Хикәя

11.10.2018 №4 (апрель),2017

Артык гомер (ахыры)


Хикәяне башыннан укырга: http://kazanutlary.ru/?p=29030

– Улым, кайдан алдың? Кем бирде мондый зур акчаны? Таптыңмы әллә? – диде ул, малае алдына чүгәләп. Камил кинәт килеп туган мондый хәлдән аптырап калды. Иреннәре дер-дер килде, зур соры күзләрен яшь элпәсе каплады. Көне буе коп-коры гына йөргән борыны да җебеп юешләнде.
– Саимә апа бирде, – диде дә мышык-мышык елый башлады. Сабыйның
яше кулындагы акчасына тамды. Наилә аның елаганына игътибар да итми иде.
– Ник бирде? Тик торганнан нигә дип ул сиңа акча бирде?
Наиләнең инде каны кыза, ачуы чыга башлады. Камил, куркудан тагын да
катырак елап, дәшми тора иде.
– Нәрсә телсез калдың?
Наилә, яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып, бөтен ишегалдына кычкыра
иде. Аның тавышы түбә калайларына бәрелеп яңгырады. Тавышка өйдән
Гыйшкия карчык та чыкты. Ул оныгын яклап нидер әйтә башлаган иде, килене,
үз балама әле мин үзем хуҗа, дип, аны туктатты. Ишек тиз ябылды.
– Ул бит акча! Нишләп Саимә акчасы синдә? – диде Наилә, ярсып.
Камил, мышык-мышык килеп, күз яшенә юешләнгән йөзлекне әнисенә
сузды.
– Песи балаларын үтерергә кушты, – диде Камил, корымлы бите буйлап
аккан яшьләрен сөртеп. Һәм карашын әнисенә юнәлтте. Бу сүзләр Наиләне
бөтенләй чыгырыннан чыгарды. Улының кулыннан акчаны тартып алды да,
Камилне сөйрәп диярлек, Саимәләргә юнәлде.
Саимәләр Наиләләргә күрше генә торалар. Ике уллары, чәчәк кебек бер
кызлары бар. Бик нечкә күңелле ул Саимә. Җыр көйләмичә атлап та йөри
белми. Бөтен гарип-гараба кош-кортны, этне-бетне өйләренә ташый. Ә менә
каенанасы тишексез җиреңнән пес иттерә торган инде. Бер кычкырып җибәрсә,
«лып» иттереп утырта. Тол калып, бер ялгызы ир бала үстергән хатын башкача
була да алмыйдыр, бәлки. Ире Әнвәр дә шактый кырыс холыклы Саимәнең.
Камилне кулыннан җитәкләгән Наилә артыннан башта шапылдап үз
капкалары ябылды. Аннан соң, күгәненнән чыгардай булып киерелеп ачылды
да, шак итеп Саимәләр капкасы ябылды. Калай капка, тимер баганага бәрелеп,
күк күкрәгән тавышлар чыгарды. Наиләнең йөрәге, ярсып, үзеннән дә алда
чаба иде. Ул атламый, ә ярсыган ана арысландай алга таба ыргылып бара.
Камилнең аяклары җиргә тиеп-тиеп кенә китә.
Саимәләргә килеп кергәндә, тегесе җырлый-җырлый кишер кырып утыра иде.
– Ник син минем балага хуҗа буласың, ә?! Ник хуҗа буласың минекенә?! –
диде ярсыган Наилә, кулыннан җитәкләгән Камилне селеккәләп. Исәнләшергә
дә онытты.
Саимә әллә чыннан да нәрсә булганын аңламый иде, әллә аңлап та
аңламаганга сабышты. Бик тә гаҗәпләнгәндәй итеп:
– Нигә бу кадәр кычкырасың, Наилә апа? Хуҗа булып нәрсә эшләгәнмен инде
тагын? – дип, утырган урыныннан торды. Наилә исә әле һаман тынычлана алмый
иде. Ул Камилнең күз яшенә юешләнеп беткән йөзлек акчаны Саимәнең битенә
бәрде.
– Минем балага акча биреп, мәче балаларыннан котылмакчы булдыңмы?
Үзеңнең дә ике малаең бар. Ник аларга гына кушмадың үтерергә? Йөз сум акчаң
да янга калыр иде. Бүген мәче балаларын үтерергә кушкансың. Менә Маһирә
карчыктан туйдык, ул артык. Иртәгә аны үтерергә кушарсыңмы?! Әнвәреңә
әйтсәң, мәчене генә түгел, үзеңнең дә башыңны борып ташлый бит, Саимә.
Наилә соңгы җөмләсен Саимәнең йөзенә иелеп, тешләрен кыскан килеш,
иреннәре арасыннан пышылдап кына этеп чыгарды. Карашы үтеңне сытарлык
иде. Аның ачуы тиз генә басылырга охшамаган. Иреннәре кебек, Наиләнең
күзләре дә кысылган. Алар ниндидер бер кызгану катыш әрнү белән карадылар.
Әнисе Камилне кулыннан ычкындырмаган иде. Саимәнең бөтен тәнен өтеп
электр тогы узды. Ул кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Бөтен тәне калтырап, «лып»
итеп, бая гына кишер кырып утырган урынына утырды.
– Соң, Наилә апа, беркемгә дә кирәкмиләр бит алар. Интегеп йөргәнче
генә дигән идем, – диде Саимә, үпкәләп. Әллә Наиләнең тавышыннан, әллә
дерелдәп торган Камилне кызганудан, сүзләре өзек-өзек чыкты.
Камилнең бала акылы әнисенең сүзләрен бөтенләе белән аңлап җиткермәде.
Шулай да… Аның әнисе, тәрәзә пыялаларын селкетерлек итеп, бик сирәк кычкыра.
Ничек очып кергән булса, Наилә шулай, Камилне җилтерәтеп, чыгып та китте.
– Минекенә хуҗа булмакчы, – диде ул, ачуын баса алмыйча. – Акча биреп
җан кыйдырырга уйлаган. Беркемгә кирәкмиләр, имеш. Кирәкмәгәннәр ул
бер мәче балалары гына түгел. Маһирә карчык та интегеп йөри әнә урамда.
Беребезгә дә кирәкми. Әни әйткәндәй, артык җан.
Наилә капканы ачты да алдан малаен кертеп җибәрде, аның артыннан, капканы
тотып ябып, үзе керде. Көзге саран яктылыкта кояш иренеп кенә җирне иркәли.
Баягы кара болытларны җил куып тараткан. Капка төбендә үскән тополь сары
йөгергән кулларын сузып Наиләне тынычландырырга тырыша. Бачкадагы сары
зәгъфраннарның ачкылтым исе, тамак төбенә утырып, күзләрне ачыттыра иде.
Камил мунчадан чыгарган корымлы кирпечләрне чистарта башлады. Чәй
эчәсе килү дә онытылды. Наилә, баскычта яткан бияләйләрен алып киде дә,
мунчага керешли, никтер урамга карыйсы итте. Урамнан, ике таягына таянган,
күлмәк итәкләрен ыштан бөрмәсенә кыстырып, күзлеген маңгай өстенә үк
менгереп куйган Маһирә карчык кайтып килә иде. Наилә кигән бияләйләрен
кире салды да корымлы кирпечләре өстенә куйды. Маһирә карчык, өе
турына җиткәч, таякларын коймасына сөяп, яулыгын рәтләде. Аннан намазга
баскандай тураеп басты да мөнәҗәт көйли башлады.
Газиз әнкәем, бер сүз әйтәем,
Бәхиллек бирсәң, өйгә кайтаем.
Наилә кул аркасы белән күзләрен сөртте.
– Әни, капканы биклимме? – дип, Камил әнисенең әйткәнен дә көтмичә
капкага йөгерде. Ана кеше:
– Бикләмә, улым. Әйдә, әтиең кайтканчы эшне бетерик, – диде дә улы
белән мунчага кереп китте. Тын урамда әле һаман Маһирә карчыкның тавышы
ишетелә иде.
Болай булдык без: каргыш тәдбире,
Елама, әнкәй – Ходай тәкъдире.


Фото:liveinternet.ru