Драма

05.10.2018 №3 (март),2017

Сагынган чакларымда (ахыры)


14 күренеш

Көз башы. Мәрзияләрнең ишегалды. Көянтә-чиләк күтәреп, судан Ш а һ и д ә кайтып керә.

Башында яулык, өстендә юка камзул. Чиләкләрен эскәмиягә куйганда, өй ишеге ачыла, М ә р з и я күренә. Ул бик бетеренгән, күзләрендә нур калмаган, яулык астыннан чәчләре тузгыган.

М ә р з и я . Түтәң кая? Чишмә буенда калдымы?
Шаһидә (аның янына килә, кочаклый). Инәкәй, әле әйбәт кенә утырып калган идең бит. Инде тагын…
М ә р з и я . Су буенда салкындыр. Бишмәтен илтеп бир. Мәле, мәле, менә яулыгымны да бир. Салкын тидерә күрмәсен.
Ш а һ и д ә . Ярар, әнкәй, ярар. Илтермен. Әйдә, син өйгә кер дә ятып тор әле. Мәрзия (керергә теләми, болдырга төшеп утыра). Көн ятам, төн ятам. Тагын башым шаулый башлады.

Ш а һ и д ә . Керик, инәкәй. Яңа судан самавыр көйрәтермен. Гөлсем апаны да чакырырбыз. Бергәләп чәй эчәрбез. Мәрзия (кеткелдәп). Атаң да озакламас, Касыйм абыеңны да дәш.
Ш а һ и д ә . Ярар, инәкәй, дәшәрмен. Мәрзия (башын тотып, еламсырый). Эчендә утын кисәләрмени, әй гөжли башкаем…
Шаһидә (әнисенең башын сыпыра, авыз эченнән генә дога укый, сыйпый). Бәләкәй чакта үзең өйрәткән
догалар, инәкәй. Аллаһы Тәгаләдән гел сорыйм, терелтсә генә ярар иде үзеңне! Мәрзия (бик гаҗәпләнгән кыяфәттә). Мин авырыйммыни?
Шаһидә (моңсу елмаеп). Кайчагында башым авырта дисең бит.
М ә р з и я . Кулың шифалы синең, балакаем. Менәтрәк, авыртуы да бетеп киткәндәй булды.
Ш а һ и д ә . И инәкәй… Мәрзия (урыныннан кузгалып, өйгә атлый). Бербөртегем бит син, балам. Шаһидәм, бербөртегем… (Кереп китә.)
Шаһидә аның артыннан керергә атлый да кире борыла, лап итеп баскычка утыра. С ә л и м ә керә. Иңсәсенә почтальон сумкасы аскан. Читән койма аша Гөлсемнәр ягына карап тора. Баскычта башын иеп
утырган Шаһидәне күреп ала.
С ә л и м ә . Абау, Шаһидә, нишләп утырасың болай?
Ш а һ и д ә . Әәә, Сәлимә апа, син икән…
С ә л и м ә . Мәрзия нихәл? Шул көеме?
Ш а һ и д ә . Акыллы гына утырган җиреннән көйсезләнеп тә китә, аннан тагын аңына килгәндәй була.
С ә л и м ә . Әйтмә инде, үскәнкәем. Андый авырудан терелә торган да түгел, диләр бит.
Ш а һ и д ә . Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында… Әллә миңа хат бармы, Сәлимә апа?
С ә л и м ә . Сиңа түгел, Шаһидә… (Янына килеп утыра.) Аптыраганнан монда кердем. Шаһидә (нидер сизенеп сискәнеп китә). Яман хәбәр генә алып кермә.
С ә л и м ә . Үскәнкәем… Япь-яшь килеш син дә ниләр генә кичермәдең…
Ш а һ и д ә . Сузма, Сәлимә апа.
С ә л и м ә . Гөлсемгә… ничекләр бирим…
Шаһидә (сикереп тора, үзе дә сизмичә, Сәлимәне җилкәсеннән җилтерәтә). Тагын ни, тагын ни? Әүхәтме?
Сәлимә (сумкасыннан кәгазь ала). Әүхәт. Менә пахарункасы. Гөлсемгә әйтергә йөрәгем җитми.
Шаһидә (җиргә чүгеп, тезләнеп, Сәлимәнең аякларын коча, үзе акылдан язгандай пышылдап кызу-кызу
сөйләнә). Әйтмә, Сәлимә апакаем, әйтә күрмә! Гөлсем апаның җаны болай да кыл өстендә эленеп кенә тора.
Әйтә күрмә!
С ә л и м ә . Яшереп кала торган хәбәрме?!
Шаһидә (тешләрен кысып, сыкранып, мизгел эчендә ярты картаеп). Ялгыш хәбәр бу. Сәлимә апа, дөрес
түгел! Әүхәт исән, күңелем сизә, исән ул! Әйтмик Гөлсем апага, белгертмик! Әйтсәк, шул минутта үзе егылып үлә бит! Бар өмете булып бер Әүхәт калды ласа!
С ә л и м ә . Бүген булмаса, иртәгә барыбер беленә бит, Шаһидә. Аннан мине винават итеп калдырырлар, Алла
сакласын. Хатны тапшырмагансың, диярләр, башымны өтермәнгә илтеп тыгарлар.
Ш а һ и д ә . Хатыңны миңа бир, кирәк дисәң, үзем кул куям. Тик Гөлсем апага гына әйтмә!
С ә л и м ә . Үзем дә аптырыйм инде…
Ш а һ и д ә . Бу хат турында авылда тагын берәрсе ишеттеме инде? Сәлимә (аптырабрак). Юк.
Юктыр… Әле Шәйдулла да белмидер, силсәвиттә бүген эт җан да күренмәде.
Ш а һ и д ә . Шәйдулла абыйга да үзем әйтермен. Бир миңа хатны, Сәлимә апа!
Сәлимә (кәгазьне биреп). Без күрәсен кеше күрмәс… Син дә сабыр бул, Шаһидә. Сабыр бул, балакаем!
(Башын чайкап, чыгып китә.) Шаһидә (кәгазьне әкрен генә ачып укый, бөгәрләп күкрәгенә кыса).
Юк! Ялгыш хәбәр бу! Әүхәт исән! Зәкия түтәм дә шулай диде. Кайтыр, көт, диде. Өй тутырып бала үстерерсез,
диде. Ул кайтачак! (Үзалдына иңри.) Әүхәт, ишетәсеңме, син кайтырга тиеш! Тормыш гел үлемнән генә торалмый, ишетәсеңме, син кайтырга тиеш!

Ут сүнә. Өмет белән сугарылган музыка яңгырый. Яктыра.

15 күренеш

Мәрзияләрнең өй эче. М ә р з и я яткан сәке чаршау белән бүленгән. Бертөркем кызлар, кабага йон бәйләп, җеп эрлиләр (1 күренештә чишмә буена килгән кызлар уйный ала). Ш а һ и д ә дә, С а б и р а да шунда. Бергәләп әкрен генә җырлыйлар.

…Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы,
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы.

Сабира (чаршау артына ымлап), Шаһидә, Мәрзия апага комачауламыйбыз микән?
Ш а һ и д ә . Юк, юк, Сабира, хәзер бала йокысы белән изрәде ул.

3 к ы з . Сабира, калада күргәннәреңне сөйлә әле. ФЗӨ дигәннәре…
Сабира (кырт бүлдереп). Искәйләремә дә төшермәгез! Әйдәгез, шыпыртлап кына йөзек салышлы уйныйк.
2 к ы з . Ватык тилифунлы гына уйныйк, ул кызыграк.
3 к ы з . Кызык дигәннән, кичә төнлә кәнсәгә кизүгә менгәч, Сәвиядән көлеп үлә яздык!
1 к ы з . Көлмәсәнә, соң, әнкәй бит, тилифунга шалтыратсалар, күп сүләшмә, бөтен кеше йоклый, диген дә тор, дип менгереп җибәрде.
2 к ы з . Әйтәм җирле ярты сәгать кенә сөйләштең.
3 кыз (Сәвия булып кыланып, кулын колагына китереп, телефоннан сөйләшкән кылана). «Әлү! Әлү! Бөтен
авыл йоклый. Юк, мин йокламыйм… Фермада атлар бар әле. Әнкәйләр иртән сыерларны, атларны күтәреп
торгызалар инде, ферма түшәменә бау белән асып куялар. Юк инде, нишләп муеннарыннан булсын… Корсакларыннан асалар…»
1 к ы з . Соң, теге кеше бит, әллә ниләр сораша. Малларга ашатырга бармы, ди. Мин каян белим.
2 к ы з . Төн уртасында бөтен кайгысы шул булган икән, бичараның.
1 к ы з . Сезгә көлке, пулнамач булды микән әллә дип котым очты.
3 к ы з . Әй, кадалып китсен, әйдәгез, лутчы ватык телефонлы уйныйк инде.
Ш а һ и д ә . Кая, сездән булмас, бала-чагалар… Үзем башлыйм әле. (Иң читтә утырган Сабираның колагына иелеп пышылдый, кызлар чиратлап бер-берсенә пышылдыйлар.)
3 кыз (иң азакта утыра). Рәтләп әйтә белмисез, мин ишетми дә калдым.
2 к ы з . Калач!
1 к ы з . Агач, дидем мин сиңа, а-гач!
С а б и р а . Табагач иде бит! Мин белдем, хәзер мин башлыйм!
Ш а һ и д ә . Белдең ди… Абага, дигән идем мин… Ярар, башла әйдә… табагач…
3 к ы з . Табагач дигәннән… Безнең инәй мичтә тәбикмәк пешерә торган иде…
1 к ы з . Ашау сөйләмәгез әле.
2 к ы з . Их, менә монда бер олы калач булсын иде, әйме, кызлар! Безнең инәй әйтә, сугыш бетсә, он да
булыр, авыз тутырып ипи дә ашарбыз, ди. Чынлап шулай булыр микән, кызлар?
С а б и р а . Сугышны бетә, диләр бит инде. Безнекеләр герман җиренә үк барып җиткән ди.
1 к ы з . Алайса, авылга солдатлар кайта башлар инде. Шаһидә (көрсенеп). Исән кешеләр бер кайтыр.
Ишек артында Г ө л с е м н е ң үзәк өзгеч тавышы ишетелә.
Г ө л с е м . Шаһидә-ә-ә! Шаһидә-ә-ә! Ишек шапылдап ачыла, Гөлсемнең иләсләнгән йөзе күренә. Яулыгы
иңсәсенә шуып төшкән.
Г ө л с е м . Әүхәтем! Әүхәтем! Шаһидә (аңа ташлана). Гөлсем апа! Сабыр бул!
Г ө л с е м . Кайтты, Әүхәтем кайтты! Балакаем кайтты бит, Шаһидә!
Ш а һ и д ә . Кайтты??? Ничек кайтты?
Кызлар (чыркылдашып чыгып йөгерәләр). Әлләй, Әүхәт абый кайткан! Күрик әле!
Г ө л с е м . Әйдәгез, әйдәгез, балалар! Әүхәтем кайтты! (Чыгып йөгерә.) Шаһидә (ишек яңагына сарылып,
күлмәк изүен йомарлап тота). Раббым, мең рәхмәт сиңа! Раббым, мең рәхмәт!

Ут сүнә. Лирик көй ишетелә.
Яктыра.

16 күренеш

1 күренештәге ишегалды. Кер бавына чәчәкле яшел җәймә эленгән. Ш а һ и д ә белән Ә ү х ә т кулга-кул тотынып, бер-берсенә карап сөйләшәләр. Әүхәт солдат гимнастёркасыннан, башы бинт белән бәйләнгән.

Ә ү х ә т. Шаһдә! Рәхмәт сиңа! Шаһидә (бәхетле елмаеп). Ни өчен рәхмәт әйтәсең, Әүхәт?
Ә ү х ә т. Барысы өчен дә. Әнкәйне ташламагансың, ике өйне бер итеп яшибез, ди.
Ш а һ и д ә . Без сине икәүләп көттек, Әүхәт! Мин исән дип ике генә сүз хәбәр бирсәң соң…
Ә ү х ә т. Госпитальдә озак аунадым, могҗиза белән исән калдым бит, Шаһдә! Шаһидә (күз яше аша елмая). Ә мин сине берәр марҗага өйләнеп, мине оныткансыңдыр, дигән идем.
Ә ү х ә т . Синеме? Белсәң иде ничекләр сагынганымны… Сине, чылтырап көлүләреңне – барысын, барысын… (Кысып кочаклый.)
Ш а һ и д ә . Абау, әллә тәмәке тартасыңмы? Кара, бөтен киемеңә сеңеп беткән.
Ә ү х ә т. Сугыш өйрәтте. Тәмәкесенә дә, аракысына да.
Ш а һ и д ә . Үләм! Оялмыйча, шуны әйтеп тора! Эчеп кенә кара! (Беләген чеметә.)
Әүхәт (елмаеп). Менә шушындый Шаһдәне сагындым инде мин. Егетләр кебек чатнап торган Шаһидәмне.

Ш а һ и д ә . Егет, димәсәләр дә, ирдәүкә, диләр инде. Үпкәләмим.
Ә ү х ә т . Шаһдә! Сугыштан төяп кайткан байлыгым юк. Яраларым белән үзем дә ике күзем. Шулар куркытмаса, ризалыгыңны бир! Шаһидә (ике күзен зур ачып). Нәрсәгә?
Ә ү х ә т. Никах укытырга.
Ш а һ и д ә . Кит, кем инде шулай итеп кызлар кулын сорый, ә?
Ә ү х ә т. Соң, мин бөтен тәртибен каян белим? Өйләнеп караганым юк бит.
Шаһидә (җитдиләнеп). Әүхәт, мин бит үзем генә түгел. Авыру әнкәмне бер генә минутка да ялгыз калдыра алмыйм.
Ә ү х ә т . Мәрзия апаны бергәләп карарбыз, Шаһдә! Анысына борчылма.
Ш а һ и д ә . Дөньяда безгә дигән бер тамчы бәхет тә калган икән әле, Әүхәт!
Ә ү х ә т . Без бәхетле яшәрбез, Шаһдә! Өй тутырып балалар үстерербез! Шаһидә (оялып башын ия.
Кинәт чаяланып). Исемемне бозма, димәдемме мин сиңа? (Беләген чеметә.) Шаһидә мин, Шаһдә түгел, Шаһидә!
Әүхәт (аны күтәреп әйләндерә). Өйләнешкәч, мин сиңа, беләсеңме, кем дип эндәшәм? (Колагына пышылдый.)
Шаһидә (рәхәтләнеп бәхетле көлә). Карчык? Үлә-ә-әм, карчык, ди… Үләм…

Ут сүнә. Лирик музыка яңгырый. Яктыра. Шул ук күренеш. Шаһидә күршеләр ягына бәхетле караш белән карап тора, башыннан яулыгын төшереп, аяк очында тыйнак кына бөтерелә. Шулчак Г ө л с е м нең читән койма аша үзенә елмаеп карап торганын күреп ала, уңайсызланып китә. Койма янына килә.

Ш а һ и д ә . Гөлсем апа, сиңа сүзем бар иде… Гаепләсәң-гаепләмәсәң, әйтми калалмыйм.
Г ө л с е м . Һай, гаепләрлек үк сүзмени?
Ш а һ и д ә . Көз башында Сәлимә апа Әүхәтнең… пахарункы кәгазен китерде.

Гөлсем (тавышын, төсен үзгәртми генә). Шуннан? Шаһидә (аптырабрак). Мин… сиңа әйтмәскә куштым. Кара пичәтле ул хәбәрне үземдә яшереп калдырдым.
Г ө л с е м . Нигә? Ни өчен?
Ш а һ и д ә . Курыктым. Йөрәгең күтәрмәс, дидем.
Г ө л с е м . Йөрәк дигәнең кайчак чыдаса да чыдый икән ул, Шаһидә. Күтәрде бит.
Ш а һ и д ә . Ничек инде?
Г ө л с е м . Сәлимәнең сезгә кергәнен дә күрдем, сөйләшкәнегезне дә ишеттем мин.
Ш а һ и д ә . Син… барысын да белеп тордыңмы, Гөлсем апа?
Г ө л с е м . Белдем.
Шаһидә (шаккатып). Гөлсем апа! Белгән килеш… ничекләр беркемгә сиздермәдең?
Г ө л с е м . Менә бу яңаклар нигә кибеп корыган дисең, Шаһидә? Тешемне кысып, телемне аркылы тешләп
түзәргә тырыштым. Уртларымны чәйнәп түздем. Нишли ала идем? Елап күз яшьләрем кибеп беткән…
Мәрзия кебек, акылдан язсам, мин кемнең кулына калыр идем? Тәүбә, әстәгъфирулла.
Ш а һ и д ә . Ышанырлык түгел!
Г ө л с е м . Мин дә ул хәбәргә ышанмадым. «Күңелем сизә – Әүхәт кайтачак!» дигәнеңне ишеттем дә шул
сүзләргә ышандым, Шаһидәкәем.
Ш а һ и д ә . Безнең бәхеткә кайтты бит ул, кайтты! (Оялып.) Гөлсем апа, без бит вәгъдәләшкән идек. Әүхәт…
Гөлсем (бүлдереп). Анысын да беләм! Әнә бит, пыр тузып килен төшерергә әзерләнәм, тәрәзә пәрдәләрен селте суына салып куйдым…
Шаһидә (көлеп). Әүхәт әйтә, өй тутырып балалар үстерербез, ди.
Г ө л с е м . Бирсен Ходай! Тизрәк сугышы бетсен дә тамаклар туя ризыкка тиенсен! Сезнең балаларга
ачлык афәтләре күрергә язмасын иде!
Ш а һ и д ә . Ә без сыер алырбыз, бәләкәй генә, сөтләч кенә! Балаларым булса, мин аларны беркайчан да
сөттән өзмәм, Гөлсем апа! Алар ачка тинтерәмәс! Әүхәтебез исән бит, Гөлсем апа! Без шундый матур яшәрбез, Алла боерса!
Г ө л с е м . Бирсен Ходай! Бирсен Ходай!
Койма аша кочаклашалар. Еракта Җиңү көе ишетелә, ул якынайганнан-якыная.
Ут сүнә. Яктыра. Карт Ш а һ и д ә баягыча таягына таянып, эскәмиядә уйланып утыра.
Ш а һ и д ә . И гомерләр, диген… бер оя балалар үстердек шул, ач итмәдек, Аллага шөкер… Аларны сөттән
өзмәм дигән идем дә, менәтрәк, үз сүземә хилафлык китердем түгелме соң? Балалар сүзенә карап, сыеркаемны сатып җибәреп… Туктале…
(Сотовыен ала, күзләреннән ерагайтып, номерларны карый, кирәклесен эзләп таба. Яулыгының бер колагын
ачып, телефоннан сөйләшә.) Сабира, Сабира! Әлү! И-и, син миннән ныграк чукрак… Ишетәсеңме, дим? Соң, кычкырып сөйлим бит инде… Карале, кече киявеңдә сатлык бозау бар дип сөйләнгән иең теге юлы… Йозак, димим, бозау, дим, бозау! Үгезме, бикәчме? Бикәчме, дим! Ай Алла, колаккайларың… (Йөзе яктыра.) Шулаймыни? Карале, Сабира, берүк ныгытып әйт – читкә җибәрмәсеннәр, үзем алам. Үгез алам, димим лә, үзем алам, дим. Үзем! Ни дисең? Карамый ни, яшь бит әле мин, йөз дә тулмаган, бозау гына
карамаска. (Кеткелдәп көлә.) Бәләкәй булса ни, быел бозау, яренгә тана, аннан, исән булсак, сыер дигән сүз бит ул, Аллаһ боерса… (Урыныннан тора, үзенчә теркелдәп, күңеле күтәрелеп, капкага юнәлә.)

Лирик көй яңгырый.
Пәрдә.

 


Әсәрне башыннан укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=21030
  2. http://kazanutlary.ru/?p=21934
  3. http://kazanutlary.ru/?p=22684
  4. http://kazanutlary.ru/?p=47928

Фото: pixabay.com