Юбилейлар

09.10.2018 10 (октябрь), 2018

Каләм алса – уй салыр!


ДАНИЛ САЛИХОВКА 60 ЯШЬ

Театр дөньясында актёрлыктан драматурглыкка күчкән шәхесләр бик ишле һәм бу табигый дә. Габдулла Кариев, Таҗи Гыйззәт, Галиәсгар Камал, Туфан Миңнуллин,
Рабит Батулла, Әмир Камалиев, Фәнәвил Галиев, Гафур Каюмов һәм, әлбәттә, хәзерге
татар драматургиясен әйдәп баручы әһле каләмебез Данил Салихов – профессиональ
актёрлар өммәтеннән. Бүгенге көндә аның төрле театрларда кырыкка якын пьесасы
куелган. Ә күпмесе әле үз вакыты җиткәнен көтеп ята…
Драматурглар арасында төрле жанрларда эшләүче әдипләр дә җитәрлек. Шәриф
Камал, Илдар Юзеев, Аяз Гыйләҗев, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Мансур Гыйләҗев,
Хәбир Ибраһимовлар… Бу хөрмәткә лаеклы язучыларыбызның нинди киртәләр,
каршылыклар, язылачагының асылына төшенә алмаулар аша драма жанрына интегеп
килүләрен аңлар өчен, олуг язучыбыз Илдар ага Юзеевның: «Мин көнләшәм сездән
(бу очракта – Данил Салихов белән Рәдиф Сәгъди. – Р.С.), сез, актёр буларак, сәхнә
законнарын яхшы белү сәбәпле, турыдан-туры драматургиягә кереп киттегез, ә минем
исә, театр сәнгатен яратучы буларак, егерме елдан соң гына әсәрләрем сәхнәдә куела
башлады…» – дигәнен хәтергә төшерик. Әйе, драма ул – математика кебек четерекле
фән, фәлсәфи фән, аның сөйләме дә үзгә, тормыштагы кебек, вакыйгаңны конфликтка
корып, идеяңне үстерә алырга өйрәнәсең икән, бәлкем синнән пьеса язучы да чыгар!
Һәммәсе дә үҗәтлегеңнән, талантыңнан тора…
Данил Салихов – минем күз алдымда актёр да, драматург та булып үскән шәхес. Бер
чорда театр училищесында уку, соңрак бер сәхнәдә уйнау безнең араларны якынайтты,
бер театрда актёр булып эшләгәндә, шактый аралашып киттек, дисәм, дөрес булыр.
Данил Салиховның иҗат юлына кереп китүе Актаныш районының Киров совхозы,
күрше-тирә авылларда сәхнә тотуы, җырга һәвәслегеннән башлана. Ул 1976 елны
Казан музыка училищесына вокалистлар группасына укырга керә. 1979 елны даһи
сәнгатькәрләребез җыйган милли театрларга кадрлар әзерләү курсына күчә. СССРның
халык артистлары М.Сәлимҗанов, Татарстанның халык артистлары А.Хәйруллина,
Н.Гәрәева, И.Хәйруллиннар аларны сәхнә серләренә өйрәтә. Бу төркемнән Академия
театрының күренекле режиссёры, Г.Тукай премиясе лауреаты Фәрит Бикчәнтәев,
драматург Гафур Каюмов, театр директоры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән Роберт
Мортазин, Татарстанның халык артисты Венера Шакировалар чыкты. Сәнгать
мәктәбен тәмамлагач, Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә дистәгә якын
спектакльләрдә төрле холыктагы рольләрне башкарды ул. Зур талант иясе Д.Сираҗиев
1983 елда куйган «Алмазбулат» пьесасында (авторы – Ю.Сафиуллин) – төп роль
Алмазбулат; чит ил классикасы «Причуды Белисы»да (Лопе де Вега) – Пруденьсью
(1983). Бу әсәрне Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән иде. Шулай ук М.Горькийның
«Минем университетларым» (1984) спектаклендә Студент роле. Режиссёры – даһи
Празат Исәнбәт. Озакламый язмыш безне кабат күчмә театрда, ягъни К.Тинчурин
исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәсендә очраштырды. Биредә дә ул кыска
гына вакыт эчендә дистәдән артык образ тудырып, язучылыкка кискен адым ясарга
нигез салды, 1987 елны Празат Исәнбәт режиссёрлыгында аның беренче пьесасы –
«Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» дөнья күрде. Төп роль Дамирны мин фәкыйрегезгә
бик озак еллар төрле төбәкләрдә, Урта Азиядәге республикаларда да уйнарга туры
килде. Фаҗигале мәхәббәткә багышланган бу әсәрне халкыбыз җылы кабул итте.
Пьеса мәкерләрдән сак булырга, кешелегеңне югалтмаска өнди. Әкренләп, булачак
драматург шул тарафка юнәлеш алды. Актёрлык хезмәтен дә ташламыйча, бер-бер артлы яңадан-яңа әсәрләр иҗат итә башлады. Баш-аягы белән олы сәнгатькә кереп
китте. 1987 елда Т.Гыйззәтнең М.Сәлимҗанов куйган «Ташкыннар» драмасында –
Басарый; 1991 елны Ш.Хөсәеновның Марсель ага сәхнәләштергән «Әни килде»сендә
– Инсаф, Т.Миңнуллинның 1988 елда куелган «Гармун уйный беләсезме?»сендә Наил
ролен башкарды, режиссёры да Туфан ага үзе иде. Яңадан-яңа пьесалары да бер-бер
артлы сәхнәдә калка башлады. 1989 елны Исламия Мәхмүтова тарафыннан куелган
«Яшьлек хатам, йөрәк ярам» дигән драмасы сәхнәгә менде. «Капчыктагы Мәгъфия»
комедиясе Башкортстанның Сибай дәүләт театрында дөнья күрсә, «Пуля» дигән әсәре
тамашачыны психологик тирән кичерешләр аша тетрәндерде. Данил Салиховның
күп кенә әсәрләре Минзәлә, Уфаның «Нур», Туймазы, Стәрлетамак, Оренбург
театрларында, Дагыстанның «Ногай» театрында озын гомерле булдылар. Аның
пьесаларына бәя биргән әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов: «Тормыш-чынбарлыкның
төрле якларын иңләп алган, жанр формалары байлыгына йөз тотып, сурәт-чараларның
бай палитрасын файдаланып иҗат иткән пьесаларда кеше шәхесенә тирән ихтирам,
халкыбызның язмышы өчен борчылу, аның бүгенгесен һәм киләчәген матур, якты итеп
күрү теләге чагылыш таба… Cугыш вакыйгаларының кеше язмышларында тирән эз
калдыруын чагылдырган «Узып барышлый», «Өзелгән йөзем» драмалары күпсанлы
тамашачыларны сөендергән, драматургның иҗат йөзен билгеләгән әсәрләреннән
санала. «Узып барышлый» моңсу драмасы бүгенгебезнең ачы хакыйкатен ачып бирүе
белән игътибарны җәлеп итә. Асылына «Адәмнәр ни өчен кешелек сыйфатларын
югалта?!» дигән сорауга җавап эзләү салынган», – дип билгеләп үтә үзенең «Рухи
таяныч» китабында.
…Әлбәттә, язучының тормышында, драматургия юлына кереп киткәндә,
каршылыклар да очрады. Башлангыч чорында ук, әйтик, беренче әсәре – «Туй
күлмәгем – соңгы бүләгем»не театр сәхнәсенә әзерләгәндә, зур көрәш барды. Күчмә
театрда кайберәүләр, көнләшеп тә, явызланып та, аяк терәп каршы тордылар. Алар
басым ясаган саен, татар яшьләре, шулай ук сәхнәгә яңалык кертергә тырышып
йөргән өлкән буын вәкилләренең дә яклавы көчәйгәннән-көчәйде. Әсәрне куярга
ризалык биргән Празат Исәнбәтнең: «Драматургиягә яшьләрне чыгарырга кирәк,
югыйсә, тагын бер ун-унбиш елдан, яза алырлык кеше калмаска мөмкин», – дигән
сүз-фикерләре дә үз ролен уйнады. Инде бер-бер артлы иҗаты чәчәк ата барган әдип,
тагын шаккатырып, театр эчендәге ыгы-зыгы, интригалардан туеп, икенче юлдан китте.
Язучылар берлегенең әдәби фонд директоры да, ТАИС җитәкчесе дә булып эшләде
Данил. Бүген 360тан артык әгъзаны берләштергән Татарстан Язучылар берлеге рәисе
булуы да аның «универсаль солдат» икәнлеген күрсәтә.
Гаилә корып яши башлавының беренче елларында ук, ул, Орловка ягыннан җир
алып, үз кулы белән дача-бакча төзеде, мунча, сарай салып куйды. Күпләр икеләнеп
торганда, ишәеп барган гаиләсен интектермәс өчен, кооператив фатир алып, үзе
хуҗа булып, үз почмагында яши башлады. Бусы да – кискен адымнар ясарга яратучы
Данил иде!
Ул да түгел, велосипед алырга гына хәлләреннән килгән артистларны шаккатырып,
«Запорожец» автомобиле дә юнәтте. Дөрес, бер килеп туктаса, без этеп җибәрмичә
кабынмый торган иде ул, әле үрләсә дә, «пах» та «пых» кара төтен атып, безнең
йөзләрне корымга батырып китеп бара торган иде.
…Бүген исә Данил әфәнде безнең илнекен генә түгел, чит төбәкләрдән кайткан
техникаларны да, кирәк булса, үзе сүтеп җыя. Аның язган пьесаларында да ошбу
хәлләр вакыт-вакыт тиешле урынын таба, көлкеле ситуацияләр тудыра. Төрле жанрда
иҗат ителгән «Ак күгәрчен», «Гыйлаҗ тәрәзәләре», «Өзелгән йөзем», «Язмыш»,
«Узып барышлый», «Көттереп килгән яңгыр», «Мөгез», «Бәхетеңне кәҗә сөзсә»
һ.б. пьесалары тематик төрлелек, күтәрелгән җитди проблематика, психологизм,
кулланылган сәнгать алымнары белән башкалардан аерылып тора.
Драматургка зур уңыш алып килгән, Әлмәт дәүләт театрында Камил Вәлиев
сәхнәләштергән әсәрләренең берсе – «Чукрак» драмасы. Ул татар авылы мисалында
1917 елгы инкыйлаб, дингә каршы көрәш, мәчет манараларын кисү, гражданнар
сугышы, Сталин репрессияләре һәм 1990 елларда, кабат кире кайтып, авылларда, шәһәрләрдә яңа мәчет манаралары калкуын – шулар аша халкыбызның фаҗигале
язмышын чагылдыра.
Бүгенге көндә пьеса язып караучылар күп. Ләкин, төпле режиссёр кулына эләкмичә,
профессиональ театрда әсәре куелмыйча, хет әллә нинди әсәрләр яз, әмма да сине
драматургка санаучы табылмаячак! Бу жанрны сәхнәдән карасаң гына, тулаем бәя
биреп була. Режиссёр аңа җан өрә, актёрлар уены аны яшәтә, декорация, ут-музыка
ярдәмчел тәэсир чарасын үти. Шулай итеп, буш урында күпмедер вакытка тормыш
кайный башлый. Тамашачы үзе дә, онытылып китеп, шунда кайнаган вакыйгалар
арасына кереп чума, күпмедер вакыт яшәп ала. Кызыклы урыннарда көлә-сөенә ул,
фаҗигале-кайгылы җирләрендә күз яшьләрен түгә. Ун меңләгән, йөз меңләгән кеше
карый уңышлы язылган әсәрләрне, шуңа күрә дә дәүләт театрларында куелган һәр
пьеса бер китап чыгаруга тиң. Күренекле театр белгече Дания Гыймранова, гомумән,
безнең буын драматургларын аермый, тиң күрергә тырыша иде. Ул шулай ук Данил
Хәбибрахман улын да ихтирамлап, болай дип язды: «Без аның пьесаларында бүген
тирә-ягыбызда йөргән каһарманнарны күрәбез. Алар авыл-бистәләрдә безнең арада
яшиләр. Ләкин, автор көнкүреш язучысы дип кенә тамга салып булмый. Аның
әсәрләрендә оригиналь сюжетлар һәм көтелмәгән ситуацияләр, хәтта фантастик
элементлар да калкып чыга… Тормыш мәзәкләре аша ул безнең яшәешебездәге иң
мөһим булган дәресләрне тамашачыга җиткерә. Караучыга нык басым ясамыйча гына,
җиткерәсе фикер-сүзен үзенчә тасвирлый».
Әлбәттә, киләчәк буынга мирас итеп калдыру өчен, ташка чоку да кирәк. Ягъни пьесалар
җыентыгын чыгару мөһим. Данил Салихов та – куелган-куелачак әсәрләрен туплап, 8 китап
чыгарган автор. Дөрес, берсе аның Башкортстан язучысы Наил Гаетбаевның кәмитләрен
туплап, Данил Салихов тарафыннан татар теленә тәрҗемә итеп чыгарылган.
Миңа төрле конкурсларда жюрида утырырга туры килә. Меңләгән үзешчән сәнгать
театрларыбыз бар. Ул конкурс-чараларда катнашучылар һәр ел саен Данилның ике-өч
әсәренә туктала. Уйнарга да, куярга да җиңел, диләр үзешчән сәнгать режиссёрлары.
Шулай булуына иманым камил, чөнки автор, актёр буларак, һәрбер ролен күңеленнән
үзе уйнап карап, күзаллап яза. Сәхнә кануннарын яхшы белү, әсәрне кирәкмәгән
диалоглардан арындыруга ярдәм итә.
Чит ил, рус, татар драма әсәрләренең җәүһәрләре белән мәктәп елларында ук
кызыксынган, театр училищесында укыганда өйрәнгән, соңыннан зур сәхнәләрдә шул
әсәрләрдә рольләр башкарган Данил Хәбибрахман улының тәҗрибәсе җитәрлек бүген.
Тырышлыгы хәттин ашкан. «Балта тотса – йорт салыр, каләм алса – уй салыр шәхес
ул!» Хезмәтеннән буш чагында да тик тормас җан. Ашыт елгасы буендагы йортына
кайтса, хуҗалыкта эш бетәме? Өстәвенә, биләмәсендә бал кортлары үрчетә! Шулар
белән кайнашып ял итә, егәр туплый. Ә умартачылык белән шөгыльләнү – татлы
мәшәкать кенә түгел, үзе зур сәнгать! Данилны кайчагында шул тырыш бал кортлары
белән чагыштырырга була! Тынгысыз, тырыш! Теләсә, колхоз рәисе, район җитәкчесе
булып та уңышлы эшли алыр иде. Кулыннан хуҗалык өчен мөһим бөтен эш килә.
Ләкин ул зур сәнгатьне һөнәр итеп сайлаган! Бу өлкәдә дә җиң сызганып эшләвең
зарур! Затлы әсәр тудыру төрле объектив детальләр эзләү, янәшәңдә кешеләрнеһөнәрмәннәрне
күзәтү, сөйләм-холыкларын кәгазьгә төшерә алу, аны бер тулаем идеягә
кору киң итеп фикер йөртә белүне сорый. Драматург та, бал кортлары кебек, тамчылап
төзи үзенең әсәрен. Ошбу изге җан ияләре кәрәзле оя корган кебек үк, әсәргә дә олуг
хезмәт салына, кәгазьдә тормыш вакыйгасы оеша башлый. Бал кортларына төрле
чәчәк кирәк булса, драматургка исә бертуктаусыз баш миен эшләтү мөһим. Ятсаң
да, торсаң да, трамвай-троллейбус, метро-автобуста барсаң да, бертуктаусыз уйлану
зарур әдипкә! Күренекле драматург Данил Хәбибрахман улының күңеле тулы, башы
тулы яңадан-яңа уй-фикерләр, идеяләр! Шуның аһәңе буларак, премьералардан соң,
бал татыган кеше кебек, иҗат ләззәте кичерә ул! Ошбу иҗат ләззәтенә өстәп, дустымкаләмдәшемә
бәрәкәтле тынгысызлык та телим, бергә-бергә газиз халкыбызга ихлас
рәвештә хезмәт итәргә насыйп әйләсен!


Фото: «Казан утлары» архивыннан