«Хәзинә» әдәби конкурсы

08.10.2018 10 (октябрь), 2018

Төркиянең беренче нефтьчесе — татар (документаль бәян)


Сулар һавамны, басып йөрер җиремне, эчәр суымны алыштырган гына көннәр иде. Күңел әле туып-үскән якларында, Татарстанның көнчыгыш районнарына хас дистә чакрымнарга сузылган тигез һәм төрледән-төрле чәчәкләргә күмелгән болыннарда тәгәри. Киңлек һәм иреклек тойгысын өләшүче кырлар буйлап йөгерә…
Таң җиләслегенә сихри бер нурлы шифа өстәп, җир куеныннан аерылырга
теләмәгәндәй, иркәләнеп-назланып һәм яктырып кояш чыга. Көн буе күз
угыннан китми диярлек. Аннары җиргә өләшкән җылысын, офыкларга
тараткан нурларын җыеп бетермичә, соңарып кына кабат җир куенына чума.
Күңел, көн кичкә таба авышканда, шул манзараны күз алдына китерә, иртәгә
яңгыр явармы-юкмы, дип, алсу төстәге офык сызыгына тезелгән ак болытларны
саный. Әгәр дә кояш баеганда караңгы болытлар күренсә, иртәгә яңгыр явасын
көт тә тор!
Монда алай фаразлап булмый икән. Кояш та җирдән күтәрелми төсле.
Ничектер шулай, тауларнымы, әллә җирдәгеләрне үртәп, качышлы уйный.
Таулар артыннан «былт» итеп кинәт килеп чыгар, бер караганда, күләгә ясап
качар һәм, шулай уйный торгач, кинәт юк та булыр. Йә тау артына качкан
җиреннән чыкмас, йә диңгезгә төшеп батар.
Ник бәйләндем шуңар, кая барсаң да шул бер кояш бит! Тау артына
качамы, диңгезгә батамы… Яки җир куенына кереп чумамы – шул бер кояш!
Әмма барыбер, Туган Җирдән еракка киткәнгәме, кояш башкачарак кебек.
Гәрчә, рәхәтлән, монда җылысы күбрәк тә әле, тик барыбер офыкка багып
фаразлыйсы килә.
Менә шулай, кояшка бәйләнеп йөргән көннәрдә, Төркия татарларыннан
ишеткән ике мәгълүмат башыма кереп калды.
– Төркиядә петролне татар тапкан!
– Ни ул петрол?
– Кара алтын.
– Нефть?
– Әйе! Төркиядә беренче нефтьне тапкан кеше татар бит!
«Петрол» төшенчәсе төрекләргә французлардан кереп калган сүз икән. Таш
һәм май сүзләренең латинчасы кушылып ясалган, ягъни «таш мае». Татарча «җир мае» дигән кебек инде. Төрекләр нефтьне «петрол» диюдән тыш, бездәге
кебек үк «кара алтын» дип йөртәләр.
Шуны ачыклап торганда, тагын бер сүз ишеттем:
– Төркиядә таулар ел саен берничә сантиметрга урыннарыннан күчә!
Йөзләгән чакрымнарга сузылган таулар тезелгән. Шулар арасына салынган
юлдан, кояшка бәйләнә-бәйләнә, үргә таба менеп барыш иде. Чынлап
әйткәндә, кояшның кайда ничек баеганын оныттырган мәгълүматлар булды
бу.
Төркиядә беренче нефтьне тапкан кеше татар бит!
Төркиядә таулар ел саен берничә сантиметрга урыннарыннан күчә!
Бер уйлаганда, әлеге ике җөмлә бер-берсенә һич бәйле түгел кебек. Әмма
шактый вакыт һәр ике җөмләнең сүзләре, иләк өстендә биегән вак ташлар
төсле, күңелдә бергә иләнеп йөри бирде.
Төркия, татар, беренче, петрол, еллар, таулар, тапкан, күчә…
Күчә, тапкан, таулар, еллар, кара алтын, беренче, татар, Төркия…
Шушы халәт, дистә гасырлар дәвамында күзгә күренмичә урыннарыннан
күчкән биек тауларның элеккеге нигезләрен эзләткәндәй, еллар буйлап
чигенә-чигенә барып, Төркиядә «таш мае» тапкан татар юлына төшерде.
Кем соң ул?
«Әгәр дә киләсе елларда, Төркиянең нефть өлкәсен алга җибәргән кешеләргә
һәйкәл куелса, иң беренчесе Кәмал Локманга булырга тиеш!»
1963 елның 26 июнендә Төркиянең Бөек Милләт мәҗлесе мөнбәреннән,
ягъни Парламент җыелышында яңгыраган сүзләр бу. Энергия һәм табигый
байлыклар министры халык депутатлары алдында ясаган чыгышында, Кәмал
Локманның җөмһүрият өчен эшчәнлеген югары бәяләп, әнә шундый сүзләр
әйтә.
Кәмал Локман вафатыннан соң таралган рәсми некрологтан: «Икътисад
министрлыгы Җир асты байлыклары мөдирлегендә фәнни хезмәткәр (1929-
1932), Нефть эзләү һәм эшкәртү идарәсендә (1932-1935), М.Т.А. Нефть
төркемендә (1936-1956) эшли. 1957 елда Төркия Җөмһүрияте Нефть үзәге
рәисе була. Аннары, ялга чыкканчы, рәиснең техник киңәшчесе вазифасын
теләп башкара. 1968 елда Төркия география оешмасы тарафыннан зур
хезмәтләре өчен медаль белән бүләкләнә».
Утыз алты еллык хезмәт юлы нефть өлкәсенең һәр тармагын колачлый:
тәүге геологик эзләнүләрдән, коеларны казудан башлап, директорлык
вазифасына кадәр күтәрелә. Төркия Петрол инженерлар палатасын оештыра
һәм җитәкчелек итә.
1976 елда, үлеменнән соң таралган рәсми некрологларга, хатыны
тарафыннан язылган кыскача биографик шәрехләмәгә һәм Бөек Милләт
мәҗлесе елъязмасына таянып, «Төркиядә беренче нефтьне тапкан татар
кем ул?» дигән сорауга җавап итеп: «Дәүләт күләмендә зурланган, югары
мәртәбәләргә ирешкән геолог, инженер, галим Кәмал Локман», – дип әйтергә
мөмкин. Ләкин җитми шул. Xәтта гомере буе авылдан беркая чыгып китми
яшәгән татар кешесе язмышын рәсми некролог кына тасвирлап бирә алмас.
Әлбәттә, тулырак җавап бер гасырдан артык элекке чорлардан башлана. Җиде
кат җир астына күмелмәгән ул, әмма ерак илләрдә, чит телләрдә. Шуңа күрә
аны табып бетерәм, дисәң, ярты гына түгел, берничә ел кирәк булуы мөмкин.
Бу әлегә дөньякүләм нефть индустриясендә эз калдырган зур татар шәхесе
хакында таныша башлау гына.
Төркия сахафлары – иске китап сатучыларның интернет сайтларыннан
табылган, алынган китапларны, журналларны өйгә китерүләрен
түземсезләнеп көтеп алдым. Китерүгә, саргайган, юка битләре коелырга
торган басмаларны сак кына берәм-берәм карый башладым, төрекчә укырга
тырыштым. Кайберләренең битләрендә ручка белән сызылган, билгеләп
куелган тамгалы урыннарны күргәч, кемнәрнең китап киштәләрендә,
өстәлләрендә торды икән болар, дим. Кулдан-кулга күчә-күчә, миңа да
килеп җиттегез бит, дим.
Берсен ачып җибәрсәм, чын култамгалы икән! Төркия консулы исеменә
язылган. Бүләк иясе инде күптәннән мәрхүм, ә кемнәрдер менә аның мирасы
башкаларга кирәк булыр дип уйлаган, күрәсең, китабын сатуга куйган. 1967
елда дөнья күргән басмага «…бер хатирә буларак бүләк ителде. 6.5.67»,
диелгән, «К.Локман», дип, имза салынган. Имза ачык укыла, эре хәрефләр
белән язылган.
Ә аклы-каралы фотолардан баккан Кәмал Локман үзе мондыйрак: буе
уртачадан бераз калку, бик кыска итеп киселмәгән чәчен артка таба тарап
куйгангамы – йөзе ачык, карашы туры күренә. Иң беренче күзгә ташланган
йөз үзенчәлеге – киң маңгае акыллы, башлы кешедер дигән уй-фикер уята.
Анкара татары, сигезенче дистәсен ваклап килгән Наилә ханым Бенарк әлеге
фото сыйфатламасын тагы да тулыландырды: «Бик озын түгел иде, 170 см
тирәседер. Кара да, ак та түгел, «бодай» тәнле. Бик ачык, ямьле кеше иде.
Элемтәләр корырга, аралашырга, сөйләшергә бик яратты. Туганнары турында
ишеткән булмады. Гаиләсе белән Истанбулда бакчалы өйдә торды. Кызы
яшькә миннән дә зуррак иде. Аларны инде белмим. Кәмал бәй 268 кешене
эшкә урнаштырдым, дия иде…»
Менә шулай, татар нефть инженеры тормышын азмы-күпме тулырак
күзалларга ара-тирә сакланган хатирәләр, саргаеп тузган журнал, китап
битләреннән табылган язмалар акрынлап булышты.
Үзенең һәм чордашларының язмаларын укыган саен, шулай ук күренекле
нефтьчене яшь чакларында күреп калганнар белән сөйләшә торгач, күңелдә
иләнеп йөргән сүзләр берәм-берәм кәгазь битенә коела барды. Һәм Кәмал
Локман чорына кайттым. Аның нигезе бездә икән ләбаса!
Төркия, татар, беренче, нефть, еллар, таулар, тапкан, күчә…

Мөгаллим баласы

«Ул май рәвешендә һәм, эчендә газ булу сәбәпле, урынын үзгәртергә сәләтле.
Җирнең бер катламында ярылган, чатнаган урын тапса, шунда һиҗрәт итәр,
күчәр. Табылганчы күп эшләтер, арытыр. Һич өмет ителмәгән бер җирдә
үзен күрсәтер. Икенче төрле әйткәндә, нефтьне эзләү-табу – табигать белән
бәйле көрәш…»
Гомере буена сузылган мәсләге хакында аңлатырга, язарга, сөйләргә
беркайчан авырыксынмады Кәмал бәй. Кара алтын табуга кагылышлы
истәлекләренә, фәнни эзләнүләргә, ачышларга кагылышлы чираттагы
мәкаләсендәге фикерләрен геологик сызымнар, аңлатмалар белән раслап
тәмамлап куйды. Шәкертләре, бу язуларга карап, нефть табу юлына тиз
төшенер кебек.
Ул кара алтынга кагылышлы үз фикерендә нык торды: «Төркиядә нефть
милләт ихтыяҗына җитәрлек дәрәҗәдә бар», – диде. Ә хезмәт итүгә, эшләүгә килгәндә, инанганы шул булды: «Гомумән, бер эшнең негатив, кире ягын күрү
һәм бар җаваплылыкны үз өстеңә алмыйча котылырга тырышу, качып китү өчен
«юк» сүзен куллану мәгълүмдер. «Бар» дигәндә, ул «бар»лыкны булдыру өчен
күп эшләргә, күп тырышырга кирәктер». Һәрхәлдә, бу юлларны укыганнар,
тәҗрибәле остаз сүзләренчә, тормышта «бар»лык өчен шактый тырышырга
кирәклеген истән чыгармаслар.
Шул чакта Кәмал бәй, каләмен читкә куеп, туган якларыннан сәламнәр
китереп җиткергән, бәгырен иркәләгән хатны куеныннан алды. Бик кадерләп
кенә ачты. Җир астыннан дәүләт туендырырлык байлык тапкан җыерчыклы
куллары дерелдәп куйды. Әйтерсең, моңарчы бу кадәр кыйммәтле һичбер
нәрсә тотмаган.
Гомер йомгагы сүтелеп беткәнче, күп еллар дәвамында хәбәрләшә алмаган
туганнары язганнарны укырга насыйп булды аңар, аннары кардәше йөзен
күрде. Туган җиренә дә аяк басар әле, күрерсез!
Бераздан, туган-үскән якларына сәфәр кылу уе белән, әзерлек чараларына
кереште. Әмма һич кенә дә бу ниятенә үзенең юлын тәмамларга җыенып
тотынмаган иде…
Таулар җирнең эчке үзгәрешләре нәтиҗәсендә миллион еллар элек барлыкка
килгәннәр һәм даими хәрәкәт итәләр. Кешелек дөньясы ул хәрәкәтне, җир бик
каты тетрәп куйса, яисә диңгез сулары күтәрелеп ярларына ташыса, әлбәттә,
нык сизә.
Әмма күп гасырлар дәвамында бер-берсенә терәк булып тезелгән,
болытларга кадәр үрелгән горур таулар каршында басып торганда, аларны
күчерерлек кодрәт барлыгына бик ышанасы килми. Югыйсә, күзгә күренмәгән
күчеш менә шул, табигать хозурлыгына сыенган, тауларга сокланган, яшел
итәгенә ятып ял иткән мизгелдә дә дәвам итәр. Шул ук вакытта икенче бер
күчеш – биек-биек тауларны күчергән кодрәткә иярепме, меңәр чакрым
тирәнлектә нефть йөрер.
Бәлки, бу табигый күчешләр иң әүвәл адәм башына төшкән яки ул үзе
сайлап алган күчештән башланадыр?! Бәлки, адәм баласы үзе дә, шул күчүләр
сәбәпле, таулар биеклегенә күтәреләдер?!
Кәмал бәйнең бу дөнья юлы ХIХ йөзьеллыкның тәмамланган елында
башлана. Ә туып-үскән җиреннән аерылган, күчеп киткән чагы ХХ гасырның
унынчы елларына туры килә.
1899 елның 8 маенда Казакъстанның Казакълы шәһәрендә дөньяга килә ул.
Әтисе Шәрәфетдин имам-мөгаллим, әнисе Латыйфа мөгаллимә – Оренбург
татарлары, бу якларга Каргалы авылыннан күченгәннәр.
…Гыйлемле һәм дини гаилә тәрбиясендә үскәнгәме, кечкенәдән зирәклеге
белән үзенә җәлеп итүчән бала булды. Башлангыч белем бирүче Ибадуррахман
остазы да аның сәләтенә, тырышлыгына хәйран калып соклануын яшереп
тормый иде. Бәлки, шәкертенең акыллылыгын күрә, тоемлый белүе аны,
тора-бара, Кәмал тормышына иң җитди йогынты ясаган тәүге кеше булырга
этәргәндер дә.
ХХ гасыр башында милли һәм фәнни алгарышлар, аң-фикер күтәрелеше,
мәгърифәтчелек идеяләре таралу чор яшьләре күңелендә төрле өлкәләр белән
кызыксыну, яңа тормыш коруга талпыну хисен арттырды. Россиядә һәм
көнчыгыш илләрендә яшәгән төрки халыкларның белемле, зыялы, эрудицияле
егетләре, кызлары, чит илләр белән дини һәм сәүдә багланышларын тоткан
затлы, җитешле нәсел дәвамчылары, шулай ук дөнья күрергә, гыйлем тупларга омтылган шәкертләрнең күбесе Төркиягә барып укырга хыялланды.
Әлбәттә, заманның ирекле, шифалы сулышы аз гына иссә дә, ислам аша
«Бишектән ләхеткәчә гыйлем ал!», «Кытайга барып булса да гыйлем ал!»
гыйбарәләре каннарына сеңгән төрки халык балаларын тергезеп җибәрде
төсле. Тик… Һәркем өчен рус патшасының хәер-фатыйхасы җиңел генә
табылмый.
1910 елда туган җирендә башлангыч сыйныфларда укуын тәмамлаган һәм
Истанбулда белем алуын дәвам итәргә теләгән унбер яшьлек Кәмалга чит илгә
чыгу рөхсәтен бирмәделәр.
Шушы вакытта остазы Ибадуррахманның да, Төркиягә барып, илаһият
белемен алырга карар кылуы мәгълүм иде. Алай гына түгел, шәкертенә чит
ил капкаларын ачу җаен тапты ул. Патша хөкүмәтеннән чит илгә чыгу өчен
паспорт алганда, Кәмалне кардәшенең улы итеп яздырды. Бу исә Кәмалга
Төркиягә китү мөмкинлеген бирде.
Кәмал, Истанбулга килгәч, «Хадыкыят-ы Мәшверете» башлангыч
мәктәбендә 5 нче сыйныфта, теленең төрекчәдән аерылып торуы сәбәпле,
үзеннән кечерәкләр белән укый башлады. Гыйлеме күпкә югары малай бу хәл
белән килешеп калырмы соң?! Тырышкан – ташка кадак каккан, дигәндәй,
әле шуның өстенә зирәклек тә өстәлсә – алгарыш тиз килер. Ике айдан соң
инде имтихан тапшырып, бер елны «сикереп» кенә үтте дә урта мәктәпнең
икенче сыйныфына күчте. Шул ук вакытта өченче сыйныф имтиханнарына
әзерләнә башлады.
Бу вакытта Истанбулда укучы мөселман студентлары үзләренең
җәмгыятьләрен корган иде. Әлеге «Русия ислам студентлары җәмгыяте»
эшчәнлеген алып барган Йосыф Акчура, Әхмәт Агауглы, Хәлим Сабитлар
төрки милләтеннән булган 60 студентның хөкүмәт тарафыннан укытылуын
таләп иттеләр. Һәм аларның таләпләре кабул ителде. Исемлеккә исә урта
белем бирү мәктәбен вакытыннан алда имтихан тапшырып тәмамлап йөргән
Кәмал Локманны да керттеләр. Ә кайсы студент кайда белем алачагы жирәбә
нигезендә ачыкланды. Аңар, бәхетенә тигән көмеше дигәндәй, Шам (Дамаск)
шәһәре чыкты. Шулай итеп, ул, укуын «Солтания» лицеенда дәвам итәр өчен,
Истанбулдан Шам шәһәренә юл тотты.
1910 елда Йосыф Акчура, чит илләрдә яшәүче төрки халыкларны
таныту, аларның мәдәниятен, әдәбиятын, иҗтимагый фикерләрен тарату
максаты белән, «Төрек йорты» журналын чыгара башлаган иде. Шушы
басма Кәмалның гыйлем алу омтылышларын тагын да ныгытты төсле.
Исмәгыйль Гаспралының бер мәкаләсе күңеленә Франциягә китеп уку
теләген салды.
Сугыш һәм акчасызлык, мохтаҗлык ниятен тиз генә тормышка ашырырга
җай бирмәсен аңлады аңлавын… Ләкин бер уена кердеме, тиз генә фикереннән
кире кайта торганнардан түгел ул. Башта, 1916 елда белем алуын тәмамлады,
аннары тимер юл хезмәткәре булып эшли башлады. Ике ел эшләгәннән
соң, гаскәргә алынды һәм, Госманлы империясе алып барган сугышларда
катнашып, Фәләстингә кадәр барып җитте. Аннары, барыбер мең төрле
михнәтләрне җиңеп, Франциягә юл тотты. Әлбәттә, анда рәхәт тормыш
вәгъдә итәрлек кеше дә, көтеп торучы да юк иде. Беренче чиратта, Гренобль
шәһәре фабрикасына эшкә керде. Шуннан соң гына Гренобль Политехнология
институтына инженерлыкка укырга барды. Көндезләрен гыйлем тупласа,
төннәрен фабрикада эшләргә карар кылды. Ул бит, Шамда укыганда ук, үз-үзенә сүз бирде: «Кайда эшләп булса да, барыбер Исмәгыйль Гаспралы кебек,
Франциядә укыячакмын!»
Әмма никадәр тырышып һәм чиләнеп эшләсә дә, хезмәт хакы институтта
укыганы өчен түләргә җитми интектерде. Кайчак хәтта кәһвә алып эчәргә
акчасы калмый иде. Уналты мәртәбә хөкүмәткә ярдәм сорап хат язды язуын,
ләкин бер җавап килмәде.
Хәле таш диварга барып терәлгәннән ким түгел. Болай өметсезлеккә
бирелеп йөргәнче, әллә уку йорты мөдире белән сөйләшеп карасынмы?! Аңа
үзенең матди яктан бик авыр хәлдә калуын, шуңа карамастан укырга бик
теләвен аңлатып бирсә?!
Мөдир укуга хирыс, тырышлыгы белән аерылып торган шәкертен тыныч
кына тыңлады. Франция Милли мәгариф министрлыгына түләүсез укытуны
сорап хат юллаячагы хакында әйтеп калды. Ләкин Кәмал үзе дә хатларны күп
язды инде…
Көннәрдән бер көнне мөдир Кәмалны бүлмәсенә чакыртып алды:
– Сезне тәбрик итәм. Франция хөкүмәте эшлекле һәм белемле, акыллы
бер төрки шәкертнең Франциядә укуы белән горурлана. Һәм түләүсез уку
мөмкинлеген бирә.
Әлеге хәбәрне ишетүдән, укуын дәвам итәчәгенә шатланудан үзен кая куярга
белмәгән егет берара телсез калып торды. Аннары рәхмәт әйтте дә:
– Тормыш беренче мәртәбә елмайды! – дип, тәкрарлый-тәкрарлый, эшенә
ашыкты.
Уку белән бергә ул дөнья хәлләреннән, Төркиягә, татарларга бәйле
вакыйгалардан хәбәрдар булырга тырышты. Төркиянең чит илләр белән Мусул
нефте хакында алып барган дәүләтара сөйләшүләре турындагы мәгълүматлар
игътибарын җәлеп итте. Шул яңалыклар хакында сөйләшеп утырганда,
Румыниядән килгән студент иптәше үзенең нефтьчеләр мәктәбенә керергә
теләве хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, нефтьчеләрне әзерләгән
махсус югары уку йортына бары 40 студентны кабул итәләр икән. Шулай да
Кәмал үзен сынап карарга булды. Инженерлыкка укыганнан соң, Страсбургның
югары милли нефть мәктәбенә имтихан тапшырды.
Керүен керде, һаман да шул, адашып калмас «нужа бабай» артыннан йөгереп
килеп җитте, яңадан укуга түләү мәсьәләсе калыкты. Шуннан, озакка сузып
йөрми, Төркиянең Икътисад министрлыгына мөрәҗәгать итте. Хөкүмәт бу
юлы, нефть өлкәсе белгечләре кирәклеген искә алып, Кәмалның уку һәм яшәү
чыгымнарын дәүләт хисабына алырга карар бирде. Тик бер шарт белән: аның
өчен җаваплылыкны үз өстенә йөкләгән кеше табарга!
Бу юлы, тәвәккәллеген җыеп, Сорбонна университетында укыткан Садри
Максуди Арсал белән очрашты, аңа үзенең гозерен җиткерде. Мәшһүр татар
мөгаллиме милләттәшенә ярдәм кулы сузмый калырмы?! Әйтерсең, тормыш
менә шул рәвешле яшь шәкерткә икенче мәртәбә елмаясы итте!
Матди кыенлыклар күрсә дә, үз көче, акылы һәм юлында очраган
мәрхәмәтле җаннар ярдәме белән алга атлады егет. Зур шәхесләргә үтеп
керә-керә һәм аларның ышанычын аклап, югары белем алуга иреште. 1927
елда укуын яхшы балларга вакытыннан алда тәмамлады. Андыйларны исә
эш әзерләп, чакырып торалар…
1927 елда нефть өлкәсендәге эшчәнлеген Румыниядә башлап җибәрсә,
аннары Польшага китте. Ике елдан соң Төркиягә кайтып, бу өлкәнең иң
беренче белгечләреннән исәпләнеп, нефть индустриясен торгызу башында торды. Моңа кадәр җир өстендәге һич тузмас һәм искермәс байлык – гыйлемне
нинди тырышлык белән эзләсә, җир астыннан кыйммәте төшмәс кара алтынны
юллауга, чыгаруга шундый ук үҗәтлек белән тотынды…


Документаль бәянның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: pixabay.com; Konevi