Яңа исемнәр

08.10.2018 10 (октябрь), 2018

Әкиятсез балачак (повесть/дәвамы)


Хыял

Күрше бүлмәдә берәүнең сулкылдап елаганы ишетелде. Йөрәк жу итте. Нәрсә булды икән? Барыбыз да шунда атылып барып кердек. Караватның почмагында, куллары белән тубыгын кочаклап, башын түбән игән Рөстәм утыра иде. Ул детдомда икенче ел гына яши. Бишенче класста укый. Малайның чем-кара күзләрендә һәрвакыт ниндидер сагыш чагылгандай. Аның елмайган чагын бер дә күргәнем юк.
− Рөстәм, нәрсә булды? Нигә елыйсың? – Без малайны тынычландырырга
тырыштык.
− Йә, берәрсе тидеме әллә? – Шешенеп беткән малай һаман селкенә-селкенә
сыктавын дәвам итте.
− Кем тукмады?
− Әйт әле миңа, хәзер измәсен изәм, − дип, малайларның зуррагы,
кесәсеннән чыгарып, кәнфит сузды. Әмма Рөстәм башын күтәреп тә карамады.
Шулчак шар итеп ишек ачылып китте дә, бүлмәгә тәрбиячебез Рәйфә апа
атылып килеп керде.
− Монда нинди тавыш! Чак читкә китәр әмәл юк, тотынасыз үтерешергә.
Яныгыздан китми, сезне каравыллап утырыйммы? Үземнең дөньям юкмыни?
Сыерларым акырыша. Кеше баласын кеше итәм дип, үземнекеләрне күргән дә
юк. – Тәрбиячебез, көрәктәй йодрыгы белән чигәбезгә менә-менә тондырам
дигәндәй, омтылып-омтылып безгә зәһәр итеп карады. – Йә, кемнең кулы
кычытып тора? Хәзер бәләкәйләргә көчегез җитәме?
− Юк, апа, без тимәдек.
Рәйфә апа алга атлады да каты үкчәле итеге белән идәнгә шакылдатып
басты:
− Алдашмагыз! Тиктомалдан кеше елыймы?
− Үзебез дә елаган тавышны ишетеп кенә кердек. Рөстәм үзе генә утыра
иде. Ә нәрсә булганын без дә белмибез…
Рөстәм – йомыграк малай. Детдомга килгәч тә, авызына су капкандай,
бер сүз дә эндәшми йөрде. Исемен сорасаң да, кайдан килгәнен белешсәң дә,
йә башын ия, йә бөтенләй ишетмәмешкә салыша. Әллә телсезме икән дип
аптырашып куйдык. Ул акылга бертөрле шикеллерәк дигән хәбәр дә йөрде.
Соңыннан гына ишеттек. Тәрбиячебез сөйләде. Рөстәмне нәни генә көенә
буранлы көндә чүплек яныннан урам себерүче табып алган. Песи тавышы
ишетелгәнгә барып караса, төргәктә сабый ята, ди. Үзе белән бер документы да
булмаган. Ул тәүдә сабыйлар йортында, соңыннан приютта яшәгән. Мәктәптә
укый башлагач кына детдомга күчергәннәр.
Күпме генә тырышсак та, малайның исемен барыбер белә алмадык. Ә аңа
ничектер эндәшергә кирәк иде бит. «Аның исеме Рөстәм шикелле», − диде
берәү, зур ачыш ясагандай.
Шулай итеп, яңа гына килгән малайны Рөстәм дип атадык. Алай эндәшсәк,
ул да безгә игътибар итә. Айдан артык вакыт үткәч, малай җайлап кына
сөйләшә башлады.
Тик документлар килгәч, барыбыз да аптырашта калдык. Малай Рөстәм
түгел, ә Илнур Буранов булып чыкты. Исемен – табып алган кеше хөрмәтенә,
ә фамилиясен ажгыр буранлы көнгә бәйләп кушканнар икән!
Детдомда бирелгән исемгә ул да, без дә өйрәнгән идек. Барыбер Рөстәм
дип йөрттек.
Бер заман шундый хәл булды…
Төштән соң, ашап алгач, Рөстәм каядыр юкка чыга. Сәгатьтән артык
йөреп, күңеле күтәрелеп кайта. Бу хәл еш кабатланды. Малайның нәрсә
белән булышканын беләсем килде. Шуңа, сиздерми генә, аны күзәтергә
булдым.
Менә Рөстәм балалар йортыннан чыкты. Шунда ук уң якка борылып,
туп-туры каенлыкка юнәлде. Мин шым гына артыннан бара бирдем, ул моны
шәйләмәде дә. Урман эченә төпкәрәк үткәч, малай сомгыл гына каенны
кочаклады да нидер пышылдарга тотынды. Күпме тырышсам да, барыбер
авызыннан чыккан сүзләрен ишетә алмадым. Озак кына шулай каенга ниндидер
серен сөйләде. Рөстәм берчә күккә карап елмайды, берчә аккан күз яшьләрен
сөртеп алды. Мин, комачауламаска тырышып, ипләп кенә кайту ягын карадым.
Шул арада малай мине шәйләп калды. Көтмәгәндә, урманда бүтәнне күргәч,
сискәнеп куйды, йөзе үзгәрде.
− Агай, син бу турыда беркемгә дә сөйләмә инде. – Рөстәмнең тәүге сүзе
шул булды.
− Ярар, әйтмәм. Ә син монда ялгызың нишләп йөрисең?
− Детдомда мин уйларымны сөйләргә куркам. – Уңайсызлануы малайның
йөзенә чыккан иде. Иреннәре калтырап, гаепле тавыш белән җавап кайтарды.
– Берәүгә әйтсәм, азак аптыратып, бөтен кешегә сөйләп йөриячәк. Ә шушы
каенкай миңа тугры. Аңа бөтен серләремне сөйли алам. Ни өчендер урманда
гына үземне иркен тотам. Монда килсәм, рәхәтләнеп хыяллана алам, киләчәгем
дә күз алдына килеп баскандай тоела.
− Ә ниндирәк хыялың бар соң? – дип, кызыксынуымны дәвам иттем.
− Абый, беләсеңме, киләчәктә зу-у-ур кеше буласым килә! – Малайның
күзләре очкынланып китте. – Менә мин Уфа урамыннан атлап китеп барам.
Кулымда – кара төстәге портфель, өстемдә – күз явын алырлык костюм, ак
күлмәк, хәтта галстук такканмын, ә инде ботинкам әллә каян көзге кебек ялтырап
тора. – Теләкләрен әйткәндә, малай калкынып киткәндәй булды. Үзен чынлап та
шушы минутта зур җитәкче итеп тойды шикелле. – Таныганнары туктап исәнлек
сораша, хәл-әхвәл белешә. Ә мин, шатланып, атлавымны һаман дәвам итәм. Бу
дөньяда миннән дә бәхетлерәк кеше юктыр. Өйдә кайтуымны түземсезләнеп
кәләшем белән балам көтә… – Шулчак Рөстәм тынып калды да елап җибәрде.
− Ярар, елама инде, тынычлан. Барысы да синеңчә булачак, мин әйтте
диярсең. Барысы да алда бит… Малайны шулай юатырга тырыштым.
− Анысы шулай да… Тик өйдә балаларым нәнәсен таптыра башласа, нәрсә
дип әйтермен?
Рөстәмне юатырлык бер сүз дә таба алмадым. Аның хәлен яхшы аңлыйм
да, тик ни хәл итәсең. Үз әти-әнием үлгәнгә дә байтак еллар үтте. Ә шулай
да Рөстәм миннән күпкә бәхетлерәк. Аның әтисе дә, әнисе дә бар, диләр. Тик
улларын таба алмый гына йөриләрдер. Бермәл очрашырлар әле.
− Ә шулай да өметемне өзмим, Ильяс агай. – Малайның йөзе яктырып
киткәндәй булды. – Мине барыбер детдомнан килеп алачаклар. Чак кына
көтәргә кирәк.
− Әйе шул, синең кебек акыллы малайны ничек килеп алмасыннар ди!
− Кайчанрак килерләр икән? Алар килгән чакта лагерьда булып калмасам
ярый да ул. Югыйсә, таба алмый йончып бетәрләр. Мине күрмәсә, әниемә
кыен булыр. – Малай иркенләп сөйләргә тотынды. – «Әни» дигән сүзне күптән
әйткәнем юк. Ул сүз хәзер ничек әйтелгәнен дә оныта башладым. Шуңа кеше
юкта гына урманга, каен алдына килеп, «әни», «әти», дип әйтеп карыйм. Бик
матур сүзләр, әйе бит, абый! – Малай яшьле күзләре белән миңа төбәлде.
Шуннан теге сүзләрне янә кабатлады. – Әти, әни, мин сезне яратам!
Рөстәмнең сүзләре йөрәгемне өтеп алгандай булды.
− Тик бу турыда берәүгә дә сөйләмә инде, − дип үтенде кабат.
− Ярый, ярый.
Без әкренләп кенә детдомга таба атладык.
…Караватта елап утырган Рөстәм тынычлангандай булды. Без дә, тәрбияче
дә, сәбәбен белмичә, бүлмәдән чыгарга ашыкмадык. Малай башын калкытты
да, туктаусыз елаудан кызарып беткән күзләрен сөртеп, безгә карады.
− Ыж-ди, ыж-дии… − дип, нәрсәдер әйтергә теләде дә әйтеп бетерә алмады.
Без аптырап калдык. Тагы да ныграк елап җибәрде. − Йә, тынычлан инде. Телисеңме, сиңа бейсболкамны бирәм. – Яңарак кына
туганнары алып килгән әйберне классташым аның башына кидерде. Берәү
стакан белән су алып килгәч, шуны эчеп, бераз тынычланды Рөстәм. Тынып
торганнан соң, елавының сәбәбен аңлата алды:
− Телевизордан гел «Жди меня» тапшыруын карадым. Берсен дә
калдырганым юк, − диде, үпкәләгәндәй мыш-мыш итеп, малай. – Нигәдер
кешеләрне гел кемдер эзли, шуны табалар да. Менә баягы тапшыруда да бер
малайны әнисе табып, кочагына алды. Телевизор аша мине дә эзлиячәкләр дип
гел хыялландым. Тик ни өчен мине беркем дә эзләми икән? Берәүгә дә кирәк
түгелмен микәнни инде…
Бүлмәдә авыр тынлык урнашты.


Повестьны башыннан укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=47922
  2. http://kazanutlary.ru/?p=48001
  3. http://kazanutlary.ru/?p=48125

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: pixabay.com; PublicDomainPictures