Афиша, Татар матбугаты

08.10.2018

Казанның ике мәдәни үзәгендә ике атна дәвамында үзешчән театр спектакльләре күрсәтелә


Татарстан Мәдәният министрлыгының 2018 елга төп чаралары планы нигезендә, 8-14 октябрьдә — Казанның  Ленин исемендәге һәм 15-21 октябрьдә “Юность” мәдәни үзәкләрендә Шамил Закиров исемендәге “Идел йорт” XVIII театр коллективлары төбәкара бәйгесенең йомгаклау туры узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге хәбәр итә.

“Идел йорт” бәйгесе башлана

  • Бәйгедә 20 үзешчән театр коллективы катнаша. 8 октябрь көнне Казанның Ленин исемендәге мәдәни-ял үзәгендә бәйгенең тантаналы ачылышы булачак.

Шамил Закиров исемендәге халык театр коллективларының «Идел йорт» конкурсының йомгаклау туры спектакльләре программасы:

Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы(Копылов урамы, 2А)

8 октябрь (дүшәмбе). Актаныш районы, Иске-Сәфәр авылы мәдәният йортының халык театры, «Әниемнең ак күлмәге». Шәриф Хөсәенов.
Режиссер: Нур Хөсәенов. Башлана 18.00

9 октябрь (сишәмбе). Башкортстан республикасы, Зөфәр Солтанов исемендәге Дүртөйле татар халык театры, «Күршеләргә кунак килде». Наҗар Нәҗми.
Режиссер: Азамат Гыйльманов. Башлана 18.00

10 октябрь (чәршәмбе). Яшел Үзән шәһәре үзешчән музыкаль театры, «Смехалион» борынгы грек комедиографы Плавтның әсәрләре нигезендә.
Режиссер: Евгений Казанцев. Башлана 18.00

11 октябрь (пәнҗешәмбе). Азнакай шәһәре район мәдәният йортының халык театры, «Илгизәр + Вера». Туфан Миңнуллин.
Режиссер: Гөлсинә Җамалиева. Башлана 18.00

12 октябрь (җомга). Мөслим район мәдәният йортының халык театры, «Яшь йөрәкләр». Фәтхи Бурнаш.
Режиссер: Зөлфия Фәхретдинова. Башлана 14.00

Саба район мәдәният йортының «Балкыш» театраль коллективы, «Ай күлгә сыенганда». Гөлсинә Галимуллина.
Режиссер: Айрат Зиннуров. Башлана 18.00

13 октябрь (шимбә). Арча район мәдәният йортының «Җидегән чишмә» халык театры, «Балакайларым». Әнгам Атнабаев.
Режиссер: Гафур Каюмов. Башлана 14.00

Бөгелмә татар мәдәнияте үзәгенең халык театры, «Гөргери кияүләре». Туфан Миңнуллин.
Режиссер: Флюра Шәрипова. Башлана 14.00

14 октябрь (якшәмбе). Чирмешән район мәдәният йортының халык театры, «Кыр казлары артыннан». Илдар Юзеев.
Режиссер: Рушания Шакирова. Башлана 14.00

Казан дәүләт аграр университетының «Тургай» студентлар халык театры, «Галиябану». Мирхәйдәр Фәйзи.
Режиссер: Роберт Галеев. Башлана 18.00

Казан шәһәренең «Юность» мәдәният комплексы(Химиклар урамы, 11)

15 октябрь (дүшәмбе). Түбән Кама районы, Каенлы авылы мәдәният йортының «Тамаша» халык театры, «Табылдык». Рәмзия Хөсәенова.
Режиссер: Разия Якупова. Башлана 18.00

16 октябрь (сишәмбе). Әлмәт районы, Яңа Кәшер авылы мәдәният йортының халык театры, «Син сандугач, мин ‒ каен». Фоат Садриев.
Режиссер: Асия Харисова. Башлана 18.00

17 октябрь (чәршәмбе). Менделеевск районы, Бизәк авылы мәдәният йортының «Елмай» театраль коллективы, «Итәкле кияү». Аманнулла.
Режиссер: Гүзәлия Гомәрова. Башлана 18.00

18 октябрь (пәнҗешәмбе). Әтнә районы, Олы Мәңгәр авылы мәдәният йортының халык театры, «Саташу». Туфан Миңнуллин.
Режиссер: Рафис Сәлахетдинов. Башлана 18.00

19 октябрь (җомга). Балтач район мәдәният үзәгенең халык театры, «Казан егетләре». Мансур Гыйләҗев.
Режиссер: Галия Йосыпова. Башлана 14.00

Апас район мәдәният йортының халык театры, «Әлдермештән Әлмәндәр». Туфан Миңнуллин.
Режиссер: Земфира Мөхәммәтшина. Башлана 18.00

20 октябрь (шимбә). Ульян шәһәре татар мәдәнияте үзәгенең Бари Тарханов исемендәге театраль коллективы, «Көз» Гаяз Исхакый.
Режиссер: Гөлия Сәлахетдинова. Башлана 14.00

Буа район мәдәният йортының «Яктылык» халык театры,«Язмыш сынавы» Зифа Кадырова, Ркаил Зәйдулла.
Режиссер: Зөхрә Талипова. Башлана 18.00

21 октябрь (якшәмбе). Русский народный театр «Эксперимент» Чистопольского района, «Ох, уж эта Анна!» М.Камолетти.
Режиссер: Ирина Пискунова. Начало в 14.00

Баулы районы Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының халык театры, «Хаҗи әфәнде өйләнә». Шәриф Камал.
Режиссер: Сәгыйт Әхмәтҗанов. Башлана 18.00


Татар-информ
Фото: архив/Рамиль Гали