Яңа исемнәр

05.10.2018 10 (октябрь), 2018

Әкиятсез балачак (повесть/дәвамы)


Бәйрәм

8 март бәйрәме уңаеннан мәктәптә табын оештырырга булдылар.
− Иртәгә чәй эчәбез. Һәркем тәм-том алып килсен, − диде класс җитәкчесе. Бу сүзләрне ишеткәч, без – детдом балалары аптырашта калдык.
− Ә без авыз күтәреп килә алмыйбыз бит, − дип сөйләнде Әмилә. – Кем безгә кәнфит тоттырсын?
Детдом директорына шалтыратып сөйләшермен. Мөгаен, берәр әмәлен табар, − дип тынычландырды укытучыбыз.
Чынлап та, аның әйткән сүзләре раска чыкты. Келәт мөдире, безне чакырып,
бер кило кәнфит, бер кило печенье бирде. Башкалар алдында үзебезне ким
тоймаячакбыз хәзер. Шуңа шатланып бетә алмадык.
Әмилә, Фәрит, мин мәктәптәге бу табын артында үзебезне бик иркен тоттык.
Шулай булмыйча ни: буш кул белән килмәдек бит! И рәхәтләнеп сыйландык шунда. Кемнеңдер әнисе пәрәмәчләр пешергән, икенчесенеке чәкчәк ясаган,
бавырсаклар, төрле бәлешләр… телеңне йотарлык! Ашап өлгер генә! Күңел
булып, туенып кайттык мәктәптән. Вәт, көн дә бәйрәм булсын иде дә ул.
Бу көннән соң бер атна вакыт үтте. Ә өстәлдәге тәм-томнар һаман истән
чыкмый. Бигрәк тә, кайсысын ашамый калгансың, шунысы үкендерә. Гел
шулай бит. «Нигә теге мәлдә шул тәм-томны ашамадым икән, исәр», дип
уйлыйсың соңыннан.
Мәктәптән кайтып барышлый, тагы ашау хакында сүз чыкты:
− Теге көнне ничек шәп бәйрәм булды, − дип, ярага тоз салды Әмилә. –
Өстәл сыйдан сыгылып торды. М-м-м…
− Куй, эчне кыздырып, искә төшермә әле, − дидем, ачу килеп.
− Инде киләсе бәйрәм кайчан булыр икән? – Бу сорау Фәритне нык борчый,
күрәсең.
− Ул әле генә түгел. – Әмилә кулын селтәп куйды. – 1 Май гына. Анысында
да барысы да ял итә. Мәктәптә чәй кайгысы булмый анда.
Шым гына күпмедер бара бирдек.
− Башка бик шәп идея килде, − Әмилә, шатланып, учын-учка сукты.
− Берәр бәйрәм көнен билгеләү турында закон чыгарасыңмы әллә? − Фәрит
көлеп куйды.
− Бәйрәм иртәгә булачак, − дип, катгый әйтте Әмилә.
− Ничек инде алай? – Аптыравымны яшерә алмадым.
− Ә менә шулай! – Классташыбыз туктады да, бүтәннәр ишетеп калмасын
дипме, тавышын киметте. Безне үзенә якынрак чакырып алды. – Хәзер
детдомга кайткач, тагын да чәй эчү булачак, дип әйтәбез. Ә тәрбиячебез шуның
өчен келәттән тәм-том алып бирәчәк.
− Иртәгә мәктәптә бернинди дә табын оештырылмый бит, − дигән булдым.
− Булмаса ни! Ә сез мин әйткәнне куәтләп торыгыз! Укытучыбызга
шалтыратып, кем белешеп торсын инде?!
− Тотылмасак ярар да ул. Ә нинди бәйрәм уңаеннан чәй эчәбез соң?
Әмилә җавапны озак уйламады:
− Классыбыз республика конкурсында беренче урын алган. Шуның
хөрмәтенә!
Күпме беләм шушы Әмиләне, ләкин аның үткерлегенә, җорлыгына
сокланып бетә алмыйм. Чынлап та, барысы да ул әйткәнчә килеп чыкты.
Тәрбиячебезгә йомыш белән ул эндәште. Шуннан, безне ияртеп, келәт
мөдиренә алып бардылар. Өчебезнең исеменнән гариза язарга кушты мөдир.
Әмилә язмада иртәгә мәктәптә бәйрәм табыны оештырыла, шуңа кәнфит,
печенье бирүләрен сорады. Булды. Үтенечебезне кире какмадылар.
Иртәгесе көнне рәхәтләндек кенә. Төштән соң мәктәпкә бәйрәм табынына
дип чыгып киттек тә – юк булдык. Авыл урамнары буйлап тәм-том ашап
тик йөрдек. Эч күпкәнче ашадык. Ә тәрбиячебез, без мәктәптә утыра дип
уйлагандыр әле. Тегеләрне төп башына утырта алганыбызга туктаусыз
шаркылдап көлештек.
− Әнә шулай кыю булырга кирәк! – дип акыл өйрәтә Әмилә. – Әгәр оялып
кына читтә йөрсәгез – ач калырсыз. Мин менә бер дә тартынып тормыйм.
Ашауның ояты юк…
Янә ару гына вакыт үтте. Теге хәйләбез хакында берәү дә белмәде. Ә нәфес
һаман үзенекен итә.
− Әллә тагы бәйрәм оештырыргамы? – ди мәктәптән кайтышлый Әмилә.
− Әлләче…
− Тик алдан ук әйтеп куям: бу юлы Фәритнең чираты. Гаризаны ул яза.
− Ә нинди бәйрәм, диярбез?
Әмилә җавапны тиз тапты:
− Классыбызда «Шаяннар һәм үткерләр» конкурсы үтәчәк. Шуннан соң
чәй эчәбез. Бу класс җитәкчесенең тәкъдиме, диярбез.
Теге хәл янә кабатланды. Бу юлы тәрбиячегә Фәрит эндәште. Ул тәртипле,
тыйнак малай, укуы да яхшы. Шундый самими бала ничек алдашып йөрсен
ди?! Шуңа аңа ышандылар да.
Келәт мөдиренә бардык. Гариза яздык. Тәм-томнар белән тулган ике
капчыкны кулга эләктердек. Иртәгесе көнне «бәйрәмебез» янә кабатланды.
Монысында инде авыл китапханәсенә бардык. Китап та укыдык, сыйландык
та. Тик печеньене коры көенә ашау кыенрак икән.
− Киләсе тапкыр бәйрәм була калса – сут сорап алырга кирәк. Әтү болай
тамак кибә, − дип көлештек.
Тагын ике атна вакыт үтте. Ә Әмиләнең теге шәп тәкъдиме һаман
баштан чыкмый. Хәйләбез хакында бүтәннәрнең җиде ятып бер төшенә дә
кермидер әле. Йөриләр инде шунда кайчан чәйгә бер-ике печенье бирерләр,
дип. Ярый, бераз хәрәмләшеп алдык − җиткән. Көн дә бәйрәм, көн дә туй
булмый. Шундый уйлар белән мин үземне тынычландырган идем. Фәрит
кенә котыртып җибәрде:
− Ильяс, кәнфит ашыйсың киләме? – Сүзнең нәрсә хакында икәненә шунда
ук төшендем. Тик чама кирәк ласа. Тотылуыбыз бар.
− Килә дә ул. Әлегә җитеп торыр инде, − дигән булдым.
− Ничек кенә котылырга уйлыйсың! – сүзгә Әмилә кушылды. – Мин дә,
Фәрит тә сорады, инде синең чират.
− Сорар идем дә ул, − дидем уңайсызланып. – Тик әле бернинди дә бәйрәм
юк бит…
Әмилә әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде:
− Мәктәптә сугыш ветераны белән очрашу булачак. Аксакал белән сөйләшү
табын артында барачак.
Ничек кенә киреләнеп маташсам да, барыбер тегеләрнең сүзен егып
булмады. Хәзер инде минем чират…
Келәт мөдиренә аяк тартмады. Ләкин классташлар алдында бурычлы
калырга тиеш түгелмен. Инде тәрбиячебезне борчып тормадык – туры келәткә
киттек.
− Сут сорарга онытма әле! Әтү коры көенә ашасаң, тамак кибә, − дип акыл
өйрәтте тегеләр.
Ишек төбенә килеп баскач, нәрсәдер чутлап утырган мөдир өчебезгә дә
сынаулы карап алды.
− Тагын килдегезме? Нәрсә кирәк?
Аның катырак эндәшүеннән буыннар җебеп төште. Нәрсә әйтергә дә белми
тынып калдым. Авызыңны ачып тик торма, дигәндәй, Әмилә җиңемнән тартты.
− Апа, мәктәптә классыбызда чәй эчү була, – дидем көчкә-көчкә.
Бу сүзләрне ишетеп, мөдирнең коты очты. Урыныннан ыргып торды да
әрләргә тотынды:
− Нинди бетмәс табын ул?!
− Әллә. Мәктәптә шулай хәл иткәннәр бит, − дип, Әмилә яклашырга
тотынды.
− Кара син аларны! – Мөдир йомшарырга теләмәде. – Болай булса,
хөкүмәтне такырына таяндырасыз бит!
Башка әйтер сүзем калмады. Юкка килгән көнгә калдым дип, эчтән генә
үземне әрләдем. Мөдирләрнең безгә тәм-том бирмәячәге көн кебек ачык. Тик
эшне зурга җибәрмәскә иде. Ничек кенә булса да шушы хәлдән котылу ягын
уйларга кирәк. «Шаярттык» дип кенә чыгып китеп булмый бит.
Хәерчегә җил каршы, дип, бушка әйтмәгәннәр икән. Нәкъ шул вакытта
келәткә детдом директоры Мәүлидә Нургалиевна килеп керде. Бик теләсәң
дә, шулай килеп чыкмас…
− Бәй, сез монда нишләп торасыз? – дип кызыксынды ул.
Шуны гына көткәндәй, мөдир ачуын ярып салды:
− Мәүлидә Нургалиевна, шушы балалар белән нишләргә икән? Киләләр дә
кәнфит сорыйлар. Классларында әллә атна саен бәйрәм оештыралар. Соңгы
арада гына дүртенче тапкыр килделәр.
− Бу дөресме? – дип сорады директор.
− Әйе, − дидек бертавыштан. Башка нәрсә дип әйтәсең инде?!
Директорыбызның йөзе үзгәрде. Нәрсәдер уйлап, бераз читкә карап торды
да безгә эндәште:
− Укытучылары әллә акылдан язганмы? Хәзер мәктәпкә шалтыратып тиргим
әле. Безнең балаларны шаштырып ятмасын!
Директор тыкылдатып басып чыгып китте. Ә без кәеф кырылып, кире
төркемебезгә юнәлдек. Менә сиңа «мә»! Хәзер нәрсә булыр икән? Ичмасам,
укытучы белән бәйләнешкә керә алмаса ярар иде, дип, эчтән теләдем.
Ун минут үттеме-юкмы, төркемебезгә директор атылып килеп керде:
− Ач каргалар! Туймас тамаклар! Икмәк череткечләр!
Тәүдә залда телевизор карап утырган Әмиләнең чәчен җыеп тотып алды:
− Кара син аларны! Алдап маташалар! Тагын нәрсә җитми сезгә? –
Классташыбыз бары авыртудан кычкырды гына.
Шуннан зур балдаклы бармагы белән Фәритнең һәм минем чигәне төйде.
Башкалар аптырап карап каткан.
− Нәрсә булды соң, апа? – дип кызыксынды берәү.
− Шушы ач бетләр сезнең айлык өлешегезне ашаган! Хәзер берегезгә
дә тәм-том тәтемәячәк, − диде ярсып Мәүлидә Нургалиевна. – Инде үзегез
уйлагыз: нәрсә эшләтергә аларны.
Шулчак йөрәгемне нидер чеметеп алгандай булды: җимгә алданып,
кармакка эләккән балык сыман тойдым үземне. Тәмле әйбернең дә йөрәк
болгандыргыч тәмсезлеге була икән…


Повестьны башыннан укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=47922
  2. http://kazanutlary.ru/?p=48001

Повестьның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: pixabay.com