Бәян

10.10.2018 №10(октябрь),2016

И, карак… (дәвамы)


Бәянны башыннан укырга:http://kazanutlary.ru/?p=6958

– Рәхмәт, абый, әнием чит кеше кулыннан әйбер алырга рөхсәт итми.
– Мин сиңа ят кеше түгел.
– Мин сезне белмим.
– Колхоз правлениесендә хисапчы булып эшләүче Мирсәет абыең булам.
– Минем анда булганым, сезне күргәнем юк.
Чатан Мирсәет кызга якынаерга икенче яктан омтылыш ясап ала.
– Исемеңне онытып җибәргәнмен.
– Ләйсән булам мин. Сезгә ул нәрсәгә?
– Ләйсән сеңлем, сумкаң да таушалган, күлмәгең дә уңган, Алсу апаңнан
калган булырга охшый. Сиңа акча бирим әле, өс-башыңны яңартып, ялтыравык
сумка алырсың, бу чүпрәгеңне ташлап.
– Ят кешедән әйбер алырга әни рөхсәт итми, дип әйттем бит мин сезгә. –
Олылар әйтә алмаслык җөмлә белән таныш түгел кешенең авызын томалаган
Ләйсән. – Гайнановлар сатылмыйлар. Мине тагын шулай урамда туктатсагыз,
Рәфикъ абыема әйтәм. Мин киттем.
Мирсәет, суга батканда теләсә нәрсәгә ябышырга әзер кешедәй, соңгы
дәлилен китерергә ашыга.
– Сеңлем, бер генә секундка туктап тыңла инде. Әйтим инде, мин чит-ят
кеше түгел, синең әтиең булам.
Боларның барысын да читән кырыена качып тыңлап торган шомран
Хәтимәсенең сөйләвенә караганда, Ләйсән тавыш күтәрмәгән, җылап
җибәрмәгән, бәйләнчек адәмнекенә охшаган сары-яшькелт күзләрен
бәйләнчекнең үзенә баккан да:
– Минем әтием Газиз, ул – Ватан сугышы батыры, шунда алган яраларыннан
мин туган елны үлгән, – дип, кистереп әйтеп, өенә юл алган. Акча гына ата
назын алыштыра алмый күрәмсең.
Әлбәттә инде, туры сүзлелеккә, бер нәрсәне дә әнисеннән, Рәфикъ, Әсхәт
абыйларыннан, Алсу апасыннан яшермәскә өйрәтелгән Ләйсән өйдә барысын
да түкми-чәчми сөйләп бирә.
– Әнием, мине урамда бер абый туктатып, конфет, акча бирәм, диде. Мин
берсен дә алмадым.
Ананың йөрәге жу итеп китте. Теге мәлгунь серне чишкән булса, эш харап,
аңа гомерлек борчу тудырырга мөмкин.
– Тагын нәрсәләр әйтте теге?
– Мин акчаны алмадым. Әллә саташканрак абзый инде, мин синең әтиең, ди.
– Син ничек җавап бирдең ?
– Минем әтием Газиз, ул – сугыш батыры, мин туган елны үлгән, дидем.
Утны-суны кичкән Зәйнәп авыр хәлдә калды. Авылда бер шәйне дә
яшереп булмасын күзаллаган ханымның алдакчы булып каласы да килми,
туу турындагы таныклыкта Газиз кызы дип язылган балага дөресен дә әйтеп
булмый.
– Кызым, дөньяда сәер, шаян кешеләр очрап тора. Чатан абзыең
шундыйларның берсе инде. Сине тагын шулай урамда туктатса, сөйләшеп
торма, исәнләш тә яныннан кит, дип Зәйнәп Мирсәет белән вакытында араны
өзгәнбез, тәки баланы тартып алыр иде, дип аерылышу мизгелләрен күз
алдына китерде.
Гаилә терәге булыр дип үстергән улының артык катгый, ике төрле уйлауга
урын калдырмый торган сүзен, кырыслыгын тыштан хупламаса да, эчтән аның
нык торуына теләктәш булуын тоеп, Зәйнәп хәлиткеч мизгелдә бәгыреннән
өзелеп төшкән улы ягын ала. Ир кисәгенә әйтәсе сүзләрен, сихерле бөти кебек
берничә көн кабатлап йөргәннән соң, галәмәт зур авызлы мич янына чакырып,
фикерен теленә ышанып тапшыра.
– Мирсәет Гаянович (үз өендә беренче һәм соңгы тапкыр атасының исеме
белән әйтүе), зинһарлап сорыйм, үпкәләмә дә, рәнҗемә дә, синең белән
гаиләбезгә ярдәмең тияр, балаларга ата булырсың, дип кушылган идем. Барып
чыкмады. Гаеплене эзләп, тирәнгә кереп тормыйк. Олы улым якын итмәгәч,
башка балаларым да сиңа ачык чырай күрсәтмәде.
Мин – картайган көнемдә алар кулына каласы кеше. Рәфикъның холкы
атасыныкы шикелле, кальбе кабул итмәсә, башыңны ташка бәрсәң дә, гөманын
үзгәртмәячәк. Үзең дә алдан күрүчән, хәйләкәр булдың, күперләреңне
яндырмадың.
– Минем күперләрем юк, – дип сүзгә кысыласы итте Мирсәет.
Тыңлап бетер дигән мәгънә салып, Зәйнәп кулын күтәрде.
– Өеңне саттырмадың, диюем. Син кем, Мирсәет, шыпырт кына шунда күчеп кит инде. Хурлыгы, сүзе барыбер миңа булыр. Истәлеккә күчтәнәчең
кала кебек, күңелем болгана, косасым килә. Адәм көлкесе, кырыкка җитеп
килгәндә, бала табып йөр инде.
Мирсәет, үзенә таяныч ноктасы елмайгандай, Зәйнәпнең соңгы җөмләсен
эләктереп ала.
– Ник бу турыда элегрәк әйтмәдең? Уртак сабыебыз хакына без бергә
яшәргә тиешбез!
Зәйнәп күперенке иреннәрен елмаюга тартым төстәрәк җәйде дә:
– Күңелең тыныч булсын! Минекеләр белән бергә үсәр. Икесе кул астына
кереп баралар инде. Мал-туарны карау алар өстендә.
Улының авызыннан төшкән халык сүзләрен аңлаган хәлдә дә кабатламыйча
кала алмады:
– Илдә чыпчык та үлми, диләр. Һәр адәм баласы дөньяга үз ризыгы белән
килә, дип тә ишеткән идем.
– Минем балам да ачлы-туклы яшәрме? – дигән Мирсәетнең сүзләрен
Зәйнәп колагына да элмәде.
– Сиңа киңәшем шул: җылырак, ягымлырак бул икенче яртыңа, аңа ышанып,
ышыкланып яшә, тапканың уртак булсын. Бигайбә!
Мирсәет үзе дә Рәфикъның астан сөзеп каравыннан шиңә барды. Үсмернең
көннән-көн ныгый килгән иңбашларын, йодрыкларын күреп, «мин ул маңкадан
курыкмыйм», дип үзен ышандырырга тырышса да, очрашканда куырылып
төште, начар төш кебек борчып торып гел күңеленә килде. Авылда тол
хатыннар, кияүгә чыга алмыйча утырып калган кызлар буа буарлык, дип үзен
юатып, аерылышканда, кабул ителгән гадәт буенча, үпкәләүгә охшатып, чыраен
чыткан булса да, җиңел генә котылганына сөенеп, үз өенә күчеп куйды.
Яңа ирен куып чыгаргач, балалар матди хәлләренең хөртиләнеп китүен
сизмәсеннәр дип, Зәйнәп үзен кызганмыйча, төрле эшкә алынып җигелде.
Бала табу ялына да бик азга гына чыкты, анда да җәй көннәрендә үз урынына
Рәфикъны җибәрә торган булды. Бөтен ышанычлары бәрәңге, кишер, суган
утыртылган бакчаларында һәм куе сөтле, мәгәр бик азгын, бер мөгезле, Чаланка
исемле сыерларында иде. Балалар кояшка тартыла барган саен, киемнәргә
ихтыяҗ арта торды. Зәйнәп, үзен гаепле кешегә санап, тешен шыгырдатып
түзде-түзде дә, һәр көнне ихтыяҗы чыгып торган вак-төякне, кирәк-яракны
алуга да акча юнәтә алмагач, үзе дә сизмәстән, олы улын битәрләп алды.
– Характерыңны күрсәтеп, күкерт кебек кабынмыйча, үзең акча эшли
башлаганчы булса да, Мирсәет абыеңны куып чыгармыйча түзсәң, мондый
мескен хәлгә төшмәс идек. Аңардан артмаса да тамгалап тора иде.
– Әни, мин сине аңладым. Быел укуымны тәмамлыйм да тәкә Хәлименә
тракторчы ярдәмчесе булып барам. Читтән торып, Чистайның механизаторлар
курсына укырга керермен.
Әнисенең газаплануын күрү Рәфикъка да бик авыр иде. Иң якын кешесен
кызганудан үз йөрәге дә сыкрана, чөнки ул гаилә кичергән кыенлыклар өчен
үзен гаепле итеп сизә. Ник шулай пырдымсызланды соң ул, Мирсәет шунда
аягын сөйрәп йөрсә, дөнья җимерелер идеме? Бер-берсен тапканнар икән,
яшәсеннәр иде шунда. Рәфикъ, күңеленең нечкәрүен сизеп, әнисенә җылы
сүзен ирештерүне кирәк тапты. Аның уйларын җырлагандай моңсу тавышы
белән янә әнисе бүлдерде.
– Юк, улым, укуыңны ташламыйсың. Урта белемне ал, аннан соң үзең
карарсың.Рәфикъ, әнисен ишетмәгән кеше сыман, үзенең күптәнге хыялын ярып
салды.
– Исән булсам, беренче получкамнан син кызыгып яшәгән, кәҗә
мамыгыннан бәйләнгән Ырынбур шәлен алып бирермен.
– Әй балам, балам, рәхмәт инде үзеңә, может, киләчәктә тормышыбыз
рәтләнер, гел болай булмас, әле бүгенгесен яшисе бар. Әйттем бит, лампага
салырга ярты литр карачиным, ике әчмуха чәем калды, сабын урынына
савытлар юарга ком кулланам… Әтиең үләр алдыннан, ничек тә балаларны
укытырга тырыш, безнең нәсел башлы булса да, уку эләкмәде, дип әйтеп
калдырган иде.


Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: wallpapercave.com