«Хәзинә» әдәби конкурсы

09.10.2018 10 (октябрь), 2018

Төркиянең беренче нефтьчесе — татар (документаль бәян/дәвамы)


Бәянны башыннан укырга: http://kazanutlary.ru/?p=48173

Мөһаҗир татарлар ярдәмчесе

Госманлы империясе заманнарында ук сәүдәгәрләр һәм юлчылар өчен корылган кәрвансарайлар, ягъни мәчете-мәдрәсәсе, кунып чыгарга бүлмәләре, кәрваннарны куярга, төяргә, мал-туарны сатарга базары булган комплекслар төзелгән. Урта Азия халыклары аларны кәрвансарайлар дип төзесә, Төркиядә исә «ташхан», диләр. Татарчалап әйтсәк, «ташханә», «таш бина» була.
Борынгыларның, кәрван күчсә дә, кәрвансарай урынында кала бирә,
диюләре хак. Истанбул үзәгендә, Госманлы империясе солтаны Мостафа
Өченче идарә иткән заманда, ХVIII гасырның икенче яртысында корылган
Лаләле мәчете янындагы Ташхан яныннан кәрваннар өзелмәгән, дип сөйлиләр.
Үзе исә чорлар җилендә әле яртылаш ишелеп, әле кабат төзелеп, әле тузып,
әле яңарып тора бирә.
1970 елларда бу бина шәхси эшмәкәрлеген оештырган эшкуарларны үзенә
туплады. Истанбулның гөрләп торган бер сәнәгать үзәгенә әйләнде ул. Төрекләр
күбрәк тукыма җитештерү, ягъни текстиль белән мәшгуль булдылар. Шушы
урын эшкә һәвәс, тырыш, алтын куллы мөһаҗир татарларны да үзенә тартты.
Биредә урнашкан йөзләп ательеның уннан артыгын татар кешеләре оештырып
җибәрде. Кайберләре бер генә түгел, берничә эш урынына хуҗалык итә
башлады. Нәкъ менә шушы ательелардан Төркиядә беренче мәртәбә ясалган
әйберләр тарала башлады. Диңгездә су керер өчен «үрдәк аягы», йөзүчеләр,
тимерчеләр, солдатлар өчен махсус күзлекләр, ханым-туташларга төрле чәч
кыстыргычлары, музыка уен коралы – тимер кубызлар ясауны татарлар кертеп
җибәрде. Кәбир Канбир, Сабри Шәнәр, Мәхмәт Хулуси Акчура, Шабан Байкал,
Гакиф Аблай, Мөхәммәтҗани Ваккас, Аднан Аблай, Мәхмәт Өлкәр кебек
татарларның ательеларында эш төнлә дә туктамады.
Шәхси оешма хуҗалары үзләре янына күбрәк татар авылларында яшәгән
милләттәшләрен чакырып, аларны эшле итәргә тырышалар иде. Шуңадыр да,
эшчеләрнең туксан проценты татарлар булды.
Шул данлыклы Ташханга илтә торган Фәтхи бәй урамында Османия
Корыһөйүк татар авылында туып-үскән Мәхмәт Хулуси Акчура ательесы
урнашкан.
Ташхандагы берничә ательега хуҗа Кәбир Канбир, гадәттә, дустының эш
белән мәшгуль олы малае Якупка: «Әй, энем, эшлисез дә эшлисез, акча җыеп
нишлисез?» – дип, тәрәзәдән карап кына шаяртып китә иде. Монысында эчкә
узды. Мәхмәт Хулуси үзенә шәһәргә килеп урнашырга ярдәм иткән танышын
ачык йөз белән каршы алды.
Алар хәл-әхвәл белешеп торган арада бүтәннәр өстәлде. Тумышы белән
Башкортстан якларыннан булган, Истанбулның башка бер тарафында
кибет тоткан Мәхмүт Ураллы килеп җитте. Төркия Республикасында латин
графикасын өйрәтүче тәүге укытучылардан саналган, Оренбург татары Садыйк
Таргул да озак көттермәде. Аның артыннан тагын берничә кеше күренде… Менә
шушы эшкуар һәм мөгаллим татарларга бөтенләй үзгә өлкәдә дан казанган
нефтьче инженер Кәмал Локман кушылды. …Кәмал бәй читтә яшәүче татарлар белән инде иң мәшһүр лидерлары, язучы Гаяз Исхакый исән вакыттан бирле әвәрә килә. Исхакый татарлар җәмгыятен
җитәкләүне Кәмал бәй дәвам итәр дип уйлаган иде. Әмма ул вакытта хөкүмәт
кануннары дәүләт хезмәткәрләренә җәмгыять җитәкчесе булуны тыя иде.
Әлбәттә, ул, нефтьче инженер, кара алтын чыгару эшләрен башлап йөрүче
дәүләт хезмәткәре буларак, иҗтимагый-сәяси эшләр башында тора алмаячагын,
ә оешмага ярдәмче буларак күбрәк файда китерәчәген аңлады.
1954 елда ук чордашлары ясаган тәкъдимне кырт кисүе, кабул итмәве шул
сәбәпле. Җавабын ачыктан-ачык әйтте:
– Мин ярдәм итәчәкмен… Ләкин рәсми хезмәткәрләргә сәяси эшләр белән
мәшгуль булу катгый тыелган өчен, мондый бер вазифаны өстемә ала алмаем.
Бу мәсьәләне Исхакый, үлеменә бер атна кала, 1954 елның 15 июлендә кабат
кузгатты. Ул чакта дуслары Гали Акыш белән икесенә сүз катты:
– Кәмал бәй, син минем урынга килерсең, Гали, син аның сәркатибе
булырсың.
Гали үзенә ышанып тапшырылган вазифага алынды. Кәмал исә бу вакытта
эндәшми калуны хубрак күрде. Чирленең хәле авырайганны күрә торып, бәхәс
кузгату урынсыз иде. Алга таба исә, җитәкче ярдәмчесе буларак, даими рәвештә
татарлар белән аралашып, аларга ярдәм кулы сузып яшәде. Үзе эшләгән нефть
өлкәсенә татарларны җәлеп итүе аларны эш белән тәэмин итәргә тырышудан
иде.
Яшүсмер чагына аяк басарга өлгергәнче үк, якыннарыннан аерылу, ялгыз
башы чит җирләрдә күргән авырлыклар, мохтаҗлык кыенлыклары – болар
берсе дә эзсез узмады. Газапларны үзе татыган кеше генә башкаларның хәлен
аңлар, диюләре хак. Шуңадыр, чит җиргә аяк баскан төрки милләт балаларына
мәрхәмәтен кызганмады ул. 1953-1970 елларда Кытай һәм Япониядән килгән
мөһаҗир татарларга кылган изге гамәлләре бихисап булды.
Бәлки, Кәмал бәй, эшем күп, иңнәремә дәүләткүләм зур җаваплылык
салынган, фәнни белгечләр белән башкарасы тикшеренүләрем бихисап, дисә…
Аның сәбәпләрен бүтәннәр аңламаслар идеме әллә?! Барыбер ул җитешә
алганча очрашуларга йөрергә тырышты, милләттәшләреннән читтә тормады,
аннары бергәләп татар авылларына сәяхәткә дә барды әле…
Үзенә ярдәм иткәннәрне дә һич онытмады, «Садри Максуди Арсалның
Сорбон университетындагы соңгы дәресе» дигән мәкаләсен ул остазының
вафатына алты ел тулу уңаеннан язды. Үзе тыңлаган дәрес сабагын һәм
хакыйкатен киләсе буыннарга җиткерәсе килде, ахры. Бу үзенә күрә, Йосыф
Акчура, Исмәгыйль Гаспралы, Гаяз Исхакый, Садри Максуди кебек бөек
шәхесләрнең изге гамәлләрен, гыйлемнәрен, рухи көчләрен дәвамлы итүнең
бер алымы иде.
Дөрес, төрки халыкларның тормышына, мәдәниятенә, иҗтимагый һәм
сәяси фикерләргә багышланган мәкаләләре санаулы гына, язганнары күбрәк
геология-география, инженерлык кебек төгәл фәннәрне колачлады. Ләкин,
шунысы хак: милли хисләрен аңлатканда да, төгәл мантыйкны сакларга,
фикерләргә омтылды.
«Милләт тойгысы югары дәрәҗәдәге бер хиссият буларак беленер. Бу
хиссият нормаль заманнарда тынычтыр. Сулаган һава кебек, аның барлыгын
да абайламыйбыз. Бер куркыныч булса, милли тойгылар инсаннарга каршы
торырга бер көч бирә. Органик бербөтенлек синтетик уңышка ирешү теләген
ярата… Милләтчелекне аңламаган яки аңламаучылар кебек күренгәннәр миллиятчелекнең кирәклеге булмаганын әйтәләр һәм гуманизмга сарылалар.
Аларга күрә, милләт арадагы кирәксез бер элементтыр. Асыл булган –
инсанлыктыр. Моңардан милләт аңын вә миллиятчелек фикерен читкә куеп,
бар инсаннарны бертигез ясарга кирәк, дип әйтәләр. Бер караганда, бу бик
уңайлы, үзенә җәлеп итә торган фикер кебек күренә. Ләкин бу фикер дөрес
һәм реаль түгел. Чөнки милләтләрне юк итү мөмкин түгел. Бер җәмгыять
эчендә гаилә ничек кирәкле һәм реаль аң яки фикер исә, кешелек дөньясы
эчендә милләт шулай ук. Бүген дөньяның иң алга киткән өлкәләренә караганда,
боларның милләт булганын күрәбез. Франция, Англия, Япония…»
Шул ук вакытта Кәмал Локман үз юлын ярды, җир асты байлыкларын
өйрәнүдә, файдалануда яңадан-яңа уңышларга ирешеп, бөтен тырышлыгын
шушы өлкәне үстерүгә багышлады. Энә белән кое казыгандай гыйлем туплады,
тикшерде, җир асты байлыкларын эзләде, тапты. Гомере буена берьюлы күп
төрле тармакларны тартып барды.
…Истанбулның тарихи үзәгендә якынча утыз квадрат метр мәйданлы
ательега төрле чор мөһаҗир татарлар нигә җыелды соң? Әлбәттә, Ташхан
тирәсендәгеләрне эшкуарлык берләштерә. Үзара ярдәм итешеп, киңәш
корып эшләү чит җирләрдә югалып калмаска, гаилә тормышын тартырга,
балаларын туендырырга ярдәм итә. Сәүдә һәм көнкүреш элемтәләрен
бабаларыннан калган бер гореф-гадәт итеп нык тотарга тырышалар. Ә
менә Хулуси ательесына җыелуларының тагын бер мөһим сәбәбе бар. Бу
вакытта татарларның Идел-Урал җәмгыятен нәкъ менә ул җитәкли. Һәм
шул сәбәпле, актив җәмәгать әгъзалары өчен аның эш урынына килеп
фикерләшүләр гадәти хәл. Төркия кануннары таләп иткәнчә, җәмгыять
исемен үзгәртергәме? Истанбулда калган һәм авыллар корып яшәгән
татарлар белән ничек күрешергә? Корбан ашын ничек уздырырга? Татар
авылларына сәяхәтләрне кайчан башларга? Бу очрашуда да сөйләшүләре
шактыйга сузылды…


Документаль бәянның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 Фото: wikimapia.org