакыт), – 14 ел эчендә, икътисади һәм финанс яктан
кыйммәткә ия нәтиҗәләргә Төркия – үз көче, технологияләре, белгечләре
белән ирешкән ил».
Кәмал Локман, бер яктан, нефть эзләүче инженер, җир асты байлыкларын
өйрәнгән техник белгеч, кара алтын табуга бәйле эшләргә җитәкчелек итүче,
икенче яктан, Төркия нефть индустриясе барлыкка килү һәм үсеш тарихына
багышланган дистәләгән китаплар, йөзләгән мәкаләләр язган тарихчы,
мөгаллим. Шул ук вакытта үзен чордашлары арасында җәмәгать эшлеклесе
буларак белдерде, инженерлер, геологлар, нефтьчеләр җәмгыятьләрен коруга
үз өлешен кертергә тырышты.
Хәер, язып кына калмады. Тәҗрибәсе һәм гыйлеме белән уртаклашу
теләге көчле идеме, җир асты байлыкларына багышланган чаралар үзәгендә
кайнады. Төпле җир белгече буларак ышаныч яулаганга, Төркиядә үткәрелгән
фәнни чараларда, шулай ук чит илләрдә оештырылган дөньякүләм нефтьчеләр
конференцияләрендә катнашуын, чыгыш ясавын көтеп алалар иде. 1951 елда
Голландиядә, 1963 тә Франкфуртта дөнья нефтьчеләре җыелган конгрессларда
булды. Француз, инглиз, гарәп һәм күп сандагы төрки телләрне яхшы белгән
Кәмал Локман исеме нефть индустриясе белгечләре арасында танылган бер
исемгә әверелде.
Мәсләге буенча йөргән-гизгән илләрне санарга кул бармаклары җитмәс:
Бельгия, Германия, Чехославакия, Италия, Швецария, Австрия, Венгрия,
Греция, Мисыр һәм башкалар. Дөньякүләм нефть табу, чыгару өлкәсендә
кайнап, нинди генә җирләрне күрмәде, ә туган нигезенә аяк басалмады. Бары
тик 1976 елны, гомере буе озата килгән җирсү, сагыш, сагыну хисләрен төяп,
Төркистанга юл алды…
***
Кәмал Локман Ташкентта туганнары янында 1976 елда 77 яшендә
бакыйлыкка күчә.
«Төркиянең әүвәлге җир белгечләреннән тагын берсен югалттык. Кәмал
Локман Ташкентта кичергән йөрәк кризисыннан соң арабыздан аерылды», –
диелгән төрекчә язылган рәсми хәбәрдә.
Мәшһүр нефтьченең кичерешләре һәм үлеме хакында Гаяз Исхакыйның
кызы, Төркиядә танылган галимә Сәгадәт Чагатай ачык язып калдырган. Кәмал
бәй вафатыннан соң, «Азәрбайҗан» журналында аның истәлек язмасы чыккан.
Әлеге 1976 елгы журналны да сахафлар китерде. Шул язмадан бер өзек:
«Бу елның җәй айларында, туганнарын күрергә теләп, Ташкентка киткән
югары дәрәҗәле инженер Кәмал Локман бәйнең алтынчы августта үлеме
турындагы хәбәр алынды.
…Мәрхүм Кәмал бәй үзенең туган һәм бала чагы узган, бабалары туып-үскән
Идел-Урал һәм Төркистан өлкәсен һич онытмас. Бөтен илдәшләрен дус тотар,
аларга төрле ярдәм күрсәтер. Төрки өлкәләренең төрле җирләреннән килгән
мөһаҗир дусларыбызның әтиләре кебек иде. Һәрберсен самими каршылар,
кулыннан килгән кадәр ярдәм итәр, эш җире табар, урнаштырыр. Шактый
кече яшьтән әти кочагыннан, якыннары мохитеннән аерылып, күп нәрсәдән
мәхрүм калып, үзен җитештергән. Бу ялгызлык һәм горбәт ачысы аның бөтен
гомере буена сузылды, бер бала гаҗизлеге илә үз иле турында хатирәләре һәм
сагыш-хәсрәтләре бар иде. Озак вакыт якыннарыннан хәбәр алмады, ниһаять,
соңгы елларда языша башлады. Килгән хатларны куенында бер муска (дога)
кебек яратып саклар, дус-ишләре белән аралашканда, алар турында кат-кат
сөйләр, чыгарып укыр, шатлануын белгертер. Берара туганының баласын
Төркиягә китертте, аның белән күрешеп, хәсрәтен басты.
Ниһаять, гомере буе сагынган вә бара алмаган якыннары мохитенә
тормышының соңгы көннәрендә китте, күрергә теләде. Әмма үзенә яшәргә
насыйп булмаган туфракларда күзләрен йомды. Аның насыйбы шул
туфракларда күмелергә булгандыр, иншаллаһ, хәбәр ителгән кебек, якыннары
тирәсендә, аны яратканнар арасында соң сулышын алгандыр. Ул теләгәнчә
һәм үзенә лаек шәкелдә, кичергән авырлыкларына бүләк буларак, мөкатдәс
Төркистан туфрагында күмелгәндер».
Шушы урында, бу язма аша, исеме үзенә лаек шәкелдә туган иленә кайтсын
дигән теләк белән, тагын бер мисал өстисе иттем.
50 нче елларда нефть өлкәсенә килгән төрек тикшерүчесе һәм язучысы
Халит Әдип Өзҗан үзенең кыскача нефть тарихына багышланган бер
мәкаләсендә Кәмал Локман сүзләрен искә ала. «Кәмал Локман әйткән кебек,
нефть «назлы» бер матдәдер. Ни язык ки, хәзергә кадәр өлкәбез өчен бик
нык назланмыштыр һәм назлануын дәвам итәдер», – дип яза ул. Язмасын,
милләттәшебез сүзләре белән башлавы бер җәлеп итсә, башка фикере горурлык
хисен уята. Ул Төркиядә зур тырышлык куйган атаклы нефтьчеләрне өч буынга
бүлеп исемлек төзегән. Әлеге исемлектә иң беренче булып Кәмал Локман
исеме аталган.
Шуны да әйтү кирәктер: тәүге югары белемле нефтьче татар алып барган
күпьеллык геологик тикшеренүләрдән соң, 39 нчы елны казый башланган һәм
40 нчы елны тәүге кара алтын табылган коелардан әлегә кадәр нефть чыга.
***
Төркиядә беренче нефтьне тапкан кеше татар бит!
Төркиядә таулар ел саен берничә сантиметрга урыннарыннан күчә!
Төркия, татар, беренче, нефть, еллар, таулар, тапкан, күчә…
Әлеге бер-берсенә һич бәйле тоелмаган ике җөмлә, күңелдә иләнеп йөри
торгач, шушы рәвешле кәгазьгә ятты. Шул чакта гына бу сүзләр уртак бер
мәгънә алды төсле.
Һәр заман, һәр мизгел күчештә. Җирнең һәр катламы, һәр байлыгы. Һәр
милләт, һәр кеше ихтыяри яки мәҗбүри күчештә.
Йөзләгән чакрымнардан күренеп торган биек таулар урыннарыннан күчәр.
Авырлыклардан сынмаган, гыйлем һәм хезмәт яраткан инсаннарны күченүләр
шул таулар биеклегенә күтәрергә сәләтле.
Меңләгән чакрым аска – җир үзәгенә яшеренгән нефть «үзенең тупланмасы
өчен җиңел урынга китеп җирләшер». Гыйлем, эш эзләгән һәм динен-нәселен
саклаган мөһаҗир татарлар, бер-берсенә ярдәм итешеп, булышып, җиде ят
җирләрдә тамыр җибәргән төсле.
…Әмма һичкем ул күчеш – табигый яисә иҗтимагыймы, яки шәхси
булсынмы, кайда башланып, кайда тәмамланачагын әйтә алмас.


Бәянны башыннан укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=48173
  2. http://kazanutlary.ru/?p=48210

Фото: minval.az