«Хәзинә» әдәби конкурсы

05.10.2018 10 (октябрь), 2018

Кәҗәкәй — матур бәләкәй (хикәя)


Берни эшләр хәлең юк, апаем, «Татнефть» геологлары чираттагы скважинаны менә бу җирдә бораулыйбыз, дип, энәле циркульләрен кая төртсә, бораулаучылар аны шул ноктада борауларга керешә. Карабаш тавының, тәҗрибәле альпинистлар түгел, кыр кәҗәләре дә көчкә-көчкә үрмәли торган, иң текә төшенә туры килгән
«БУ-75» бораулау вышкасын, хет нишлә, булмаса, телеңне тешлә, урынга утырта алмыйсың. Утыртсаң да дөмбердәп өстеңә авачак. Ә Чияле Тау вышкарьларына
андый җирләр планетабызда гомумән юк төсле. Алар бит өлгерләр, һәр җирдә
беренчеләр. Җир шарының кайсы гына почмагына – Иранга, Гыйракка,
Әфганстанга, Бангладешка, Сүриягә, Мисырга, хәтта Һиндстан тарафларына да
барып чыгып, һәркайсы үзенә һәйкәлгә тиң бораулау вышкасы куйган кешеләр.
ВМКның вышкарьлары, Карабаш тавының кәҗә тәкәсе дә штурм белән ала
алмастай текә җирләрен, куәтле «С-80», «С-100» тракторлары, бульдозерлар,
экскаваторлар белән уеп кереп, футбол кыры кебек тигез мәйдан ясадылар.
Теләсәң, вертолёт кына түгел, пар аэроплан утырт.
«2014 нче»не борауларга, заманында Татарстанда дан казанып, күп скважиналар
бораулаган әрмән агае Ашот Егоянныкы төсле үк куе кара мыеклы мастер Сәүбән
Корбанов егетләре алынды. Әлеге бригада егетләре угленоска скважиналарын,
«шалт!» – бораулап та чыгалар. Бу юлы да шулай булыр дип торалар иде. Борауларга
керешкәннәренә инде ай була, әмма эшнең очы-кырые күренми әле. Забойга
кондуктор да төшерелмәгән. «2014 нче» – убыр скважина булып чыкты бугай.
Забойга нәрсә салсаң, шуны йотып тора. Бораулаучылар будкадагы бар одеялларын,
матрас-юрганнарын, хәтта баш астына салып йоклый торган йомшак мендәрләрен
забойга салып бетерделәр. Сәүбән Корбанов – бик тәҗрибәле мастер. Ике еллап
Иранда да эшләп кайтты. «Йоту» хәлләренең моңа кадәр дә очраганы булгалады.
Аптырагач, күршедәге басудан, бертуктаусыз яуган яңгыр астында калып, череп-каралып
беткән карабодай саламын да бер трактор китертте. Аны мүкләткәч тә,
убырның аппетиты басылмады. Геологлар әйтүенчә, аста, бораулап үтәсе катламда,
коточкыч зур бушлык. Мәскәү метросы кебек, аннан да зуррак буш коридор.
Скважина бораулау практикасында шундый бушлыклар да очраштыргалый…
Шулай да, карабодай саламы өстенә, бер-бер чиләген берничә бораулаучы көчкә
күтәрердәй суперизмә дә тутыргач, убырның аппетиты бераз кимегәндәй булды. Бораудолото
бушлыкка очмый башлады. Забойга әкрен генә борау төшерә башладылар.
Тормышта могҗизалы хәлләр гел янәшә дигәндәй, әллә тәмам туйдырган
хуҗасыннан качып, әллә үзе яраткан тәмле үләнгә бай Карабаш тавында җәй
буена иректә йөреп кыргыйланган бер карт кәҗә, «2014 нче»гә ияләште. Килеп
чыга да үз эшләре белән мәш килгән бораулаучыларга «Мә-ә-ә!» дип сузып
сәлам бирә. Бораулаучылар да теләп ала аның сәламен. Эшләре кым-кырыс
булса да… Чөнки кәҗә аларның һәркайсы өчен якын, таныш йорт хайваны.
Барысының да, хәзер булмаса, бала чагында кәҗәнең шифалы сөтеннән авыз
иткәне бар. Озын кәкре мөгезләрен аларга төбәп, ак сакалын селкеп торган
бу акыллы кәҗәкәйне смена саен алмашкан бораулаучылар нинди дә булса
тәмле әйбер белән сыйлыйлар. Яныңда ул булганда, эшләве үк рәхәт, диләр.
Бораулаучыларга сүзсез төбәлеп карап торган кәҗәкәйнең кыяфәте нәкъ борынгы
фәйләсүфләрнеке төсле. Ак сакалын җай гына селкеткән чакта данлыклы Сократ,
Демосфеннарга охшап киткән кебек… Эшең тыгыз булса да, ничек инде аңа сүз
катмыйсың да ничек итеп башыннан сыйпамый гына яныннан узып китәсең?!
Ә кәҗәкәй буровойга көн дә килә. Сыйлап торгач, ник килмәсен ди!
Буровой янындагы мәйданга вышкарьлар, забойга төшереләчәк торбаларны
сузарга дип, пилорамнан гына чыккан хуш исле каен-усак, нарат-чыршы
такталары түшәгәннәр. Шушы искиткеч, хәтта башны әйләндерерлек хуш исне
бөтен үпкәләреңне тутырып иснәү өчен генә дә эстакада яныннан китмәссең. Хуш
исле булмыйча, ярдыргычка эләккәнче, ул бүрәнәләр өч-дүрт ай суда ята, җебеп
әчи. Вышкарьлар аларны пилорамга тыкканчы, Чулманның Бәтке затоныннан
салларны сүтеп ташыйлар. Саллар Чулманга Урал түрендәге Соликамск,
Березники, Ивдель калаларыннан, Чусовая елгаларыннан төшә. Ә бу шәһәрләрдә
урман кисүчеләр, сал агызучылар – барысы да төрмәдә утыручылар. Кайчак
Бәткедә, саллар сүткәндә, бүрәнә арасыннан шундый нәрсәләр килеп чыга,
сискәнүдән кулыңнан балтаң төшеп китә, чак елап җибәрмисең. Сал агызучылар
үзләре өстерәгән озын кунычлы резин итек балтырына искиткеч осталык, нечкә
зәвык белән кырган агач курчаклар, балалар уенчыклары тыгалар. Итек балтыры
эченнән еламый гына укып та булмый торган поэмалар, «Послание»ләр килеп
чыга. Урман кисүчеләр, сал агызучылар арасында туганнары белән язышудан
мәхрүм ителүчеләр дә бардыр. Алар да бит кеше баласы. Бу бичаракайларның,
әлеге бүләкләрне, язмаларны кем дә булса аласына ышанып, якты дөнья белән
башкача аралашу чарасызлыгыннан, җан ачысыннан салуларыдыр.
Бәткедә, яңа килгән салларны сүткәндә, Дамир Добердиевнең үзенә дә
шундый «Послание»ләр туры килгәне бар. Андый «бүләкләрне» контора
музеена тапшыру тәртибен керттеләр.
…Йөзенә грек фәйләсүфләре кыяфәте иңдергән кәҗәкәй алай гына да калмады.
Көннәрнең берендә ул хуш исле такталар түшәлгән эстакада өстендә бәтиләде.
Бәрәкаллаһ! Кәҗәкәй бу очракта бик акыллы, шул ул вакытта алдан күрүче,
хәйләкәр хайван булуын раслады, чөнки эстакада өсте коры, чиста. Эт-бүре кебек
мәлгуньнәр килеп чыкмагае дип тә борчыласы юк. Бәтиләрен имезүчене эстакада
өстеннән бораулаучылар, вышкарьлар да кумас… Аналарга хөрмәт һәр җәмгыятьтә,
мохиттә булырга тиеш! Бораулаучылар аны чиратлашып ашатып торалар. Үзләренә
чәй кайната торган әлүмин фләгәдән аңа чишмә суы алып килеп эчертәләр.
Кәҗәкәй, ыңгырашмый-сукранмый гына, берсеннән-берсе матуррак, бөдрә
йонлы, ап-ак ике бәрән китерде. Матурлар инде! Курчаклар прәме! Туган
сәгатьләрендә үк аяклана да башладылар. Әйләнә-тирә гел кешеләр бит!
Кулларыңа ал да сөй рәхәтләнеп!
Кәҗәкәй бәтиләрен тапкан урыннан китәргә җыенмый төсле. Куучылар буламы соң?! Бораулаучы һәм вышкарьлар «убыр» скважинаның барысын да
комсызланып йотып баруы белән көрәшә. Эстакада өсте буш. «Ликвидация»
бетмәгәнлектән, әлегә бораулау торбалары да кирәкми.
Бәтиләр эстакаданың теге башында, буйга-буйга сузган рәтләрдә ята
бирәләр. Кәҗәкәй кыска гына арада кайдадыр йөреп килә дә тагын җылыткан
урынына барып ята.
Киңәш алыргамы, «2014 нче»гә Гилертны да дәштеләр. Ничек дәшмәсеннәр,
ул бит танылган тау инженеры! Җир шарында булмаган урыны, аяк басмаган
нефть мәйданы юктыр. Көнчыгыш илләрендәге шактый атаклы университетлар
профессоры. Карап торышка чүт кенә чәче коелып пеләшләнә башлаган бер
дигән Гамбург егете. Күп телләрдә сөйләшә. Килүенә әле ничә ай гынадыр.
Кирәк әйберен сораганда, сүзен табып, татарча гына сорый. «Иранда разведка
бораулаганда, Татарстан агае Мөхәммәд Кадыйрда тордым, кара-каршы утырып,
бик тәмле чәйләр эчә идек», – дип тә сөйләгәне бар. Гилерт хәзер буровойларга
электроника, кибернетика кертү белән шөгыльләнә, ахры. «Татбур»га, ВМКга
шул максатларда килеп чыккандыр. Буровойларга ничек шундый үтә дә катлаулы
технологияләр кертергә җыеналар – Дамир Диндарович һич аңламый. Дөньяда иң
алдынгы ысуллар белән вышка төзүчеләрнең партоешма җитәкчесе, инженер булса
да, күп еллар инде «без әкиятне чын итәр өчен туган» дигәнгә ышанып яшәсә дә.
Бу инануны ул яшәгән мохит, аны шундый рухта тәрбияләгән вышкарьлар таләп
итә. Шулай да буровойга ничек итеп электроника, кибернетика кертеп тутырасың,
анда бит күтәргечләрне, силовой блок, роторны, квадратны хәрәкәткә китерүче
электромоторлар… Хәер, Архимед аганың «Эврика!»сы һаман кулланылышта
лабаса. Дөньяның әле теге, әле бу почмагында яңгырап тора. Бәлки, Гилерт та
шуңа омтыладыр. Искитмәле тыйнак, эчкерсез, намуслы немец!
Моннан берничә ел элек Гилерт Татарстан бораулаучыларына чит телдә
язулы зур-зур тимер мичкәләрдә майлар-мазьлар китергән булган. Ул майларны
буровой егетләре бүген дә бик мактап телгә алалар.
– Ул май белән майлап җибәрсәң, торбалар җир куенына сызгырып кереп
бара. Тагын китерт, – диләр. – Чын бизнесмен син, Гилерт!
Бар нәрсәне йотарга әзер «2014 нче»гә алар икәү бардылар. Гилерт юлда да
уңай юлдаш. Күп сөйләп туйдырмый, әмма белмәгәне юк. Гилертның киңәше
бу очракта да бик файдалы булырга мөмкин.
Гамбург егете килә-килешкә эстакада өстендә бәтиләрен кочып ятучы
кәҗәкәйне күреп алды.
– Вас ист лост! – булды аның беренче сүзләре. – Нәрсә бу?
Аннан: «Шприхензигин дойч? – дип сорап куйды. – Гафу ит, үзем дә сизми
немецчага күчәм».
Дамир да, берни булмагандай: «Я, я! Шпрехен зи битте! Вейтер! Дәвам ит!
Дауерен!» – диде.
Гилерт кәҗәкәйне күреп бик гаҗәпләнде: «О-о, ди Циеге! Циеге! Васт ист
шонн! Кәҗәләр, теп-тере кәҗәләр! Бу искиткеч матурлык! Буровой уртасында!
Майне кляйен либер Циеген! Кәҗәкәйләрем!» – диде.
Шунда ук дипломатын ачып, тегеләргә Гамбург печеньесын тәкъдим
итте. Кәҗәкәй үзе дә, бәтиләре дә, каян чыккан бу печенье, дип төпченеп
тормадылар, кетердәттеләр генә!
– Майне либер Циеген! Минем кадерле кәҗәкәйләрем! – дип кабатлады
алман кунагы.
Гилерт – бик зур галим. Шул ук вакытта хайваннарны, дүртаяклыларны бик сөя икән. Малкайлар яныннан көн буена китмәде. Геологлар, механиклар, мастерлар белән
аяк өсте генә сөйләшеп ала да тагын кәҗәләр янына чыга. Кәҗәләр дә Гамбург егетенә
ияләнделәр. Ашаткач, башларыннан сыйпагач, иркәләп торгач, бик тиз үз иттеләр.
Ә бәтиләрнең чаярагы Гилертның алдына ук сикереп менә башлады.
Муеныннан гына кочмый! Үбеп алырга әзер! Гилертның килүен, җиләнен җыеп
тезләнүен генә көтә. Немец инженеры үзе дә: «Майн клайне либер Циеген»*, – дип, еш-еш кабатлап, кәҗә бәтиен кочаклап, бөдрә йонын язгандай итеп,
сыпырып-сыпырып куя. Бәтинең юеш танавыннан үбеп тә ала.
Шушы күренешләрне исе китеп карап торган Дамирга: «Үземне сәеррәк
тотмыйммы? Бер дә гаҗәпләнмәгез, мин Багдадта читлек эченә кереп, өч айлык
юлбарыс баласын туйганчы әвәләдем, – диде. – Каһирәдә, зоопаркта, яңа туган
фил баласына шешә белән җылы сөт эчердем. Бер эчкәндә мөлдерәмә чиләкне
төпләп тә куйды. Әнисенең сөте беткәнме, нәрсәме… Янымда торган ана фил,
хоботы белән төртеп, рәхмәтен белдерде. Африкада Чад күлендә бер баланы
крокодил авызыннан йолкып алып калдым, бәхеткә, винчестерым үзем белән
иде. Комсызга атарга туры килде».
Гилертка «шустрый» сүзе ошады. Немецчадагы «Шерстхафт»ка якын, диде.
Алдына менеп иркәләнгән кәҗә бәтиенә дә «Шустрый» дигән кушамат такты.
Буровойдан китәргә бер көн кала, «Мин «Шустрый»ны үзем белән алам», – диде.
– Алып кая куясың? – булды Дамирның соравы.
– Үзебезнең ВМКга алып кайтам. Бу турыда башка сүз кузгатмыйк та!
– Тыйнаклыгы җитеп бетмәгән әлеге кәҗә егетенең бер дә кирәкмәгән төштә
шыбыр-шыбыр кара борчак коя торган гадәте бар бит. Уйлап та тормый инде менә.
– Ул турыда, майн геноссе Дамир Диндарович, мин белми, дисезме? Ә бу ике кул
нәрсәгә? Җыештырырбыз! Әкренләп, урынга утырырга өйрәтербез. Биш ай эчендә
аю баласын урам аша сузылган металл аркан өстендә биергә өйрәтәләр. Синнән
күрәм – без бит әкиятне чынбарлык ясаучылар. Беренче мәлдә минем офиста яшәр.
Ашханәбез янда, күршебездә генә бит. Бик авырга китсә, «Шустрый»ны Гамбургка,
утарыбызга кайтарырмын. Анда аңа күңелсез булмас. Ишегалдында Кытай казлары
каң-каң килә, читлектә – махсус чыгарылган француз кроликлары. Әнием фрау Роза
Мария Гилертның тагын әллә нинди өй хайваннары җитәрлек…
…ВМКга алар өчәү кайттылар. «Шустрый» бик канәгать. Гилертның артыннан
да калмый, маэмай кебек чаба. Диспетчерларның ишек төбенә бер эт баласы
ташлап киткәннәр. «Кәтлит кисәге бирсәң, мин сине яратам», – дип ятучы эт
малаеның сыртына ук менеп кунаклаган бәти, кергән-чыкканны йонлач тәпиләре
белән кочарга ук әзер. Беренче мәлдә шушы паспортсыз җан да «Шустрый»га
өреп маташты. Янәсе, йөрмә бу тирәдә! «Шустрый»ның гына исе китмәде. Яңа
гына чыгып килгән, әмма очлы булырга охшап торган, чәнчә бармак хәтле генә
мөгезләрен йонлач маэмайның йөзенә терәде. Тегесе дә, кем белән мөгезләшергә
туры киләчәген аңлагандай, ләң-ләң килеп, аягына ук торып басты, койрыгын
бот арасына кыстырып, таю ягын карады. «Шустрый»ны шеф-повар Элеонора
Әсхәтовна да, аның балалары да бик яраттылар. Еш кына алар ашханә янында
бишәүләп утыра торган булдылар. Кичләрен һава суларга чыккач та, башкалар
сокланырлык бер компания булып йөрделәр.
Командировка срогы бик тиз үтеп китте. Тиздән Гилерт Гамбургына бөтенләйгә
кайтып китте. Үзе белән «Шустрый»ны да, ике баласы белән Элеонора ханымны
да алды ул. Дамир аларны Бөгелмә тимер юл вокзалына кадәр озата барды. Бу
кадерле затларның бишесенә дә хәерле юл, ак бәхетләр теләп калды.


Фото: pixabay.com